Минем методик эшчәнлегем
материал на тему

Сафиуллина Нурзида Шайдулловна

"Минем методик эшчәнлегем" дигән темага эссе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Минем методик эшчәнлегем20.67 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара муниципаль районы “Мәмәшир урта мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Минем методик эшчәнлегем”

дигән темага эссе

туган тел һәм әдәбияты укытучысы

 Сафиуллина Нурзидә Шайдулловна

                                         “Укытучы  даими укып торганда гына

             укытучы була ала”

                                                                                К. Д. Ушинский

                                           

Мәктәп алдына куелган бурычлар заман узу белән үзгәрә бара. Һәр чор үзенә бер яңарыш алып килә. Конкурентлыкка ия шәхес тәрбияләү – хәзерге мәгариф алдында торган бурыч. Компьютерлаштыру, бер яктан караганда, уңай, заманча, икенче яктан, укучыларның аралашуларын, әдәбиятка, сәнгатькә тартылуларын чикли сыман тоела. Бу үз чиратында татар әдәби теленә игътибарны киметә. Татар әдәби теленең нормалары әдәби сөйләмнең нигезендә ята. Билгеле булганча, сөйләм культурасы - кешедә гомуми культураның бер билгесе. Ул үзеннән-узе генә килми, аңа үз сөйләмеңә һәрчак игътибар итү нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Кешенең сөйләме дөрес, анык, төгәл һәм матур булырга тиеш. Бары шундый сөйләм генә тыңлаучыга аңлаешлы, үтемле була, матур яңгырый. Сөйләмне дөрес, төгәл һәм анык итү өчен, кешенең фикер йөртүе эзлекле, нигезле, ышандыргыч булырга тиеш. Әдәби телнең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, морфологик, синтаксик һәм стилистик нормаларын өйрәтү- туган тел укытучысының төп бурычы. Ә әдәбият фәненең төп бурыы- туган якны, табигатен, авылны, халыкны, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын, үзенчәлеген өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятлы, камил сәламәт шәхес итеп тәрбияләү.

Бу – бүгенге көндә мәктәп алдында торган иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Бала үзен туган ягының бер күзәнәге итеп тоярга, аның үткәнен, бүгенгесен өйрәнергә, әби-бабайлардан калган мирасны сакларга, аны баетуда үзеннән өлеш кертүне үзмаксат итеп куярга тиеш. Туган як ул-туган йортыбыз, туган авылыбыз. Ватаныбыз... Ул- гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәүгә көч һәм дәрт бирүче, күңел терәге.

Ә югарыда әйтелгән шәхес тәрбияләү өчен, укытучы үзе югары мәдәниятле, әхлаклы, намуслы, яңалыкка, белемгә омтылучан, алга карап эш итә торган, һәр эшкә иҗади якын килү- чән, ярдәмчел, таләпчән, бер сүз белән әйткәндә, үз эшенең остасы булырга тиеш. Заман белән бергә атлау  укытучыдан өзлексез педагогик белем алуны таләп итә. Ә өзлексез педагогик белем мөгаллимнең гомуми мәдәни, социаль-әхлакый, һөнәри юнәлештәге белемнәрен даими тулыландырып торуы ул, ягъни үз белемен күтәрү өстендә эшләве. Гомер буе белем туплау- педагогның –мәңгелек юлдашы.

Туган тел  укытучысы буларак, бу бурычны үтәүдә минем өлешем дә зур булырга тиеш дип уйлыйм.Төп бурычым- бала шәхесен формалаштыру факторы буларак, хәтер һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү.             

   Укытучы-иҗади шәхес. Аның хезмәте һәрдаим белемне, педагогик осталыкны арттыруны, эзләнүне таләп итә. Хәзерге заман укытучысы тел һәм әдәбият укыту методикасындагы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып барырга, яңа метод һәм алымнарны, эш ысулларын, шул ук вакытта яңалыктан артта калмыйча, борынгы мәгърифәтче-галимнәребезнең хезмәтләрен дә үз эшчәнлегендә кулланырга бурычлы.

   Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.Шуңа күрә мин, ана теле укытучысы буларак, укучыларга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тырышам. Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый. Шунлыктан мин тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм төрле метод-алымнар кулланып, укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур урын бирәм. Хәтта тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрәм. Шулай эшләгәндә генә укучыларның гомуми культурасы үсә һәм алар барлык яктан да грамоталы булалар дип уйлыйм.Укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек дәрәҗәдә әзерләнеп чыгарга тиешләр бит.

   Сөйләм һәм язу теле- эчтәлекне тел чараларының бер хокуктагы ике төре белән белдерү юлы.Тел дәресләрендә мин аларның һәр икесенә дә урын бирергә, укучыларда җитәрлек күнекмәләр булдыруга игътибар итәргә һәм эшне бергә үреп барырга тырышам.

Моның өчен, дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү, төрле диктантлар яздыру кебек эшләр өстенә, тагын түбәндәге эшләрне дә,төрледән - төрле метод һәм алымнар да кулланам.

1)       картина,сюжетлы рәсемнәр яки видеоязмалар күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан сочинение итеп яздыру яисә, изложение өчен алынган текстны укып, аның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан аны яздыру;

2)       чыгыш ясарга өйрәтү;

3)       сыйныфтагы чыгышларына яки җавапларына бәя бирү яисә рецензия язу,аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү;

4)       төрле төрдәге иҗади биремнәрне үтәү;

5)       укыганнарын чагыштырып,үзгәртеп, яттан, сәнгатьле сөйләү;

6)       сүз, эпиграфлар белән эшләү, фразеологик эш, план төзү, докладлар, рефератлар язу, конспектлар, тезислар төзү;

7)       әсәр белән танышканда кызыксындырган өлешләрне барлау; анализ вакытында образлар турында эпитетлар, метафоралар кушып сөйләү;

8)       яңа технологияләр куллану,компьютерларда эшләү, интернеттан кирәкле материалны алып эшкәртү, үзгәртү, электрон китапханә белән эш.

   Әлеге алымнар укучыларны иҗади эшләргә, игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, әңгәмәдә катнашырга, иҗади уйларга,хәтерләрен үстерергә, фикерләргә, эзләнергә, дәлилләргә, нәтиҗә ясарга, грамоталы язарга өйрәтә.

   Төп методик максатларымның берсе-укучыларның иҗади сәләтен һәм мөстәкыйльлеген үстерү. Шуңа күрә укучыларның иҗат мөмкинлекләрен ачыклау өчен, дәресләрдә тиешле шартлар тудырырга тырышам: дәрес-әңгәмә, дәрес-сәяхәт,  дәрес- проект, дәрес-семинар, дәрес- конференция уздырам. Балалар андый дәресләрдә бер-берсе һәм укытучы белән фикерләшә, аралаша.

   Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларны үстерү максатыннан, төрле конкурсларда катнашам. Хәзерге вакытта укучы белән укытучының шәхес буларак үзара аңлашып эш итүе педагогик эшчәнлекнең мөһим өлеше булып торуына игътибар итәм.

   Шушы педагогик принципларга  таянып эшлим:

-укытучы укучының абруен төшерми, мәҗбүриләп эшләтми;

-укытучы укучының хис-тойгыларына таяна, укучының күңелендә кызыксыну уята;

-укытучы укучы белән тыгыз һәм хезмәттәшлектә эшли;

-сорауларга җавапларын ашыкмыйча ала, уйларга вакыт бирә;

-балага үз-үзен бәяләргә мөмкинчелек бирә.

   Белем һәм тәрбия бирүдә югары сыйфатка ирешү өчен, укучының сәләтле һәм тырыш булуы гына түгел, укытучының үз эшенә иҗади якын килүе, укыту барышында фән яңалыклары, укыту һәм тәрбиядә яңа технологияләр файдалана белүе дә мәҗбүри. Мәктәптә баланы югары әхлаклы, тормышка әзерлекле итеп укыту- тәрбияләүдә мин халык педагогикасы алымнарын киң кулланам. Халык педагогикасында борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре, үгет-нәсихәтләре тупланган һәм аларны һич тә югалтырга ярамый.

   Милли- төбәк компоненты укучыларның белемнәрен тирәнәйтергә, иҗади эшләргә булыша. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда җирле материаллардан файдаланып күп эш башкарам. Бала үзенең туган җиренең тарихы, мәдәнияте белән кызыксынырга тиеш. Туган җиребездә туып-үскән шагыйрьләрне, язучыларны белергә тиеш. Якташларыбызның тормыш юлы, иҗаты белән танышабыз. Җирле материаллар дәресләрне җанлы һәм кызыклы итә. Якташ язучылар иҗатына  багышлап, музыкаль кичәләр үткәрәбез, алар белән очрашулар оештырабыз. Алар үзләре дә мәктәп белән элемтәне өзми.

   Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Иҗадылык- бу яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу, үз эшен яратып башкару, укучыга шәхес итеп карау, сайлаган һөнәре өчен янып-көеп яшәү.

   Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Алар белемнәрне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, эзләнүләр, тәрбия һәм тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә ярдәм итәләр. Компьютер яки мәгълүмати технологияләрне файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген  күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта. Тырышлык куеп башкарылган эш уңай нәтиҗә бирми калмый. Дәрестәге эзлекле эш, өстәмә биремнәр үтәү, иҗади биремнәр башкару укучының сәләтен үстерергә булыша, укучының белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен камилләштерә, фикер йөртү дәрәҗәсен үстерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мингалиева Ләйсән Өмет кызының методик эшчәнлеге

Федераль  дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларын күпкырлы шәхес итеп тәрбияләүдә төп чара буларак аларның коммуникатив компетенция...

Минем педагогик эшчәнлегем

Эссе на тему Моя педагогическая деятельность....

Минем методик эшчәнлегем

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше дәресе (6нчы сыйныф)...

Минем педагогик эшчәнлегем

Минем педагогик эшчәнлегем....

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем".

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем"....

Эссе "минем педагогик эшчәнлегем"

32 ел эчендә уңышлар һәм уңышсызлыклар, өмет һәм хыяллар очышы искә төшерелә...