Һ.Такташның "Мокамай" поэмасын анализлау, 9 сыйныф
план-конспект урока (9 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Сыйныф: 9А(татар төркеме)
Тема. Һ. Такташның “Мокамай” поэмасын анализлау.
Максат. 1. Укучыларны “Мокамай” поэмасы белән таныштыру; лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау.
2. Әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерә белү күнекмәләрен үстерү.
3.Әсәр аша укучыларда ныклы ихтыяр көче тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Метод һәм алымнар: сәнгатьле уку, эзләнү-тикшеренү, әнгәмә, рәсем буенча сөйләү, сүзлек өстендә эш, иҗади эш
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
1. Психологик уңай халәт булдыру.
- Кем көзге урманда булды? Сары яфраклы агачлар турында нәрсә әйтә аласыз? Каенның, усакның яфракларын нәрсә белән чагыштырып була? (тәңкә) Көзге урман күңелдә нинди хис уята? (матурлыкка соклану хисе)
II. Актуальләштерү.
-Үткән дәрестә без шагыйрь Һ.Такташның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык.Әйдәгез, тест сорауларына җавап биреп, белемнәрне тикшереп алыйк әле.
1. Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест үткәрү.
2. Үзбәя.
III. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру.
1. -Без бүген сезнең белән Һ.Такташның фаҗигале вакыйгага багышланган лирик поэмасы белән танышырбыз, аны анализларбыз, тел-сүрәтләү чараларын тикшерербез.
1) сүзлек өстендә эш.
Җанкисәгем- якын итеп, кадерләп эндәшү
Җәфа чигү- авырлыклар күрү
Һәлакәт – үлем
Карак-әйбер урлаучы
Баткак – төрле чуалчыклар, буталчыклар
йолу – бетерү, юкка чыгару,
Күмәк – бергә
Кәсеп –шөгыль
Чабата – лапти
Сыйнфый бөлгенлек- классовые неравенство
- “Мокамай” сүзенең аңлатмасын китаптан уку.
2) А.Арсланов башкаруында поэманы аудиоязмадан тыңлау.
3) укучыларның поэманы сәнгатьле укулары (“чылбыр”буенча уку).
2. Поэманың эчтәлеген ачыклау.
а) - Әсәр чәчмәме, тезмәме?
-Исеме нәрсәне аңлата? (Шагыйрьнең яшьлек дусты).
-Ул нинди жанрга карый? (Лирик жанр).
-Лирикада кем исеменнән сөйләнә?(мин)
-Лирик герой дип кемгә әйтәбез?(Лирик герой- шигырьдәге уй- хисләрне һәм эчке кичерешләрне үз исеменнән сөйләп бирүче)
-Шигырьдә туган як табигате ничек тасвирлана? (Лирик герой табигатьне бик матур итеп тасвирлый, урманнарда – ап-ак каеннар, камыш сабаклары искиткеч шаулый, алар герой күңелендә мәңге онытылмаячак)Шул юлларны табып уку.
б) - Әсәрдәге икенче герой кем? Аның портретын автор ничек сурәтли, шул юлларны табып укыгыз. (Икенче героебыз –Мокамай. Ул –кара чәчле, коңгырт кара күзле. Мокамай –лирик геройның дусты. Менә аны яратып, автор болай ди: “Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең.(шул юлларны табып уку)
3.-Дусты Мокамай белән авторның нинди уртак сыйфатлары бар?
(Икесе дә шук, наян, шул тик тормаулары аркасында шактый гына кыйналганнар да инде. Аларның һәрнәрсәгә исе китә. “Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде...”ди.(шул юлларны табып уку)
4.- Мокамай нинди аянычлы язмыш кичерә?
(Ул тәгәрмәч урлауда гаепләнә, кыйнала һәм идән астына ябып куела. Хурлыкны күтәрә алмыйча, үзен үзе үтерә. Күп еллар үткәч, шагыйрь вакыйга турында лирик әсәр яза)
5. – Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте ничек?
(Автор Мокамайга җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шушы хәлгә төшерде , ди.
”Син адаштың, ләкин син яхшы идең...
Тормыш авырлыгын бергәләп җиңеп чыгарга иде, ди. Ул Мөхәммәтҗанны гаепләми, киресенчә, аны акларга тырыша. (шул юлларны табып уку)
-Димәк, нинди максат белән язган ул бу поэманы? (Аның карак дигән исемен бетерү өчен). (Шул юлларны табып уку)
- Дустының үлеме күпме генә авыр булмасын, шагыйрьне дусты турында начар сүз яшәве борчый. Шуңа күрә ул кат-кат кабатлый, сине карак итеп сөйләмәм, ди. Дус дустына тугрылыклы булып кала: ул балачакта Мокамайны үзеннән өстен итеп тасвирлый.
Мокамай авырлыклар алдында каушап кала, аска тәгәри, ана ихтыяр көче җитми.
6. –Әсәрнең идеясе нинди?Автор нәрсә әйтергә тели? (Тормыш авырлыклары алдында каушап калмау, алга бару)
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Экрандагы рәсем буенча әңгәмә.
2.Тел-сүрәтләү чараларын табу, тикшерү, дәфтәргә язу.
-Әсәрдә чагыштырулар да кулланылган (ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике малай кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай, зурлар кебек)
-Шагыйрь фразеологизмнардан да оста файдаланган (югарыга табан юл алдым – тормышта үзеңне табу; исебез китә иде – кызыксыну, тал чыбыгы ашадык – кыйналу, йолу синең яманатыңны –үзгәртү, канлы пычак белән чикләдең –үлем)
-Әсәрдә сынландырулар да бар (имәннәр озатып барырлар, шаярулар кәсеп булып калыр дип, әкиятнең соңгы битләре, чагылып китсә синең күләгәң)
-Димәк, тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалану лирик шагыйрьнең эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен күрсәтә.
3.Геройларга характеристика бирү.(дәфтәрдә эшлиләр, аннан экрандагы җавап белән тикшерелә)
4*(вакыт калса).Төркемләп эшләү, синквейн төзетү.
V. Йомгаклау.
1.-Без дәрестә нишләдек?
- Сез бүгенге дәрестән нинди нәтиҗәгә килдегез?
(Үз-үзеңә ышанырга, көчле булырга, проблемаларны бергәләп чишәргә, авырлыкларга бирешмәскә кирәк.)
- Димәк, тормышта төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, аларны җиңәргә кешедә зур ихтыяр көче булырга тиеш.
Шигырьдәге Мокамайга менә шул сыйфат җитеп бетмәү сәбәпле, бик иртә кара җир астына керә, яшь гомере өзелә. Юкса алар икесе дә бер үк җәмгыятьтә яшәгән кешеләр бит. Тик юллары ике якка аерыла: берсе гел алга барып, зур шәхескә әйләнә, икенчесе кара гүргә керә. Мокамайның аянычлы язмышы мисалында шагыйрь бала вакыттан ук үзеңне батыр, кыю, тәвәккәл итеп тәрбияләргә куша.
-Кешенең тормыш баткагына чумуына кем гаепле?(дуслары, гаиләсе, кеше үзе, наркотик, эчкечелек, җәмгыятьтәге тәртипләр һ.б.)
-Кешене дөрес юлга кем чыгара ала?(дәүләт, хокук саклау органнары, дуслары, гаиләсе, кеше үзе)
-Безнең тирәбездә эчкечелек , наркоманлык, рухи пычраклык кебек афәтләр йөри. Боларга каршы торыр өчен сездә аек акыл, сәламәт рух, ихтыяр көче булуы кирәк.Бәхетегезнең үз кулыгызда икәнен һәрчак исегездә тотыгыз.
2.Билгеләр кую.
VI. Өй эше бирү.
1) “Мокамай” поэмасыннан өзекне ятларга.
2) Рәсем буенча хикәя язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дәресне анализлау.
Дәрес анализлауныңигътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегендә, эшенә үзанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрәгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк....
Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау
Анализ произведения Г.Тукая "Коза и баран"...
И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.
10нчы сыйныфта укучы рус телле балалар белән үткәрелгән ачык дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....
ФДББС (ФГОС) ка күчү шартларында әдәби әсәрне анализлау алгоритмы
Август конференциясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышында ясалган чыгыш...
Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестен анализлау
Тема: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау, "Акчарлак...
Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау
Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең эчтәлеген төшендерү...
Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен анализлау.
Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына татар әдәбиятыннан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы исемлегенә кертелгән....