Дәрес эшкәртмәләре.
план-конспект урока по теме

Рус һәм татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәләре.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ачык дәрес

(рус мәктәбендәге 2нче сыйныфның татар төркеме)

 

Дәреслек:  Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, А.К.Җәләлиева “Татар теле” 2 нче сыйныф (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012нче ел).

   

Тема: Тамчы шоу.  Фигыль темасын кабатлау.

Максат: - укучыларның сүз төркеме – фигыль турында алган белемнәрен ныгыту, тулыландыру, контроль ясау;        

                 -  өйрәнелгән кагыйдәләрне  практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

                 - мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

Дәрес тибы: кабатлау.

Җиһазлау: мультимедиа, карточкаларда биремнәр,  рәсемнәр.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру: (СЛАЙД 1)

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

                (Исәнмесез. Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең хәлләреге ничек?)

Укытучы: Рәхмәт, яхшы. Укучылар, бүген безнең дәресебездә кунаклар бар. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик.

(Исәнмесез. Хәлләрегез ничек?)

Укытучы: Бүгенге дәресебезнең темасы: “Фигыльне кабатлау”. Үткән дәресләрдә алган белемнәребезне кабатларбыз, ныгытырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, фигыль турында шигырьләр тыңлап китик.

1 нче укучы

Эшне, хәлне, хәрәкәтне

Без белдереп киләбез.

Эшләүченең азмы, күпме

Икәнен дә беләбез.

2 нче укучы

Кайсы затның эшләвен

Дөрес әйтә алабыз.

Төрле мәгънәләр буенча

Төркемләнә барабыз.

3нче укучы

Кирәк икән- боерабыз,

Кирәк икән – тыябыз,

Җөмләләрдә төрле- төрле

Заманнарда киләбез.

4 нче укучы

Исемнән дә ясалабыз,

Җөмләләр дә төзибез,

Кирәк икән кушылабыз,

Шулай актив йөрибез.

Укытучы: Рәхмәт. Димәк, без бу шигырьләр аша фигыльләрнең нинди үзлекләргә ия булганын белдек. (СЛАЙД 2) Безнең бу дәресебез гади генә булмас. Ул “Тамчы шоу” рәвешендә булыр. Сез ике төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем “Кояшкайлар” (капитаны Камилә), икенче төркем “Йолдызкайлар” (капитаны Гүзәл) дип атала. Мин биргән сорауларга җавап бирерсез, биремнәрне үтәрсез. Дөрес җавап өчен “Тамчы шоу” тапшыруының логотибын бирәм. Дәрес ахырында кайсы команданың җиңүен шушы логотиплар санына карап билгелибез. Ә хәзер уенның кагыйдәләре белән танышырбыз: (СЛАЙД 3)

  • Шауламаска!
  • Иптәшеңне бүлдермәскә, тыңлап бетерергә!
  • Урыннан кычкырмаска, кулны күтәреп кенә җавап бирергә!
  • Җаваплар төгәл һәм аңлаешлы булсын!

  1. Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.

Укытучы: Бәйгебезне башлап җибәрәбез. (фильм)

1нче тур. Сорауларга җавап бирү.

-  Фигыль нәрсәне белдерә? (эш-хәрәкәтне белдерә)

  • Нинди сорауларга җавап бирә? (нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр?)
  • Фигыль нинди саннарда була? (күплек һәм берлек саннарда була?)
  • Берлек сандагы фигыль нинди сорауга җавап бирә? (нишли? соравына җавап бирә)
  • Күплек сандагы фигыль нинди сорауга җавап бирә? (нишлиләр? соравына җавап бирә)
  • Күплек санның кушымчалары нинди? (күплек сан кушымчалары--лар, -ләр)
  • -лар кушымчасы нинди сүзләрдә языла? (калын сүзләрдә языла)
  • -ләр кушымчасы нинди сүзләрдә языла? (нечкә сүзләрдә языла)
  • Фигыльнең нинди формалары була? (барлык һәм юклык формалары була)
  • Фигыльнең нинди заманнары була? (хәзерге заман, үткән заман, киләчәк заман)
  • Үткән һәм киләчәк заманның нинди төрләре була?( билгеле һәм билгесез)
  • Хәзерге заман кушымчалары (-а, -ә, -ый, -и)
  • Үткән заман кушымчалары (-ды, -де, -ты, -те, -ган, -гән, -кан,-кән, -ма, -мә)
  • Киләчәк заман кушымчалары (–ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк, -ар, -әр,-ыр, -ер, -р, -ма, -мә, -мас, -мәс)

Укытучы: Әфәрин, булдырдыгыз, сорауларга  дөрес җавап бирдегез.

2нче тур. Игътибарлы бул.

Укытучы: Мин һәр төркемгә сүзләр укыйм, сез фигыльләрне истә калдырып әйтергә тиеш буласыз,  сорау бирәсез, заманын әйтәсез, юклык формасын ясыйсыз. Җавапларны капитаннар укый. (СЛАЙД 4)

1нче төркем:  ярата, әни, булышкан, бүләк, бәйрәм, бирер.

2нче төркем: кар, яз, көлә, кояш, эрер, җитәчәк.

               

3нче тур. Дөрес сүзләрне тап.

Укытучы: Мин сезгә карта бирәм, картаның уртасында кагыйдә язылган. Шул кагыйдәгә туры килә торган сүзләрне конверттан алып, картага беркетергә кирәк. (СЛАЙД 5)

Сүзләр: бул, әйт, җырла, кит, укы, яз, укыт, шаяр, үс, йөз, утыр, түз, җит, кайт, эчерт, йөгерт.

1нче төркем өчен кагыйдә: 

бул

-ды,-де кушымчасы сузык авазга һәм яңгырау тартыкка беткән сүзләрдә языла.  

яз

җырла

шаяр

укы

йөз

түз

утыр

2нче төркем өчен кагыйдә: 

әйт

-ты,-те кушымчасы саңгырау тартыкка беткән сүзләрдә языла.  

җит

кит

кайт

укыт

эчерт

үс

йөгерт

(СЛАЙД 6)

4нче тур. Артык сүзне тап.

Укытучы: Экрандагы сүзләрне карагыз, артык сүзне табыгыз һәм ни өчен артык сүз икәнен аңлатыгыз. (СЛАЙД 7)

1нче төркем өчен сүзләр: җырлый, сөйли, бии, уйнамый.

2нче төркем өчен сүзләр: йөгерәчәк, йөзгән, сикерәчәк, узачак.

ЯЛ ВАКЫТЫ. Камилә һәм Адилә безгә татар биюе бүләк итәләр. (СЛАЙД 8)

5нче тур. Өйләрен табыгыз.

Укытучы: Бик матур аяз көн. Барлык сүзләр урамга уйнарга чыктылар. Кинәт күк йөзен караңгылык басты, кояш болытлар артына качты һәм көчле җил башланды. Сүзләр өйләренә таба йөгерделәр, ә үзләренең өйләрен таба алмыйлар. Әйдәгез әле, укучылар, сүзләргә өйләрен табарга ярдәм итик. Конверттагы сүзләрне алып, өйләренә урнаштырыйк. (Тактага 3 өй рәсеме беркетелгән. 1нче өй – хәзерге замандагы сүзләр өе, 2нче өй – үткән замандагы сүзләр өе, 3нче өй – киләчәк замандагы сүзләр өе. Ә конвертта сүзләр бирелә.)

