Разное.Презентации
материал по теме

Узбекова Алсу Шарипяновна

Разное.Презентации.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  

Кукмара муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениясе

 «Кукмара шәһәре  А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”

                               Доклад

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә карточкалар һәм тестлар ярдәмендә укучыларның компетентлылыгын үстерү.

                                Эшләде:татар теле һәм әдәбияты укытучысы    

                                                Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы

                                       2015нче ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп максаты – укучыларда татар телендә дөрес сөйләү, грамоталы язу, грамматик категорияләрне куллана һәм аера белү күнекмәләре булдыру. Әлеге максатка ирешү өчен хәзерге вакытта  татар теле дәресләрендә укытуның традицион булмаган яңа формаларына һәм алымнарына зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәи уңайлы ысулларның берсе булган тестлар аеруча киң файдаланыла башлады.Дәрестә төрле эш алымнары, күрсәтмә материаллар куллану өйрәнелә торган теманың ныклы үзләштерелүенә ярдәм итә. Шуны исәпкә алып, мин үземнең методик темам итеп татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә карточкалар һәм тестлар ярдәмендә укучыларның  компетентлылыгын үстерүне максат итеп куйдым. Шәхсән үзем,  башлангыч сыйныфларда татар теле укытканлыктан, әлеге тема актуаль дип саныйм. Тел дәресләрендә, аеруча ныгыту – кабатлау дәресләре үткәргәндә  төрле дидактик материаллар кулланырга тырышам. Аларны куллану балаларның материалны үзләштерү дәрәҗәләрен ачыкларга, шуның белән бергә алган белемнәрен, осталык һәм күнекмәләрен ныгытырга, уйлау, фикер йөртү эшчәнлекләрен үстерергә дә булыша.

Әлеге максатны тормышка ашыру йөзеннән, кабинетта күп кенә кулланма материаллар эшләнде. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен ныгыту, тирәнәйтү йөзеннән аерым темалар буенча материалларны үз эченә алган карточкалар системасы  булдырылды. Карточкалар программага кергән темалар буенча бүленгән. Барлык карточкаларга да номерлар сугылган.

I-IV сыйныфларда укучылар сүзнең иҗекләргә бүленүе, сүз төзелеше һәм ясалышы,сүз төркемнәре һәм аларның төп грамматик формалары белән таныша, шулай ук гади җөмлә төрләре һәм җөмлә кисәкләре турында төшенчә ала, орфографик кагыйдәләр үзләштерелә. Грамотага өйрәтү чорында дәрестә халык авыз иҗатын файдалану уңай нәтиҗә бирә. Бу чорда башлангыч  сыйныфларда табышмаклар, мәкаль – әйтемнәр язылган карточкалар куллану отышлы дип саныйм. Мөстәкыйль эшләү өчен әзерләнгән әлеге карточкалар дәреслек материалына өстәмә итеп бирелә. Халык авыз иҗаты әсәрләре укучыларда аеруча кызыксыну уята, укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыра,  шулай ук тәрбия чарасы да булып тора.

II сыйныфта исә җөмлә төрләрен өйрәнгәндә сорау җөмлә, өндәү җөмләләрне тестлар аша тикшерү уңышлы дип саныйм. Сүз төркемнәрен кабатлаганда төрле типта төзелгән тестлардан файлаланам.

Башлангыч сыйныфларда, бигрәк тә рус мәктәбендә укучы татар баласы, гадәттә русча сөйләшә, өйдә дә, мәктәптә дә шул телдә аралаша. Күпчелек очракта татар телендәге кагыйдәләр дә рус теле кагыйдәләре күзлегеннән чыгып өйрәнелә. Шунлыктан укыту процессында “Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар” (авторы Ә.Н.Сафиуллина) җыентыгыннан файдаланып бик күп карточкалар эшләдем һәм аларны дәрестә отышлы кулланып киләм.

