Г. Тукай “Шүрәле” әкиятеннән өзек.
план-конспект урока (8 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Әлмәт шәһәре автономияле муниципаль белем бирү учреждениесе - 2 нче лицее
Тема: Г. Тукай “Шүрәле” әкиятеннән өзек.
8 нче сыйныфта (рус төркеме) әдәбият дәресе
Гайсина Миләүшә Нәсим кызы,
Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
15 апрель. 2011 ел
Тема: Г. Тукай “Шүрәле” әкиятеннән өзек.
Максат. Г.Тукайның иҗаты белән тирәнтен танышу. “Шүрәле” әкиятеннән өзекне уку. Сөйләү күнекмәләре булдыру; бөек шагыйрь иҗатына хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.
Өйгә бирелгән шигырьне сөйләү. (9 бит Ә.Бакиров “Сау бул, җәй!”)
- Без бүген дәрестә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзек укып китәрбез.
II. Төп өлеш.
- - Әйдәгез әле бирелгән өзекне укыганчы, Г.Тукайның иҗатын искә төшереп китик.
- Г.Тукай кайда туган? Кайчан туган? Яшәгән еллары? Сез аның нинди әсәрләрен беләсез? һ.б.
- Дәреслектән Г.Тукай турында бирелгән текстны уку. (12 бит 13 нче күнегү)
- (укытучының укуы, бергәләп тәрҗемә ясау)
- Сүзлек эше: нәкъ - точь-в точь, гәрчә - хотя, һәр ягы – кругом, хәтфәдән – из бархата, күз ачып йомганчы – вмиг, кузгалак – щавель, һәр тарафка=һәр якка – во все стороны.
- Ә хәзер әйдәгез инде бирелгән өзек белән танышып китик. (11бит №5)
- Чылбыр буенча уку, сөйләп карау.
- Күнегүләр эшләү: Бу җөмләләр дөресме?
А) Кырлай - шагыйрьнең туган авылы.
Б) Кырлай – кечкенә авыл.
В) Кырлай Казаннан ерак урнашкан.
Г) Авылның һәр ягында урман үсә.
Д) Авыл янында зур елга ага.
Е) Кырлай урманнары бик матур, бай.
- Өзектән табып укыгыз.
Есть аул вблизи Казани.
Хоть я родом не оттуда.
Сеял, жал и боронил.
Бархатистым одеялом расстилается трава.
Он слывёт большим аулом?
Нет, напротив невелик.
В свой черед подует ветер.
В свой черед и дождь пойдет.
Набираешь в миг единый ягод полное ведро.
Часто на траве лежал я и глядел на небеса.
- Сорауларга җавап бирегез.
Кырлай авылы Казаннан еракмы?
Кырлай геройның туган авылымы?
Аз гына яшәсә дә, ни өчен ул бу авылны отытмый?
Республикабызда шундый матур, бай урыннар хәзер дә бармы?
III. Дәресне йомгаклау.
- Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.
2. Өй эше бирү. Г.Тукай турында сөйләргә әзерләнергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».
Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....
Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ
"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...
Телсез идек-Тукай безне телле итте, Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.
Әдәби-музыкаль, сәяхәт истәлек кичәсе....
Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...
Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.
Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...
"Тукай яши, Тукай яшәячәк!"
Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган кичә...