Гади җөмлә синтаксисы. Тестлар.
методическая разработка (8 класс) на тему
8 нче сыйныф укучылары өчен синтаксис буенча тест биремнәре.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8 нче сыйныф. Синтаксис. Тест. | 82.74 КБ |
Предварительный просмотр:
Гади җөмлә синтаксисын кабатлау өчен тест сораулары.
1. Ия җөмләнең
а) хәбәрен генә;
б) иярчен кисәкләрен; в) барлык кисәкләрен үзенә ияртә.
2. Иягә бирелгән ялгыш аңлатманы күрсәтегез.
а) ия — башка барлык кисәкләрне үзенә ияртүче кисәк;
б) ия — башка барлык кисәкләргә иярүче баш кисәк
в) ия — эш-хәлне үтәүче мәгънәсендә баш килештә килгән кисәк.
3. Хәбәргә дөрес бирелгән билгеләмәне күрсәтегез.
а) ия турында яңалык хәбәр итә, аңа ияреп килә; б)хәбәр башка барлык җөмлә кисәкләрен ияртә;
в) хәбәр ияне ияртеп килә.
4. Ия белән хәбәр арасында сызык куела, чөнки
а) икесе дә җөмләнең баш кисәкләре;
б) икесе дә исем һәм исем мәгънәсендәге сүзләр белән белдерелгән;
в) икесе дә җөмләнең башка кисәкләрен ияртеп килә:
5. Тыныш билгесе ялгыш куелган җөмләне күрсәт
а) Көн кояшлы;
б) Күк — ерак, сыек зәңгәр.
в) Көньяктан, сизелер-сизелмәс кенә, җылы җил исә.
7. Аергыч ачыклаган исем
а) сыйфатланмыш;
б) саналмыш;
в) аерылмыш дип атала.
8. Аергыч
а) сыйфат һәм сан белән;
б) барлык сүз төркемнәре белән;
в) сыйфат фигыль белән белдерелә.
9. Иртәнге таң нурыннан уянды ромашкалар җөмләсендә билгеләнгән сүз:
а) хәл;
б) аергыч;
в) хәбәр булып килгән.
10. Ул татар балалар әдәбияты тарихында онытылмас эз калдырды (МЛ.) җөмләсендә билгеләнгән сүзләр
а) аергыч;
б) тәмамлык;
в) хәл булып килгән.
11. Тәмамлык җөмләнең
а) фигыль белән белдерелгән кисәген;
б) исем белән белдерелгән кисәген;
в) теләсә кайсы сүз төркеме белән белдерелгән кисәкме ачыклый.
12. Тәмамлыкның
а) ике;
б) өч;
в) дүрт төре бар.
13. Туры тәмамлык
а) баш килештәге;
б) төшем килешендәге;
в) баш һәм төшем килешләрендәге исемнәр һәм исем ләшкән сүз төркемнәре белән белдерелә.
14. Сагындырды әнкәемнең иркәләп уятуы җөмләсендәге билгеләнгән сүз
а) аергыч;
б) тәмамлык;
в) ия булып килгән.
15. Әти хат укый җөмләсендә билгеләнгән сүз
а) ия;
б) туры тәмамлык;
в) кыек тәмамлык булып килгән.
15. Ул тагын күзләрен ачты. (Г. Ә.) җөмләсендә билгеләнгән сүз
а) чыгыш килешендәге исем белән белдерелгән кыек тәмамлык;
б) баш килештәге исем белән белдерелгән туры тәмамлык;
в) төшем килешендәге исем белән белдерелгән туры тәмамлык.
16). Сөйләүче өчен билгелерәк булган әйбер турында әйткәндә, туры тәмамлык
а) баш килештәге исем белән;
б) төшем килешендәге исем белән;
в) икесе белән дә белдерелә.
16). Туры һәм кыек тәмамлыклары булган җөмлә:
а) Зөһрә Русланны авызын ачкан килеш тыңлады;
б) Ул Зөһрәнең күзләренә туры карарга кыймады;
в) Зөһрә әнисенә Русланны әләкләү өчен йөгереп китте.
17. Хәлләр
а) 7; б) 8; в) 9 төргә бүленә.
18. Хәлләр җөмләнең
а) фигыль белән белдерелгән кисәген;
б) исем белән белдерелгән кисәген;
в) алмашлык белән белдерелгән кисәген ачыклый.
19.Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен ялгыш билгеләгән фикерләрне күрсәтегез.
20. Билгеләнгән сүзне дөрес аңлаткан фикерне табыгыз.
Без бары җәен генә очраштык. (Г. X.)
а) бу сүз — рәвеш хәле;
б)вакыт рәвеше белән белдерелгән вакыт хәле;
в)бу сүз — төшем килешендәге исем
21. Гади хәбәр ...
а) бер яки берничә сүз белән бирелә
б) бер генә сүз белән бирелә
в)берничә сүз белән генә бирелә
22. Кушма хәбәр ...
а) бер яки берничә сүз белән бирелә
б) бер генә сүз белән бирелә
в) берничә сүз белән бирелә
Тест
1.Ияне табыгыз.
Әнисе дучмак пешерергә әзерләнә ахрысы, камыр җәюеннән туктап, куна тактасыннан он сыпырып төшерде (Р. Мөхәммәдиев).
1) әнисе
2) дучмак
3) камыр
4) он
2. Иянең төрен билгеләгез.
Ат кузгалагы биек булып үсә.
1) гади ия
2) тезмә ия
3) кушма ия
4) катлаулы ия
3. Кайсы җөмләдә ияне билгеләүдә хата бар?
1) Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде (М. Мәһдиев).
2) Резидәкәй матур, ни кайгың бар,
Нигә башың түбән иясең? (И. Юзеев).
3) Сынау вакытында бишле - Өметгалигә зур бәйрәм (М. Юныс).
4) Арада гыйлемлерәк кеше — Фәттах карт бар иде (Г. Ибраһимов).
4. Хәбәрне табыгыз.
Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитеп, басу капкасы төбенә килеп туктады (М. Галәү).
1) туктады
2) килеп туктады
3) чәчрәтә-чәчрәтә
4) җитеп туктады
5. Хәбәрнең төрен билгеләгез.
Ана бик тирән итеп көрсенеп куйды (Г. Әпсәләмов).
1) гади фигыль хәбәр
2) тезмә фигыль хәбәр
3) кушма фигыль хәбәр
4) кушма исем хәбәр
6.Фигыль белән белдерелгән хәбәрне билгеләгез.
1) Күктә соңгы йолдызлар сүнә (Г. Гобәй).
2) Гармонь ничектер таныш кебек (А. Расих).
3) Минем кәвешем әле өр-яңа... (Г. Исхакый).
4) Илһам – күңелнең канаты (Ш. Галиев).
7. Исем белән белдерелгән хәбәрне билгеләгез.
1) Мәрдән абзый көлде. (Г. Гобәй).
2) Хөсәен абзый шактый озак утырды... (Г. Гобәйдуллин).
3) Агыйдел өстендәге төн пәрдәсе юкара. (Г. Гобәй).
4) Мин унсигез яшьләремдә идем. (Г. Гобәйдуллин)
8. Ия белән хәбәр арасына сызык кайсы җөмләдә куела?
1) Ялгышу мөмкин түгел, кәккүк тавышы иде (?) бу (Р. Кәрами).
2) Яшьлек ул (?) яшен ташы, бер атуда йөрәгеңне яраларга мөмкин (М. Хәбибуллин).
3) Син (?) бәхетлеме, синең гүзәллегең һәм акылыңның кадерен беләләрме бу дөньяда? (М.Мәһдиев).
4) Әнә эш (?) нәрсәдә икән (Ф. Шафигуллин).
3- күршемә аңлатам , ләкин белешмә материал, ярдәмлек кулланам.
4- тулысынча кабатлый алмыйм, әмма иптәшләремә аңлата алам.
5- эчтән кабатлыйм һәм иптәшләремә аңлата алам.
Тест
Җөмлә кисәкләре.Ия.
1. Ия...
а) мөстәкыйль мәгънәле һәм төрле килештәге исемнәр белән белдерелә;
б) җөмләнең баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган кисәге.
2. Иянең сораулары:
а) кем? нәрсә? ни?
б) кемнең? кемгә? кемдә?
в) кем? кемне? кемнән?
3. Ия...
а) төрле сүз төркемнәре белән белдерелә;
б) исем белән генә белдерелә;
в) исем, сыйфат, сан белән белдерелә ала.
4. Ия ясалышы ягыннан ...
а) гади, тезмә, кушма;
б) гади, кушма;
в) гади һәм тезмә була.
5. Иягә хас үзенчәлекләрне күрсәт.
а) баш килештә килә, башка сүзгә буйсынмый;
б) ия янында бәйлек һәм бәйлек сүзләр килә;
в) ия күплек сан, тартым, иркәләү-кечерәйтү кушымчалары ала;
г) кем? нәрсә? соравына җавап булып килә.
6. Көймә килә - эзе юк. – бу җөмләдә ия:
а) көймә;
б) эзе;
в) көймә,эзе.
7. “Язгы җилләр”- тарихи роман.- Бу җөмләдә ия:
а) гади ия;
б) тезмә ия;
в) кушма ия.
8. Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.- бу җөмләдә ия:
а) сөяк;
б) җанны;
в) җылы, салкын.
9. Гади ия...
а) бер генә сүз белән белдерелә;
б) таркалмый торган сүз белән белдерелә;
в) бер һәм берничә сүз белән белдерелә.
10. Тезмә ия...
а) бер генә сүз белән белдерелә;
б) таркалмый торган сүз белән белдерелә;
в) бер һәм берничә сүз белән белдерелә.
11. Ат кузгалагы биек булып үсә. – бу җөмләдә ия:
а) гади ия;
б) тезмә ия;
в) кушма ия.
12. Тыныш билгесе ялгыш куелган җөмләне күрсәт:
а) Уку – энә белән кое казу;
б) Күк — ерак, сыек зәңгәр.
в) Лариса Маслова – гаҗәеп талантлы виолончелистка.
13. Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитеп, басу капкасы төбенә килеп туктады (М. Галәү). Җөмләдән хәбәрне табарга.
а) туктады;
б) килеп туктады;
в) җитеп туктады.
14. Кеше булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме (И.Иксанова). Бу җөмләдә ия:
а) кеше, эшләр;
б) кеше, эше, яме;
в) эше, яме.
II. Бирелгән өзекне укы һәм биремнәрне үтә.
(1)Раифа урманының флорасы бик бай. (2)Аның составында 700 дән артык югары төзелешле үсемлек төрләре бар.( 3)Лишайникларның, гөмбәләрнең, суүсемнәрнең төрләре гаять күп.
(4)Раифа фаунасы республика фаунасының күпчелек төрен үз эченә ала. (5)Биредә 50 төр имезүче, 150 төр кош, 6 төр сөйрәлүче һәм 11 төр җир-су хайваны яши.
(Әнвәр Тайсиннан)
- Җөмләләрдән ия белән хәбәрләрне язып ал.
- Тезмә хәбәрне тап һәм язып куй.
- Бишенче җөмләдәге хәбәрнең төрен яз.
- Бишенче җөмләдә өтерләр ни өчен куелган?
- Икенче җөмләдәге хәбәрнең төрен яз.
Тест
Җөмлә кисәкләре.Хәбәр.
Дөрес җавапны сайла.
1. Хәбәр...
а) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аңа буйсынып килгән кисәк;
б) исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче кисәк.
2. Хәбәр төзелеше ягыннан...
а) гади хәбәр;
б) кушма, тезмә хәбәр;
в) гади, кушма, тезмә хәбәр.
3. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап хәбәрләр:
а) исем хәбәрләр;
б) сыйфат хәбәрләр;
в) исем һәм фигыль хәбәрләр.
4. Хәбәрнең сораулары...
а) нишли? нишләде? нишләгән?
б) кем? нәрсә?
в) нишли? күпме? нинди?
5. Гади хәбәр...
а) бер сүз белән белдерелә;
б) берничә сүз белән;
в) таркалмый торган сүзтезмә белән;
6. Кушма хәбәр...
а) бер сүз белән белдерелә;
б) берничә сүз белән;
в) таркалмый торган сүзтезмә белән.
7. Тезмә хәбәр...
а) бер сүз белән белдерелә;
б) берничә сүз белән;
в) таркалмый торган сүзтезмә белән.
8. Мин сезгә шул турыда сүз бирәм – Бу җөмләдә хәбәр:
а) гади фигыль хәбәр;
б) кушма фигыль хәбәр;
в) тезмә фигыль хәбәр.
9. Иртә белән көн томанлы иде. Бу җөмләдә хәбәр:
а) гади исем хәбәр;
б) кушма исем хәбәр;
в) тезмә исем хәбәр белән белдерелгән.
10. Бүген көн ут кебек. Бу җөмләдә хәбәр:
а) гади фигыль хәбәр;
б) кушма исем хәбәр;
в) тезмә фигыль хәбәр белән белдерелгән.
11.Син безне тәрбияләп үстердең, инде инде без сине тәрбияләргә тиеш. –Бу җөмләдә:
а) хәбәр – үстердең;
б) хәбәр - үстердең, тәрбияләргә тиеш;
в) хәбәр - үстердең, тиеш.
12. Ия белән хәбәр арасында...
а) нокта, ике нокта;
б) сызык;
в) җәя, нокталы өтер куела.
13. Әркәшә Пермяков - рус малае. Сызык ни өчен куелган?
а) ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгән;
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен;
в) ия-алмашлык, хәбәр-исем белән белдерелгән.
14. Бу - шәһәрдәге иң зур, иң биек йортларның берсе. Сызык ни өчен куелган?
а) ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгән;
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен;
в) ия-алмашлык, хәбәр-исем белән белдерелгән.
II. Бирелгән өзекне укы һәм биремнәрне үтә.
(1)Беркем дә икмәксез яши алмый. (2)Көн саен иртәнге, көндезге һәм кичке ашка икмәк кирәк.(3) Һәр эшнең башы икмәккә бәйле. (4)Кабарып пешкән хуш исле күмәчне һәркем мактап ашый. (5)Майда пешкән кайнар коймак тагын да тәмлерәк була! (6)Ә нәни чакта кемнәр генә манный боткасын ашамаган икән?!
(7)Шулай да укучыларыбызның барысы да икмәкне хөрмәт итә беләме соң?(8) Ни өчен өлкән кешеләрдән икмәкне ихтирам итмәүче кайбер балаларга карата шелтә сүзләре ишетергә туры килә?
(Гата Насыйровтан)
- Җөмләләрдән ия белән хәбәрләрне язып ал.
- Беренче җөмләдә ия кайсы сүз төркеме белән белдерелгән?
- Икенче җөмләдәге хәбәрнең төрен яз.
- Җиденче җөмләдәге хәбәрнең төрен яз.
- Беренче һәм икенче җөмләләрдән ясалма сүзләрне табып язып куй.
Тест
Җөмлә кисәкләре. Аергыч.
I вариант
1. Аергыч...
а) җөмләдә фигыль белән белдергән кисәкне ачыклап килүче сүз;
б) җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүз;
в) предметның билгесен белдерүче сүз.
2. Аергычны ияртеп килгән сүз...
а) аерылмыш дип атала;
б) аерылмыш яки сыйфатланмыш дип атала;
в) саналмыш дип атала.
3. Аергыч...
а) исем, фигыль, сан белән белдерелә;
б) бөтен мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә;
в) сыйфат белән генә белдерелә.
4. Аергыч...
а) төрле килеш кушымчалары ала;
б) иялек килеше, баш килеш кушымчалары гына ала;
в) килеш кушымчаларын ала алмый.
5. Аергыч...
а) исемне генә ачыклап килә ала;
б) бөтен сүз төркемен ачыклый;
в) фигыльне ачыклап килә.
6. Аергыч … бүленә:
а) 2 төргә;
б) 3 төргә;
в) бүленми.
7. Аергычның сораулары:
а) нинди? кайсы? кемнең? ничәнче?
б) нинди? нишли? кайчан? нәрсәнең?
в) кемнең? ничек? кайда? ник?
8. Предметны бер генә яктан ачыклап килгән аергычлар...
а) тиңдәш аергычлар дип атала;
б) тиңдәш түгел аергычлар дип атала;
в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар дип атала.
9. Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар...
а) тиңдәш аергычлар дип атала;
б) тиңдәш түгел аергычлар дип атала;
в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар дип атала.
10. Декабрьнең рәхимсез кырыс җилләре үзәккә үтеп исәләр. – Бу җөмләдә аергыч булып килгән кисәкләр:
а) кырыс, җилләре;
б) декабрьнең, үзәккә;
в) декабрьнең, рәхимсез, кырыс.
11. Ал, сары, кызыл чәчәкләр кояшка йөзләрен боралар. – Бу җөмләдә...
а) тиңдәш аергычлар;
б) тиңдәш түгел;
в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар бар.
12. Бу буранлы салкын ак кышның аяк басуы иде. - Бу җөмләдә...
а) тиңдәш аергычлар;
б) тиңдәш түгел;
в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар бар.
13. Өтер…
а) тиңдәш аергычлар арасында куела;
б) тиңдәш түгел аергычлар арасында куела;
в) өтер бөтенләй куелмый.
14. Киң яланнар биек таулар куе урманнар аклыкка күмелде. – Бу җөмләдә...
а) аергычлар арасына өтер куярга кирәк, чөнки тиңдәш аергычлар;
б) куярга кирәкми, чөнки тиңдәш түгел аергычлар;
в) бернинди тыныш билгесе куелмый.
II. Бирелгән өзекне укы һәм биремнәрне үтә.
(1) Сент...брь а...ның беренче якшәмбесе иде бу. (2)Мизхәт өнсез булып катты да калды, аңа әллә ни булды, кызның оз...н муены күз алдыннан китмәде. (3)Ул аны бик ...кыннан, бер адым арадан күрде. (4) Иңбашларына төш...п торучы күперенке кап-кара чәчләре уртасында ап-ак йөз, зә...гәр күлмәгенең кечкенә уемыннан күтәрелүче мәрмәрдәй ак һәм шома муен. (5) Кызның кү...ләре кысык иде.
(Фоат Садриевтан)
- Төшеп калган хәрефләрнең астына сызып, күчереп яз.
- Беренче җөмләдәге аергычларны тап һәм язып куй.
- Дүртенче җөмләдән сыйфатларны тап һәм язып куй.
- Дүртенче җөмләдән аергычлар белән аерылмышларны тап һәм язып куй.
- Бишенче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшер.
Тест
Җөмлә кисәкләре. Аергыч.
II вариант
- Аергыч...
а) предметның билгесен белдерүче сүз;
б) җөмләдә фигыль белән белдергән кисәкне ачыклап килүче сүз;
в) җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүз.
2. Аергычны ияртеп килгән сүз...
а) сыйфатланмыш дип атала;
б) аерылмыш дип атала;
в) саналмыш дип атала.
3. Аергыч...
а) сыйфат, сыйфат фигыль, сан белән белдерелә;
б) бөтен мөтстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә;
в) исем, фигыль, сан белән белдерелә.
4. Аергыч...
а) иялек килеше, баш килеш кушымчалары гына ала;
б) килеш кушымчаларын ала алмый;
в) төрле килеш кушымчалары ала;
5. Аергыч...
а) исемне генә ачыклап килә ала;
б) бөтен сүз төркемен ачыклый;
в) фигыльне ачыклап килә.
6. Аергыч … бүленә:
а) 3 төргә;
б) 2 төргә;
в) бүленми.
7.Аергычның сораулары:
а) кемнең? ничек? кайда? ник?
б) нинди? кайсы? кемнең? ничәнче?
в) нинди? нишли? кайчан? нәрсәнең?
8. Предметны бер генә яктан ачыклап килгән аергычлар...
а) тиңдәш аергычлар дип атала;
б) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар дип атала;
в) тиңдәш түгел аергычлар дип атала.
9. Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар...
а) тиңдәш аергычлар дип атала;
б) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар дип атала;
в) тиңдәш түгел аергычлар дип атала.
10. Язгы кояшның җылысы ышанычсыз була (Р.Хафизова). – Бу җөмләдә аергыч булып килгән кисәкләр:
а) язгы, кояшның, ышанычсыз;
б) язгы, кояшның;
в) язгы, кояшның, җылысы.
11. Зәңгәрсу кар өстендә март кояшының якты нурлары уйный (М.Әмирханов). Бу җөмләдә ничә аергыч бар?
а) 4;
б) 3;
в) 5.
12. Бу моңлы һәм матур тавыш түгәрәк алан өстеннән тагын яңгырап китте (Г.Ибраһимов). - Бу җөмләдә...
а) тиңдәш аергычлар;
б) тиңдәш түгел;
в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар бар.
13. Өтер…
а) тиңдәш аергычлар арасында куела;
б) тиңдәш түгел аергычлар арасында куела;
в) өтер бөтенләй куелмый.
14. Умарта кызы иң матур (1 ) иң ачык (2) иң хуш исле чәчәкләрне генә сайлап кунды (Ф.Әһлиуллина). – Бу җөмләдә...
а) аергычлар арасына өтер куярга кирәк, чөнки тиңдәш аергычлар;
б) куярга кирәкми, чөнки тиңдәш түгел аергычлар;
в) бернинди тыныш билгесе куелмый.
II. Бирелгән өзекне укы һәм биремнәрне үтә.
(1)И...нь кояшының җылы, якты н...рларыннан бөт...н тереклек дөн...ясы уянган. (2)Бакчалар яшелле...кә күмелгән. (3) Ямь-яшел яфраклар арасында күзгә күренмәгән әллә нихәтле кошчыклар иртә-кич чыр-чу киләләр. (4) Казансу буйларындагы бол...нлыклар чәчәкләр белән чуарланган. (5) Анда, сусыл үлән...әр арасында, җир җиләгенең ап-ак йолдызлары, хуш исле миләүшәләр, сап-сары нәүрүз чәчәкләре тулып ята.
(Габдрахман Әпсәләмовтан)
- Төшеп калган хәрефләрнең астына сызып, күчереп яз.
- Артыклык дәрәҗәсендә килгән сыйфатларны тап һәм язып куй.
- Беренче җөмләдәге аергычларның астына сыз.
- Дүртенче җөмләнең иясе белән хәбәрен табып яз.
- Бишенче җөмләдән аергычлар белән аерылмышларны тап һәм язып куй.
Тест
Җөмлә кисәкләре.Тәмамлык.
I вариант
1.Тәмамлык -
а) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап килгән иярчен кисәк (Кемгә? Нәрсәгә? Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап була);
б) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен күрсәтеп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк.
2. Тәмамлык үзен иярткән сүзгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә иярә?
а) бәйлек, бәйлек сүзләр;
б) теркәгеч, теркәгеч сүзләр;
в) туры һәм кыек килеш кушымчалары.
3. Тәмамлык ... бүленә.
а) өч төргә;
б) ике төргә;
в) бүленми.
4. Туры тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт:
а) чыгыш, төшем, иялек килеш кушымчалары;
б) бәйлек, бәйлек сүзләр;
в) баш килеш, төшем килеше кушымчалары.
5. Кыек тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт:
а) чыгыш, төшем, баш килеш кушымчалары;
б) чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килешләре, бәйлек, бәйлек сүзләр;
в) бәйлек, бәйлек сүзләр.
6. Кыек тәмамлыклы җөмләне табыгыз:
а) Кошлар да кайта үскән җиренә (Х.Туфан);
б) Күп телләрне белү – яхшы шөгыль (Р.Фәйзуллин);
в) Туган телдә уку бәхетен берни алыштыра алмый (Ш.Галиев).
7. Туры тәмамлыклы җөмләне табыгыз:
а) Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи (Мәкаль);
б) –Рәхмәт сезгә, рәхмәт, - дидем (Р.Вәлиев);
в) Хәдичәтти балаларны шулай шатландыра белә иде (М.Хәсәнов).
8. Күп нокталар урынына тәмамлык булырдай кушымчаларны сайлап ал. Бакчабызның (җимеш...)бай чагы:
Исерәсең алма (исе...).
Шигырь вә җыр ташый (күңелләр ...)
(Матурлык ...) тою (хисен ...).
а) -кә, -нә, -дән, -ны, -нән;
б) -кә, -дән, -га, -быз, -нән;
в) -дән, -сыз, -лы, -нән
II. Бирелгән өзекне укы һәм биремнәрне үтә.
(1) Болгар осталары тимергә дә, бакырга да, сөяккә дә табигатьнең бик күп бизәкләрен төшереп калдырганнар. (2) Җирнең барча байлыгына, матурлыгына, кош-кортына, үсемлекләр дөньясына сокланулары, хөрмәтләре зур булган аларның. (3)Күргәннәрен сәнгатьле итеп, мәгънәле итеп аңлатып бирү ысулларын да тапканнар. (4)Тик ташлар сөйли, сөякләр сөйли дип кенә уйламагыз сез.(5) Алар аша үз дөньялары турында борынгы болгар бабаларыбыз сөйли безгә. (6) Ә аларның дөньялары бик бай булган.
(Ф.Бәйрәмовадан)
- Беренче һәм икенче җөмләләрдәге тәмамлыкларны язып куй.
- Өченче җөмләдәге тәмамлыклар нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
- Дүртенче җөмләдәге ия һәм хәбәрләрне табып яз.
- Тексттан туры тәмамлыкларны табып яз.
- Бишенче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшер.
Тест
Җөмлә кисәкләре.Тәмамлык.
II вариант
1.Тәмамлык -
а) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен күрсәтеп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;
б) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап килгән иярчен кисәк (Кемгә? Нәрсәгә? Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап була).
2. Тәмамлык үзен иярткән сүзгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә иярә?
а) туры һәм кыек килеш кушымчалары;
б) теркәгеч, теркәгеч сүзләр;
в) бәйлек, бәйлек сүзләр.
3. Тәмамлык ... бүленә.
а) 2 төргә;
б) өч төргә;
в) бүленми.
4. Туры тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт:
а) бәйлек, бәйлек сүзләр;
б) чыгыш, төшем, иялек килеш кушымчалары;
в) баш килеш, төшем килеше кушымчалары.
5. Кыек тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт:
а) чыгыш, төшем, баш килеш кушымчалары;
б) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
в) чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килешләре, бәйлек, бәйлек сүзләр.
6. Кыек тәмамлыклы җөмләне табыгыз:
а) Янам, янам, халык өчен язам (Г.Тукай);
б) Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни (Г.Тукай);
в) Мин туганмын, миннән беркем сорамаган (Г.Тукай).
7. Туры тәмамлыклы җөмләне табыгыз:
а) Акыллы сүз алтыннан кыйммәтрәк (Мәкаль);
б) Без бу кыз белән ансат кына таныштык (М.Хәсәнов);
в) Хәдичәтти балаларны шулай шатландыра белә иде (М.Хәсәнов).
8. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны сайлап ал.
Баш... чайкап уй... талган
Туган ягым каеннары.
Җаннары... кереп калган
Каен... кайгылары (Г.Афзал).
а) -ка, -дан, -на, -ны;
б) -ын, -га, -ңа, -ның;
в) -тан, -сыз, -ңа, -га.
II. Бирелгән өзекне укы һәм биремнәрне үтә.
(1)Мин тормышка гашыйкмын.(2) Тып-тып тамган тамчыларны, көчле ташкыннарга барып кушылырга ашкынган гөрләвекләрне яратам. (3)Кошлар җырын тыңлап, җир йөзенең шау чәчәк белән күмеләчәгенә ышандырып, умырзая керфекләрен ачуга, күңел җырлый башлый. (4)Ә бөреләр! (5) Күргән саен мин аларны беренче генә күрәм кебек. (6)Мин аларга өр-яңадан гашыйк булам.
(К.Шәфыйковадан)
- Беренче һәм икенче җөмләләрдәге тәмамлыкларны язып куй.
- Икенче җөмләдәге тәмамлыкларны үзләре ачыклаган сүзләр белән язып ал.
- Бишенче җөмләдән ия һәм хәбәрне табып яз.
- Тексттан туры тәмамлыкларны табып яз.
- Алтынчы җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшер.
Тест
Җөмлә кисәкләре. Хәл.
I вариант
1. Хәл...
а) предметны, затны белдерә;
б) предметның билгесен белдерә;
в) эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын, шартларын белдерә.
2. Хәлнең мәгънәсеннән һәм бәйләүче чараларыннан чыгып,
а) 7 төре бар;
б) 8 төре бар;
в) 6 төре бар.
3. Хәлләр...
а) исем яки исем урынында килгән башка сүз төкемнәре белән белдерелә;
б) сыйфат яки исем, сыйфат белән белдерелә;
в) рәвеш яки исем, фигыльләр белән белдерелә.
4. Хәл сорауларын күрсәтегез:
а) кайда? кайчан? ни өчен?
б) нинди? кайсы? кемнең?
в) кемне? кемгә? кемдә?
5. Хәлләр җөмләдә...
а) хәл булып киләләр;
б) хәл, хәбәр булып киләләр;
в) аергыч булып киләләр.
6. Вакыт хәле – эшнең яки хәлнең -
а) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп фигыльгә буйсынып килүче кисәк;
б) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк;
в) үтәлү урынын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
7. Урын хәле – эшнең яки хәлнең-
а) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп фигыльгә буйсынып килүче кисәк;
б) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк;
в) үтәлү урынын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
8. Сәбәп хәле- эшнең яки хәлнең -
а) нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;
б)сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в)нинди максат белән үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
9. Максат хәле- эшнең яки хәлнең -
а) нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;
б)сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в) нинди максат белән үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
10 Рәвеш хәле- эшнең яки хәлнең -
а)шартын һәм ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
б) ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в) шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
11. Шарт хәле - эшнең яки хәлнең -
а)шартын һәм ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
б) ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в) шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
12. Күләм хәле -
а) билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, сыйфат яки рәвешкә буйсынып килүче иярчен кисәк;
б) эш-хәлнең, билгенең күләмен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в) көтелгән эшнең яки хәрәкәтнең киресен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
13. Вакыт хәле үзен ияртүче фигыльгә...
а) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, янәшәлек юлы белән иярә;
б) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, хәл фигыль кушымчалары, янәшәлек юлы белән иярә.
14. Урын хәле үзен ияртүче фигыльгә ...
а) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, янәшәлек юлы белән иярә;
б) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, хәл фигыль кушымчалары, янәшәлек юлы белән иярә.
15. Сәбәп хәле үзен ияртүче фигыльгә...
а) юнәлеш килеш кушымчасы, инфинитив формасы, өчен бәйлеге, дип, максатыннан кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә;
б) чыгыш килеш яки юнәлеш килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә иярә.
16. Максат хәле үзен ияртүче фигыльгә...
а) юнәлеш килеш кушымчасы, инфинитив формасы, өчен бәйлеге, дип, максатыннан кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә;
б) чыгыш килеш яки юнәлеш килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә иярә.
17. Рәвеш хәле...
а) фигыльгә ияреп илгән күләм-чама рәвешләре(байтак шактый, күп, еш, бераз, якынча, һ.б.); бәйлекләр (кадәр чаклы, хәтле); бәйлек сүзләр (мәртәбә, тапкыр, дәрәҗәдә); - ганчы/ - гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалары ярдәмендә иярә;
б) хәл фигыль кушымчалары, чагыштыруны белдерүче –дай/-дәй, - ча/-чә кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә, янәшәлек юлы белән иярә.
18. Күләм хәле ...
а) фигыльгә ияреп илгән күләм-чама рәвешләре(байтак, шактый, күп, еш, бераз, якынча һ.б.); бәйлекләр (кадәр, чаклы, хәтле); бәйлек сүзләр (мәртәбә, тапкыр, дәрәҗәдә); - ганчы/ - гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалары ярдәмендә иярә;
б) хәл фигыль кушымчалары, чагыштыруны белдерүче –дай/-дәй, - ча/-чә кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә, янәшәлек юлы белән иярә.
19. Шарт хәле...
а) шарт фигыль кушымчалары, икән бәйлек сүзе, – мы,-ме сорау кушымчалары ярдәмендә иярә;
б) шарт яки хәл фигыльгә дә/дә,та/тә кисәкчәләре өстәлү, боерык фигыль формасы, карамастан, карамый(ча) бәйлек сүзләре ярдәмендә иярә.
20. Кире хәл...
а) шарт яки хәл фигыльгә дә/дә,та/тә кисәкчәләре өстәлү, боерык фигыль формасы, карамастан, карамый(ча) бәйлек сүзләре ярдәмендә иярә;
б) шарт фигыль кушымчалары, икән бәйлек сүзе, – мы,-ме сорау кушымчалары ярдәмендә иярә.
21. Кире хәл –
а) шарт яки хәл фигыльгә дә/дә,та/тә кисәкчәләре өстәлү, боерык фигыль формасы, карамастан, карамый(ча) бәйлек сүзләре ярдәмендә иярә;
б) билгенең дәрәҗәсен белдереп, сыйфат яки рәвешкә буйсынып килүче иярчен кисәк.
22. Хәлләр аерымланамы?
а) бөтен хәлләр дә аерымлана;
б) вакыт, сәбәп, урын хәле аерымланмый;
в) урын һәм күләм хәлләре аерымланмый.
23. Аерымланган хәлләрдән соң...
а) сызык куела;
б) өтер куела;
в) нокталы өтер куела.
24. Билгеләнгән сүзне дөрес аңлаткан фикерне табыгыз:
Без бары җәен генә очраштык. (Г. X.)
а) бу сүз — рәвеш хәле;
б) вакыт рәвеше белән белдерелгән вакыт хәле;
в)бу сүз — төшем килешендәге исем.
II. Текстны укы һәм биремнәрне үтә.
(1) Агыйделдән сыек кына томан күтәрелә. (2) Агыйдел өсте кояш сипкән нурлар астында җемелди. (3) Һәм, Илсөярне үзенә чакырган шикелле, борылыштагы ташларга бәрелеп, акрын гына шаулый.
(4) Менә кояш чыккан яктан болайга таба очып килгән кыр казлары күренде. (5) Алар, Агыйделнең нәкъ уртасына җиткәч, кыйгачлап төштеләр дә җемелдәп торган су өстенә утырдылар.
(Г.Гобәйдән)
1. Өченче җөмләне күчереп яз һәм җөмлә кисәкләренең астына сыз.
2. Бишенче җөмләдәге аерымланган хәлне табып яз, төрен билгелә.
3. Бишенче җөмләдән ия белән хәбәрне табып яз.
4. Беренче җөмләдән сүзтезмәләрне тап һәм язып куй.
5. Тексттан кушма сүзләрне тап, алар кайсы килешләрдә килгән?
Тест
Җөмлә кисәкләре. Хәл.
II вариант
1. Хәл...
а) предметны, затны белдерә;
б) предметның билгесен белдерә;
в) эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын, шартларын белдерә.
2. Хәлнең мәгънәсеннән һәм бәйләүче чараларыннан чыгып,
а) 8 төре бар;
б) 7 төре бар;
в) 6 төре бар.
3. Хәлләр...
а) исем яки исем урынында килгән башка сүз төкемнәре белән белдерелә;
б) сыйфат яки исем, сыйфат белән белдерелә;
в) рәвеш яки исем, фигыльләр белән белдерелә.
4. Хәл сорауларын күрсәтегез:
а) кемне? кемгә? кемдә?
б) нинди? кайсы? кемнең?
в) ничек? кайда? кайчан? ни өчен?
5. Хәлләр җөмләдә...
а) аергыч булып киләләр;
б) хәл, хәбәр булып киләләр;
в) хәл булып киләләр.
6. Вакыт хәле – эшнең яки хәлнең -
а) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп фигыльгә буйсынып килүче кисәк;
б) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк;
в) үтәлү урынын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
7. Урын хәле – эшнең яки хәлнең -
а) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп фигыльгә буйсынып килүче кисәк;
б) үтәлү урынын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк.
8. Сәбәп хәле - эшнең яки хәлнең -
а) нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;
б) нинди максат белән үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в) сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
9. Максат хәле- эшнең яки хәлнең -
а) нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;
б)сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в) нинди максат белән үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
10 Рәвеш хәле- эшнең яки хәлнең -
а) шартын һәм ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
б) шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в) ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
11. Шарт хәле - эшнең яки хәлнең -
а) шартын һәм ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
б) шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в) ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
12. Күләм хәле -
а) билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, сыйфат яки рәвешкә буйсынып килүче иярчен кисәк;
б) көтелгән эшнең яки хәрәкәтнең киресен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
в) эш-хәлнең, билгенең күләмен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
13. Вакыт хәле үзен ияртүче фигыльгә...
а) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, янәшәлек юлы белән иярә;
б) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, хәл фигыль кушымчалары, янәшәлек юлы белән иярә.
14. Урын хәле үзен ияртүче фигыльгә ...
а) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, янәшәлек юлы белән иярә;
б) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, хәл фигыль кушымчалары, янәшәлек юлы белән иярә.
15. Сәбәп хәле үзен ияртүче фигыльгә...
а) юнәлеш килеш кушымчасы, инфинитив формасы, өчен бәйлеге, дип, максатыннан кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә;
б) чыгыш килеш яки юнәлеш килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә иярә.
16. Максат хәле үзен ияртүче фигыльгә...
а) юнәлеш килеш кушымчасы, инфинитив формасы, өчен бәйлеге, дип, максатыннан кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә;
б) чыгыш килеш яки юнәлеш килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә иярә.
17. Рәвеш хәле...
а) хәл фигыль кушымчалары, чагыштыруны белдерүче –дай/-дәй, - ча/-чә кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә, янәшәлек юлы белән иярә;
б) фигыльгә ияреп килгән күләм-чама рәвешләре(байтак шактый, күп, еш, бераз, якынча, һ.б.); бәйлекләр (кадәр чаклы, хәтле); бәйлек сүзләр (мәртәбә, тапкыр, дәрәҗәдә); - ганчы/ - гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалары ярдәмендә иярә.
18. Күләм хәле ...
а) хәл фигыль кушымчалары, чагыштыруны белдерүче –дай/-дәй, - ча/-чә кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә, янәшәлек юлы белән иярә;
б) фигыльгә ияреп илгән күләм-чама рәвешләре(байтак, шактый, күп, еш, бераз, якынча һ.б.); бәйлекләр (кадәр, чаклы, хәтле); бәйлек сүзләр (мәртәбә, тапкыр, дәрәҗәдә); - ганчы/ - гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалары ярдәмендә иярә.
19.Шарт хәле...
а) шарт яки хәл фигыльгә дә/дә,та/тә кисәкчәләре өстәлү, боерык фигыль формасы, карамастан, карамый(ча) бәйлек сүзләре ярдәмендә иярә;
б) шарт фигыль кушымчалары, икән бәйлек сүзе, – мы,-ме сорау кушымчалары ярдәмендә иярә.
20. Кире хәл...
а) шарт фигыль кушымчалары, икән бәйлек сүзе, – мы,-ме сорау кушымчалары ярдәмендә иярә;
б) шарт яки хәл фигыльгә дә/дә,та/тә кисәкчәләре өстәлү, боерык фигыль формасы, карамастан, карамый(ча) бәйлек сүзләре ярдәмендә иярә.
21. Кире хәл -
а) билгенең дәрәҗәсен белдереп, сыйфат яки рәвешкә буйсынып килүче иярчен кисәк;
б) көтелгән эшнең яки хәрәкәтнең киресен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
22. Хәлләр аерымланамы?
а) вакыт, сәбәп, урын хәле аерымланмый;
б) бөтен хәлләр дә аерымлана;
в) урын һәм күләм хәлләре аерымланмый.
23. Аерымланган хәлләрдән соң...
а) сызык куела;
б) нокталы өтер куела;
в) өтер куела.
24. Билгеләнгән сүзне дөрес аңлаткан фикерне табыгыз:
Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп. (Г.Тукай)
а) бу сүз — сәбәп хәле;
б) юнәлеш килешендәге исем белән белдерелгән максат хәле;
в)бу сүз — юнәлеш килешендәге исем.
II. Текстны укы һәм биремнәрне үтә.
(1)Илсөяр бөтен көчен салып йөгерде. (2) Ярты юлга җиткәндә, ул тәмам хәлдән тайган иде. (3)Хәзер аның аяклары тыңламый башладылар. (4) Менә Илсөяр нәрсәгдер абынып егылды. (5) Илсөяр, каушый-каушый, кулларына таянды, әкрен генә тезләренә күтәрелде. (6) Агыйдел буеннан искән җил, юка күлмәге аша үтеп, аның тәнен иркәләде.
(Г.Гобәйдән)
)
1. Алтынчы җөмләне күчереп яз һәм җөмлә кисәкләренең астына сыз.
2. Бишенче җөмләдәге аерымланган хәлне табып яз, төрен билгелә.
3. Өченче җөмләдән ия белән хәбәрне табып яз.
4. Беренче җөмләдән сүзтезмәләрне тап һәм язып куй.
5. Тексттан исем + бәйлек сүз белән белдерелгән урын хәлен тап, язып куй.
Тест. Аныклагыч.
I вариант
1. Аныклагыч -
а) баш килештәге исемне яки зат алмашлыгын ачыклап килүче сүз;
б) үзен ияртүче сүздән соң килеп, аңа аныклык, төгәллек бирүче иярчен кисәк;
в) эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын, шартларын белдерүче иярчен кисәк.
2. Аныклагыч -
а) үзен ияртүче сүздән соң килә, аныклау интонациясе белән укыла;
б) үзен ияртүче сүзне ачыклап килә;
в) дөрес җавап бирелмәгән.
3. Аныклагыч үзен ияртүче сүзне -
а) ачыклап килә;
б) ачыкламый, аның мәгънәсенә аныклык, төгәллек кенә өсти;
в) дөрес җавап бирелмәгән.
4. Аныклагыч ачыклап килгән сүз -
а) сыйфатланмыш;
б) аныкланмыш;
в) аерылмыш дип атала.
5. Аныклагычның мәгънә күләме -
а) аныкланмыш мәгънәсеннән таррак та түгел, бердәй дә була алмый;
б) аныкланмыш мәгънәсе белән бердәй яки таррак була;
в) дөрес җавап бирелмәгән.
6. Аерымланган аныклагычлар янына-
а) сызыкча, нокталы өтер, куштырнак куела;
б) сызык, нокталы өтерләр, ике нокта, җәяләр, өтер куела;
в) сызык, өтер, ике нокта, җәяләр куела.
7. Аныклагыч -
а) җөмләнең аерымланып та, аерымланмыйча да килә торган кисәге;
б) җөмләнең аерымланып килә торган кисәге;
в) җөмләнең аерымланмыйча килә торган кисәге.
8. Аныкланмыш белән аныклагыч арасында нинди мөнәсәбәт була?
а) хәбәрлекле;
б) ачыклаулы;
в) аныклаулы.
9. Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерүче чаралар:
а) килеш кушымчалары, фигыль формалары;
б) аныклау интонациясе, бәйлек, бәйлек сүзләр;
в) аныклау паузасы, теркәгеч, теркәгеч сүзләр.
10. Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.(Г.Тукай) – җөмләсендә ике нокта ни өчен куелган?
а) көттерү паузасыннан соң;
б) фигыль белән белдерелгән кисәк аныкланганда яисә хәбәр аныкланып килгәндә;
в) аныкланмыш алмашлыклар белән белдерелгәндә.
11. Без, малайлар, класс бүлмәсендә калдык. – җөмләсендә өтерләр ни өчен куелган?
а) вакытны һәм урынны белдереп килгән сүзләр аныкланган;
б) алмашлык белән белдерелгән сүзләр аныкланып килгән;
в) фигыль белән белдерелгән кисәк аныкланганда яисә хәбәр аныкланып килгәндә.
12. Бары соңгы дәрес - география генә күңелле узды. – җөмләсендә сызык ни өчен куелган?
а) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән;
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен;
в) фигыль белән белдерелгән кисәк аныкланганда яисә хәбәр аныкланып килгәндә.
13. Муса Җәлил Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе) Мостафа авылында туган. – җөмләсендә җәяләр ни өчен куелган?
а) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән;
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен;
в) аныкланмышны тәрҗемә итү, искәрмә ясау яисә өстәмә аңлатма бирү тәртибендә аныклаганда.
14. Өстә, манара башында, ярымай балкып тора. – җөмләсендә өтерләр ни өчен куелган?
а) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән;
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен;
в) урын хәлен аныклаган аныклагыч белән белдерелгәндә.
15. Салкын кыш көнендә, каникул вакытында, без урманга чыгып киттек. – җөмләсендә өтерләр ни өчен куелган?
а) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән;
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен;
в) вакыт хәлен аныклаган аныклагыч белән белдерелгәндә.
16. Без өчәү тын гына ятабыз. (Г.Әпсәләмов). – җөмләсендә аныклагыч нәрсә белән белдерелгән?
а) зат алмашлыгы белән;
б) җыю саны белән;
в) билгеләү алмашлыгы белән.
17. Мин үзем алай беренче күргән кешегә туры карый алмыйм. (Х.Сарьян)- җөмләсендә аныклагыч нәрсә белән белдерелгән?
а) зат алмашлыгы белән;
б) җыю саны белән;
в) билгеләү алмашлыгы белән.
18. Аерымланган аныклагыч янында сызык куелу очрагын билгеләгез:
а) Монда халык арасында яше дә, карты да бар. (Г.Ибраһимов);
б) Без түбәннән тормышның төбеннән күтәрелдек. (Г.Ибраһимов);
в) Диварларга таш стеналарга листовкалар ябыштырылган иде. (К.Нәҗми).
19. Аерымланган аныклагыч янында җәяләр куелу очрагын билгеләгез:
а) Монда халык арасында яше дә, карты да бар. (Г.Ибраһимов);
б) Без түбәннән тормышның төбеннән күтәрелдек. (Г.Ибраһимов);
в) Диварларга таш стеналарга листовкалар ябыштырылган иде. (К.Нәҗми).
20. Аерымланган аныклагыч янында өтер куелу очрагын билгеләгез:
а) Монда халык арасында яше дә, карты да бар. (Г.Ибраһимов);
б) Без түбәннән тормышның төбеннән күтәрелдек. (Г.Ибраһимов);
в) Диварларга таш стеналарга листовкалар ябыштырылган иде. (К.Нәҗми).
II. Текстны укы һәм биремнәрне башкар.
(1)Анда, тау итәгендә, сөрергә дә, чабарга да ярамаган ташлы, чокырлы, чыбыклы тигезсез урын бар. (2) Монда һәр ел адәм әйтеп бетергесез җиләк була. (3)Фәгыйлә, барып чыкса, күзләренә ышанмады. (4)Әйтерсең, кызыл чикмән ябып куйган инде. (5) Тау битенең сыек, бераз кипкән үләне менә шулай кызарып пешкән эре җиләге белән капланып ята. (6) Фәгыйлә, таптамаска тырышып, боларның иң эреләрен, иң пешкәннәрен чүпләп, авызына тутыра башлады.
(Г.Ибраһимовтан)
1. Беренче җөмләне күчереп яз һәм җөмлә кисәкләренең астына сыз.
2. Өченче җөмләдән аерымланган хәлне табып яз һәм төрен билгелә.
3. Алтынчы җөмләнең иясе белән хәбәрен табып яз.
4. Тексттан аныкланмыш белән аныклагычны тап һәм язып куй.
5. Бишенче җөмләне күчереп яз һәм җөмлә кисәкләренең астына сыз.
Тест. Аныклагыч.
II вариант
1. Аныклагыч -
а) үзен ияртүче сүздән соң килеп, аңа аныклык, төгәллек бирүче иярчен кисәк;
б) баш килештәге исемне яки зат алмашлыгын ачыклап килүче сүз;
в) эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын, шартларын белдерүче иярчен кисәк.
2. Аныклагыч -
а) үзен ияртүче сүзне ачыклап килә;
б) үзен ияртүче сүздән соң килә, аныклау интонациясе белән укыла;
в) дөрес җавап бирелмәгән.
3. Аныклагыч үзен ияртүче сүзне -
а) ачыкламый, аның мәгънәсенә аныклык, төгәллек кенә өсти;
б) ачыклап килә;
в) дөрес җавап бирелмәгән.
4. Аныклагыч ачыклап килгән сүз -
а) аныкланмыш;
б) сыйфатланмыш;
в) аерылмыш дип атала.
- Аныклагычның мәгънә күләме –
а) аныкланмыш мәгънәсе белән бердәй яки таррак була;
б) аныкланмыш мәгънәсеннән таррак та түгел, бердәй дә була алмый;
в) дөрес җавап бирелмәгән.
- Аерымланган аныклагычлар янына-
а) сызык, өтер, ике нокта, җәяләр куела;
б) сызыкча, нокталы өтер, куштырнак куела;
в) сызык, нокталы өтерләр, ике нокта, җәяләр, өтер куела.
7. Аныклагыч -
а) җөмләнең аерымланып килә торган кисәге;
б) җөмләнең аерымланып та, аерымланмыйча да килә торган кисәге;
в) җөмләнең аерымланмыйча килә торган кисәге.
8. Аныкланмыш белән аныклагыч арасында нинди мөнәсәбәт була?
а) хәбәрлекле;
б) аныклаулы;
в) ачыклаулы.
9. Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерүче чаралар:
а) килеш кушымчалары, фигыль формалары;
в) аныклау паузасы, теркәгеч, теркәгеч сүзләр;
б) аныклау интонациясе, бәйлек, бәйлек сүзләр.
10. Ул әтисенә охшаган: аз сөйләшә, күп эшли. (Х.Сарьян )– җөмләсендә ике нокта ни өчен куелган?
а) көттерү паузасыннан соң;
б) фигыль белән белдерелгән кисәк аныкланганда яисә хәбәр аныкланып килгәндә;
в) аныкланмыш алмашлыклар белән белдерелгәндә.
11. Алар, III курс студентлары, китапханәдә уздырылган конференциядә катнаштылар. – җөмләсендә өтерләр ни өчен куелган?
а) вакытны һәм урынны белдереп килгән сүзләр аныкланганда;
б) алмашлык белән белдерелгән сүзләр аныкланып килгәндә;
в) фигыль белән белдерелгән кисәк аныкланганда яисә хәбәр аныкланып килгәндә.
12. Садыйкта искедән калган бер дәрт – китап җыю дәрте бар иде. (Г.Ибраһимов) – җөмләсендә сызык ни өчен куелган?
а) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән;
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен;
в) фигыль белән белдерелгән кисәк аныкланганда яисә хәбәр аныкланып килгәндә.
13.Сквозняк (үтәли җил) йөри, сиңа салкындыр. (А.Гыйләҗев) – җөмләсендә җәяләр ни өчен куелган?
а) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән;
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен;
в) аныкланмышны тәрҗемә итү, искәрмә ясау яисә өстәмә аңлатма бирү тәртибендә аныклаганда.
14. Биек тау башына, авыл зияратына күтәрелделәр. (Г.Гобәй) – җөмләсендә өтер ни өчен куелган?
а) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән;
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен;
в) урын хәлен аныклаган аныклагыч белән белдерелгәндә.
15. Бүген, өченче гыйнвар көнне, көчле буран булды. – җөмләсендә өтерләр ни өчен куелган?
а) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән;
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен;
в) вакыт хәлен аныклаган аныклагыч белән белдерелгәндә.
16. Без икәү урман сукмагыннан кереп киттек. (Г.Әпсәләмов). – җөмләсендә аныклагыч нәрсә белән белдерелгән?
а) зат алмашлыгы белән;
б) җыю саны белән;
в) билгеләү алмашлыгы белән.
17. Мин дусларыма тарихи скважинаны күрергә үзем вәгъдә иткән идем. (Ә.Маликов)- җөмләсендә аныклагыч нәрсә белән белдерелгән?
а) зат алмашлыгы белән;
б) җыю саны белән;
в) билгеләү алмашлыгы белән.
18. Аерымланган аныклагыч янында сызык куелу очрагын билгеләгез:
а) Юлдашым отставкадагы полковник сүзчән булып чыкты. (Д.Зөбәерова);
б) Нигә шәһәр шаулатырга, нигә төрле кирәкмәс кешеләрнең Симаков кебекләрнең шиген уятырга?(Ә.Еники);
в) Алардан ерак түгел кояш күзенә таратылган кызгылт-сары бодай өеме янында Мәүлиха түти белән Әпипә берәмтекләп бодай чүплиләр. (Г.Бәширов).
19. Аерымланган аныклагыч янында җәяләр куелу очрагын билгеләгез:
а) Монда халык арасында яше дә, карты да бар. (Г.Ибраһимов);
а) Юлдашым отставкадагы полковник сүзчән булып чыкты. (Д.Зөбәерова);
в) Волгоград элеккеге Сталинград шәһәре янында безнең гаскәрләр бик зур батырлыклар күрсәткән. (Вакытлы матбугаттан).
20. Аерымланган аныклагыч янында өтер куелу очрагын билгеләгез:
а) Берсе колагына кечкенә алка таккан зифа буйлысы зур гына сөт чүмече алды.(Ш.Бабич).
б) Алардан ерак түгел кояш күзенә таратылган кызгылт-сары бодай өеме янында Мәүлиха түти белән Әпипә берәмтекләп бодай чүплиләр. (Г.Бәширов);
в) Диварларга таш стеналарга листовкалар ябыштырылган иде. (К.Нәҗми).
II. Текстны укы һәм биремнәрне башкар.
(1)Гадәттә, судак (сыла), чуртан һәм җәен балыгын салкын килеш бирәләр. (2) Осетр
( мәрсин, кырпы, севрюга) балыкларының иң элек йөзгечләрен, башын һәм сырт сөякләрен кисеп алалар. (3) Тәмләткечләрне – тоз, борыч, горчица, бөтнек, керән, катык һәм соусны - шулар өчен махсус эшләнгән савытларда бирәләр. (4) Кайнар камыр ашларын – гөбәдияне – өлешләп кисәләр дә сай тәлинкәдә бирәләр, янына балкашык куялар. (5)Бал, варенье, конфет, шикәр, күрәгәне - кечкенә вазада (креманкада), җиләк-җимешне төсле вазада чыгаралар.
(Ю.Әхмәтҗановтан)
- Текстта барлыгы ничә аныклагыч бар? Санын яз.
- Өченче җөмләне күчереп яз һәм җөмлә кисәкләренең астына сыз.
- Дүртенче җөмләдән баш кисәкләрне тап һәм язып куй.
- Икенче җөмләдә җәяләр ни өчен куелган?
- Тексттан түбәндәге сүзләрнең татарчага тәрҗемәсен табып яз:
Курага –
Варенье-
Осетр –
Щука –
Судак –
Сом -
Мята –
Хрен -
Перец-
Җөмләнең модаль кисәкләре
Тест. Эндәш сүз.
1. Эндәш сүз -
а) сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләм эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр;
б) сөйләм төбәлгән затны белдерүче кисәкләр;
в) җөмләнең модаль кисәге.
2. Эндәш сүз булып...
а) икенче бер зат белән бәйле булган теләсә нинди сүз килергә мөмкин;
б) кайбер сүзләр генә килә ала;
в) баш килештәге исемнәр һәм зат алмашлыклары килә ала.
3. Эндәш сүздән соң...
а) өтер куелмый;
б) өтер яки көчле тойгы белән әйтелгәндә, өндәү билгесе куела;
в) тыныш билгесе бөтенләй куелмый.
4. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүздән соң...
а) тыныш билгесе куелмый;
б) ике яктан да өтер белән аерыла;
в) дөрес җавап бирелмәгән.
5. Эндәш сүз булып килә алучы сүзләр -
а) кеше исемнәре;
б) хайван, кош, предметларны атаучы сүзләр;
в) нисби сыйфатлар, рәвешләр.
6. Эндәш сүз алдыннан килгән и ымлыгы...
а) өтер белә аерыла;
б) өтер белән аерылмый;
в) дөрес җавап бирелмәгән.
7. Әйдә чап, кучер, Казанга! (Г.Тукай) җөмләсендә...
а) тыныш билгесе кирәкми;
б) тыныш билгесе дөрес куелган;
в) эндәш сүз - кучер сүзе.
8. Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән! (Г.Тукай) җөмләсендә...
а) җыйнак эндәш сүз;
б) җәенке эндәш сүз;
в) эндәш сүз җәенке дә, җыйнак та була алмый.
9. Эндәш сүзләр ..
а) җөмләнең башында килә;
б) җөмләнең ахырында килә;
в) җөмләнең теләсә кайсы урынында килә ала.
10. Җөмлә башында килгән эндәш сүзләрдән соң...
а) зуррак пауза ясала;
б) кыскарак пауза ясала;
в) дөрес җавап бирелмәгән.
11. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүзләрдән соң...
а) зуррак пауза ясала;
б) кыскарак пауза ясала;
в) дөрес җавап бирелмәгән.
12. Зат алмашлыгы эндәш сүз була аламы?
а) була ала;
б) бервакытта да була алмый;
в) җөмлә башында килгәндә генә була.
13. Кешедән кала башка предметларга төбәп эндәшү күренешен ничек атыйлар?
а) эпитет;
б) метафора;
в) сынландыру.
14. Дөресен әйткәндә, капитан, мин әле ул хатны җибәрмәгән. (Ф.Хөсни) җөмләсендә ничә модаль җөмлә кисәге бар?
а) бер модаль җөмлә кисәге бар;
б) ике модаль җөмлә кисәге бар;
в) модаль җөмлә кисәге дә юк.
15. И туган тел и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле (Г.Тукай) җөмләсендә нинди тыныш билгеләре куела?
а) өтер, нокта, өндәү билгесе;
б) өтер, өтер, нокта;
в) өтер, өтер, өндәү билгесе.
16. Җырларым сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз (М.Җәлил) җөмләсендә нинди тыныш билгеләре куела?
а) өтер, нокта, өндәү билгесе;
б) өтер, өтер, нокта;
в) өтер, өтер, өндәү билгесе.
II. Текстны укы һәм биремнәрне башкар:
(1) Рафаэль! (2) Синең мадонналарың матур! (3) Ләкин менә шул миллионнарча Әптерәш картлар өчен аңардан нинди мәгънә?
(4) Шекспир! (5) Куәтең алдында баш иябез, ләкин нурың шаһ сарайларын гына яктыртып, миллионнар, миллиардларча адәмнәрнең аңардан башка мәхрүм яшәве синең җаныңны борчымыймы?
(6) Эдисон! (7) Табигатьне җиңдең, аның куәтләрен кешегә ачып бирдең; ләкин син кемне уйладың?
Г.Ибраһимов
- Тексттан эндәш сүзләрне табып яз.
- Ни өчен эндәш сүзләрдән соң өндәү билгесе куелган?
- Икенче җөмләне күчереп яз һәм җөмлә кисәкләренең астына сыз.
- Туры тәмамлыкларны тап һәм күчереп яз.
- Җиденче җөмләдәге баш кисәкләрне табып яз.
Җөмләнең модаль кисәкләре
Тест. Кереш сүзләр.
1. Кереш сүзләр -
а) сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләм эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр;
б) сөйләм төбәлгән затны белдерүче кисәкләр;
в) җөмләнең модаль кисәге.
2. Кереш сүзләр
а) теләсә нинди фикерне белдерә ала;
б) фикерне йомгаклый, фикернең гадәтилеген, чикләүне, икеләнү һәм шикләнүне белдерә;
в) фикерләрне санау тәртибен, игътибар җәлеп итүне, фикернең шиксез икәнлеген, фикернең чыганагын, сөйләүче тойгыларын белдерә.
3. Ышануны, раслауны белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез:
а) һичшиксез, шөбһәсез, дөрес, әлбәттә, чынлап та;
б) димәк, шулай итеп;
в) беренчедән, икенчедән, өченчедән.
4. Фикерне санау тәртибен белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез:
а) башлыча, ниһаять, ахры, ичмасам;
б) димәк, шулай итеп;
в) беренчедән, икенчедән, бер яктан, ниһаять, барыннан да элек.
5. Икеләнү, шикләнүне белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез:
а) димәк, шулай итеп;
б) ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы, мөгаен, шәт, никтер;
в) ниһаять, ичмасам, башлыча.
6. Фикернең шиксез икәнлеген белдерүче кереш сүзләрне табыгыз:
а) әлбәттә, чынлап та, билгеле дөрес, һичшиксез;
б) синеңчә, минемчә, аныңча;
в) гадәттә, табигый, билгеле булганча.
7. Фикернең чыгынагын белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез:
а) әлбәттә, чынлап та, шөбһәсез, билгеле, дөрес;
б) синеңчә, минемчә, минем уемча, алар фикеренчә;
в) гадәттә, табигый, мәгълүм булганча.
8. Фикернең гадәтилеген белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез:
а) әлбәттә, чынлап та, шөбһәсез, билгеле, дөрес;
б) синеңчә, минемчә, минем уемча, алар фикеренчә;
в) гадәттә, табигый, мәгълум булганча.
9. Игътибар җәлеп итүне белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез:
а) кара әле, тыңла, гафу ит, әйтсәм әйтим;
б) мисал өчен, хәер, киресенчә, димәк, әйтик;
в) имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, кызганычка каршы.
10. Әйтелгән фикернең үзара мөнәсәбәтен белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез:
а) кара әле, тыңла, гафу ит, әйтсәм әйтим;
б) мисал өчен, хәер, киресенчә, димәк, әйтик;
в) имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, кызганычка каршы.
11. Сөйләүченең тойгыларын белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез:
а) кара әле, тыңла, гафу ит, әйтсәм әйтим;
б) мисал өчен, хәер, киресенчә, димәк, әйтик;
в) имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, кызганычка каршы.
12. Кереш сүз җөмлә башында килсә...
а) сызык куела;
б) алардан соң өтер куела;
в) тыныш билгесе куелмый.
13. Кереш сүз җөмлә уртасында килсә...
а) тыныш билгесе куелмый;
б) бер яктан өтер куела;
в) ике яктан өтер белән аерыла.
14. Кереш сүз җөмлә ахырында килсә...
а) тыныш билгесе алар алдыннан куела;
б) ике яктан өтер белән аерыла;
в) куелмый.
15. Кереш сүзләрнең төрле мәгънә белдерү ягыннан...
а) 6 төре бар;
б)10 төре бар;
в) 9 төре бар.
16. Бик чибәр, сөйкемле кыз дип ишеттем, ләкин, кызганычка каршы, күрергә туры килгәне юк әле. (Ә.Еники) җөмләсендә...
а) җыйнак кереш сүз;
б) җәенке кереш сүз;
в) кереш сүз җыйнак та, җәенке дә була алмый.
II. Текстны укы һәм биремнәрне башкар.
(1) Чынлап та, ник соң гел шулай җәй генә булып тормый икән? (2) Кояшта гына кызынып үсәр иде бит Гали. (3) Хәер, артык корыга киткәндә, яңгырлар яугаласа да әллә ни түгел, бары тик рәхәт кенә була. (4) Беренчедән, үләннәр яшелләнә, икенчедән, чәчәкләр хуш исләнеп ачыла, хәтта картаеп беткән топольләр дә ничектер яшәреп кала.
(5) Кыскасы, бер сагышы да юк иде Галинең, бөтен дөньясы түгәрәк кебек иде аның.
М.Шабай
- Тексттан кереш сүзләрне табып күчереп яз.
- Тексттагы кереш сүзләр җөмләдәге фикергә нинди мөнәсәбәт белдерәләр?
- Дүртенче җөмләдәге баш кисәкләрне табып яз.
- Бишенче җөмләне күчереп яз һәм җөмлә кисәкләренең астына сыз.
- Кереш сүзләрне русчага тәрҗемә ит.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тест-тренажер "Гади җөмләгә анализ"
Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә 8 нче сыйныфта "Гади җөмләгә анализ" темасы буенча тест-тренажер...
Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча
Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...
Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре.
Татар теле дәресләрендә кулланыр өчен тестлар . Гади җөмлә синиаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм сүз төркемнәре темаларын өйрәнгәннән укчыларның белемнәрен тикшерү өчен бик уңайлы....
"Гади җөмлә синтаксисы" темасына ТЕСТ
8 сыйныф (татар төркеме) өчен тест...
"Гади җөмлә синтаксисы" презентация
"Гади җөмлә синтаксисы" темасына 8 сыйныф укучылары өчен еллык күргәзмә материал....
Гади җөмлә синтаксисы(презентация)
Гади җөмлә синтаксисы(презентация)...
Гади җөмлә синтаксисы
Схемалар, таблицалар...