Үткәнен белгән-тарихын белгән
творческая работа учащихся (11 класс) по теме
“Үткәнен белгән-тарихын белгән”.Бу гыйбарәләр узган сәхифәләргә хөрмәт белән караган,аларны кадерләгән халыкның гына киләчәге барлыгы, яшь буынның хөрмәтенә лаек булачагы турында искәртә. Бүген татар халкына милли асылын торгызырга,яшәтергә,саклап калырга күпмедер мөмкинчелек тудырылган икән,ул бөтен көчен милләтнең асыл сыйфатларын тәшкил иткән алтын баганаларын: халкыбызның тарихын,телен, гореф-гадәтләрен һәм динен бер-берсеннән аемыйча гамәл кылырга тишле.Чынлап та, безнең халык буларак,милләт буларак нинди бай,
горурланырлык,үрнәк һәм сабак булырга яраклы олы тарихыбыз,рухи- әхләкый бай мирасыбыз бар,әмма,аны дөньяга күрсәтмәс өчен берничә гасыр дәвамында күп көч куелган.Теркәлгән мәгълүматларын да яндырганнар,җиргә күмеп череткәннәр,бозганнар, оныттыру өчен астыртын әмәлләрен тапканнар.Тарихи хакыйкатьне буыннан-буынга дөрес итеп җиткермәс өчен 500 ел буена ниләр генә эшләнмәгән! Дәүләтчелеген юалткан көннән башлап татарлар үзләренең бай рухи мирасларын саклау һәм яңа мәдәни җәүһәрләр булдыру мөмкинлеген дә югалталар.Тупланган рухи байлык белән бергә татар зыялылары да юк ителә.Бары тик XIX гасырның икенче яртысында гына милләткә яңа фикри юллар ачылып, шул юлдан татар тарихына Ш.Мәрҗәни,К.Насыйри, И.Гаспралы кебек шәхесләр килеп керә.Ә инде XIX йөз башы татар халкы тарихында бу үзенчәлекле урынны башкалар белән беррәттән зур иҗтимагый-сәяси эшлекле, күренекле дин галиме,мәшһүр педагог Галимҗан Галиев-Баруди алып тора. Язылачак хезмәтемдә бу шәхеснең тормыш юлын һәм эшчәнлеген тулысы белән яктыртуны максат итеп куймадым,чөнки бу үзе зур,гыйбрәтле тарих.Минем төп максатым-Казанның атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәсе турында.Күңелгә Ф.Ханнанова язган шигъри юллар килде: Бу бинаның һәр ташында тарих,Һәр кирпече –халкым язмышы. Мәгърифәткә,яктылыкка өндәп Дәшә Барудилар тавышы. 3 Әйе, бу мәдрәсәдә милләтебезнең йөзек кашы булырдай иң абруйлы шәхесләрнең күңел җылысы калган.Казан шәһәрендәге мәдрәсәләр солтаны булган”Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 1882 нче елда бай татар сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Гәлиев тарафыннан нигез салына.Ул бер катлы итеп таш бина төзеткән була,һәм бу мәдрәсә истәлегенә “Мөхәммәдия” исеме белән атап йөртелә башлый. Бинаның баштагы мәйданы 16х8 метр була.Әмма шәкертләр саны күбәеп,сыймый башлагач, Мөхәммәтҗан аска тагын бер кат казытып тәрәзәләр куя һәм өскә дә бер кат өстәп, шул бинаны өч катлы итеп, башка уку йортларының төшенә дә кермәгән уңайлыклар өсти.Мәдрәсәнең үз ашханәсе,хастаханәсе,аяк киеме төзәтү остаханәләре булдырыла .Шәкертләр саны һаман арта торган,чөнки уку-укыту,тәрбия эше җайга салынып эшләгән мәдрәсә турындагы хәбәр бөтен Рәсәй мөселманнары арасында тарала.Бирегә инде татар яшьләре генә түгел,ә башка төрки халык вәкилләре дә гыйлем алырга килә башлаганнар,һәм тагын да шәкертләр сыймау сәбәпле яңа бина төзү кирәк була.