Җөмлә һәм аның төрләре
тест (7 класс) на тему
"Җөмлә һәм аның төрләре" темасы буенча төзелгән тестлар укучыларның әлеге тема буенча белемнәрен тикшерергә ярдәм итә
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zhoml_hm_anyn_torlre.docx | 46.28 КБ |
Предварительный просмотр:
Җөмлә һәм аның төрләре
Тест №1
1нче өлеш
А1-А8 биремнәренә җаваплар 4 вариантта бирелгән. Шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавап номерын түгәрәк эченә алыгыз.
А1. Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә нинди җөмлә була?
1) тойгылы җөмлә;
2) сорау җөмлә;
3) хикәя җөмлә;
4) боерык җөмлә.
А2. Боерык җөмлә ул -
1)сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә торган җөмлә;
2)сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмлә;
3)берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә;
4)көчле хис интонаиясе белән әйтелә торган җөмлә.
А3. Сорау җөмләләрдә сорауны белдерүче грамматик чаралар гына бирелгән вариантны билгеләгез.
а) сорау алмашлыклары;
б) инфинитив фигыль;
в) сорау кисәкчәләре;
г) сорау интонациясе.
1) АБВ 2) БВГ 3) АВГ 4) АБГ
А4. Әйтү максаты ягыннан түбәндәге җөмләнең төрен билгеләгез. Сиңа, Зиннәт, үз мәктәбеңә гариза бирергә кирәк.
1) тойгылы җөмлә;
2) сорау җөмлә;
3) хикәя җөмлә;
4) боерык җөмлә
А5. Тойгылы җөмләләрдә тойгыны белдерүче грамматик чаралар гына бирелгән вариантны күрсәтегез.
а) сүз тәртибе үзгәрү;
б) эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр һәм ымлыклар;
в) төрле заттагы боерык фигыльләр;
г) көчле тойгы интонациясе.
1) АБВ 2) БВГ 3) АВГ 4) АБГ
А6. Әй, Чулпанның уңган кызлары, ишетәсезме җөмләсеннән соң нинди тыныш билгесе куела?
1)нокта;
2)сорау һәм өндәү билгесе;
3)сорау билгесе;
4)өндәү билгесе.
А7. Хәбәре инфинитив фигыль һәм хәбәрлек сүз ярдәмендә белдерелгән боерык җөмләне билгеләгез
1)Караңгы төшү белән , безгә юлга чыгарга кирәк.
2)Бар, кызым, дәү әтиеңне каршы ал.
3)Хәрби бурычны , һичшиксез, үтәргә!
4)Бик сагындым сине, Туган ил!
А8. Боерык җөмләләр генә бирелгән вариантны күрсәтегез.
а) Агыйдел! Агыйдел! Бер гамьсез нинди матур ага ул! (М.Әмир)
б) Син аз гына утырып тор, якташ. Мин тиз генә чәй алып керим.(Ф.Хөсни)
в) Торсынбайның командасы яңгырады: “Тукта, кулларыңны күтәр!”(Ф.Кәрим)
г) Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, ил кырында чәчәк атыгыз! (М.Җәлил)
1) АБВ 2) БВГ 3) АВГ 4) АБГ
2нче өлеш.
В1-В8 биремнәрен бирелгән текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз(сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.
1)Гаиләнең матди хәле хезмәт хакына гына түгел, бәлки акчаны белеп тотуга да бәйләнгән. 2) Акчаны белеп тотарга кирәк. 3) Чыгымнарны язып бару киләчәктә акчаны дөрес тотарга мөмкинлек бирә.
4) Ашамлыкларны , кием-салымны уйлап сатып алырга тырышыгыз. 5) Азык-төлекне күп алмагыз. 6)Ләкин бозылмый торган ризыклар һәрвакыт запаста булырга тиеш. 7) Нәрсәләр соң алар? 8) Болар – шикәр комы, ярмалар, тоз, чәй һәм башкалар. 9) Әгәр бик күп әйбер сатып алырга уйласагыз, аларның исемлеген алдан ук төзегез. 10) Шулай ук ял итү өчен билгеле күләмдә акча җыю турында да онытмаска кирәк. (“Файдалы киңәшләр” китабыннан)
В1. 2нче җөмләнең әйтү максаты ягыннан төрен языгыз.
Җавап: ____________________________________________________________
В2. Хикәя җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә языгыз.
Җавап:_____________________________________________________________
В3. Боерык җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә языгыз.
Җавап: __________________________________________________________
В4. Сорау җөмләдән сорауны белдерүче грамматик чараны(сүзне) язып алыгыз.
Җавап: ____________________________________________________________
В5. 10нчы җөмләдә сөйләүче нинди максат белән боеру җөмлә кулланган?
Җавап: ____________________________________________________________
В6. 4-9 җөмләләр арасыннан хәбәре боерык фигыль белән бирелгән җөмләләрнең санын күрсәтегез.
