3сыйныф.Татар теле "Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы"
план-конспект урока на тему

Нотфуллина Гюзель Ирековна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utkn_zaman_hikya_fig_yuklyk_formasy.docx23.76 КБ

Предварительный просмотр:

Технологик карта

3 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

 Татар теле “Үткән заман фигыльнең юклык формасы” темасы

Укытучы

Предмет

Татар теле

Тема

Үткән заман фигыльнең юклык формасы.

Класс

3 д рус төркеме

Үткәрү вакыты

2.10.2017

Максатлар

1.Үткән заман фигыльнең юклык формасын үзләштерү

2.Үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү

3.Бер-береңә, туганнарыңа хөрмәт итү хисен тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗәләр

предмет буенча: үткән заман фигыльнең юклык формасын үзләштерү

шәхси: яңа материалны өйрәнүгә, танып-белүгә кызыксыну уяту; уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау

Универсаль уку күнекмәләре:

регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;

танып белү: укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;

коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау.

Дәреснең тибы

Яңа материалны өйрәнү

Эшне оештыру

Фронталь,төркемдә, парлада, индивидуаль.

Материал

Дәреслек: Хайдарова Р.З.,Ахметзянова Г.М.,Гиниятуллина Л.А.Татар теле,3 сыйныф.1 бүлек -Казан: Татармультфильм,2013

Хайдарова Р.З.,Гиниятуллина Л.А.,Газизуллина Г.И. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.3 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма – Казан: Татармультфильм,2013

Җиһазлау

дәреслек, компьютер, проектор, презентация,дидактик таратма материал, биремле карточкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

– Исәнмесез,укучылар!

 - Хәерле көннәр сезгә!

 – Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме?    

- Кәефләрегез ничек?

    - Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр

( комплиментлар) әйтәбез.

 

           

- Бүгенге дежурларны тыңлыйк. (какое сегодня число, какой день недели, какая сегодня погода, кого нет в классе.)

-Илинә, бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

-Бүген көн нинди?  

-Класста кем юк?

 Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар.

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-Әйе.

-Яхшы.

Комплимент әйтәләр.

- Маша, синең бантигың (күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

   - Рәхмәт.

- Бүген икенче октябрь.

-Атнаның беренче көне,дүшәмбе.

- Бүген көн салкын,җил исә, кояшлы түгел.

-Класста барысыда?

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

- Искә төшерик әле, үткән дәрестә без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

Искә төшерик әле нинди кушымчалар ялгана

- Кайчан -ды,-де; кайчан -ты,-те кулланыла?

- фигыльнең үткән заманы

-(-ды,-де; -ты,-те)

-яңгырау тартыкка һәм сузыкка беткәндә -ды,-де;

-саңгырау тартыкка беткәндә -ты,-те кулланыла

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулят

ив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)


III.Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

Ишетеп аңлау.

Прослушайте и повторите эти слова действия, добавляя к каждому из них окончания прошедшего времени ( бар+ды, кил+де, сикер+де, ач+ты, яп+ты, оч+ты, аша+ды)

- Укучылар тактада сүзләр бирелгән. Әйдәгез шул сүзләрне укып китик әле.

-Әйтегез әле, укучылар, 1нче һәм 2нче багана нәрсә белән аерыла?

-Значит, о чем мы будем говорить? Помогите мне сформулировать тему.

-Исходя из темы урока, сформулируйте его главную цель. Что сегодня предстоит нам выяснить?

бардым бармадым

бардың бармадың

килде килмәде

бардык бармадык

сорады сорамады

сикерде сикермәде

(Сүзләрне укыйлар, тәрҗемә итәләр)

-2нче юлда юклык формада(в отрицательной форме)

- Үткән заман фигыльнең юклык формасы(отрицательная форма глаголов прошедшего времени)

-Бүген дәрестә үткән заман фигыльнең кушымчаларын өйрәнәбез.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV.Уку мәсьәләсен чишү.                                                                                                               Максат:  укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

Физминутка.

Уку мәсьәләсен адымлап (өлешләп) чишү этабы.

1нче адым: глаголам действия , прибавляется - ма, - мә Сүз калын булса –ма, сүз нечкә булса –мә ялгана .Мәсәлән: форма глагола + ма +ды; форма глагола + мә + де

-2нче адым:

Мин сүзләр әйтәм сез юклык формада әйтәсез (телдән):

Кайт, утыр, бир, ки, ач, эч, аша, кит

3нче адым. ( 46нчы бит, 6нчы күнегү) Дәфтәрләрне ачтык, язабыз бүгенге числоны, атна көнен, сйныф эше, 6нчы күнегү

-кайтмады,утырмады, бирмәде...

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

4 нче адым.

Бирелгән сүзләрдән юклык формадагы фигыльләрне тап.

Эшләде, пешермәде, кайтты, бармады, ятты

Эчмәдем, эчте, авыртмады, ашады, барды

Пешерде, ашамады, эшләмәде, эчте, эшләде

-пешермәде, бармады

-эчмәдем, авыртмады

-ашамады,эшләмәде

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Шулай итеп без нәрсәләр белдек(что нового узнали на уроке)?

-Нинди кушымчалар ялгана?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

Үзбәя. 

-Глаголы прошедшее время в отрицательной форме.

--ма-мә

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII. Өй эше

- Хәзерге заман хикәя, үткән заман хикәя  фигыльләрне кертеп 4 җөмлә төзергә

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт

Өй эшен көндәлеккә язалар.

ТБУУГ Биремне аңлау.

РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Ачык дәрес"Фигыльнең юклык формасы"

Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л­ н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы ди­гәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. МАКСАТЛАР:1.        Белем бирү максаты – Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык  формасын, кушымчаларын, сорав...