Артыннан бик озак йөргәннән соң,1901 нче елда 3 катлы таш бина салына.Бу бина инде үзәктән ягып җылытыла торган булып,шәкертләр өчен мөмкин булган бөтен уңайлыклары булдырыла. Аталы –уллы Галиевлар тырышлыгы белән барлыкка килгән бу мәдрәсәнең матди нигезен булдыручы өлкән Галиев Мөхәммәтҗан булса,аның улы Галимҗан Галиев-Баруди мәдрәсәнең рухи кыйммәтен барлыкка китерүче.Һәм соңгысы мәдрәсәнең ачылу көненнән алып Совет хакимияте тарафыннан ябылганчыга кадәр бу уку йортының алыштыргысыз җитәкчесе була. Аның даны Русиянең татар һәм төрки халыклар дөньсында гына түгел,гомумән,мөселман дөньясында киң таралган.”Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең XIXйөз ахыры-ХХ йөз башы татар мәгарифенең йөзек кашы дип бәяләнерлек хакы бар.Чөнки заманында мәдрәсәдә мөгаллимлек иткән яки шунда белем алган бик күп шәхесләр совет чорында да фәннең,дипломатиянең,әдәбиятның төрле өлкәләрендә хезмәт итеп,милләтебезне дөнья халыкларына танытучыларны күпләп санарга була. Мәдрәсә ныклы режимга салынып,уку урыннары,яшәү һәм ашау урыннары аерым-аерым биналарда була. 4 Мәшһүр уку йортларында һәм сәфәрләрдә бай гыйльми тәҗрибә җыйган Галимҗан хәзрәт “Мөхәммәдия”гә җәдиди уку алымын кертә.”Мөхәммәдия”-матди яктан да иң яхшы тәэмин ителгән һәм уку-укыту ягыннан да алдынгы мәдрәсәләрнең берсенә әйләнә.Дини фәннәрдән тыш,бик күп дөньяви фәннәр:хисап,география,табигать белеме,тарих,рус теле, һәм башка фәннәр укытыла башлый. Гомуми уку вакыты 16 елга җитә. Шулай итеп “Мөхәммәдия”дә заманында иңзарур дини дә вә дөньяви гыйлем дә бирелеп,югары уку йортларында алган белемнәр белән тәңгәл килерлек дәрәҗәдә булган.Берүк вакытта хәзерлек,башлангыч,урта һәм югары белем баскычларын берләштерүче эзлекле,камил комплекс тәшкил итүе белән”Мөхәммәдия” мәдрәсәсе үзенчәлекле универсаль уку йортын,дөресрәге,милли масштабтагы университетны хәтерләтә. Кызганычка каршы бу мәдрәсәне 1918 нче елда ябалар.Шушы36 ел эшләү дәверендә” Мөхәммәдия”меңләгән шәкерткә белем иңдергән,югары квалификацияле белгечләр әзерләгән.Алар арасында: Х.Ямашев,Г.Камал,Ф.Әмирхан,М.Гафури,Ф.Бурнаш,К.Тинчурин,Б.Урманче .Н. Исәнбәт һәм бик күп мәшһүр шәхесләрне күрәбез. Ниһаять,заманында бөтен мөселман дөньясына даны таралган,олы тирән тарихы булган меңләгән төрки-татар балсына башлангыч,урта һәм югары дини уку йорты арасындагы иң өлкәне булган мәдрәсәбезнең тарихи биналары 1997 елның 7 нче октябрендә үзенең тулы хокуклы хуҗаларына кайтарылды. Бу узган 75 ел эчендә аның биналарын нинди ггенә вазыйфалар,гамәлләр,йомышлар өчен кулланылмагандыр инде,диварлар ниләр генә күрмәгәндер,әмма биналарның барысы да хәрабә хәленә килеп җиткән иде.Шуңа күрә кичекмәстән торгызу-төзекләндерү эшләре башлау зарур иде.Хөкүмәт даирәләрендә эшләүче җитәкчеләребез арасындаг кайбер милләтпәрвәр шәхесләребез ярдәме белән кыска вакыт эчендә,төзекләндерү эшләрен башкарып, биналарны,бүлмәләрне куллану өчен яраклы итеп,мөмкин булганча җиһазландырып,медицина-гигиена таләпләренә җавап бирерлек шартлар тудырып, һәм уку-яшәү өчен кирәкле булган уңайлыклар булдырып,1997,1998 уку елында шәкертләренә “Мөхәммәдия” үзенең тарихи бинасы ишекләрен ачып җибәрде.Бу елларда халкыбызга дини белем бирүнең зарурлыгы өстендә бик күп эшләр эшләнде. 5 Милләтебезнең йөз суы булырдай шәхесләрен укытып чыгарган Олуг Мәдрәсәбез”Мөхәммәдия” үзенең турыдан –туры вазыйфасын үз тарихи биналарында яңадан үти башлады. “Таш астында калган чишмәләрдәй Дистә еллар яткач басылып, Ниһаять син ишекләреңне ачтың Милләтемне дингә чакырып. Күпме зыялыбыз монда азык алып Өзгән наданлыкның богавынГыйлем белән коралланган хәлдә Юата алган халкым күңелен.” (Ф.Ханнанова) Тиздән ,2012 нче елның 17 декабрендә Г.Камал бинасында “Мөхәммәдия” нең 130 еллыгына багышланган кичә булачак.Бу яңалыкны мин үзебезнең Биектау төбәгендә яшәүче милләттәшләремнән ишеттем. Үзәк мәчетебездә эшләүче Фәрит хәзрәт шулай ук “Мөхәммәдия”не тәмамлаган.Соңгы мәгълүматларга караганда мәдрәсәдә укучылар саны елдан-ел арта.Мәчет-мәдрәсәләребездә белем бирүче остазларыбыздан :Роза апа,Гөлнур апа,Гөлбәрия апаларга карап сокланмый мөмкин түгел.Алар бит нинди бөек тарихы булган,бөек шәхесләр белем алган -“Мөхәммәдиядә” укып,үзләре шәкертләр әзерлиләр.Быел Роза апаның 4шәкерте “Мөхәммәдиянең 1нче курсында белем алалар.
“Үткәне юкның –киләчәге юк”,”-диләр.Безнең киләчәгебез бар.”Үткәнен белгән-тарихын белгән”,-дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
utknen_belgn.docx | 20.38 КБ |
Предварительный просмотр:
“Үткәнен белгән-тарихын белгән”.Бу гыйбарәләр узган сәхифәләргә хөрмәт белән караган,аларны кадерләгән халыкның гына киләчәге барлыгы, яшь буынның хөрмәтенә лаек булачагы турында искәртә. Бүген татар халкына милли асылын торгызырга,яшәтергә,саклап калырга күпмедер мөмкинчелек тудырылган икән,ул бөтен көчен милләтнең асыл сыйфатларын тәшкил иткән алтын баганаларын: халкыбызның тарихын,телен, гореф-гадәтләрен һәм динен бер-берсеннән аемыйча гамәл кылырга тишле.Чынлап та, безнең халык буларак,милләт буларак нинди бай,
горурланырлык,үрнәк һәм сабак булырга яраклы олы тарихыбыз,рухи- әхләкый бай мирасыбыз бар,әмма,аны дөньяга күрсәтмәс өчен берничә гасыр дәвамында күп көч куелган.Теркәлгән мәгълүматларын да яндырганнар,җиргә күмеп череткәннәр,бозганнар, оныттыру өчен астыртын әмәлләрен тапканнар.Тарихи хакыйкатьне буыннан-буынга дөрес итеп җиткермәс өчен 500 ел буена ниләр генә эшләнмәгән! Дәүләтчелеген юалткан көннән башлап татарлар үзләренең бай рухи мирасларын саклау һәм яңа мәдәни җәүһәрләр булдыру мөмкинлеген дә югалталар.Тупланган рухи байлык белән бергә татар зыялылары да юк ителә.Бары тик XIX гасырның икенче яртысында гына милләткә яңа фикри юллар ачылып, шул юлдан татар тарихына Ш.Мәрҗәни,К.Насыйри, И.Гаспралы кебек шәхесләр килеп керә.Ә инде XIX йөз башы татар халкы тарихында бу үзенчәлекле урынны башкалар белән беррәттән зур иҗтимагый-сәяси эшлекле, күренекле дин галиме,мәшһүр педагог Галимҗан Галиев-Баруди алып тора. Язылачак хезмәтемдә бу шәхеснең тормыш юлын һәм эшчәнлеген тулысы белән яктыртуны максат итеп куймадым,чөнки бу үзе зур,гыйбрәтле тарих.Минем төп максатым-Казанның атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәсе турында.Күңелгә Ф.Ханнанова язган шигъри юллар килде: Бу бинаның һәр ташында тарих, Һәр кирпече –халкым язмышы. Мәгърифәткә,яктылыкка өндәп Дәшә Барудилар тавышы. 3 Әйе, бу мәдрәсәдә милләтебезнең йөзек кашы булырдай иң абруйлы шәхесләрнең күңел җылысы калган. Казан шәһәрендәге мәдрәсәләр солтаны булган”Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 1882 нче елда бай татар сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Гәлиев тарафыннан нигез салына.Ул бер катлы итеп таш бина төзеткән була,һәм бу мәдрәсә истәлегенә “Мөхәммәдия” исеме белән атап йөртелә башлый. Бинаның баштагы мәйданы 16х8 метр була.Әмма шәкертләр саны күбәеп,сыймый башлагач, Мөхәммәтҗан аска тагын бер кат казытып тәрәзәләр куя һәм өскә дә бер кат өстәп, шул бинаны өч катлы итеп, башка уку йортларының төшенә дә кермәгән уңайлыклар өсти.Мәдрәсәнең үз ашханәсе,хастаханәсе,аяк киеме төзәтү остаханәләре булдырыла .Шәкертләр саны һаман арта торган,чөнки уку-укыту,тәрбия эше җайга салынып эшләгән мәдрәсә турындагы хәбәр бөтен Рәсәй мөселманнары арасында тарала.Бирегә инде татар яшьләре генә түгел,ә башка төрки халык вәкилләре дә гыйлем алырга килә башлаганнар,һәм тагын да шәкертләр сыймау сәбәпле яңа бина төзү кирәк була.Артыннан бик озак йөргәннән соң,1901 нче елда 3 катлы таш бина салына.Бу бина инде үзәктән ягып җылытыла торган булып,шәкертләр өчен мөмкин булган бөтен уңайлыклары булдырыла. Аталы –уллы Галиевлар тырышлыгы белән барлыкка килгән бу мәдрәсәнең матди нигезен булдыручы өлкән Галиев Мөхәммәтҗан булса,аның улы Галимҗан Галиев-Баруди мәдрәсәнең рухи кыйммәтен барлыкка китерүче. Һәм соңгысы мәдрәсәнең ачылу көненнән алып Совет хакимияте тарафыннан ябылганчыга кадәр бу уку йортының алыштыргысыз җитәкчесе була. Аның даны Русиянең татар һәм төрки халыклар дөньсында гына түгел,гомумән,мөселман дөньясында киң таралган.”Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең XIXйөз ахыры-ХХ йөз башы татар мәгарифенең йөзек кашы дип бәяләнерлек хакы бар.Чөнки заманында мәдрәсәдә мөгаллимлек иткән яки шунда белем алган бик күп шәхесләр совет чорында да фәннең,дипломатиянең,әдәбиятның төрле өлкәләрендә хезмәт итеп,милләтебезне дөнья халыкларына танытучыларны күпләп санарга була. Мәдрәсә ныклы режимга салынып,уку урыннары,яшәү һәм ашау урыннары аерым-аерым биналарда була. 4 Мәшһүр уку йортларында һәм сәфәрләрдә бай гыйльми тәҗрибә җыйган Галимҗан хәзрәт “Мөхәммәдия”гә җәдиди уку алымын кертә.”Мөхәммәдия”-матди яктан да иң яхшы тәэмин ителгән һәм уку-укыту ягыннан да алдынгы мәдрәсәләрнең берсенә әйләнә.