Җавап: ____________________________________________________________
В7.Хәбәре юклык формасындагы инфинитив һәм хәбәрлек сүз белән бирелгән боерык җөмләнең санын күрсәтегез.
Җавап: ____________________________________________________________
В8. 6нчы җөмлә әйтү максаты ягыннан нинди җөмлә?
Җавап: ____________________________________________________________
Тест №2
1нче өлеш.
А1-А8 биремнәренә җаваплар 4 вариантта бирелгән. Шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавап номерын түгәрәк эченә алыгыз.
А1. Сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмлә нинди җөмлә була?
1) тойгылы җөмлә;
2) сорау җөмлә;
3) хикәя җөмлә;
4) боерык җөмлә.
А2. Тойгылы җөмлә ул -
1) сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә торган җөмлә;
2) сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмлә;
3) берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә;
4) көчле хис интонациясе белән әйтелә торган җөмлә.
А3. Тойгылы җөмләләрдә тойгыны белдерүче грамматик чаралар гына бирелгән вариантны билгеләгез.
а) сүз тәртибе үзгәрү;
б) инфинитив фигыль;
в) эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр һәм ымлыклар;
г) тойгы интонациясе.
1) АБВ 2) БВГ 3) АВГ 4) АБГ
А4. Әйтү максаты ягыннан түбәндәге җөмләнең төрен билгеләгез. Әни, әни! Кем генә кабатламый бу сүзне!
1) тойгылы җөмлә;
2) сорау җөмлә;
3) хикәя җөмлә;
4) боерык җөмлә
А5. Боерык җөмләләрдә тойгыны белдерүче грамматик чаралар гына бирелгән вариантны күрсәтегез.
а) сүз тәртибе үзгәрү;
б) инфинитив фигыль һәм хәбәрлек сүз
в) төрле заттагы боерык фигыльләр;
г) инфинитив фигыль
1) АБВ 2) БВГ 3) АВГ 4) АБГ
А6. Егетләр, ныклабрак тотыныгыз әле. (Ф.Хөсни) җөмләсеннән соң нинди тыныш билгесе куела?
1) нокта;
2) сорау һәм өндәү билгесе;
3) сорау билгесе;
4) өндәү билгесе.
А7. Хәбәре инфинитив фигыль ярдәмендә белдерелгән боерык җөмләне билгеләгез
1) Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.(Г.Тукай)
2)Ил мактарлык үрнәк бул!
3)Хәрби бурычны , һичшиксез, үтәргә!(Г.Әпсәләмов)
4)Бик сагындым сине, Туган ил!(Г.Кутуй)
А8. Тойгылы җөмләләр генә бирелгән вариантны күрсәтегез.
а) Агыйдел! Агыйдел! Бер гамьсез нинди матур ага ул!(М.Әмир)
б) Күңелле чакларны онытмагыз!
в) И, егет тә соң безнең Таҗи! (И.Гази)
г) Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, ил кырында чәчәк атыгыз!(М.Җәлил)
1) АБВ 2) БВГ 3) АВГ 4) АБГ
2нче өлеш.
В1-В8 биремнәрен бирелгән текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз(сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.
1)Без кечкенә чакта үрмәләп, аннары тәпиләп йөри башлаган туган туфрагыбыз. 2) Туган илебез карап туймаслык матур! 3) Менә шушы туган туфрак, менә шушы Туган ил каян башлана соң? 4) Ул син яши торган авылдан яки шәһәрдән, син укый торган мәктәптән башлана. 5) Аның нәкъ менә син аяк баскан җирдән башланганын, беркайчан да, беркайда да онытма, дустым!
6) Туган җиребез табигатенең искиткеч матурлыклары кадерен беләсеңме син? 7) Шушы гүзәллекләргә син үзең нәрсә дә булса өстисеңме? 8) Син үз алдыңа һәрвакыт шундый максат куй!
В1. 2нче җөмләнең әйтү максаты ягыннан төрен языгыз.
Җавап: ____________________________________________________________
В2. Хикәя җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә языгыз.
Җавап: __________________________________________________________________
В3. Боерык җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә языгыз.
Җавап: __________________________________________________________
В4. 6нчы җөмләдән сорауны белдерүче грамматик чараны язып алыгыз.
Җавап: ____________________________________________________________
В5. Сорау алмашлыгы һәм сорау кисәкчәсе ярдәмендә бирелгән сорау җөмләләрнең санын күрсәтегез?
Җавап: ____________________________________________________________
В6. 4-8 җөмләләр арасыннан хәбәре юклык формасындагы боерык фигыль белән бирелгән җөмләнең санын күрсәтегез.
Җавап: ____________________________________________________________
В7.Хәбәре 2нче зат берлек сан боерык фигыль белән бирелгән боерык җөмләләрнең санын күрсәтегез.
Җавап: ____________________________________________________________
В8. 1 нче җөмлә әйтү максаты ягыннан нинди җөмлә?
Җавап: ____________________________________________________________