 

1нче төркем өчен сүзләр: чыккан, килгән, ясый, үсә, шатланыр, тырышыр.

2нче төркем өчен сүзләр: күрде, китте, урнаша, ярата, өйрәтәчәк, дәвалаячак.

6нчы тур. Рәсем белән эш. (СЛАЙД 9)

Укытучы: Экранда һәр команда өчен 3 рәсем чыга. Игътибар белән карагыз, шушы рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирерсез (башта беренче команда өчен рәсемнәр чыга, сорауларга җавап бирәләр, соңыннан икенче команда өчен рәсемнәр күрсәтелә).

1нче төркем өчен сораулар:

  1. Рәсемнәрдә нәрсәләр бар?
  2. Тиен нишли?
  3. 2нче рәсемдә тәүлекнең кайсы вакыты?
  4. Куяннарның аяк астында нәрсә?
  5. Кайсы рәсемдә кояш бар?
  6. 3нче рәсемдә чәчәкләр нинди төстә?
  7. Ак төс нинди рәсемдә күбрәк?
  8. Рәсемдәге хайваннар нишлиләр?

2нче төркем өчен сораулар:

  1. Рәсемнәрдә нәрсәләр бар?
  2. Көчекләр ничәү?
  3. Кайсы рәсемдә кыш сүрәтләнгән?
  4. Песиләр нишлиләр?
  5. Кош нәрсә ашый?
  6. Кайсы рәсемдә чәчәкләр бар?
  7. Кошны сыйлайчы кешенең туны нинди төстә?
  8. Рәсемдәге хайваннар, кошлар нишлиләр?

7нче тур. Ахырын әйт. (СЛАЙД 10)

Укытучы: Экранда мәкальләрнең башы бирелгән, сез ахырын әйтергә тиеш.

  • Бит күрке -  күз, ... (тел күрке- сүз).
  • Җылы сүз ... (җан эретә)
  • Сүз сөйләсәң, ... (уйлап сөйлә).
  • Аз сөйлә, .. .(күп эшлә).
  • Әдәп башы - ... (тел).
  • Тел елата да, ... (юата да).
  • Сөйли белсәң, ... (тыңлый да бел).
  • Иле барның ... (теле бар).
  • Теле чибәрнең ... (үзе чибәр).
  • Теле татлының  ... (дусы күп).

8нче тур. Тест эшләү. (СЛАЙД 11)

Укытучы: Мин сезгә тестлар таратам. Тестларны эшләү өчен 5 минут вакыт бирелә. Соңыннан тестларны җыеп алам. (тест эшләгән вакытта очколар санала, экранда табигать күренешләре тыныч музыка). (СЛАЙД 12)

                            Тест.

         1.  Фигыль нәрсәне белдерә?

       а) предметның билгесен.

       ә) эш – хәлне,хәрәкәтне

       б) предметны

2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

       а) нинди? кайсы?

       ә) нишли? нишләде?

       б) кем? нәрсә?

3. Фигыльне тап.

     а) ашый

     ә) аш.

     б) ашлы

4. Үткән заман хикәя фигыльне билгелә.

     а) уйнар, уйнаячак

     ә) уйный

     б) уйнады,уйнаган

5. Хәзерге заман хикәя фигыльне тап.

    а) сөйли

    ә) сөйләде, сөйләгән

    б) сөйләр, сөйләячәк

6. Киләчәк заман хикәя фигыльне билгелә.

    а)барды, барган

    ә) бара

    б) барыр, барачак

III. Өй эше бирү. Кагыйдәләрне кабатларга.

IV. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар безнең бәйгебез ахырына да якынлашты, бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт.

(җиңүче команданы тәбрикләү, “Тамчы шоу” логотибын бүләккә бирү, яхшы катнашучыларга билгеләр кую)



Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Тамыр һәм ясалма сүзләр.

(Сингапур методикасы кулланылган дәрес эшкәртмәсе)

Дәреснең максаты:

  1. Тамыр, сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар, тамырдаш сүзләр турындагы белемнәрне ныгыту;
  2. Белем мониторингына һәм тикшерүләргә әзерләнү эшен дәвам итү;
  3. Укучыларның фикерләү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау:3нче сыйныф дәреслеге; компьютер, слайдлар, күчерелмә такта; биремле карточкалар; агач макеты, тест.

Дәреснең төре: кабатлау.

Дәрес барышы:

  1. Дәресне оештыру: - дәрескә әзерлекне тикшерү,

-исәнләшү.

А) Дәреснең девизы:  

Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше-

Елмайган, көлгән кеше.

Мин юкка гына дәресебезнең девизы итеп алмадым. Без бу дөньяга туганбыз икән, тормышыбызның һәр минутына, мизгеленә сөенеп, шатланып, елмаеп яшик. Тәмле йокыбыздан уянып, яныбыздагы якын кешеләребез булуга, таң атканына куаныйк, күтәренке кәеф белән йөрик. Елмаю бүләк итик. Шигырьдә әйтелгәнчә, дөньяда иң матур кешеләр булыйк.

Б) Уку мәсьәләсен кую:

Бүген безнең дәресебез бик күңелле булыр. Без дәрестә биремнәр эшләрбез, уйнарбыз, сез мине дөрес җавапларыгыз белән сөендерерсез. Ә мин сезгә елмаюлар (смайликлар) бүләк итәрмен. Ике төркемдә эшләрбез. Төркемнәргә бүленү өчен, барыгызда такта янына чыгыгыз һәм тезелеп басыгыз.  Бергә, икегә саныйбыз. Ике санын әйтүчеләр бер адым алга атлыйлар һәм түгәрәк ясыйлар. Ә бер санын әйтүчеләр тышкы түгәрәккә басыгыз. Мин көй куям, эчке түгәрәктәгеләр уңга таба, тышкы түгәрәктәгеләр сулга таба йөриләр. Музыка туктагач, сез дә туктыйсыз. Бер- беребезгә карап елмаябыз. Чират буенча бердән дүрткә кадәр саныйбыз. 1,3 санын әйтүчеләр 1нче өстәл артына, 2,4 санын әйтүчеләр 2нче өстәл артына утыралар.

(МИКС-ФРИЗ-ГРУП)

2) Төп өлеш.

А)Сорауларга җавап бирү.

(Командаларга сорау бирелә, киңәшләшәләр, командадан А1 саны артында утыручы укучы җавап бирә.(ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН).

- Сүзләр нәрсәләргә таркала? (тамыр һәм кушымчаларга)

- Нәрсә ул тамыр? (сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк)

- Ясалышы ягыннан сүзләр нинди була? (тамыр сүзләр һәм ясалма сүзләр)

- Ясалма сүз ничек ясала?  (тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан)

- Нинди кушымчалар була? (сүз ясагыч, төрләндергеч)

- Татар телендә тамырга кушымчалар нинди эзлеклелек белән ялгана? (тамыр+ сүз ясагыч кушымча + төрләндергечкушымча)

- Сүзнең нигезенә нәрсә керә? (тамыр+ сүз ясагыч кушымча)

- Бер тамырдан ясала торган сүзләр ничек атала? (тамырдаш сүзләр)

Б) Татар телендә сүзләрнең төзелешен белдерүче билгеләрне кабатлау.

(экранда сүзләрнең төзелешен белдерүче билгеләр күрсәтелә, укучылар нәрсә аңлатканын әйтәләр.)

  • тамыр
  • нигез
  • сүз ясагыч кушымча
  • төрләндергечкушымча

- шаблон буенча укучыларның белемен тикшерү.

(һәр укучыга сүзләрнең төзелешен белдерүче билгеләр язылган шаблоннар бирелә, язалар, берәм-берәм бер-берсенә үзләренең җавапларын әйтәләр, тикшерәләр, командадан Б2 саны артында утыручы укучы җавап бирә.ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН)

В) Җөмләләр белән эш.

(Экранда җөмләләр күрсәтелә, төркемнәрдә калын хәреф белән бирелгән сүзләргә сорау бирәләр, төзелешен әйтәләр, нинди сүз төркеме икәнен әйтәләр.)

  • Аз сөйлә, күп эшлә.
  • Тырышлык- зурлык, ялкаулык-  хурлык.
  • Эшчән кеше бәхетне эшендә күрер.
  • Эштә булса батырлык,

        Шунда була матурлык.

Г) Ял минуты. “Сорауга җавап” уены.

(Укытучы тамыр яки ясалма сүз әйтә һәм укучыга туп ыргыта, укучы ясалышы буенча нинди сүз икәнен  әйтергә тиеш)

Баш – тамыр,

Эшче – ясалма...

Д) Тамырдаш сүзләрне кабатлау.

 (Тактада агач макеты. Укучыларга тамыр һәм ясалма сүзләр бирелә, ясалма сүзләрне табып, агачны бизиләр. Кайсы төркем тизрәк тәмамлый, шул төркем “Оста бакчачы” исемен ала.)

1нче төркем юл( юлчы, юлга, юлдан, юлсыз, юлны, юлла, юлдаш,юллама)

2нче төркем каен (каеннар, каенлык, каенга, каенлы, каенсыз, каендай,каенның, каенда)

Е) Тест эшләү.

(Бирем 4нче сыйныфтан соң үткәрелә торган тест формасында. В өлеше)

1)Безнең авыл янында балыклы зур күл бар. 2)Күлдә балык күп. 3) Кәрим балыкка ау салды. 4)Ул бүген балыкны күп тотты. 5)Кәрим оста балыкчы. 6)Ул беркайчанда өйгә балыксыз кайтмый.

В1. Зур сүзенең антонимын языгыз.

В2. 2нче җөмләдән калын әйтелешле тамыр сүзне языгыз.

В3. 6нчы җөмләдән сингармонизм законына буйсынмаган сүзне языгыз.

В4. 5нче җөмләдәге ясалма сүзне языгыз.

В5. Тамырдаш сүзләр булган җөмләләрнең саннарын языгыз.

3) Йомгаклау.

(Укучыларның өстәлендә ак кәгазь, маркерлар. Команда белән бергә плакат ясыйлар. 4 өлешкә бүленә. 1нче өлешкә тамыр яки ясалма сүзнең кагыйдәсе языла, 2нче өлешкә билгесе, 3нче өлешкә мисаллар, 4нче өлешкә җөмләләр языла, тактага эленә, укучылар аңлаталар. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР).

4) Билгеләр кую, өй эше.

Әкият язарга “Сүзләр илендә”

5)Рефлексия. Кояшлар  белән эш.(смайликлар)

Кем бүгенге дәрес темасын аңладым һәм башкаларны да өйрәтә алам, дип уйлый, алар кояшларны елмайтып ясый,ә кемнәр аңладым, ләкин башкаларны өйрәтә алмыйм, дип уйлый, алар кояшларны уйчан  итеп ясасыннар, ә кемнәр теманы аңламаган, аларның кояшлары кәефсезләнеп торсын.(укучылар кояшларны ясап, тактага беркетәләр.)



Предварительный просмотр:

  Фатыйхова Флүзә Әнәс кызы

1 категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Алабуга шәһәре

Аерым предметлар тирәнтен

 өйрәнелә торган

 9нчы урта гомуми белем мәктәбе

Тема: “Без диктант язабыз” тексты өстендә эш.

Класс: 3 нче сыйныф, рус төркеме
Предмет: әдәби уку.
Дәреслек:  Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле” 3 нче сыйныф (Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013нче ел).

Максат:         - яңа текст белән танышу, укучыларның алган белемнәрен    гомумиләштерү,  системага салу.

                 -  өйрәнелгән кагыйдәләрне (фигыльнең зат-сан белән төрләнеше)  практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

                 - мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштырырга, үз алдыңа максат куя белү, эш тәртибен аңлап, эшли белү, эш сыйфатыңа нәтиҗә ясау.
Танып-белү УУГ: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү.
Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, аралашу холкы белән идарә итү.

Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК).

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Җиһазлау: мультимедиа,  карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру:

 -  исәнләшү,

 - уңай психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.

- сорауларга җавап бирү,

- укытучы ярдәмендә дәреснең темасын, максатларын әйтү,

- өйрәнелгән сүзләрне кабатлау,

- җөмләләрне тәрҗемә итү,

- фигыль сүз төркемен кабатлау,

- “Хаталарны төзәтәбез” уенын уйнау. 

  1. Ял минуты.

IV. Төп өлеш . Яңа теманы үзләштерү.

- яңа төшенчәләрне формалаштыру, текстны уку, аңлау.

V. Ныгыту.

- текст буенча сорауларга җавап бирү,

- укытучы әйткән җөмләләрнең дөрес тәрҗемәсен табу,

- схема буенча диалог төзү,

- текстагы фигыльләр белән эш,

- чылбыр рәвешендә текстның эчтәлеген сөйләү.

VI. Өй эше, билгеләр кую.

VII.  Рефлексия.

Дәрес планы.

I. Дәресне оештыру:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

                (Исәнмесез. Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең хәлләрегез ничек?)

Укытучы: Рәхмәт, яхшы.

II. Актуальләштерү.

  1. Сорауларга җавап бирү:
  • Спросите, какое сегодня число? (бүген ничәнче число?)

(Бүген …)

  • Спросите, какой сегодня день недели? (бүген атнаның нинди көне?)

(Бүген …)

  • Спросите, какая сегодня погода? (Бүген көн нинди?)

(Бүген көн ...)

  1. Дәреснең темасы, максатлары белән танышу.
  • Что будем сегодня делать на уроке? Смотрим на экран. (на экране рисунки, дети говорят что будем делать) 

(укыйбыз, язабыз, уйныйбыз)

  • Тема урока спрятана в этом калейдоскопе. Начиная с буквы Б соединяем все буквы. (Без диктант яздык)

  • Если мы разгадаем этот кроссворд, то отгадаем грамматическую тему урока. (укытучы уку әсбапларын һәм укучы рәсемен күрсәтә)

д

ә

ф

т

ә

р

к

и

т

а

п

б

е

т

е

р

г

е

ч

у

к

у

ч

ы

к

ө

н

д

ә

л

е

к

  п

о

р

т

ф

е

л

ь

Шүрәле малае хочет уточнить учебные принадлежности. Какие вопросы он задаст? Отвечаем используя слова әйе, юк.