Дини фәннәрдән тыш,бик күп дөньяви фәннәр:хисап,география,табигать белеме,тарих,рус теле, һәм башка фәннәр укытыла башлый. Гомуми уку вакыты 16 елга җитә. Шулай итеп “Мөхәммәдия”дә заманында иңзарур дини дә вә дөньяви гыйлем дә бирелеп,югары уку йортларында алган белемнәр белән тәңгәл килерлек дәрәҗәдә булган.Берүк вакытта хәзерлек,башлангыч,урта һәм югары белем баскычларын берләштерүче эзлекле,камил комплекс тәшкил итүе белән”Мөхәммәдия” мәдрәсәсе үзенчәлекле универсаль уку йортын,дөресрәге,милли масштабтагы университетны хәтерләтә. Кызганычка каршы бу мәдрәсәне 1918 нче елда ябалар.Шушы36 ел эшләү дәверендә” Мөхәммәдия”меңләгән шәкерткә белем иңдергән,югары квалификацияле белгечләр әзерләгән.Алар арасында: Х.Ямашев,Г.Камал,Ф.Әмирхан,М.Гафури,Ф.Бурнаш,К.Тинчурин,Б.Урманче .Н. Исәнбәт һәм бик күп мәшһүр шәхесләрне күрәбез. Ниһаять,заманында бөтен мөселман дөньясына даны таралган,олы тирән тарихы булган меңләгән төрки-татар балсына башлангыч,урта һәм югары дини уку йорты арасындагы иң өлкәне булган мәдрәсәбезнең тарихи биналары 1997 елның 7 нче октябрендә үзенең тулы хокуклы хуҗаларына кайтарылды. Бу узган 75 ел эчендә аның биналарын нинди ггенә вазыйфалар,гамәлләр,йомышлар өчен кулланылмагандыр инде,диварлар ниләр генә күрмәгәндер,әмма биналарның барысы да хәрабә хәленә килеп җиткән иде.Шуңа күрә кичекмәстән торгызу-төзекләндерү эшләре башлау зарур иде.Хөкүмәт даирәләрендә эшләүче җитәкчеләребез арасындаг кайбер милләтпәрвәр шәхесләребез ярдәме белән кыска вакыт эчендә,төзекләндерү эшләрен башкарып, биналарны,бүлмәләрне куллану өчен яраклы итеп,мөмкин булганча җиһазландырып,медицина-гигиена таләпләренә җавап бирерлек шартлар тудырып, һәм уку-яшәү өчен кирәкле булган уңайлыклар булдырып,1997,1998 уку елында шәкертләренә “Мөхәммәдия” үзенең тарихи бинасы ишекләрен ачып җибәрде.Бу елларда халкыбызга дини белем бирүнең зарурлыгы өстендә бик күп эшләр эшләнде. 5 Милләтебезнең йөз суы булырдай шәхесләрен укытып чыгарган Олуг Мәдрәсәбез”Мөхәммәдия” үзенең турыдан –туры вазыйфасын үз тарихи биналарында яңадан үти бшлады. “Таш астында калган чишмәләрдәй Дистә еллар яткач басылып, Ниһаять син ишекләреңне ачтың Милләтемне дингә чакырып. Күпме зыялыбыз монда азык алып Өзгән наданлыкның богавын, Гыйлем белән коралланган хәлдә Юата алган халкым күңелен.” (Ф.Ханнанова) Тиздән ,2012 нче елның 17 декабрендә Г.Камал бинасында “Мөхәммәдия” нең 130 еллыгына багышланган кичә булачак.Бу яңалыкны мин үзебезнең Биектау төбәгендә яшәүче милләттәшләремнән ишеттем. Үзәк мәчетебездә эшләүче Фәрит хәзрәт шулай ук “Мөхәммәдия”не тәмамлаган.Соңгы мәгълүматларга караганда мәдрәсәдә укучылар саны елдан-ел арта.Мәчет-мәдрәсәләребездә белем бирүче остазларыбыздан :Роза апа,Гөлнур апа,Гөлбәрия апаларга карап сокланмый мөмкин түгел.Алар бит нинди бөек тарихы булган,бөек шәхесләр белем алган -“Мөхәммәдиядә” укып,үзләре шәкертләр әзерлиләр.Быел Роза апаның 4шәкерте “Мөхәммәдиянең 1нче курсында белем алалар.
“Үткәне юкның –киләчәге юк”,”-диләр.Безнең киләчәгебез бар.”Үткәнен белгән-тарихын белгән”,-дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә.