Презентация "Антонимнар"
презентация к уроку (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
КЫШ ҖӘЙ Бу сүзләр бер –берсенә нинди мәгъ нәдә кулланылган ?
Кыш – җәй Салкын – җылы Кыска – озын Йокыга тала - уяна Антонимнар
Антонимнар – капма-каршы м әг ъ нәле сүзләр Антоним- грек сүзе,каршы мәг ъ нәсендә Антонимнар парлашып килеп, парлы сүз ясый . Парлы сүз составындагы сүзләр берүк сүз төркеменнән була . Бу бәйрәмгә олысы-кечесе җыелды. Базарда алыш-биреш күп булды.
Б Болар антонимнармы?
Кара җиргә ак кар ява . Ак й өзең сагыштан сары булды.
Антонимнар , шартлы рәвештә , даими һәм очраклы антонимнарга бүленә. Даими антонимнар контексттан тыш та антоним буларак кабул ителә. М-н: бар-юк, ата-ана , көн-төн һ.б. Ә очраклы антонимнар сүзтезмә, җөмлә яисә текст эчендә генә капма-каршы мәг ъ нә ала. М-н: Әни назлап ышандыра, Әти -кырыслык белән... Нәтиҗәгә ирешәбез Минем тырышлык белән. (Ш.Галиев)
АНТОНИМНАР НИ ӨЧЕН КУЛЛАНЫЛА ?
Кара - ак Зур - кечкен ә Чагыштыру һәм капма- каршы кую
Сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгат ьлелеген көчәйтә
Биремнәр эшләү
Рәсемнәрдә антонимнарны табыгыз
Антонимнар яз Ачы Уңган Башлау Кыска Якты Туры Табу Дус Аз Кичә тәмле бүген күп ялкау тәмамлау озын караңгы кыек югалту дошман
Антонимнар куеп мәкал ьләрне ң ахырын язып бетерегез 1. Иң ачы нәрсә дә тел, иң ... 2. Кыю бер үләр, ... 3. Яхшы тел яз кебек, ... 4. Картлар сүзен капчыкка сал, ... .
1. Иң ачы нәрсә дә тел, иң татлы нәрсә дә тел . 2. Кыю бер үләр, куркак мең үләр . 3. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек . 4. Картлар сүзен капчыкка сал, яш ь ләр сүзен янчыкка сал . Тикшерәбез
Антонимнарны табыгыз
Антонимнарны табып, төрен билгеләгез 1. Әти кеше кап-кара мыегы астыннан ап-ак тешләрен ялтыратып елмайды. Мин ул кичергән кыенлыкларның, яхшы яки хата эшләренең, шатлык- хәсрәтләренең күбесен белмидер, шәт. 3. Алай да кайсысы чукыды соң әле күгәрченнәрнең? Анасымы, әллә атасымы? 4. Ата-ананы тыңлаган – адәм, тыңламаган әрәм булган .
Өйгә эш «Кышкы табигать» темасына антонимнар кулланып, миниатюр сочинение язып килергә
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !