А.Әхмәтгалиеваның иҗат кичәсе
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Сәхнә күренеше. “Илһам алам туган ягымнан”
Бүген бездә зур бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз туган көн бүген. Г. Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.
“Бәйрәм бүген “җыры яңгырый.
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Тирә-якны нурга күмеп,
Шаулап-гөрләп яз килә.
Яз килә җиргә, яз килә,
Җыр, шигырь булып.
Тирә-юньне моңга күмеп,
Тукайлы булып.
Киләчәкне күреп бара шагыйрь,
Пар атлары күптән җигелгән.
Күчә Тукай яңа дәверләргә,
Халык йөрәгенең түреннән.
Әйе, чыннан да Тукай дәвамчылары безнең җирлектә дә бар. Бик кечкенә чагыннан ук матур әдәбият белән кызыксынып, үсә төшкәч үзе дә каләм тибрәтеп, татар җанлы булып , әдәби мирасыбызга зур өлеш керткән Айгөл Әхмәтгалиева да әнә шундыйлардан санала.
Олугъ шагыйребез Г.Тукай туган көндә Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗат кичәсен үткәрү юкка гына түгел. Бу аның Тукайча татар милләте, татар халкы өчен җан атып, үзенең әсәрләрен оста итеп иҗат итә белүендә.
2014 нче ел Татарстан Республикасында Мәдәният һәм сәнгать елы буларак, бүгенге кичәбезне Айгөлнең иҗатына багышлыйбыз.
“Бишек җыры” Инзилә җыр.
Малай йөгереп чыга (абына -сөртенә), каршына кыз килеп чыга:
Кыз: Кая болай чабасың? Әллә ут чыкканмы берәр җирдә?
Малай: Юк ла, бәйрәмгә соңга калудан куркып чабам. Әйдә син дә!
Кыз: Нинди бәйрәм инде ул бу вакытта?
Малай:Ишетмәдеңмени?! Авылдашыбыз Айгөл апа Әхмәтгалиева кунакка кайткан, бүген бирегә очрашуга килә бит.
Кыз: Язучы Айгөл апаны әйтәсеңме? Әй, тапкансың шаккатыр нәрсә. Әкиятне, хикәяне, шигырьне любой может аны язарга. Мин үзем дә бик оста. Менә тыңла әле.
Полюбила йөрәк сине,
Пожалей әзрәк мине,
Почему хат язмыйсың?
Наверно, яратмыйсың.
Баш авырта, сердце бьется,
Невозможно түзәргә.
Если ты меня не любишь
То придется үләргә...(Егыла, егет тотып кала)
Малай:Адәм көлкесе, мондый шигырь була ди мени? Менә ичмасам Айгөл апа яза. Аның әсәрләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Бүген барыгыз да моңа ышанырсыз. Бәйрәмебезне башлыйбыз.
Туган авыл, туган як һәркемгә кадерле төбәк, иҗат кешеләренә бигрәк тә. Авыл алар өчен илһам чыганагы булып тора. Ә Айгөл өчен Качкын, Усы авыллары бер дәрәҗәдә якын.
“Качкыным ” җыры башкарыла.
А.Әхмәтгалиева “Килеп күр син безнең авылны” шигыре укыла. Сөмбел
1 а.б.
Хәерле көн хөрмәтле тамашачылар, килгән кунаклар! Бүген биредә авылдашыбыз “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, язучы Айгөл Әхмәтгалиева кунакта. Айгөл үзе гаиләсе белән , аңа гомер бүләк иткән газиз әнисе- Гөлдәлифә, әтисе – Габдулла Әхмәтгали улы һәм якын туганнары биредә катнашалар. Әйдәгез, аларны алкышлыйк!
2 а.б. талгын музыка
Көзге ялкыткыч яңгырлардан соң җир өстенә беренче кар бөртекләре төшеп, табигатькә ак кышлар канатын җәя башлаганда, ямь өстенә ямь биреп, 1973 елның 27 ноябрендә Актаныш районы Качкын авылында Гөлдәлифә Һәм Габдулла Әхмәтгалиевлар гаиләсендә беренче мәхәббәт җимеше булып бер кыз бала дөньяга аваз сала. Аңа ай-кояштай сөйкемле, гөл чәчәгедәй нәфис, гүзәл булып үссен дип, Айгөл исеме кушалар.
1 а.б.
Башка балалар кебек үк авыл яланнарында яшел чирәмдә тәгәрәп уйнап, Баҗана елгасында су коенып, Әреш чишмәсе суын эчеп үсә ул. Качкын башлангыч, аннары урта мәктәбендә тырышып белем ала, китапны юлдаш итеп сайлый. Мәктәп елларында ук Айгөл иҗатка тартыла: рәсем ясый, әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр иҗат итә башлый, җәмәгать эшләренең үзәгендә кайный. Аның мәкаләләре район газетасында Һәм балалар өчен газета-журналларда урын ала. Айгөлнең беренче мәкаләсе 3 класста укыган чагында “Яшь ленинчы”(хәзерге Сабантуй) газетасында басылып чыга. “Авылым горурлыгым” дип атала ул. Туган авылына карата бала чагында ук бөреләнгән мәхәббәте әле генә яңгыраган “Килеп күр син безнең авылны” шигырендә дә чагылыш таба.
2 а.б.
Туган авылындагы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлагач, Айгөл Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Хезмәт юлын студент елларында Казанның 10 нчы гимназиясендә укытучы, “Мәгърифәт” газетасында корректор булып башлап җибәрә.
1994 елда гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күченгәч, “Нур” газетасында корреспондент, Чаллы дәүләт педагогия институтында укытучы булып эшли. 2001 елда яңа ачылган “Мәйдан” журналына эшкә күчә. 2009 елдан ул – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
1 а.б.
2008 елда “Мәгариф” нәшриятында балалар өчен “Болытта җиләк үсә” дигән беренче китабы басылып чыга. Нәни хикәяләр, әкиятләр тупланган бу җыентыкта автор бала чакның кабатланмас гүзәл мизгелләрен, балаларның уй-кичерешләрен, авыл табигатенең матурлыгын сурәтли. Китапның балаларда өлкәннәргә хөрмәт, тыйнаклык, дуслык, укуга һәм хезмәткә җаваплы караш кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә роле зур. “Чын дуслар тауга менгәндә иптәшен төртеп төшерми, киресенчә, кулын сузып ярдәмгә ашыга” дип яза ул үзенең “Дуслар” хикәясендә.
Музыкаль пауза. Шәрхемуллина Инзилә – җыр .
2 а.б.
“Безнең чишмә” хикәясендәге “... җир йөзендә яхшылыклар да, яманлыклар да җитәрлек шул..”, “Туган туфрагын яратмаган кешедән ни игелек көтмәк кирәк” дигән юллар укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Ә инде китапның исеме итеп алынган “Болытта җиләк үсә” хикәясе авыл табигатенең матурлыгына соклану, аның хезмәт сөюче кешеләренә хөрмәт хисләре белән сугарылган.
Әлеге китаптан “Мактанчык аю” әкиятеннән өзекне Таҗиева Адилә укый.
Ә хәзер сезгә “Урман күчтәнәче” тәкъдим итәбез. (Таҗиева Алинә).
“Болытта җиләк үсә” хикәясеннән өзек белән Гарипов Рәдис таныштыра.
Музыкаль пауза. Назлыгөл җырлый . “Чияләр”.
1 а.б.
“Болытта җиләк үсә” дигән тәүге китабыннан соң озак та көттерми, 2011 елда Айгөл Әхмәтгалиеваның “ Синең өчен яшим” дигән тирән эчтәлекле икенче китабы дөнья күрә.
Бүгенге көндә язучының “Казан утлары”, “Сөембикә” журналларында, “Мәдәни җомга”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак” газеталарындагы язмаларын укучылар бик яратып укыйлар. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә куанычлы. 2011 нче елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләгенә ия булса, 2013 нче елда авыл хуҗалыгына багышланган проза әсәрләре конкурсында икенче урынга лаек була. 2014 нче елда кыска метражлы кинофильмнар өчен “Зәңгәр күлмәк” дип аталган сценарий яза һәм лаеклы икенче урынны яулый.
Айгөл!
Сезне чын күңелдән зур хезмәтегезнең уңышлы нәтиҗәсе белән котлыйбыз. Сезгә алдагы көннәрдә дә бетмәс-төкәнмәс рухи байлык, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
Сезне котлап Энҗе Илдарханова җырлый.
2 а.б.
“Еллар аша үткәндә, балачакка күз салсаң, гаҗәпкә каласың: әти - әнинең бөтен тырышканы тик безнең өчен булган түгелме соң?! Иң матуры –безгә, балаларга, иң тәмлесе –безгә, өчебезгә,иң яхшысы- тагын безгә,безгә”, дип яза Айгөл үзенең 1994 елда “Мәгърифәт” газетасында басылган “Әткәм-әнкәм-ике канатым”язмасында. Чыннан да, бала күңелен аңлый белүче,аңа һәрчак ярдәм итәргә торучы, баланың кечкенә генә дә уңышларына сөенүче,а выр вакытларда ярдәмгә килүче ул - әти-әни , алрның акыллы киңәшләре,тормыш тәҗрибәсе. Кыз балага кирәкле уңай сыйфатларны тәрбияләүче әнисе - Гөлзәлифә,т өпле фикер йөртеп,а кыл белән эш итәргә өйрәтүче әтисе Габдулла – Айгөлнең бүгенге көндә дә ныклы терәге. Алар өчен бүген зур бәйрәм. Хәзер сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле Гөлдәлифә апа,Габдулла абый.
Сөйлиләр...
Гаиләдә өч кызның тату үсүе - ата-ана өчен зур бәхет. Айгөлнең сеңлесе Сөмбел дә биредә. Апасын котау өчен сүзне аңа бирәбез. Рәхим ит, Сөмбел!
1 а.б.
Хөрмәтле Гөлдәлифә апа ,Габдулла абый! Киләчәктә дә пар канатлы, бәхетле, сәламәт булып озак яшәгез.
Тигезлектә чәчәк атсын гаиләләр,
Иминлектә,туган җирләрдә.
Дан һәм хөрмәт хисе мәңге
әтиләргә,әниләргә
Яңгырасын сүнмәс җырларда.
Бу җырыбыз сезгә бәйрәм бүләге булсын!Җырлый Фәүзия Заманова.
2 а.б.
Гаилә кешенең тормышына ямь өсти, яшәү дәрте бирә, эшкә рухландыра. Айгөл дә гаиләдәгеләрнең җан җылысын тоеп,үзе дә якыннары турында кайгыртып яши. Тормыш иптәше Флүс- аның таянычы, пар канаты.Алар бергәләп бер кыз, бер ул үстерәләр. Балалар да сынатмый,яхшы укыйлар, әти-әниләрен хөрмәт итеп яшиләр, иҗатка ,сәнгатькә тартылалар.
Әти –әнигә, әби-бабайга хөрмәт, балалар турында кайгыртучанлык яктыртылган “Улыма, кызыма” шигырен уку өчен сүзне авторның үзенә бирәбез. Рәхим итегез!
1 а.б. Без Сезнең хикәяләрегезне яратып укыйбыз. Аларда безнең өчен бик якын булган елга, тау, ялан исемнәре, авылыбыздагы вакыйгалар чагылыш тапкан. “Ул түгелме, бу түгелме?- дигән сорау бирсәләр, димәк, язучы максатына ирешкән була. Әйтегез әле, бу чынлап та, шулаймы?
Айгөлнең җавабы һәм сөйли.
2 а.б.
Кеше гомере мәктәп юлы аша,
Моңлы бер җыр булып сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Айгөлне котлау өчен сүзне Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рания Сәгыйть кызына бирәбез.Рәхим итегез!Сөйли...
2 а.б.
Көзләр җитеп,нидер хәтерләтеп,
Җанга иңсә алтын төсләре,
Еллар аша син дәшәсен кебек,
Укытучым, минем остазым.
Һәр кешенең китап белән дуслыгы “Әлифба “дан башлана,ә аны өйрәтүче, серле хәрефләр ,сүзләр иленә алып керүче – укытучы.Айгөлнең беренче укытучысы Әсма Бастан кызына сүз бирәбез. Сөйли...
Җиргә төшкән орлык уңыш бирсен өчен җирне һәрдаим тәрбияләп торырга кирәк. Укучыдагы иҗат чаткыларыннан ялкын кабынсын өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан игътибар кирәк. Бу яктан Айгөл – бәхетле. 5 класстан алып 11 нче класска кадәр Асия Әзһәм кызы Мөбәрәкҗанованың да өлеше зур. Асия апа! Сезне сәхнәгә чакырабыз.
Котлау өчен сүзне Усы авыл җирлеге башлыгы Әхмәев З.З. бирәбез. Рәхим итегез, З.З.!
Рулия. Язучыларның иҗатын укучыларга пропагандалауда китапханәченең роле бик зур. Бу өлкәдә озак еллар хезмәт куйган Усы китапханәчесе Сиринә Шәмсиеваның да Айгөлгә әйтер сүзе бар. Сиринә сөйли.
Мәктәпне тәмамлауга ничә еллар узса да, классташың синең күңелеңдә саклана. Айгөл классташлары белән элемтәсен бервакытта да өзмәде. Бүген дә алар биредә.
Рулия җырлый.
1 а.б.
Тормыш синең алга берсенән –берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да,олы юлга кузгалыр алдыннан да, кем беләндер сереңне уртаклашасы килгәндә дә иң беренче газиз анаңа,аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.
Һәркемнең кечкенәдән үк күңелендә йөрткән хыялы була.Айгөлнең хыялы-китап язу, китаплар аша кешеләрнең күңелләрендә җылы ,якты нурлар тудыру .Ә моның өчен кешеләр күңелен аңлый белергә ,тормышта вак кына булып тоелган нәрсәләрне үз йөрәгенң аша үткәреп,башкаларны аңлый,кеше хәленә керә,аңа ярдәм итә белергә, игътибарлы булырга кирәк.
2 а.б.
Айгөлнең теләге тормышка ашты. Инде икенче китабы да дөнья күрде. “Синең өчен яшим” дигән бу китапта укучыны уйландырырлык тирән мәгънәле фикерләр язылган. Мондагы кешеләрнең эчке дөньясын аңлый белүче Шәмсенур әби, саф мәхәббәтен бар нәрсәдән дә өстен күрүче Дилбәр, авыр вакытларда дустына ярдәмгә ашыгучы Миләүшә, үз эшенә мөкиббән булган Фаягөл кебек шәхесләрдән үрнәк алсак, гаиләсен ташлап, читтән бәхет эзләүче Закир, оныгын назлап, кадерләп үстереп тә, язмышы аянычлы беткән Сания, күңел бушлыгын хәмер белән тулыландырган Гөлчирә һәм башка бик күпләр язмышы безне уйландыра, ул хаталардан саклап-яклап калырга тырыша сыман.
1 а.б.
Китап “Бәллүр богау” повесте белән башланып китә. Бу әсәрендә автор тормышның күптөрле проблемаларын күтәрә. Хезмәт кешесенең кадерсезлеге, хәзерге заманда балага гаилә җылысы, әби-бабай тәрбиясе җитмәү, кешенең нәфеслелеге, акча колы булуы, “табыш китерә торганнарның гына кадере арткан заман” турындагы фикерләр яктыртыла.
2 а.б. Гүзәлия
“Акча? Гаҗәп. Нишләп соңгы араларда бу сүз бик еш кына тел очына килеп бөялә соң әле? Замана куласасын әйләндерер көч шушы сүзгә генә килеп терәләме әллә? Кешеләрдән күпкә кодрәтлерәк Акча галиҗәнаплары... Күңел касәләре аклык белән тулганнарны да караңгы уйларга батырырга сәләтле кодрәт иясе... Ул бик еш кына кайберәүләрнең бәллүр богауларын бер селтәнүдә кыеп кына төшерә дә, иһаһайлап, һәр почмактан авыз ера: үзенең җиңүеннән ләззәтләнә...”
Музыкаль пауза. Бию “Башкорт халык”.
1 а.б.
Китапта урын алган “Кичләр дә ак иде”, “Төсле моң”, “Синең өчен яшим” хикәяләрендәге матур, саф хисләр бездә соклану тудырса, “Диңгез кызы” әсәрендәге үз апасының егетен тартып алган Заринә, сөйгән егете Ринат армиядә чакта байлыгына кызыгып, бизнесмен Азаматка кияүгә чыгып, үзен бәхетсез иткән Алсу, хатынын, балаларын ташлап, читкә акча эшләргә китеп, шәһәр хатыны Рәхилә тозагына эләккән, соңрак йорт-җирсез дә калып, бомж хәлендә яшәүче Закир, улын ятимә кыз Раузадан аерып, шәһәр кызына өйләндерүче һәм бу кылган эшләре өчен гомер буе үкенеп яшәүче Нәгыймә образлары бездә нәфрәт уяту белән бергә, кызгану хисләре дә тудыра.
2 а.б. Гүзәлия
“Чәен кайнарлап, чәйләп алганнан соң, өстәл артында ялгызы гына утырып калган Нәгыймә карчык, ябык куллары белән тез башын сыпыра-сыпыра, кйга калды. Ә бит... ә җит Сания теленнән төшерми мактаган Рауза кайчандыр аның, Нәзгыймәнең килене буласы кыз иде! Терсәк якын, тик кем генә аны тешли ала... Улы Рәшитне шул Рауза солдат хезмәтенә озатып калды, шул Рауза көтеп алды. Нәгыймәне генә нинди җеннәре котырткандыр – очын очка ялгап яшәгән гаиләдә ятимә үскән кызыкайны тиң күрмәде ул үзләренә. Баһадир гәүдәле, акыллы улының хатыны, әни кеше фикеренчә, бар яктан да килгән булырга тиеш иде. Чибәр, укымышлы, нәфис, курчак кебек... “Шул җиде ят кавемнән булган Раузага өйләнсәң, икенче көнне мине баудан алырсың!” Ана кешенең каһәрле сүзләреннән суырылып калган Рәшит, бар җепләрне өзеп, шәһәргә юл алды. Бер ел күзгә-башка күренми торганнан соң, килен белән кайтып төште. Чыннан да хатыны курчак кебек иде: ап-акка буялган чәчләре бөдрәләнеп иңбашына төшкән; кулларына кызыл тырнак, күзләренә ясалма керфек ябыштырган; тавышы назның үзе...
2 а.б.
“Өч тәңкә”, “Балам-багалмам” хикәяләрендә гаиләдә балага тиешле тәрбия бирергә тырышып та, баланың тирә-яктагы начарлыкка иярүе, дөнья малына кызыгуы турында әйтелә. “Башта иркәлисез, азындырасыз, аннары үзегез үк каеш белән сугып тыясыз. Кыйналып үскән бала дөньяга үчле була” җөмләләре бу сәбәпләр турында уйландыра, бүгенге актуаль проблемаларның берсе булып яңгыраш таба.
1 а.б.
Хәзерге заманда авылның бетә баруы, ир-атларның читкә эш эзләп китүе, гаиләләр таркалу, кешеләр арасындагы көнчелек, байлык артыннан гына куып, башкаларның хәлен аңлый белмәгән түрәләр, гайбәтчелек, үз-үзенә урын таба алмаган, күңел яраларын төзәтердәй таяныч эзләп, өметсезлеккә бирелеп, тормыш сазлыгына баткан, начар юлга баскан кешеләрнең хәлен аңлап, ярдәм итәсе урынга алардан көлү, мыскыл итеп кенә карау, башкаларга карата битарафлык та чагылыш тапкан Айгөлнең хикәяләрендә.
2 а.б. Гүзәлия
“Шайтан суына якын да килә торган кеше түгел иде Хәлил, нахак гаеп белән кабергә төшерделәр газизен. Икенче ире исә мәрхүмнең капма-каршысы булды, кәеф-сафа яратты. Шулай инде, иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас. Балалары аякка гына басып килгәндә, авылда яманаты таралган Саимәгә ияреп, чыгып качты ир кисәге. Елап яше бетте, бәгвре катты Гөлчирәнең!Кемгә алыштырды, хурлыгы ни тора бит! Иренең ниндидер могҗиза белән сакланып калган шешәсенә юлыккач, онытылыйм әле бер, ичмаса, диде дә... шуннан башланды. Айнырга курыкты. Айныса, алдында күзләрен мөлдерәтеп, әниләренең ашарга әзерләвен көтеп утырган ач балаларыннан башка беркем дә юк иде. Өмет тә, ышаныч та – барысы сүнгән, җимерелгән. Биреште Гөлчирә, биреште. Сабыр канатлары бик тиз сынды. Дөрес, миенең кайсыдыр бер почмагында “Бетәм бит мин болай” дигән сыек кына уй вакыт-вакыт баш калкытып куя иде. Гадәттә, андый чакларда Гөлчирә Шәмсенур әби янына кереп утыра. Рәхәт иде аңа бу карчык янында. Ни гаҗәп: “Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә син алма”, - дип кабатларга яраткан Шәмсенур әби Гөлчирәне читкә этәрмәде. Әллә җанын үтәли күрә идеме ул аның? Кызгана идеме?.. Аның намаз укыган чагына тап булса, Гөлчирә ишек тупсасына утыра да тын кала. Нәрсә уйлый ул мондый минутларда, анысын бер Ходай үзе генә белә.
Музыкаль пауза. Назлыгцл җырлый.
1 а.б.
Китапның төп исеме булып торган “Синең өчен яшим” хикәясендә саф мәхәббәт, Миләүшә белән Дилбәр, Илдар белән Фәезнур арасындагы чын дуслык турында язылган битләрне сөенеп укысак, гөнаһсыз, саф күңелле кыз баланың алдагы тормышын челпәрәмә китергән вәхшиләр, Илдарның яшь гомерен өзгән, аның дусты Фәезнурны гомерлеккә гарип калдырган Чечня сугышы турында тетрәнеп укыйбыз.
2 а.б. Гүзәлия
Музыка астында өзек
Бер мәлгә сүзсез тынлык урнашты.Бераздан Фәезнур әкрен генә тамак кырып куйды.
- Мин синең янга күптән киләсе идем,больницада озаграк аунарга туры килде шул.-Егет аягына ымлап алды.
-Сез...син яраландыңмы?
-Әйе,шунда ,сугышта.Озак төзәлә,әле дә сызлаштыра.Ул сүзне нидән башларга белми иде.Шулай да аның ниләр кичергәнен аңлау кыен түгел: куллар йодрыкка төйнәлгән,тешләре кысылган – яңак сөякләре биешеп ала.- Син дә ,башкалар да күз алдына китермидер,анда бит чып- чын сугыш бара,Дилбәр.Мисез сарыклар шикелле,кая,кемгә кушсалар,шуңа атабыз.Кешеләр,өйләр,авыллар җир белән тигезләнә.Ышана аласыңмы,исән калганнар,чиләк тотып.көл арасыннан якыннарының сөякләрен җыеп йөриләр?!Бер чечен картына тап булган идем,күккә очкан йорты нигезеннән ике чиләк сөяк җыеп алган,хатынының,кызының,ике оныгының гәүдәләреннән калган сөякләр!
1 а.б.
Гомумән алганда, китап бик күп темаларны эченә алган, тирән эчтәлекле, үткен телле.
Чәчмә әсәрләр язу белән бергә, Айгөлнең әле шигырь язу осталыгы да бар. Аның кайбер шигырьләренә көйләр дә язылган. Сезгә аларның берничәсен тәкъдим итәбез.
( Укучылар тарафыннан А.Әхмәтгалиеваның “Синең өчен генә” (Хәбетдинов Рифат).
1 а.б.
Телне ,әдәбиятны сөюче кадерле дусларыбыз! Безнең бүгенге очрашуыбыз бушка узмагандыр дип уйлыйбыз.Теле барның иле бар.Телебезне саклыйк, мәдәниятыбызны үстерик.
Барыгызга да исәнлек – саулык,тынычлык,эшегездә һәм укуыгызда уңышлар юлдаш булсын!Бәхетле булыгыз! Ә нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул? Бу сорауларга җавапны Айгөл 10 нчы класста укыганда ук табарга тырышкан.
Авторның “Бәхетле булыйм дисәң...” шигырен Ярмиева Г.Д. укый.
Әгәр дә сез бик бәхетле
Булырга теләсәгез,
Тик бәхетне кай
тарафтан
Эзләргә белмәсәгез.
Рәнҗетмәгез аккошларны,
Парыннан аермагыз.
Күл өстендә йөзгән
чакта
Канатын каермагыз.
Зәңгәр күкне иңләп
очкан
Кошларга ук атмагыз.
Күңелләрдән
шәфкатьлелек
Хисләрен югалтмагыз.
Кешеләргә кеше итеп,
Гел елмаеп карагыз.
Ерак туганнар белән дә
Якын булсын арагыз.
Чит берәүләр
бәхетеннән,
Өлешеннән көнләшмәгез,
Кайгыгызны,зарыгызны,
Ятларга өләшмәгез.
Рәнҗетмәгез әтиләрне,
Әниләрне какмагыз.
Кешеләргә нахак бәла,
Яла-ялган якмагыз.
Шул чагында бәхет үзе
Килер сезгә йөгереп.
Чиста җанлы ,саф
йөрәкле
Булганыгызны белеп.
“Туган тел” көе яңгырый. Барлык катнашучылар сәхнәгә тезелә.
Алып баручы: Бүгенге кичәнең сценарий авторы:
Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Хәбетдинова Әлфирә Рифкат кызы.
Чараны әзерләделәр:
Мирзаянова Рания Сагитовна, Ли Ләйлә Рифкатовна, Смирнова Алисә Григорьевна, Ярмиева Гүзәлия Дамировна.
Алып бардылар:
Шәмсиева Сиринә Юнысовна, Шәрхемуллина Рулия Разифовна.
Йомгаклау. Айгөл Әхмәтгалиева.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
А.Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе.
Танылган язучы Әхмәтгалиева Айгөл Габдулла кызы белән очрашу кичәсе барышы....