Татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше.
учебно-методический материал (5 класс) на тему
5 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
5 нче сыйныф. Татар әдәбияты. Арадаш аттестация эше өчен биремнәр | 19.57 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше
5 нче класс
Әдәбият теориясе.
1. Әкият жанрының дөрес аңлатмасын билгелә:
а) Халык авыз иҗатының уйдырмага нигезләнгән, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре;
ә) Халык авыз иҗаты һәм әдәби жанрларның үзенчәлекләрен берләштергән әсәр;
б) Тормыштагы гыйбрәтле яки кимчелекле күренешләрне сурәтләүче әсәр.
2. Әкиятләр эчтәлеккә карап, ничә төргә бүленә?
а) 3; ә) 4; б) 2.
3. Әкиятләрнең төзелеше дөрес бирелгән вариантны тап:
а) Башлам, төенләнеш,финал, кульминация,бетем;
ә) Башлам, төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминация, финал, бетем;
б) Башлам, төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминация, бетем;
4. Пейзаж төшенчәсе нәрсәне аңлата?
а) Әдәби әсәрдә геройның тышкы кыяфәте, йөзе, фигурасы, гәүдә торышы;
ә) Әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать, авыл һәм шәһәр күренешләре;
б) Әдәби әсәрдә характерларның, идеяләрнең кискен бәрелеше.
5. Портрет төшенчәсе нәрсәне аңлата?
а) Әдәби әсәрдә геройның тышкы кыяфәте, йөзе, фигурасы, гәүдә торышы;
ә) Әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать, авыл һәм шәһәр күренешләре;
б) Әдәби әсәрдә характерларның, идеяләрнең кискен бәрелеше.
6. “Ак байтал” әкияте нинди әкият төренә керә?
а) Хайваннар һәм кошлар турында әкият;
ә) Тормыш-көнкүреш әкияте;
б) Тылсымлы әкият.
Әдәби әсәрләр һәм язучылар иҗаты.
1.”Белем алыйм дисәң ничаклы,
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны”, - дигән шигъри юлларны кем язган?
а) Кол Гали; ә) Габдулла Тукай; б) Нәҗип Мадъяров.
2. Дәреслектә бирелгән картиналарның кайсысында иген басуы күренә?
а) И.Шишкин “Яңгыр алдыннан”;
ә) И.Левитан “Июньнең бер көне”;
б) И.Остроухов “Алтын көз”.
3. Габдулла Тукай яшәгән елларны яз:
а) 1886-1913; ә) 1887-1913; б) 1889-1915;
4. Габдулла Тукайның “Су анасы” әсәре буенча нинди балет язылган?
а) “Шүрәле”; ә) “Алтын тарак”; б) “Су анасы”;
5. “Сандугачка каршыга биргән җавабында бала:
“Юк сөекле Сандугачым, уйнасам,дәрсем кала...”
Әлеге юллар кайсы әсәрдән алынган?
а) А.Алиш “Килделәр”;
ә) Ш.Галиев “Эш кушып булмый”;
б) Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
6. Муса Җәлил язган әсәрне билгеләгез:
а) “Колын”; ә) “Кыр казы”; б) “Алтынчәч”.
7. Муса Җәлилгә багышланган “Хөкем алдыннын” картинасын кем иҗат иткән?
а) Харис Якупов; ә) Бакый Урманче; б) Лотфулла Фәттахов.
8. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган язучы:
а) Муса Җәлил; ә) Абдулла Алиш; б) Сибгат Хәким.
9. Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әсәрендә Ай нилектән суга баткан?
а) Көчле җилдән;
ә) Бака ефәгенә уралганлыктан;
б) Дулкыннар кагып.
10. Каюм Насыйри кайчан һәм кайда туган?
а) 1825 нче елда; ә) 1835 нче елда; б) 1886 нчы елда.
ә) Оренбург өлкәсе Мостафа авылында;
б) Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылында;
б) Бишбүләк районы Ает авылында.
11. Кайсы әсәрдә Бөек Ватан сугышы сурәтләнә?
а) С.Хәким “Колын”;
ә) Н.Дәүли “Бәхет кайда була?”;
б) Ф.Хөсни “Чыбыркы”.
12. Кеше күңеленең матурлыгы турында кайсы әсәрдә языла?
а) Н.Дәүли “Кар нинди җылы...”;
ә) Ф.Кәрим “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл”;
б) Фәнис Яруллин “Зәңгәр күлдә ай коена”.
13. Ф.Хөснинең “Чыбыркы” хикәясендәге геройның исеме ничсек?
а) Алмаз; ә) Наил; б) Рәшит.
14. Н.Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигырендәге геройларның исемнәре ничек?
а) Галимҗан белән Ильяс; ә) Галимҗан белән Илдус; б) Гарифҗан белән Индус.
15. “Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дигән сүзләрне кем әйткән?
а) Габдулла Тукай; ә) Ибраһим Гази; б) Каюм Насыйри.
16. Язучы Фоат Садриев хикәясендә тургай ни дип җырлый?
а) Җылы якларда рәхәт һәм күңелле;
ә) Яз нинди матур!
б) Аһ, нинди татлы, нинди газиз ул туган җир!
17. “Нурлы кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз
Шул төшемдә сәҗдә кылды миңа төп-төз.”
Әлеге юллар кайсы әсәрдән алынган?
а) Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”;
ә) Каюм Насыйри “Патша белән карт”;
б) Мөхәммәдьр “Нуры содур”.
18. “Белем алу – энә белән кое казу” дигән мәкальнең эчтәлеге кайсы әсәргә туры килә?
а) К.Насыйри “Әбүгалисина”;
ә) Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”;
б) Ф.Хөсни “Чыбыркы”.
19. Илгиз һәм Гариф кайсы әсәр геройлары?
а) Н.Дәүли “Кар нинди җылы...”;
ә) Ш.Галиев “Эш кушып булмый”;
б) Ф.Хөсни “Чыбыркы”.
20. Түбәндәге әсәрләрне кайсы язучылар иҗат иткән?
а) “Кызыл ромашка”; а) Фатих Кәрим;
ә) “Шүрәле”; ә) Каюм Насыйри;
б) “Бай һәм хезмәтче” б) Габдулла Тукай;
в) “Кыр казы” . в) Муса Җәлил.
Мәкальләрне дәвам итәргә.
- Китап - ...
- Китапсыз көн - ...
- Күп укысаң, ...
- Кем эшләми,...
- Эше барның - ...
- Тирләп эшләсәң, ....
- Теле барның, ...
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар
8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...
6нчы сыйныф (рус төркемнәре) өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары
1. Хаталарны төзәт. Гәрәй Рәхим-рәссам, Муса Җәлил –язучы,Габдулла Тукай- язучы,Һади Такташ- шагыйрь, Сара Садыкова- җырчы,Бакый Урманче- ко...
8нче сыйныф татар төркеме арадаш аттестация өчен КИМ
Арадаш аттестация өчен тест биремнәре, текст өстендә эшләү....
2сыйныф өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары
Материал для учителей татарского языка и литературы, работающих во 2 классе. Помощь при подготовке к промежуточной аттестации...
5 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары
Материал для учителей татарского языка и литературы, работающих во 5 классе. Помощь при подготовке к промежуточной аттестации...
11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше
Арадаш аттестация эше Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары” ( 5-11 нче сыйныфлар. Казан “Мә...
5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)
5 нче сыйныф укучылары өчентатар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)...