Эссе "Минем педагогик осталыгым"
статья на тему

Ибатова Сюмбель Рашатовна

Эссе "Минем педагогик осталыгым" үземнең педагогик эшчәнлегемне кыскача яктыртым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_2.docx20.17 КБ

Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”

Эссе:

«Минем педагогик осталыгым»

                                                                   Татар теле һәм әдәбияты             укытучысы                                                                                      Ибатова Сөмбел Рашат кызы

2018нче ел                                                                         

         Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык...  Андагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң.

Кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды. Әниемнең тормышка ашмаган һөнәре иде бу. Үземнән кечерәк балаларны укытырга, сеңелләремә дә дәрес бирергә яраттым. Мәктәптә укыганда да башлангыч сыйныф укучыларын бәйрәмнәргә әзерләргә, алар белән уеннар оештырырга туры килә иде. Әнә шул балачак хыяллары, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Яр Чаллы дәүләт педагогия институтына   китерде. Кулыма кызыл диплом  алып туган ягыма кайттым. Мөгаллимлек хезмәтемне үзем белем алган Үчәлле мәктәбендә башладым. Аннары хезмәт юлымны Азнакай 4нче урта мәктәбендә дәвам иттем. Бүгенге көнгә кадәр шушы мәктәптә эшлим.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Максатым –  балаларны татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү.

Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә. Шуны тормышка ашыру максатыннан, мин тәнкыйди фикерләүне  үстерү технологиясен өйрәндем һәм эшчәнлегемдә төрле алымнарын кулланып эшли башладым. Бу технология шәхесне бүгенге заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота. Укучыларыма төркемнәргә бүленеп эшләү бик ошый, чөнки бу вакытта гомуми, бердәм эшкә тартып, танып-белү эшчәнлеге үстерелә. Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар.     Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр; үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.

Рус төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш.  Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Синквейн”, “Диаманта”,  “Балык кылчыгы”, “Алты эшләпә”, “Инсерт”, “Шакмак”, “Идеал”, “Кәрзин” һ.б. тәнкыйди фикерләү алымнары көтелгән нәтиҗәләрне бирә.  Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләмне үстергәндә кластерлар (схемалар,  терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра.  Болай эшләү укыту сыйфатын күтәрүгә булыша. 

          Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп  бирергә тырышам.

Укучыңа дөрес юнәлеш күрсәтү өчен, үзеңә дүрт-биш тапкыр күбрәк укырга, фәлсәфи фикер йөртергә кирәк. ”Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес”, “Тәрбия” газеталары  минем төп ярдәмчеләрем. Шулай ук интернет-ресурслар белән дә гел кызыксынып торам, бик күп файдалы мәгълүматлар алам.

“Туган ягым-яшел бишек”, “Әбиемнең күңел сандыгы”, “Татар әдәбияты дәресләрендә Сингапур методикасын куллану”, “Р.Фәхреддин мирасын әдәбият дәресләрендә куллану”, “Каюм Насыйри  мәгърифәтче”, “Туган як җырчысы (Рөстәм Зәкуан иҗатында туган як )” темасына язылган эзләнү эшләрем  йокысыз төннәремнең нәтиҗәсе. Укучым Заһитова Ленизаның ике ел рәттән район күләмендә татар теле олимпиадасында җиңү яулавы  нинди зур бәхет! Ә укучыларыңның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олырак шатлык бар микән укытучы өчен?!  Мәктәпне тәмамлаган укучыларымның уңышлары өчен чын күңелдән шатланам.

Кайбер көннәрдә үткәннәремне күздән кичерәм дә шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин эшемне бик нык яратам икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле.

Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да.  Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар: “Кайда барсам, ни эшләсәм дә  күңелем гел сезнең белән сөйләшә!”

“Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең?”- дип сорасалар, җавабым бер генә: “Бары тик – укытучы!” Һәм бу исемне аклар өчен бар тырышлыгымны куярмын!   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....