"Татар халык ашлары" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Нәгыймуллина  Эльвина   Әхмәтфатих   кызы

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dresk_tehnol._karta.docx34.98 КБ
Файл tatar_halyk_ashlary.pptx3 МБ

Предварительный просмотр:

5 класс өчен татар теленнән  технологик карта

Нәгыймуллина Э.Ә.

Тема

Татар халык ашлары.

Теманың максаты

Белем бирү максаты.

1. « Татар халык ашлары» темасы буенча яңа сүзләр белән таныштыру һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.

2) Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укучыларның диалогик сөйләм телләрен үстерү.

Үстереш максаты.

1. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

2. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбия максаты.

Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

1.Предмет нәтиҗәләре

2.Метапредмет нәтиҗәләре

3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1. Кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү 

2.Мәгълүмат  туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу.  Аралаша белү сәләтен үстерү

3. Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар халык ризыкларына карата ихтирамлы караш булдыру

Планлаштырылган нәтиҗә (УУГ):

               Шәхси:

1. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү.

2. Үзмаксат кую.

3. Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

Танып- белү :

1. Уку максатын мөстәкыйль  билгеләү

2.тиешле мәгълүматны табу, билгеләү

3.эшчәнлек  процессында контроль һәм  бәя  бирү

4.фикерләрне  логик  чылбырга салу

5. уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу .

6. аңлап әйтеп бирү

              Регулятив:

1.Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү;

2.эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

3.уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

4.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

5.дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

 Коммуникатив

1. әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,  аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

2.күмәк эшне планнаштыру

3.әңгәмәдәшнең  фикерен  тыңлый белү

4.мәгълүматны туплау өчен күмәк эш  башкару

5.коммуникатив  мәсьәләгә  таянып  фикерне төгәл итеп  җиткерү

Төп төшенчәләр

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият,рус теле

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

  Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова . “Күңелле татар теле”. Татар теле , 86-88 битләр;  

Проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, пазллар,)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы,күмәк  эш.

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

I.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү.

Төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Рәхмәт, укучылар, мин дә сезгә хәерле көн, яхшы кәеф һәм дәрестә уңышлар телим.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

-Бер –берегез белән бераз аралашып алыгыз.

Укучылар теләкләр тели:

-Исәнмесез, исәнмесез,

 Исәнмесез, саумысыз!

 Барчагызга сәламәтлек,

 Хәерле көн телибез.

-Бер-берсенә өйрәнелгән темалар буенча сораулар бирәләр.

Коммуникатив: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

Шәхси: үзмаксат кую

Регулятив:дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

II.Актуальләштерү.

Максат:яңа белемнәрне өйрәнү өчен кирәкле булган сүзләрне искә төшерү.

1.Прослушайте и укажите слова, логически не связанное с другими.

Сәлам, зинһар,туган көн,  рәхим итегез, телефон,  сау булыгыз, рәхмәт, хәерле кич.

-Ни өчен?

2.Прослушайте диалог и преобразуйте его в связный текст.(кулланма 44 бит.№4)

Ишетеп аңлау.

-туган көн, телефон.

-Әдәпле сүзләр түгел.

Танып-белү: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү;

III. Өй эшен тикшерү

Максат: дәрестә алган белемнәрне мөстәкыйль куллану.

Өй эшен тикшерү. Презентация,чыгышлар-

ны карау.

Укучыларның “Минем дусларым”темасы буенча  әзерләгән презентацияләрен, плакатларын, чыгышларын күрсәтәләр.

Үзбәя

Шәхси: үзбәя бирү.

Регулятив:  укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек булдыру.

Коммуникатив: күмәк эшне башкару

IV.Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

Һәр төркемгә пазллар тарата, аларны җыеп, дәреснең темасын ачыклау.

-Нинди рәсемнәр килеп чыкты?

(слайд №1)

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

-Дәреснең темасын билгели алабызмы?(слайд №2)

Укучылар пазллар җыялар.

Балаларның җаваплары.

- токмачлы аш, бәлеш,пәрәмәч, рәсемнәре

-Ашамлыклар.

-Татар халык ашлары.

Танып-белү: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Коммуникатив: коллектив  эшләүдә катнашу

V.  Уку мәсьәләсен адымлап  чишү.

Укытучы өчен максат:

Таныш белемнәргә таянып, уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Укучылар өчен максат:

Яңа лексик материалны таныш конструкцияләрдә куллану

1.-Килеп чыккан рәсемнәр буенча җөмләләр төзеп әйтегез

(слайд)

2.-Ризыкны әзерләүдә кирәк булган продуктлар ярдәмендә аның  исемен әйтегез.

3.-Кайсы ризыкларны сез өйдә әзерлисез?Кайсысын ныграк яратасыз?(слайд)

4.Дәреслек буенча эш.

(87 бит, №3)(слайд)

Тикшерү

5.Сүзтезмәләр ярдәмендә ситуатив күнегүләр эшләү

- Пәрәмәч, өчпочмак,токмачлы аш сүзләрен кертеп җөмләләр төзеп әйтәләр.

Үзбәя .

Ризык исемнәрен әйтү.(өчпочмак, чәк-чәк, кыстыбый, гөбәдия)

Укучыларның җавабы.

Сүзтезмәләрнең русча тәрҗемәсен туры китереп эш дәфтәрләренә язу.

Үзбәя

Ситуатив күнегүләр эшләү

Танып-белү:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру; аңлап әйтеп бирү;

Коммуникатив: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

Регулятив:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 VI. Белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:  лекс-ик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерү

 Укучылар өчен максат:  белемнәрне диалогик сөйләмдә  камилләштерү

1.Диалогик сөйләм оештыру өчен, аралашу урынын билгеләү.

-1 нче төркемнең сүзе нинди?

-2 нче төркем...?

-3 нче төркем...?

2. Ситуатив биремне аңлату.

-Шәһәребездә “Алтын алма” исемле  нинди урын бар?

-“Умырзая”?

-“Тургай”?

-1 төркем ресторанда, 2 төркем-кафеда, 3 төркем-кибеттә аралашу диалогы төзи.

Терәк сүзләр:әлбәттә, ашап карагыз, кызганычка каршы, яңа пешкән, зинһар, әле, рәхим итегез, ашларыгыз тәмле булсын, бик тәмле булды...

(ресторан һәм кафе өчен меню тәкъдим итү)

Пазлларны әйләндереп, килеп чыккан сүзләрне укыйлар.

-“Алтын алма”

-“Умырзая”

- “Тургай”

-ресторан

-кафе

-кибет

Укучыларның төркемнәрдә эшләве.

Үзбәя

Шәхси: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

Регулятив:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

Танып-белү: тиешле мәгълүматны  

сайлап алу

Коммуникатив: Аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү белү 

VII. Өй эше .

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату. Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

1)88 бит,№9 (бу эш
мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);

2)берәр татар ашын пешерү тәртибен язып килергә. (ярым иҗади, бу бирем ихтыярый)

3)хикәя төзергә(өегездә берәр бәйрәм өстәлен әзерләү турында хикәя төзергә.( иҗади эшчәнлеккә, бу эш  ихтыярый)

Өйгә эш алу.

VIII. Рефлексия.

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә алмашлыкларны дөрес куллану.

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

-  Нәрсә өйрәндек?

-  Бу белемнәрне кайда кулланып була?

-  Ничек өйрәндегез?

Балаларның җаваплары

Шәхси: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Танып-белү: фикерләүдә логик чылбыр төзү

Регулятив: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Коммуникатив: әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Токмачлы аш Бәлеш Пәрәмәч Татар халык ашлары

Слайд 2

кыстыбый

Слайд 3

өчпочмак

Слайд 4

Чәк-чәк

Слайд 5

Гөбәдия

Слайд 6

Дөрес тәрҗемәсен табыгыз Кәбестә ашы Токмачлы аш Дөге боткасы Карабодай боткасы Солы боткасы Сыер ите Сарык ите Тавык ите Ат ите Рисовая каша Щи Гречневая каша Суп с лапшой Овсяная каша Курятина Говядина Конина баранина

Слайд 7

Тикшерү Кәбестә ашы Токмачлы аш Дөге боткасы Карабодай боткасы Солы боткасы Сыер ите Сарык ите Тавык ите Ат ите Щи Суп с лапшой Рисовая каша Гречневая каша Овсяная каша Говядина Баранина Курятина Конина

Слайд 8

Ситуатив биремнәр 1.Спросите у друга, любит ли он каши. 2. Спросите у друга, какие каши он любит. 3. Спросите у друга, вкусно ли готовят в столовой. 4. Спросите у друга, кушает ли он конину. 5. Спросите у друга, готовит ли его мама гречневую кашу. 6. Скажите, что ваша мама приготовила бәлеш из говядины.( сыер итеннән ) 7. Скажите,что вы любите суп с лапшой из курятины. 8. Скажите , что кыстыбый ваше любимое блюдо.

Слайд 9

Терәк сүзләр: әлбәттә , ашап карагыз, кызганычка каршы, яңа пешкән, зинһар, әле , ничә сум, рәхим итегез, ашларыгыз тәмле булсын, бик тәмле булды, тавык итеннән...

Слайд 10

Өй эше 1)88 бит,№9 (бу эш мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш); 2)берәр татар ашын пешерү тәртибен язып килергә. (ярым иҗади, бу бирем ихтыярый) 3)хикәя төзергә(өегездә берәр бәйрәм өстәлен әзерләү турында хикәя төзергә.( иҗади эшчәнлеккә, бу эш ихтыярый)

Слайд 11

Рефлексия. - Нәрсә өйрәндек? - Бу белемнәрне кайда кулланып була? - Ничек өйрәндегез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе

Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Б...

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

"Татар халык әкиятләре" темасы буенча презентация

quot;Әкиятләр" темасы буенча презентация...