Эссе. “Минем педагогик осталыгым”.
статья на тему
Укытучы- иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу- күпме көч таләп итә бу һөнәр иясеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
“Минем педагогик осталыгым”. | 17.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Н.Соболев исемендәге Васильево 2 нче номерлы
урта гомуми белем бирү мәктәбенең
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбият укытучысы
Наматова Гүзәлия Әнсар кызы
Эссе. “Минем педагогик осталыгым”.
Укытучы- иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу- күпме көч таләп итә бу һөнәр иясеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.
Мин, Наматова Гүзәлия Әнсар кызы, татар теле һәм әдәбият укытучысы. 20 ел инде рус мәктәбендә татар телен укытам. Укытучы һөнәренә мәхәббәтем, хөрмәт хисе миндә мәктәптә укыганда ук туды. Бу һөнәрне сайлап мин ялгышмадым. Үз һөнәремне яратам, ләззәт алам. Балалар белән эшләү, аларны тәрбияләү үзе бер шатлык дип уйлыйм. Балалар да мине хөрмәт итәләр, алар минем иң якын дусларым һәм ярдәмчеләрем.
Туган телебезнең матурлыгы, рухи-әхлакый мирасы аша укучыларым күңелендә милли үзаң, бөек халкымның тарихы, гореф-гадәтләренә кызыксыну, туган якка мәхәббәт һәм бөек шәхесләргә карата горурлык, туган якның гүзәл табигатенә соклану хисләрен тәрбияләргә тырышам. Укыту-тәрбия барышында төрле эш алымнарыннан һәм методларыннан файдалансам да, максатым бер – укучыларга ныклы белем бирү, аларны тәрбияле итү. Бүгенге шартларда җәмгыятебездә татар теленә булган мөнәсәбәтләр мине бик уйландыра. Иң зур теләгем: шушындый катлаулы чорларда да мин укыткан укучыларым үз туган телләрен – татар телен онытмасыннар, үз телебездә сөйләшергә оялмасыннар, үзләре әти-әниләр булгач та, үз балалары белән рәхәтләнеп авыз тутырып татарча сөйләшә алсыннар иде!
Мәктәптә укыган балаларның нинди булуына карап, безнең хезмәтәбезгә бәя бирелә. Мин аларны кызыксындыру өчен, дәресләрне заманча оештырырга тырышам. Инновацион технологияләр кулланып, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрәм. Хәзер күп укучылар үзләре дә презентация ясауны кулайрак күрәләр , интернет аша эшләгәндә күп мәгълүмат алырга өйрәнәләр. Язучыларыбызга, туган телебезгә багышлап стенгазеталар чыгарабыз. Дәресләремдә телдә, татар халкының яшәешендә, милли йолаларда, шәхесләрендә булган матурлыкны күрә белергә өйрәтәм. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланам. Шулай итеп, мин укучыларымда, аларның әти-әниләрендә туган телгә мәхәббәт, аны саклау, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тәрбияләргә тырышам. Районара, өлкә күләмендә, Казанда үткәрелә торган регионара олимпиадаларда катнашабыз. Мин дәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларның шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтәм. Укучыларның, фән белән кызыксынуларын арттыру өчен уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН үткәрәм.
Хезмәтем тынгысыз, еш кына көтелмәгән ситуацияләр алдында калам. Шулай да эшемне яратам. Балалар белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья! Һәр көн эшкә килүгә дистәләгән бала: “Исәнмесез,” – дип каршы ала, кайтып киткәндә: “Сау булыгыз”, - дип озатып кала. Алар белән очрашкач, күңелгә ниндидер рәхәтлек килә.
Минем бурыч - укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң тәрбияләү..
Мин балаларны уйланырга, эзләнергә, табарга һәм нәтиҗәсенә куана белергә өйрәтәм.
Иң рәхәте – укучыларымның һәр дәрестә нинди дә булса кечкенә генә җиңүләргә ирешүләрен күрә алу. Ул тел дәресендә диктантны хаталарсыз яза алу да, авыр темаларны җиңел генә “эләктереп” аңлап алулары да, әдәбият дәресләрендә үз фикерләрен курыкмыйча туган телләрендә әйтә алуларында да. Балаларның елмаюлы күз карашларын күрүне, нәрсә дә булса белергә теләп, сине уратып алуларын, янәшәңдә басып торуларыннан барлыкка килгән хисне бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый. Нәкъ менә шул вакытта син үзеңнең укучыларга кирәк булуыңны аңлыйсың. Бу хезмәтемнең нәтиҗәсе түгелмени?!
Мин үз һөнәремне яратам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эссе. "Минем педагогик осталыгым"
Минем педагогик осталыгым. Эссе....
Эссе "Минем педагогик осталыгым"
Минем педагогик осталыгым...
Эссе "Минем педагогик осталыгым "
"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...
Эссе «Минем педагогик осталыгым»
Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...
Эссе. Минем педагогик осталыгым
Эш тәҗрибәсенә күзәтү...
эссе "Минем педагогик осталыгым"
"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....
Эссе "Минем педагогик осталыгым"
Республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район этабына...