  • Бу дәфтәрме? (Әйе, бу дәфтәр. Юк, бу китап түгел, ә бу дәфтәр)
  • Попросите себе тетрадь.
  • Как вы спросите у друга, есть ли у него тетрадь в линейку, в клетку?
  • Как вы спросите у друга, нужна ли ему тетрадь в линейку, в клетку?
  • Как вы скажете, мне ни нужна тетрадь в линейку, а нужна тетрадь в клетку.
  1. Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау. (татарча укыйлар, рус теленә тәрҗемә итәләр) (язмача карточкаларда эшлиләр, дөрес тәрҗемәне табып тоташтыралар)

Билге - отметка

Нинди? – какой?, какая?, какие?

Ничәле? – сколько?, какую отметку?

“Биш”ле - “5”

“Дүрт”ле - “4”

“Өч”ле– “3”

“Ике”ле – “2”

Тикшерде– проверял

Алды  – брал, получил

Хата– ошибка

Хатасы бар– есть ошибка

Хата белән – с ошибкой

Хатасыз – без ошибок

Хатасы юк – нет ошибок

  1. Җөмләләрне тәрҗемә итү. (укытучы җөмләләрне укый, укучылар русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итәләр) 
  • Бүген диктант яздык.
  • Диктантны укытучы тикшерде.
  • Мин хатасыз яздым.
  • Мин “5”ле алдым.
  • Маратның ике хатасы бар.
  • Ул “4”ле алды.
  1. Фигыльне кабатлау. (экранда сүзләр ике багана язылган) 

Яза                Тикшерде

     Килә                Алды

     Укый                Кайтты

        Сөйли        Китте

Укытучы: Почему слова написаны в два столбика? Находим основу слова и объясняем почему употребляем такое окончание. (яза – яз, окончание –а, потому что слово оканчивается на согласную букву).

  1.  “Хаталарны төзәтәбез” уены. 

(Экранда хаталы төрләнеш, хаталарны төзәтәләр, аңлаталар)

(яздым, потому что слово твердое, оканчивается на зв.согл. букву)

Мин язтым

Син яздык

Ул язделәр

Без язтек

Сез яздың

Алар яздыгыз

III. Ял минуты. Шүрәле белән зарядка ясау. (Экранда күрсәтелә)

IV. Төп өлеш . Яңа теманы үзләштерү.

  1. Текстны уку.(19нчы бит, 7нче күнегү)

(Укытучы укый, чылбыр рәвешендә укучылар укыйлар, тәрҗемә итәләр)

V. Ныгыту.

1) Текст буенча сорауларга җавап бирү.

2) Биремне үтәү.

Укытучы: Найдите и прочитайте из текста предложение, где говорится что диктант был легким, Олег написал чисто и без ошибок, диктант проверяли на уроке.

  1. Схема буенча диалог төзү. (Экранда схема күрсәтелә) 
  • ...?
  • Әйе, без диктант яздык.
  • Хатаң бармы?
  • ... .
  • Ничәле алдың?
  • ... .
  • Яхшы.
  1. Текстагы фигыльләр белән эш.

Укытучы: Найдите в тексте глаголы, действие когда происходит?

(Үткән заманда, яздык – яз)

  1. “Аланны бизим” уены. (Тактада чәчәкле алан рәсеме, укучыларга бирем бирелә, ромашка чәчәгенең уртасы магнит белән беркетелә, аңа мин, син, ... сүзләре язылган, укучылар өстәлдән ромашка таҗларын алалар һәм сүзләрне дөрес итеп урнаштыралар, мин эшләдем, син ...)
  2. Текстны үзлектән уку, чылбыр рәвешендә эчтәлеген сөйләү.

VI. Өй эше бирү, билгеләр кую.

- 20нче бит, 8нче күнегү (телдән, җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга)?

- хикәянең эчтәлеген сөйләргә,

- текстка таянып “Без контроль эш эшләдек” темасына хикәя төзергә.

VII. Рефлексия.

Рефлекция “Күбәләкләр”. Кем дәрестә биремнәрне эшләргә җиңел булды, мин барысын да аңладым ди, алар ромашкаларга ак күбәләкләрне беркетә, кем биремнәрне эшләргә авыррак булды, мин барысын да аңлап бетермәдем ди, алар зәңгәр күбәләкләрне беркетә, кем биремнәрне эшләргә авыр булды, мин бернәрсә дә аңламадым ди, алар сары күбәләкләрне беркетә.

Дәрес тәмам, яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.



Предварительный просмотр:

Тема: Кышкы табигать

Максат: укучыларның туган як табигате темасы буенча сөйләм телен үстерү, сөйләм  байлыкларын арттыру,  табигатькә сакчыл караш һәм хайваннарга карата  ярдәм итү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, компьютер, презентация, биремнәр язылган карточкалар, имтихан биремнәре, бланклар, татарча музыка, проект эшләү өчен А3 форматындагы кәгазь, маркерлар, төсле кәгазьләр, җилем, кайчы, степлер, чыршы рәсеме, уенчыклар.

Дәрес  барышы:  

  1. Дәресне оештыру:

- дәрескә әзерлекне тикшерү;            

- исәнләшү

(- Исәнмесез, укучылар. – Исәнмесез.

- Хәлләрегез ничек? – Рәхмәт, яхшы.

- Ә сезнең хәлләрегез ничек? – Рәхмәт, яхшы.

-Укучылар, бүген безнең дәрестә кунаклар бар. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик, хәлләрен белик.)

2)Актуальләштерү:

А)Сорауларга җавап бирү .

    (укучылар бер-берсеннән сорыйлар)

- ..., спроси у партнёра по плечу, сегодня какое число (Бүген ничәнче число? (19 нчы декабрь))

- ..., спроси у партнёра по плечу, сегодня какой день недели (Атнаның нинди көне? (җомга))

-..., спроси у партнёра по плечу, сегодня какая погода (Бүген һава торышы нинди? (салкын, җилле, ...))

Б)Фонетик зарядка.

- Әйдәгез, уку дәресендә дөрес, матур сөйләшү өчен телгә  фонетик  күнегү эшлик. (Сүзләрне укытучы укый, укучылар хор белән кабатлыйлар, бу сүзләр нинди темага карый? сорауга җавап әзерлиләр)

- Куян, урман, сарык, ат,тиен, төлке, яши, сыер, ашый.

- Бу сүзләр нинди темага карый? (Хайваннар дөньясы)

- Без нинди теманы өйрәнеп беттек? (Хайваннар дөньясы)

В) Ситуатив күнегүләр.

  • Спроси у друга:
  • Любит ли он животных; (Син җәнлекләрне яратасыңмы?)
  • Каких животных он любит; (Син нинди җәнлекләрне яратасың?)
  • Каких лесных животных он знает; (Син нинди җәнлекләрне беләсең?)
  • Каких домашних животных он знает; (Син нинди йорт хайваннарын беләсең?)
  • Представим, что вы в зоопарке.Тебя интересует, чем питается медведь, лиса, белка, заяц, еж, волк. Как ты спросишь об этом у экскурсовода? Работаем в парах, один из вас посетитель зоопарка, другой экскурсовод.

(- Әйтегез әле, аю, ... нәрсә белән туклана?)

  1. Төп өлеш. Яңа теманы үзләштерү.

А) Табышмаклар белән эш. (Укытучы укый, укучылар җавап бирә, бу табышмаклар нәрсә турында?)

  • Йомшак карлар сипкән,

                Җирне ап-ак иткән,

                Бөтен җир

                Кардан ак тун кигән. (Кыш)

  • Бабай килгән сагынып,

                Ак тунын ябынып. (Кыш)

  • Димәк, без бүген нинди ел фасылы турында сөйләшәбез? (Кыш)

Бүген өйрәнгән сүзләрне кабатларбыз, белемнәребезне ныгытырбыз. Без сезнең белән кышкы урманга экскурсиягә барырбыз. Җәнлекләр безгә бүләк әзерләгәннәр, без бу бүләкне табарга тиеш. Бүләкне табу өчен биремнәр эшләргә кирәк булыр. Кышкы урманда җәяү йөреп булмый, безгә чаңгылар кирәк. Әгәр сүзләрнең тәрҗемәләрен белсәк, безнең барыбызның да чаңгылары булыр.

Б) Сүзләрне кабатлау.

Ә хәзер сүзләрне кабатлыйбыз: (сүзләр слайдта чыга, укытучы артыннан кабатлыйлар, тәрҗемәсен әйтәләр.)

Кыш – зима

Кыш көне, кышын – зимой

Кышкы көн – зимний день

Салкын – холодно

Буран – метель

Кар ява –снег идет

Җил исә – ветер дует

Көннәр кыска – дни короткие

Төннәр озын – ночи длинные

Су туңа – вода замерзает

Боз белән каплана – льдом покрывается

Бәс – иней

- Барыбызда чаңгылы булдык, урманга киттек.

3) Ныгыту.

А) 1 нче тукталыш.

- Безне тиен каршы алды.

Ул безгә бирем әзерләгән. Әгәр биремне үтәсәк, урманга керергә рөхсәт бирәм, ди

(Бирем карточкаларга язылган, сүзләр бирелгән, шул сүзләрдән җөмләләр төзиләр, сорау җөмләләр ясыйлар, һәр төркемгә аерым сүзләр (ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН, җавапларны язалар, киңәшләшәләр):

  • Кар, урамда, ява, йомшак. (Урамда йомшак кар ява.)
  • Кар, ясадылар, бабай, балалар. (Балалар Кар бабай ясадылар.)
  • Туңа, кыш, су, көне. (Кыш көне су туңа.)

Б) 2 нче тукталыш.

- Куян да безне көтеп тора. Ул безгә нинди бирем әзерләгән икән?

(Диалогта төшеп калган репликаларны тулыландырып сөйләргә)

1, 2 нче номерлы партнерларга.

- Сәлам, ... .

- Сәлам, ... .

- ...?

- Юк, чыкмыйм.

- Ни өчен?

- ... .

3, 4 нче номерлы партнерларга.

- Сәлам, ... .

- Сәлам, ... .

- ..., әйдә урамга чыгабыз.

- Әйдә. ...?

- Юк, салкын түгел, кар гына ява.

- ... .

В)Ял минуты.

Кышкы урманда

Кышкы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен – уңда,

Ямь-яшел чыршы – сулда.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән элдертә.

Кызылтүшләр очалар,

Бигрәк тә матур алар.

Г) 3 нче тукталыш.

- Ябалак та безгә бирем әзерләгән.

(Кыш турында хикәя бирелгән, биремнәрне имтихан бланкларында эшлиләр, соңыннан бер-берсенең эшләрен тикшерәләр)

Кышкы урман бик матур кар өстендә җәнлек эзләре (следы) күренә аю, керпе кар астында йоклыйлар тиен чикләвек, гөмбә ашый куян ак тунын кигән кышын җәнлекләргә авыр кешеләр аларга ярдәм итәргә тиеш.

В1. Сколько предложений в этом тексте?

В2. Найдите и запишите из текста правильный перевод слова: зимой.

В3. Найдите и запишите из пятого предложения глагол неопределенного прошедшего времени.

В4. Найдите и запишите в первом предложении прилагательное в превосходной степени.

Д) 4 нче тукталыш.

-Безне төлке каршы ала. Ул безгә сораулар әзерләгән.

- Сез кышны яратасызмы?

- Ни өчен?

(МИКС ПЭА ШЭА. Музыка астында сыйныф буенча йөриләр, музыка туктагач парлашалар, бер-берсенә сорау бирәләр, берничә парның җавабы тыңланыла. Килгән кунаклардан интервью алына.)

  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ә җәнлекләр кышны яраталармы? Ни өчен?

(Укучыларның  җавабы тыңланыла, хайваннарга ярдәм итү турында әңгәмә)

  • Әйдәгез, без сезнең белән хайваннар өчен урманда ашханә төзибез. (РАФТ, укучылар проект эше эшлиләр. Урмандагы хайваннар өчен ашханә төзиләр)
  • Укучылар, булдырдыгыз. Хайваннар да безгә менә нинди бүләк әзерләгәннәр. (Чыршы, аңа конфетлар беркетелгән)
  1. Өй эше.

Карточкаларда бирем. Кыш турында хикәя, җөмләләрне дөрес тәртиптә  урнаштырырга. (Алар кышны яраталар.Балалар урамга уйнарга чыктылар.Кыш килде. Балаларга бик күңелле булды.Урамда көн матур. Алар тау ясадылар, чанада шудылар.)

  1. Йомгаклау, билгеләр кую.

 Рефлекция “Кәеф чыршысы”. Кем дәрестә биремнәрне эшләргә җиңел булды, мин барысын да аңладым ди алар чыршыга алсу уенчыкларны беркетә, кем биремнәрне эшләргә авыррак булды, мин барысын да аңлап бетермәдем ди, алар чыршыга яшел уенчыкларны беркетә, кем биремнәрне эшләргә авыр булды, мин бернәрсә дә аңламадым ди, алар чыршыга сары уенчыкларны беркетә.



Предварительный просмотр:

  Фатыйхова Флүзә Әнәс кызы

1 категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Алабуга шәһәре

Аерым предметлар тирәнтен

 өйрәнелә торган

 9нчы урта гомуми белем мәктәбе

Әлифба бәйрәме

(татар төркемнәре өчен)

Сыйныф бәйрәмчә бизәлгән, фанфар яңгырый.

Укытучы:

    Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме.

      Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме.1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар. Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Аларга хәрефләр тану, алардан иҗекләр,сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә. Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле :

1 нче укучы :       Алтын яуган көзге көндә              

                               Тыйнак үттек класска.                                    

                                Әлифбаны кулга алдык                                  

                              Әй, сөендек шул чакта.                                    

2нче  укучы :                                               3нче  укучы :       

Ә    Әтәчем иртән тора                                            Л     Күзләремнән яшьләр чыкты,

       Һава ярып кычкыра.                                                 Капкан идем лимонны.

       Ашыгырга куша ул                                                  Сары булгач, бик тәмле дип

       Мәктәп – белем иленә.                                             Белгән идем мин аны.

4нче укучы :                                               5нче укучы :       

И   И хәрефе ипидә бар,                                              Ф    Ябалакның зур күзләре

      Бар ул ил һәм иректә.                                                    Ялтырый караңгыда.

      И хәрефе икелегә                                                            Ф хәрефенә бик охшаган

      Укымаска өйрәтә.                                                          Туп – туры караганда.

6нчы укучы :                                                     7нче укучы :         

Б    Бәр барабан, уйна быргы,                                   А      Әлифба башлана

      Бар кешеләр ишетсен.                                                   Сузып А авазын.

      Б дан башка бәйрәм югын                                            А – ана, а – авыл

      Барчасы күреп китсен.                                                  А – Ватан, А – Алабугам.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”(В.Шанский көе, халык сүзләре)

Укытучы: 

    Балалар без әлифбаны тәмамладык. Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән? Сөйләп күрсәтегез әле.                                          

1нче укучы:                                        2нче укучы:

Тышта ап-ак кар яуганда                                39 хәреф белән

Без җыелдык бәйрәмгә.                                  Таныштык без тиз генә.

Безнең шатлык эчкә сыймый                         Олы ярдәмче булдың син

Сезгә ничек сөйләргә?                                     Рәхмәт инде, Әлифба!

 3нче укучы:                                        4нче укучы:

 Сәнгатьле итеп сөйләргә                                Кызларны ул зур ярдәмче,

 Аңлаешлы укырга.                                          Булышчы булсын диде.

 Табышмаклар чишәргә,                                  Эшләгән һәрбер эшләре

 Өйрәттең син, Әлифба.                                   Елмаеп торсын диде.

5нче укучы:                                        6нчы укучы:

 Ә малайларны Әлифба                                    Өйрәтте Әлифба безне

 Өйрәтте җитез булырга .                                 Табигатьне сөяргә.

 Батыр, кыю кешеләрдән                                  Кечкенә дусларыбызга

 Үрнәк алып торырга.                                       Бул син, дустым, дияргә.

7нче укучы:                                        8нче укучы:

 Курыкмаска салкыннан                                    Өйрәтте чиста булырга

 Яңгыр, яшен, карыннан,                                   Пөхтәлекне сакларга.

 Дус булсагыз, яратсагыз,                                  Усал, ямьсезләрдән безгә

 Файда тияр барыннан.                                       Кечеләрне якларга .  

9нчы укучы:                                        10нчы укучы:        

Кадерлем әлифбам,                                                  Әлифба , әлифба                                                          Инде китәсең миннән                                       Китәсең бит инде

Әлифбам – беренчесе                                        Җыр итеп җырлыйбыз

Әнием күк кадерлесе.                                           Иң соңгы битеңне.                                              

 “ Әлифба” җыры. Кызлар башкаруында татар биюе.

Гыйлем иясе керә :

    Исәнмесез, балалар! Мин - гыйлем иясе.1нче сыйныф укучыларын Әлифбаны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм. Минем сумкамда биремнәрем бар. Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәтте, сез яхшылап өйрәндегез микән, тикшереп карыйм әле.

(Балалар табышмаклар чишәләр. Дөрес җавапка бер кояш нуры, тактага кояш рәсеме төзи)

  • Кояш безгә нәрсә бирә? (укучылар җавабы)

Әйе, кояш безгә җылылык, яктылык бирә, күңелне күтәрә, яшәргә көч бирә. Сез дә бер–берегезгә ихтирамлы булыгыз, шат күңелле булыгыз. Үзегездәге җылылыкны һәр кешегә өләшегез. Тагын бер бирем: сез күп хәрефләр өйрәндегез, алар турында шигырьләр сөйләгезче.

1 нче укучы :                                       

У   У уйлап укыгыз ди

      Урындыкка утырыгыз ди .                                                                                    

2 нче укучы :                                                                                                                                  

Г    Г – күәтле күтәрү краны                                

      Төзүчеләр ярдәмчесе                                      

      Зур ташларны күтәрә ул                                        

      Бик биеккә тиз генә.

3 нче укучы :                                       

А   А – охшаган ул ракетага

      Ул басуда багана да.                                        

      Аны белә һәрбер бала                                          

      Алфавитны башлый ич – А                                

5 нче укучы :                                                   

Н  Н – волейбол сеткасы                                          

    Спорт залында да бар ул                                      

    Бик тә килә укыйсы

    Башта өйрәнәсе бар әле.

6 нчы укучы :       

Е     Е- хәрефе еланда,

        Е – хәрефе елгада.

        Е хәрефе карый безгә

        Елмаеп, елаганда.

7 нче укучы :       

Л      Ясадык без урманда

         Л – хәрефе, уйлап тап

         Л – бит урман шалашы

         Әллә шуны белмисез.

Гыйлем иясе :

          Рәхмәт. Бик уңган балалар икәнсез. Сез хәзер “Татар теле”, “Уку” дәреслеген укырсыз. Менә мин сезгә ул китапларны бирәм. Миңа инде китәргә вакыт. Сау булыгыз. Тырышып укыгыз!

 Җыр: “ Татар телем – туган телем”

Укытучы :

     Әйе, Әлифбага алмашка “Татар теле”, “Уку” китаплары килә. Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз.

1 нче укучы :                                                   2 нче укучы :           

    Нигә безгә куанмаска                                             Туган тел – иң әйбәт шигырь,

    Без бит инде зур үстек                                            Туган тел – иң әйбәт җыр.

    Әлифбаны тәмамлап                                               Туган тел – иң әйбәт китап,

    Туган телгә дә күчтек.                                             Туган тел – иң якын тел.

3 нче укучы :                                               4 нче укучы :       

   Туган тел – иң татлы тел,                                     Дөньяда иң матур ил

   Туган тел – иң тәмле тел,                                     Ул – минем туган илем.

    Тәмле тел дип, телең йотма -                             Дөньяда иң матур тел

    Туган телне онытма.                                              Ул – минем туган телем.

Укытучы:

 Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

  1 нче укучы :                                  2 нче укучы : 

     Сезгә зур рәхмәтебезне                   Әткәй - әнкәй, газизләрем    

    Җиткерәбез һәммәбез.                      Гомер биргәнсез безгә.

    Олы ярдәмегез өчен                          Изге итеп үстердегез                      

    Башыбызны иябез.                            Мең рәхмәтлемен сезгә.

3 нче укучы :                                  4 нче укучы : 

    Сезнең алда сүз бирәбез                   Мәктәп юлы якты юл

    Ялкауланмаска,                                Зур уңышларга илтә.

    Артта калмаска.                                Укырбыз, өйрәнербез,

    Тырыш булырга,                              Сынатмабыз без һич тә.

    “5” кә укырга.

Укытучы:    

    Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

                                         Өйрәтте сезне Әлифба

                                        Туган илне сөяргә.

                                         Биергә дә , җырларга

                                         Дус һәм тату яшәргә.

                                         Әлифбадан башлап киттегез

                                         Юлны белем иленә.

                                         Зур белемле булып үсегез,

                                         Кеше булыгыз илебездә.

ҖЫР: “Туган тел”( Г.Тукай сүзләре, халык музыкасы)

 Бәйрәмебез тәмам. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телим.

   



Предварительный просмотр:

Фатыйхова Флүзә Әнәс кызы

1 категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Алабуга шәһәре

Аерым предметлар тирәнтен

 өйрәнелә торган

 9нчы урта гомуми белем мәктәбе

Тема: “Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

        Я кояштан һәйкәл салырлык”

(Югары сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате  эшкәртмәсе.)

Тәрбия сәгате газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү максатыннан үткәрелә.

Җиһазлау: компьютер, видеопроектор, музыка тыңлау өчен колонкалар, “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан алынган нәсыйхәтләр язылган карточкалар, видеоязмалар (Азат Фазлыев башкаруында “Картлар йорты” җыры, режиссёрлар Е. Абызов, С. Андреасян, А. Бадоев төшергән “Әниләр” фильмыннан өзек), төркемнәрдә эшләр өчен МЭНЭДЖ МЭТ таблицасы, проект эшләү өчен кәгазь, төсле кәгазьләр, төсле маркерлар, кайчылар.

Өстәлләр төркемнәрдә 4әр укучы эшләрлек итеп әзерләп куела.

Укучыларга төрле төстәге кәгазьләргә Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре язылган карточкалар таратыла.

№1. И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезне тәрбияләп үстерү өчен авыр һәм мәшәкатьле хезмәт итәләр. Алар һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып, сезнең иминлегегез өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен камил кылып, үзләрен дә кайтарыгыз. Көчегез килгәнчә, аларга чын күңелдән һәм хөрмәт күрсәтегез.

№2. Ата-аналарыгыз киләчәктә сезне хөрмәтле һәм файдалы булуыгызны өмет итеп, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйлар. Инде сез дә мондый изгелекләргә каршы явызлык кылучылар булмагыз. Аларның үгет-нәсыйхәтләрен куркып һәм өркеп түгел, бәлки, яратып кабул итегез. Чөнки алар күп тәҗрибә аркылы бу дөнья хәлен һәм аның серләрен сездән күбрәк беләләр.

№3. Кешенең итагатьле булуы – аның күңеле яхшы һәм саф булуында. Сезгә иң якын кешеләрегез – алар ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез.

№4. Ата-аналарның тәрбияләре һәм мәшәкатьләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр, хәтта сүзләрен дә ишетергә теләмиләр. Сез дә шундый инсафсыз балалар булмагыз.

№5. Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.

№6. Ата-анасы картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу-әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та.

№7. Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш.

№8. Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне — юк.

Тәрбия сәгатенең барышы:

I Проект төзү алды этабы.

(проект эшчәнлегенә кереш)

  1. Психологик уңай халәт тудыру. (ХАЙ ФАЙВ - тынычлану сигналын куллану)

Исәнләшү. (МЭНЭДЖ МЭТ, укучылар башта иңгә - иң партнерлар белән, соңыннан йөзгә – йөз партнерлар белән исәнләшәләр. Сүзләр экранда чыга.)

  • Сәлам, дустым. (Кулларны кысышу)
  • Хәлләр ничек? (Җиңелчә генә җилкә кырыена кагу)
  • Мин сагындым! (Кулны күкрәккә кую)
  • Син килдең? (Кулларны җәю)
  • Мин бик шат. (Кочаклашу, кул кысышу)
  1. Тәрбия сәгатенең эпиграфы белән танышу. (Эпиграф экранда, укытучы кычкырып укый)

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә!

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Я кояштан һәйкәл салырлык.

- Укучылар, без бүгенге тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләшәбез? (Әниләр турында) Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Ул - һәр кеше әйтә торган беренче сүз, дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары - иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

   3.  Уку мәсьәләсен кую. (Экранда видеоязма, Азат Фазлыев башкаруында “Картлар йорты” җыры, укытучы хикәяне укый, укучыларга таратылган)

Бу йорт шәһәрнең кеше сирәк яши торган районында урнашкан. Анда яшәүчеләр илнең төрле почмакларыннан җыелган карт-коры...

Картлар йортын табу әллә ни кыен түгел. Автобустан төшкәч, уң якка тар гына сукмак китә. Бу йортның тәрәзәләре тонык, ниндидер салкынлык бөркелә кебек алардан...

Картларның ихатадагы иң яраткан урыны – асфальт белән шәһәр урамыннан килгән сукмак тоташкан чат. Күз карашларын автобуслар йөргән якка юнәлтеп, озак-озак карап торалар алар. Кемнәрнедер өзелеп-өзелеп көтәләр алар...

Әнә сукмакта уң кулына зур төенчек тоткан әбине җитәкләгән чибәр генә ханым күренде. Әбине ул чын мәгънәсендә сөйрәп алып килә. Карчык: “Балакаем, әкренрәк булмыймы, тыным кыса”, - дип әйтеп карый караулыкка, ләкин тегенең талканы коры:

  • Миңа кичке алтыда Алеша янында булырга кирәк. Аның бер другының день рождениесенә өлгерәсебез бар.

Әби, ары таба сүз куертуның файдасы юклыгын аңлап, ханымнан калмаска тырыша.

Йортның күтәрмәсенә аяк баскач, ханымның йөзе яктырып киткәндәй булды. Ул шатлыгыннан: “Слава богу, наконец, килеп тә җиттек”, - дип кычкырып ук җибәрде...

Аларны 50 яшьләр тирәсендәге, юантык гәүдәле ир каршы алды. Ханым кул сумкасыннан газетага чорналган бер төргәк чыгарды  һәм директор алдына китереп салды. Директор:

  • Ханым, Мәрфуга әби сезнең кемегез була?,- дип сорады.
  • Кем булсын, мамам була, - диде бер дә исе китмәгән кыяфәттә.
  • Әниегезне озакка китердегезме?, - диде директор ирония катыш, ханымга каш арасыннан гына күз ташлап.
  • Эш миннән тормый, она сама захотела.
  • Әйе,әйе, - диде әби, кызының җавабын куатләп, - балаларым иркенләп яшәсен дип килдем...

Ханым бүлмәдән чыгып киткәч, директор әби каршына килеп басты да:

  • Әни кеше, чын дөресен генә әйтегез әле, сез бирегә үз теләгегез белән килдегезме?- дип сорады.
  • Кайдан андый теләк булсын инде, балам. Бабагыз үлгәч, кызым кияве белән безнең йортка күчеп кайтты. Шул көннән миңа тынычлык бетте.
  1. Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

(ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН структурасы, бирелгән сорауларга һәр укучы үзенең җавабын яза, чиратлап җавапларны әйтәләр, фикерләшәләр, 1нче номерлы партнер команданың җавабын әйтә)

  • Әби кызының нинди кыланышларына түзә алмаган? Боларның барысын бер сүз белән ничек әйтеп була. (дорфа сүзләренә, кимсетүләренә, рәнҗетүенә. Бу кешелексезлек, шәфкатьсезлек була)
  • Нәрсә ул шәфкать? Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата? (Кызгану, мәрхәмәт. Яхшы, киң күңеллелек, ярдәмчел булу, игелекле булу)
  • Сезнең төркемнең әбинең кызына карата мөнәсәбәте. (Кызның әнисенә карата мөнәсәбәте начар.Без әниләрне картайган көннәрендә картлар йортына илтергә тиеш түгел. Аларны соңгы көннәренә кадәр тәрбияләргә тиеш)
  1. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре белән эш.

 (СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы. Укучылар үзләре сайлап алган нәсыйхәтне командада бер-берсенә укыйлар, фикерләшәләр, бер укучы җавап бирә)

  • Сезнең алда Р.Фәхреддиннең балаларга язган үгет-нәсыйхәтләре бар. Шул нәсыйхәтләр арасыннан хикәягә туры килгәнен табарга.

(№5. Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.

№6.  Ата-анасы картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу - әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та.

№7. Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш.

№8. Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне — юк.)

  • Әниләрне кадерләп, хөрмәтләп, үкенмәслек итеп яшәргә кирәк. Укылган әдәби әсәрдәге гыйбрәтле мисал безне шуңа инандыра. Бу проблема Ш.Хәсәновның “Әни килде” әсәрендә дә күрсәтелә. Хәзер бу әсәр буенча куелган спектакльдән өзек карап китәрбез.
  1. Ш.Хәсәновның “Әни килде” әсәре буенча куелган спектакльдән өзек карау. (Югары сыйныф укучылары чыгышы)

- Укучылар, “Әни килде” (“Әниемнең ак күлмәге”) әсәрендә күтәрелгән төп мәсьәлә – ана белән балалар мөнәсәбәте. Ана балаларын үстергән, тәрбияләгән. Ә аларның авыру аналарын карарга вакытлары, теләкләре юк. Алар һәрберсе нинди дә булса сәбәп таба. Ә ана бит картайган, авырган көннәремдә мине балаларым ташламас дип өметләнә. Ул баласының гомере өчен үз сәламәтлеген дә жәлләми. Табиб баланы коткарып булмый дигәч тә, ана өметен өзми, баласының исән каласына өметләнә, ышана.

  1. Режиссёрлар Е. Абызов, С. Андреасян, А. Бадоев төшергән “Әниләр” фильмыннан өзек карау, фикер алышу.

- Тормышта төрле кешеләр бар, үз аналарын хөрмәт итеп, аларга һәрвакыт ярдәм итүчеләр бар. Әниләребез исән чакта аларга карата шәфкатьле, кешелекле булыйк. Бу видеоязмадагы героебыз кебек соңыннан үкенергә калмасын. Бакыйлыкка киткәч аларның каберләрен онытмыйк. Юкка гына, исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел димиләр.

  1. Әниләргә багышланган шигырьләр уку.

- Шагыйрьләр үзләренең иҗат җимешләре аша әниләргә мәхәббәтне, аларга карата булган хисләрне чагылдыралар. Хәзер әниләргә багышланган шигырьләрне тыңлап китәрбез.

        Ак яулыклы әнием

Чәчләреңә япкан ак яулыгың

Бик килешә, әнкәм, йөзеңә.

Ак яулыгың төсле ак күңелең,

Саф күңелең чагыла күзеңдә.

Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә —

Чәчләрең дә бүген ак синең…

Күңел күгемдә син — якты кояш,

Ак яулыклы әнием минем.

Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр,

Югалттың шул инде Саулыгың.

Кара кайгыларны күрсәң дә син,

Каралтмадың, әнкәм, яулыгың.

Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә —

Чәчләрең дә бүген ак синең…

Күңел күгемдә син — якты кояш,

Ак яулыклы әнием минем. (Н.Касыймов)

Әни – бөек исем!

Әниләргә сыенабыз

Кайгыда, шатлыкта да.

Әниләрнең күңелләре

Сыйдыра барысын да.

Әни кебек мәрхәмәтле

Буласыбыз бик килә.

Ярамый тап төшерергә

Шушы бөек исемгә.        

Әниләрнең тынычлыгын

Кирәк түгел бозарга.

Балаларның төп бурычы –

Ана сүзен тыңлауда.

Әни безне саклап тора

Зур хаталар ясаудан.

Баш хәрефләр белән кирәк

«Әни» сүзен язарга!

Әниләргә ихтирамлы

Булыйк гомер – гомергә.

Сакланмасын үпкә, рәнҗеш

Әнкәйләрнең күнелендә.(И.Гатина)

  1. Әниләргә багышланган картиналар, портретлар карау.

- Әниләргә мәхәббәтне тагын ничек чагылдырып була? (Буяулар аша)

(Картиналар карала, әңгәмә үткәрелә)

II Проект эшчәнлегенең нәтиҗәсе.

- Без сезнең белән сәнгать өлкәсендә әниләргә булган мөнәсәбәтне, хисләрне ничек чагылдыруларын карап үттек. Ә без әниләргә хөрмәтебезне ничек күрсәтә алабыз? Шул турыда уйлыйбыз һәм “Минем тормышымда әнием” дип аталган проект төзибез. (Укучыларга алдан материаллар туплап килергә кушылды). Төркемнәрдә җитәкчене, рәссамны, язучыны һәм журналистны сайлыйсыз. Рольләрне бүлешеп алгач, “Минем тормышымда әнием” проектын ясыйсыз. (Укучылар үз мөмкинлекләренә карап төрле проектлар төзи алалар: плакат, коллаж, буклет һ.б.)

  1. Укучыларның мөстәкыйль рәвештә проект эшләве. (Укучылар эшлиләр, укытучы киңәшләр бирә, сыйныфта әниләргә багышланган җырлар яңгырый).
  2. Проектны яклау. (Төркемнәр проектларын план буенча яклыйлар)

План.

  1. Проектның исеме, формасы.
  2.  Проектның максаты.
  3. Эш планы белән таныштыру.
  4. Проектны күрсәтү.
  1. Тәрбия сәгатен йомгаклау.

Рәхмәт, укучылар. Эшләрегез бик кызыклы, эчтәлекле. Димәк, әниләребез безгә нинди яхшылык эшләсә, без дә аларга картайган көннәрендә шундый кадер-хөрмәт күрсәтергә тиешбез. Коръән аятендә дә  болай язылган бит: (Исра – 23,24) “Аллаһ Раббың Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек эшләргә боерды. Әгәр аларның берәрсе яки икесе дә синең яныңда ирешсәләр, син аларга “уф” дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөйлә. Аларга үзеңнең рәхим-шәфкать канатларыңны җәй һәм дога кыл: “Ий, Раббым, алар мине бала вакытымда ничек рәхим-шәфкатьлелек белән тәрбияләп үстергәннәре кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл!”

Бүгенге тәрбия сәгатебезне  «Елатмагыз әниләрне» шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып.

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп, үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!...

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы-хәсрәт күргәндер!

Елатмагыз әниләрегезне,

Алар өчен мәңге бала сез!

Алар үлгәч, бөтен борчуларын

Җилкәгезгә алып каласыз!

Алар өчен мәңге бала сез!..

Тәрбия сәгате тәмам, барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим.