Дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока (9 класс) на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 15.25 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес эшкәртмәсе.
Тема. Сәнгать теле. Образ тудыручы чаралар. Каршылык алымы. Чагыштыру юлы.
Максат: 1.Әдәби әсәр һәм тормыш арасындагы бәйләнешләр, охшашлык һәм аермалыклар турында уйландыру.
2.Укучыларны иҗади фикерләү гамәлләре белән таныштыру.
3.Фикерне дөрес формалаштыра белү күнекмәләре тәрбияләү.
Материал, җиһазлау. А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре.: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2003.Әдәбият белеме сүзлеге.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, тезислар төзү, төркемнәрдә эш.
Дәрес барышы.
I.Актуальләштерү.
-Укучылар, сез әдәби әсәрләр укырга яратасызмы?
-Соңгы вакытта үзегез яратып укыган әсәрне (шигырь, поэма, повесть, газета мәкаләсе һ.б.) әйтегез әле?
-Әдәби әсәр тормышны чагылдыра, дигән фикер белән килешәсезме? Килешсәгез дә, килешмәсәгез дә фикерләрегезне дәлилләгез.
II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы. Чынлыкта тормыш вакыйгасы белән әсәр эчендәге вакыйга арасында аерма зур. Әсәр вакыйгасында автор бәя бирә, теләген белдерә, сорау куя, соравына җавап таба, тормыш вакыйгалары тудырган хисләре белән уртаклаша. Әмма бу өстәмәләрне ул сөйләми – образлар, сәнгать теле ярдәмендә тасвирлый.
- Ә нәрсә соң ул образ? (Укучылар дәресләрдә алган белемнәрен файдаланып, әсәрләрдә кеше образлары, җанлы һәм җансыз предметларның да образ була алуы турында әйтә алалар)
Укытучы. Мәгънәсен укучы табарга тиешле предмет (күренеш, вакыйга) образ була. Парта – предмет, өй – предмет, кеше дә – предмет. Предметның сыйфатлары була. (берәр предметның, мәсәлән агачның, сыйфатларын таптыру)
- Агач әдәби образ вазифасын башкарсын өчен нишләргә кирәк? (фикерләрне тыңлау)
Нәтиҗә: ул үз эчтәлегеннән тыш (номинал эчтәлек) тагын бер эчтәлек турында сөйли алса гына образ туа. Моның өчен агачны йә үз-үзе белән каршылыкка китерергә, яисә башка бер предмет белән кушарга кирәк.
- Агачның сыйфатлары күп, әйдәгез, аларны ике өлешкә генә калдырыйк (тамыры һә өске ягы)
- Агач үз-үзе белән каршылыкка килде, ләкин образга әйләнмәде әле. Әйдәгез, бер табышмак карыйк. “Төбе бер, башы мең” (агач). “Яз килсә киенә, көз килсә чишенә” (агач). Табышмаклар бар да агачтан каршылык тудырганнар. Табыласы җаваплар – табышмакларның мәгънәләре. Без табарга тиешле җаваплар агачны образ иттеләр дә инде.
Нәтиҗә. Агач – образга әйләнгәч, авторның фикеренә дә (каршылыкны ул уйлап тудырды), хәйләкәр елмаюына да (кешене сынар өчен әйтәләр), җавап табасы кешегә бәя дәрәҗәсенә дә ия булды.
- Табышмакларда каршылык алымы ничек ясалган? (“Төбе бер...” текстының каршылыгы санга корылган. “Яз..” текстында агач кешегә охшатыла).
III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Түбәндәге текстлардан каршылык алымын табу.
1.Мәкальләр. Еракка куйсаң, якыннан алырсың. Тычканга үлем, мәчегә көлке. Авылны макта, шәһәрдә тор.
2.Мәзәккә анализ. Берәү базардан бер пот бодай сатып алган. Авылына кайтырга чыккан һәм шиккә төшкән:
-Капчык бик җиңел, монда бер пот булмас, алдаганнар мине, - дигән. Кайта-кайта фикере үзгәргән:
-Пот булыр, саллы гына авырлыгы, - дигән. Өенә җитәрәк шатланган:
-Капчыкта бер генә пот та булмас, сатучы артык салып җибәргән , ахры, = дигән.
IV.Төркемнәрдә эш. А)Г.Тукайның “Таз” шигыреннән чагыштыру һәм каршылык алымнарын табу.
Б) Г.Тукайның “Баскыч” шигыреннән чагыштыру һәм каршылык алымнарын табу.
V.Нәтиҗә ясау. Каршылык ниндидер бер яки ике жанр сыйфаты гына түгел, бик күп жанрларга хас сыйфат.
Гадәти фикерне каршылыкка китерүнең максаты – образ иҗат итү, ягъни, күзгә күренеп торган эчтәлек белән генә канәгатьләнмичә, тагын бер эчтәлек, авторның уе, хисе, бәясе, дөньяга карашы кергән эчтәлек тудыру. Мәгънә дип шул эчтәлеккә әйтәләр.