Бүген мәгариф системасына кыю рәвештә бердәм дәүләт имтиханнары кертелде. Ул, әлбәттә, укытучы һәм укучыдан зур әзерлек сорый. Шуңа күрә, дәресләрдә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүнең иң нәтиҗәле һәм уңайлы төре буларак, тестлар куллану отышлы. Бу эшкә эзерлекне нәкъ менә башлангыч сыйныфлардан ук башларга кирәк дип саныйм.Түбән сыйныфта тестлар белән эшләү күнекмәсен алган укучы бала югары сыйныфларда да югалып калмый дип уйлыйм.Тест ярдәмендә белем һәм күнекмәләрне тикшерү – чикләнгән вакыт эчендә кыска һәм стандартлаштырылган сынау дигән сүз ул. Укучыларның җавапларын үрнәк белән чагыштырып, укытучы типик хаталарны, балаларның белем һәм күнекмәләрендәге кимчелекләрне ачыклый ала, укыту программасының аерым бер бүлегенә караган төшенчәләрнең үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү мөмкинлегенә ирешә. Тестлар танып-белү эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә, белемне дөрес бәяләргә, хаталарны башлангыч этаптан ук төзәтергә, укучыларның индивидуальүзенчәлекләрен исәпкә алырга, белемне тикшергәндә һәм нәтиҗәләрне бәяләгәндә вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, алар гадәти дәресләрдә кулланыла торган тикшерүне тулысынча алыштыра алмый. Ләкин белем тикшерүенең бу ысулын катнаш, кабатлау, гомумиләштерү дәресләрендә кулланып, укытучы бәяләүнең объективлыгына, нәтиҗәләрнең төгәллегенә ирешә.

Мин үземнең эш тәҗрибәмдә тестлар белән эшне түбәндәгечә оештырам. Гадәттә тестларны тема үтелеп беткәч яки уку чиреге тәмамлангач алынган белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәләрен тикшерәм.  Биремнәрне рәтләргә бәлеп тә, вариантлап та тәкъдим итәм. Алар күрсәтелгән вакыт эчендә куелган сорауларга җавап бирә. Тиешле вакыт узганнан соң, дөрес җаваплар әйтелә. Укучылар үз җавапларын үрнәк җаваплар белән чагыштыра һәм бәяли. Шул рәвешле укучылар үз – үзләрен тикшерү күнекмәсен дә ала, үз белемен, әзерлек дәрәҗәсен түбән сыйныфтан мөстәкыйль тикшерергә өйрәнә. Дөрес җавап булса, укучы ”+” тамгасы куя. Шуннан соң биремнең һәр соравы буенча дөрес җаваплар саны ачыклана һәм җавапларның гомуми саны билгеләнә.  

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, тест һәм карточкаларда алынган сүзләр, җөмләләр, текстлар гамәлдәге программаларда куелган таләпләрдән чыгып, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланды. Текстлар, хаталарны төзәтү белән беррәттән, туган якка, телебезгә халкыбызның гореф – гадәтләренә һәм йолаларына мәхәббәт, кешелеклелек  һәм шәфкатьлелек, әхлак сыйфатлары  тәрбияләү, матурлыкны тоя белү, табигатьне саклауны да күздә тота.

Туплаган карточкалар һәм тестлар укучылар белән индивидуаль эшләү өчен бик уңайлы. Мин дәрестә күнегүләрне бик тиз һәм дөрес үтәгән балаларга  карточкалар яки тестлар өләшеп, аларның сәләтен үстерергә булышам. Дәреслектәге күнегүнең күләме зуррак яки укучыга авыррак булса, андыйларга кечерәк күләмле гадиерәк карточкалар сайлап бирәм. Кайбер карточкалардагы күнегүләрне сыйныфтагы барлык укучылар белән үтәргә мөмкин. Мондый очракларда биремнәрне телдән эшләтергә дә була. Укучыларның хаталарын киметү максатыннан, карточкаларда төрле эш бүленеше алырга тырышам. Мәсәлән:

  1. төшеп калган хәрефләр урынына тиешлесен куярга;
  2. бер кагыйдәгә нигезләнгән сүзләрне аерым баганаларга аерып язарга;
  3. сүзләрнең дөрес язылышын аңлатырга (телдән);
  4. сүзләрнең басымын куярга;
  5. җибәрелгән хаталарны төзәтергә һ.б.

Бу төр биремнәр хаталарны киметергә ярдәм итә. Чирек ахырында исә, аеруча рус группаларында, укучыларның белемнәрен тестлар ярдәмендә бәялим.                                      

Карточкалар  һәм тестларны индивидуаль эшләтү белән беррәттән фронталь, сыйныфта һәм өйгә эш формасында да кулланам. Язма эштән соң – хаталарны төзәтү, язма эшкә кадәр – хаталарны кисәтү, хаталарны булдырмау максатыннан да файдаланам.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә карточка һәм тестларны отышлы куллану – укучыларның активлыгын, логик фикерләү дәрәҗәсен, мөстәкыль танып белү эшчәнлеген үстерә һәм үз эшенә тәнкыйть белән карый белергә күнегүләр чарасы булып тора.



Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Многопрофильный лицей им.А.М.Булатова п.г.т. Кукмор»

Кукморского муниципального района Республики Татарстан

Һәр останы без күрәбез әйтеп салган сүзеннән,

Сүз остасын-дәшми калгпн зирәк акылы эзеннән”


Гилемуллина Ләйсән Мансуровна,

Үзбәкова Алсу Шәрифҗановна

 татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Кукмара, 2017

Мәктәптә аралашу ике якның, ягъни укытучы һәм укучы шәхеснең җанлы әңгәмәсеннән гыйбәрәт ул. Рус телле лицейда аралашуда без-татар телчеләре өчен иң зур кыенлык кайбер укытучыларның, ата-аналарның татар телен олы бер фән итеп күрә алмавы, аның эчтәлеген, мөмкинлекләрен ачып бирә белмәүләре, гомумән, бу телне “чиста” татарлар өчен генә кирәк, башкалар өчен кирәксез, чит, кагылган, кимсетелгән тел итеп карау. Һәм шушы дөрес булмаган фикерне “гөнаһсыз” укучы башына ныклап сеңдерү. Аннан бу фикерне син бер үзең-татар теле һәм әдәбияты укытучысы кире алып кара инде?

Юкса бит, татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә. Халык аның ярдәмендә бай рухи хәзинәсен, тормыш тәҗрибәсен туплаган, белем алган. Хәзерге вакытта татар әдәби теленең функциясе шактый киң. Ул - Татарстанның дәүләт теле, шушы телдә балаларга гомуми урта белем бирелә, күп санлы әдәби әсәрләр иҗат ителә, фәнни-популяр хезмәтләр, ярдәмлекләр басыла, газета-журналлар чыга, театрлар эшли, радио, телевидение тапшырулары алып барыла. Бу елларда гына татар телендә күп санлы мультфильмнар  иҗат ителде, башка телләрдән үз телебезгә тәрҗемә ителгәннәре дә шактый. Үз туган телен белү һәм башка телләр белү һәр кешенең үзе өчен дә кирәк. “Бер тел-бер акыл, ике тел-ике акыл”, - ди халык. Ике тел белгәч, кеше информацияне үзенә ике телдә туплый һәм рухи дөньясын ике чыганак исәбенә баета. Тел галимнәре арасында дөньядагы барлык кешеләр белән аралашу өчен 14 тел җитә дигән фикер бар. 14 тел арасында татар теле дә булу, бу телнең бай, камил һәм иң таралган булуына куанычлы дәлил.

Татарстан төбәгендә яшәп, татарлар белән аралашып торганлыктан, без, рус телле мәктәптә укучы балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү,аларны ирекле сөйләшү-аңлашу, аралашуга өйрәтү, татар дөньясы турында кызыклы мәгълүмат бирү; татар сәнгате һәм аның бер төре булган әдәбиятның гүзәл үрнәкләре белән таныштыруны төп максат итеп куябыз. Бу алда укылган мәсьәләләрне, максатларны без үзебез-татар телчеләре генә чишә алмыйбыз, билгеле. Шуңа күрә, укучыларның икенче әнисе булган сыйныф җитәкчеләре, төрле предмет укытучылары (алар арасында үзләре ата-ана булган кешеләр дә күп) ике телне дә бер күреп, кирәк санап, укучыларга, аларның ата-аналарына җиткерсәгез һәм безнең белән бергә тату эш алып барсагыз, без бик шат булыр идек, аралашудагы иң зур кыенлык үзеннән-үзе чишелер иде. Укучылар тарафыннан “Зачем нам нужен татарский?“ - дигән фикер дә яңгырамас иде. Мәсәлән: Удмурт  халкын алыйк. Алар беркайчан татар телен кирәксез дип әйтми. “Без  бу телне икенче дәүләт теле буларак өйрәнәбез”, -диләр. Үз телләрен рус, татар телләрен беләләр, инглиз телен өйрәнәләр. Мин бу халыкка сокланам.

Икенчедән, аралашу яхшы булсын булсын өчен, иң кирәклесе-тәртип! Тәртип оештырдың исә, аралашу бар. Тәртип оештыра алмау-аралашуда шулай ук зур кыенлык.

Өченчедән, рус группаларында үзен татар телен бик яхшы белүчегә санап утыручы, татар телендә әйбәт кенә аралаша алучы татарлар һәм укымыйча,тырышмыйча да, күп еллар буена “Мин чисто русский” дигән фикерне башына сеңдереп  “күктән” әйбәт билге көтеп утыручы русслар булу һәм аларның бер группада утыруы да аралашуда зур авырлык.

Дүртенчедән, үз предметың буенча җитәрлек, төпле, тулы белемең булмау да аралашуда туа торган читенлекләрнең берсе.

Бишенчедән, телебезгә зур хөрмәт булсын өчен, без - телчеләр үз телебезнең аралашу теле генә түгел, ә дәүләт язма телендә дә чагылыш табуын теләр идек.

Кеше башкаларның телен хөрмәт итми икән, димәк, ул үзен дә, үзенең туган телен дә, үз ата-анасын да хөрмәт итми. Әйдәгез, аралашуда күп кыенлыкларны тудыручылар үзебез бит! Үзебезгә, туган телебезгә, чит халыклар теленә игътибарлы булыйк!



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  

Кукмара муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениясе

 «Кукмара шәһәре  А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”

      Дәресләрдә яңа инновацион технологияләр  куллану.

                      Эшләде: 1нче категорияле татар теле

                                             һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова А.Ш.

                                                                                                                               

                                             2017  нче ел

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, 

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

                                                  Р.Фәхреддин.

Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.

Мәктәп-искиткеч белем дөньясы.Анда һәрбер кеше укый,үсә, тәрбия ала.Һәр мәктәпнең үз йөзе.Ул балаларның елмаюлы йөзе,шатлыгы,кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.Укытучыларның  осталыгын арттыру, аларны яңа педагогик технологияләр белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүнең мөһим шарты булып тора. Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә,идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк.   Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты-белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле,яхшы белән яманны аера белүче,тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш.Нәрсә соң ул инновация? Инновация- латин сүзе.Безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту,яңалык,үзгәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация- ул укучыны укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы- педагогка кирәкле яңалыкларны туплау-җыйнау,өйрәнү һәм классификацияләү. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала. 

   Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла.Ул исә укыту процессы  субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә.Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен бик мөһим.Укучының алга таба үсеше башлангыч сыйныфта алган белемнәргә бәйле. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы белем бирү белән бергә баланы шәхес буларак үстерергә, уку эшчәнлегенең төрләренә  өйрәтергә  тиеш.  Ничек  итеп?  Башлангыч  сыйныфларга  белем  биргәндә  күрсәтмә әсбаплар  зур  роль  уйный.  Бүгенге  көндә  таблица,  рәсем,  аудиоязма,  видеоязма  белән  бергә, компьютер  программалары,  презентацияләр, электрон  дәреслек,  On-Line  режимында  укыту, интерактив такта һ.б. кулланыла. Хәзер компьютер, мультимедия программаларыннан башка белем бирүне күз алдына да китереп булмый.

Башлангыч сыйныфта укыту һәм тәрбия бирү максатларының  берсе  —  укучыларга  заманча  компьютер  технологияләрен  үзләштерергә ярдәм  итү,  алар  ярдәмендә  алган  белемнәрне киләчәк  үзүсеш  өчен  кулланырга  өйрәтү.  Бу максатны  тормышка  ашыру  өчен  дәресләрдә һәм  дәрестән  тыш  чараларда  информацион технологияләр куллану зарури.

Белем  бирүдә  компьютер  технологияләрен куллану түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:

– укучыларда әйләнә-тирә дөньядагы информация агымында ориентлаша алу күнекмәләрен үстерә;

– информация  белән  эшләүнең  практик төрләренә төшендерә;

– заманча техник чаралар ярдәмендә информация алмашу күнекмәләрен үстерә;

– укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыра;

– уку  материалын  аңлау,  истә  калдыру  һәм үзләштерүне оптимальләштерә;

– дәресне  югары  дәрәҗәдә  үткәрергә  ярдәм итә;

– төрле  дәрәҗәдәге  биремнәр  кулланып,  һәр укучыга шәхси якын килергә мөмкинлек бирә.

Мин  информацион  технологияләрне дәреснең  төрле  этапларында;  укучыларның белем  һәм  күнекмәләрен  тикшергәндә;  проектлар  методы  белән  интеграль  дәресләр үткәргәндә  кулланам.  Төгәлрәк  әйткәндә,  рус теле һәм татар теле дәресләрендә укучыларга компьютер  технологияләре  ярдәмендә  төрле күнегүләр  бирәм,  яңа  темага  керер  алдыннан проблемалы ситуациләр тәгъдим итәм. Әдәби уку  дәресләрендә  язучы  биографиясенең  кызыклы фактлары белән таныштырам, читтән торып сәяхәт итү кебек эш төрен кулланам, язучы иҗаты буенча куелган әкият яисә спектакльдән өзекләр  күрсәтәм,  нәфис  сүз  осталары  язмаларын  тыңлатам.  

Укучылар  үзләре  дә  компьютер  программаларын  файдаланып,  төрле  иҗади  мөстәкыйль эшләр үтиләр. Мондый төр эшләр укучыны тагын да активлаштыра, белем алуга дәртләндерә һәм мөстәкыйльлек тәрбияли.

   Һәркемгә  белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче чараларның берсе-инновацион-коммуникатив технологияләрне файдалану.

   Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде.Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә.Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була.Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә.Компьютер, күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп,укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.Компьютер һәм аның  мөмкинлекләрен өйрәнү эше эзлекле алып барыла. Дәресләрдә мөмкин булган кадәр Интернет- технологияләр кулланып белем бирү-көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара.

   Информацион  һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Уку материалының күп өлешләрен,  бигрәк тә катлаулы  өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, мультимедиа технологияләрендәге информация белән дә эшли белергә тиеш.

Компьютер-яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче. Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрени аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән дә эшли белергә тиеш.Үземнең укыту эшчәнлегемдә укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән төрле педагогик технологияләр элементларын кулланып эшлим:проблемалы укыту, уен һәм коммуникатив технология шундый технологияләрдән.Дәресләрне мультимедиа технологиясен кулланып үткәрергә тырышам.Башлангыч  сыйныфларда татар теленнән  кагыйдәләр буенчапрезентацияләр эшләдем, тестлар төзеп,компьютерга куйдым. 1нче сыйныфта татар теле дәреслекләренә кушымта булып дисклар кайтты. Бу дисклар дәрес өчен бик файдалы. Һәр теманы аңлатканда диск белән эшләү балаларда кызыксыну уята, балалар бик кызыксынып, теләп эшлиләр.Болар дәрес үткәргәндә зур таяныч булып тора.Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята.Аларны яңа тема аңлатканда, материалны ныгытканда, язучыларыбызның тормыш юллары белән таныштырганда, сыйныфтан тыш чараларда кулланып була.Үзем дә һәр дәрескә бик күп презентацияләр ясарга тырышам,балаларның күңелләренә үтеп керердәй итеп оештырам, аларда дәрескә карата кызыксыну уятам.Укучыларның үзләрен дә эшләргә өйрәтәм, алар да компьютерда бик теләп эшлиләр.Бу эшне эшләү бик уңышлы һәм кызыклы килеп чыга.Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш. Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында, уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга кызыксынуын уята.Мультимедия технологиясе слайд-иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкин.Уку, әдәбият  дәресләрендәмультимедия  технологиясе куллану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә.Башлангыч сыйныф укучылары белән төрле кызыклы уеннар уйныйбызУкучылар уеннарда бик теләп катнашалар. Аларны парлап һәм төркемләп үткәрергә мөмкин.Информацион технологияләрне куллану баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен үстерә.Шулай ук төрле язма, мөстәкыйль эшләр компьютерда җыела һәм саклана.Татар теле дәресләре өчен компьютерда карточкалар, тестлар, кроссвордлар ясап, дәресләрдә еш кулланам.Төрле сайтларга кереп үземә яңалыклар эзлим. Тапкан яңалыкларны укчыларым белән уртаклашам. Дәресләрдә ИКТ ның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күзаллауларын үстерә.Предмет буенча өлгерешләрен арттыра.Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә.Үз уңышларын күреп сөенү,куану хисләрен тудыра. Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым роль бирәм.  Шул максаттан шәһәр буйлап экскурсияләр, рольле уеннар дәресләре кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле булып торалар. Әлеге дәресләрнең һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Аларның уртак ягы - укучыларда сөйләм эшчәнлегенең һәм сөйләм иҗатының төрле төрләрендә мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү булып тора. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам. 
Инновацияле технология формаларының берсе интеграль дәрес булып тора. Интеграль дәресләр барышында педагоглар укытуны һәм тәрбия бирүне бәйләп алып бару, төрле мәдәниятләрне чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу мөмкинлеге алалар.Бүгенге көндә мәктәпләрдә мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.        

Хәзерге вакытта укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә:үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү.Ә моның өчен укытучы үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.

   “Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-укытучы бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы”-дигән мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов. Минемчә,бүгенге көндә дә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча тәшкил итә.Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү-ул укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү. Рус телле балаларның татар телен үзләштергәндә, беренче планга сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә бер-бер артлы формалаштыру һәм үстерү чыга.Димәк, рус телле балаларны, беренчедән, татар телен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үзләренең фикерләрен татар теле чаралары белән әйтеп бирә белергә, өченчедән, башкаларның фикерләрен аңлап, язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белергә тиешләр.Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә,һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халыкның үткәнен, тарихын,сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.Балалар- безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк.Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк.

Телгә өйрәтүнең төп юнәлешләре методикада төрлечә булган, тарихта интуитив, аңлы, катнаш һәм башка юнәлешләр мәгълүм.Дәресләрнең максаты, аңа ирешү юллары укучының мәнфәгатьләрен һәм шәхси, милли, яшь үзенчәлекләреннән чыгып билгеләнергә тиеш. Телгә өйрәтү процессы, уку эшчәнлеге буларак оештырылып укучылар конкрет укыту максатын куеп, аны хәл итү юнәлешендә эш итәргә тиешләр. Бу юнәлештә укыту тел дәресләрен аралашуга, телне фикерләр алышу чарасы буларак файдалануга өйрәтүне күз алдында тота. Моның өчен укучыларда аралашу ихтыяҗы булдырыла, аның ярдәмендә һөнәри һәм гомуммәдәни әһәмиятле мәгълүмат алу теләген уяту бурыч итеп куела.Телне өйрәнүдә гомуми белем бирү, тәрбияви максатлар урын ала. Хәзерге вакытта телне гамәли максатларда өйрәнәләр. Бу максат интенсив, аңлы-гамәли методларның тууына, шулар буенча төзелгән яңа дәреслекләр язылуга сәбәп була. Телгә өйрәтү системасында укытуның эчтәлеген дөрес билгеләү гаять әһәмиятле.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  

Кукмара муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениясе

 «Кукмара шәһәре  А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”

                                  Доклад

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре формалаштыру

                                                                                                                                                                     Эшләде: 1нче категорияле      

                                                      татар теле һәм әдәбияты укытучысы                

                                                      Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы

                                               

                                                                              

                                               

                                        2016 нчы ел

Сәнгатьле сөйләм дигән төшенчә бик киң тармаклы. Ул үз эченә дикция, темп, интонация һәм алар белән бәйләнешле мимика, ишарә, шулай ук аралашу культурасы элементларын ала.Тикшеренүләр шуны күрсәтә: кайбер балаларның сөйләме тиз һәм аңлаешсыз була. Сөйләм вакытында кабер бала авызын тиешенчә ачмый, аның авазлар артикуляциясе көчсез була. Мондый сыйфатлар тора-бара формалаша һәм камилләшә.

Дәресләрдә сәнгатьле сөйләргә өйрштү юнәлешендә даими эшләү барышында түбәндәге сорауларга җавап табарга тырышабыз.

- Дәресләрдә сәнгатьле сөйләү нинди чаралар ярдәмендә тормышка ашырыла?

- Сәнгатьле сөйләүдә осталыкка өйрәтү алымнары нинди? Сөйләм үстерү дәресләрендә аларны ни рәвешле тормышка ашырырга мөмкин?

Укытучының үз сөйләү үрнәге башлангыч сыйныф укучыларына аеруча көчле тәэсир итә. Балалар дәрестә сәнгатьле сөйләмне ишетергә һәм шуны үрнәк итеп алырга тиешләр.Укытучы әдәби әсәрне никадәр сәгатьле итеп укыса яки сөйләсә, балалар күңелендә туган хисләр дә шулкадәр тирән, көчле була. Укытучының табигать матурлыгын күз алдына китереп бастырырлык ,геройның әхлакый гүзәллеген ачарлык  һәм тирән хисси кичерешләр тудырырлык итеп тасвирлап укуы яки сөйләве кече яштәге мәктәп укучыларында эстетик зәвык, шатлык тудыра. Укытучының үрнәк итеп укуын яки сөйләвен күзәтү нәтиҗәсендә балалар сәнгатьле итеп сөйләүнең асылына төшенәләр, аны бәяли белергә өйрәнәләр һәм үзләре дә, сөйләгән чакта, мөмкин булган барлык чараларны кулланып, тавыш ярдәмендә әсәр эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтләрен белдерергә тырышалар. Шул рәвешле, алар матур әдәбиятны тыңлаудан  һәм сөйләүдән, чын мәгънәсендә, ләззәт табалар.

Беренче сыйныфлардан ук сәнгатьле сөйләүдә түбәндәге таләпләрне үтәү мәҗбүри:

1.Сөйләм тизлеген (темпын) аерымлый алу.

2.Сөйләм ритмы камиллегенә омтылу.

3.Төп тон – әдәби әсәрнең нигез яңгырашы төшенчәсен булдыру.

 4.Интонация (аһәң) төрлелегенә ирешү.

Сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү алымнары һәм чаралары

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру өчен кече яштәге балалар белән системалы рәвештә эшләргә кирәк. Ул түбәндәге күнегүләрдән тора.

1.Сулыш урнаштыру һәм дөрес дикция булдыру юнәлешендә эшләү.

Сөйләгәндә баланың гәүдәсе төз, муены һәм башы туры торырга тиеш. Һаваны тирән итеп суларга, ә сөйләү процессында һаваны әз-әзләп чыгара барырга һәм үпкәдәге һаваны тулысынча чыгарып бетермичә, паузаларда яңадан сулап, һава өсти торырга кирәклеге аңлатыла. Баланың нокта һәм паузаларда тирән итеп сулыш алуы һәрвакыт күзәтеп барыла.

2.Әдәби әйтелешне күнектерү.

 Әдәби телдәгечә дөрес әйтелеш кагыйдәләрен орфоэпия өйрәнә. Кече яштәге баланың орфоэпик нормаларны бозып сөйләве тыңлаучы дикъкатен читкә алып китә һәм эчтәлекне аңлауга комачаулый. Шуңа күрә кече яштән үк балаларга сүзләрнең әдәби әйтелеш нормаларын даими рәвештә өйрәтүгә, теге яки бу аваз, иҗек һәм сүзнең дөрес әтелеш үрнәген бирүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Укытучы баланың сөйләмендәге кимчелекләрен исәпкә ала, авазларны дөрес әйтергә өйрәтә.

3.Басым һәм аның төрләре.

Басымны дөрес куеп сөйләү – барыннан да бигрәк әһәмиятле. Шигъри әсәрләрдә басымны дөрес куймау тискәре нәтиҗәгә китерә.

- Сүз басымы игътибарга лаек, чөнки ул сүзнең лексик мәгънәсен аеруда зур роль уйный. Туган телгә игътибар һәр өлкәдә булырга тиеш. “Татар телен ярат, хөрмәт ит”, дип кенә аңа ихтирам хисе тәрбияләп булмый. Моңа ирешү өчен балаларга туган телнең аһәңлелеге, байлыгы турында мәгълүмат бирергә, матур сөйли белүнең үзнннән-үзе килмәвен, моның өчен тырышу кирәклегенә төшендерү кирәк.

- Логик басым. Логик басымны дөрес куеп сөйләү өчен, текстны бик уйлап тикшерергә кирәк. Әсәрнең гомуми барышыннан, төп идея эчтәлегеннән чыгып билгеләгәндә генә җөмләдәге логик басымнар дөрес була.

4.Сөйләү үрнәге.

Укытучы сөйләменең берничә характерлы үрнәге бар. Мәсәлән, артык тавыш чыгармаска тырышып, сагаеп уку; тизрәк, көчлерәк итеп уку һ.б. Сөйләү үрнәге буларак, видио язмалардан да файдаланыла. Сөйләү үрнәгенә анализ ясау өчен төрле өзекләр тыңланыла.(Мәсәлән, Р.Вәлиеваның әкиятләрен тыңлау).

5.Сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда рольләргә бүлеп сөйләү, уеннар, әкиятләрне сәхнәләштерү бик әһәмиятле. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре дәрестән тыш эшләрдә, төрле бәйрәмнәр үткәргәндә тагын да үстерелә.

Югарыда санап киткән сөйләмгә өйрәтү алымнарыннан тыш, тавышның яңгырашы да әһәмиятле урын алып тора. Тавышның көчәюе, куәтләнүе яки кимү дәрәҗәсе сөйләмне матурлый һәм җанландырып җибәрә. Дәреслекләрдә тавышны төрлечә үзгәртеп укуга нигезләнгән күп кенә әсәрдәр бирелгән.Мондый әсәрләрне укыганда аеруча игътибарлы булырга кирәк дип саныйм. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, балаларны сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү, сөйләмне аңлап кабул итү сәләтләрен үстерү, авазларны,сүзләрне дөрес әйтүне камилләштерү – бүгенге көннең әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе булырга тиеш.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  

Кукмара муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениясе

 «Кукмара шәһәре  А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”

      Дәресләрдә яңа инновацион технологияләр  куллану.

                      Эшләде: 1нче категорияле татар теле

                                             һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова А.Ш.

                                                                                                                               

                                             2017  нче ел

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, 

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

                                                  Р.Фәхреддин.

Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.

Мәктәп-искиткеч белем дөньясы.Анда һәрбер кеше укый,үсә, тәрбия ала.Һәр мәктәпнең үз йөзе.Ул балаларның елмаюлы йөзе,шатлыгы,кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.Укытучыларның  осталыгын арттыру, аларны яңа педагогик технологияләр белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүнең мөһим шарты булып тора. Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә,идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк.   Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты-белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле,яхшы белән яманны аера белүче,тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш.Нәрсә соң ул инновация? Инновация- латин сүзе.Безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту,яңалык,үзгәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация- ул укучыны укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы- педагогка кирәкле яңалыкларны туплау-җыйнау,өйрәнү һәм классификацияләү. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала. 

   Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла.Ул исә укыту процессы  субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә.Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен бик мөһим.Укучының алга таба үсеше башлангыч сыйныфта алган белемнәргә бәйле. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы белем бирү белән бергә баланы шәхес буларак үстерергә, уку эшчәнлегенең төрләренә  өйрәтергә  тиеш.  Ничек  итеп?  Башлангыч  сыйныфларга  белем  биргәндә  күрсәтмә әсбаплар  зур  роль  уйный.  Бүгенге  көндә  таблица,  рәсем,  аудиоязма,  видеоязма  белән  бергә, компьютер  программалары,  презентацияләр, электрон  дәреслек,  On-Line  режимында  укыту, интерактив такта һ.б. кулланыла. Хәзер компьютер, мультимедия программаларыннан башка белем бирүне күз алдына да китереп булмый.

Башлангыч сыйныфта укыту һәм тәрбия бирү максатларының  берсе  —  укучыларга  заманча  компьютер  технологияләрен  үзләштерергә ярдәм  итү,  алар  ярдәмендә  алган  белемнәрне киләчәк  үзүсеш  өчен  кулланырга  өйрәтү.  Бу максатны  тормышка  ашыру  өчен  дәресләрдә һәм  дәрестән  тыш  чараларда  информацион технологияләр куллану зарури.

Белем  бирүдә  компьютер  технологияләрен куллану түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:

– укучыларда әйләнә-тирә дөньядагы информация агымында ориентлаша алу күнекмәләрен үстерә;

– информация  белән  эшләүнең  практик төрләренә төшендерә;

– заманча техник чаралар ярдәмендә информация алмашу күнекмәләрен үстерә;

– укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыра;

– уку  материалын  аңлау,  истә  калдыру  һәм үзләштерүне оптимальләштерә;

– дәресне  югары  дәрәҗәдә  үткәрергә  ярдәм итә;

– төрле  дәрәҗәдәге  биремнәр  кулланып,  һәр укучыга шәхси якын килергә мөмкинлек бирә.

Мин  информацион  технологияләрне дәреснең  төрле  этапларында;  укучыларның белем  һәм  күнекмәләрен  тикшергәндә;  проектлар  методы  белән  интеграль  дәресләр үткәргәндә  кулланам.  Төгәлрәк  әйткәндә,  рус теле һәм татар теле дәресләрендә укучыларга компьютер  технологияләре  ярдәмендә  төрле күнегүләр  бирәм,  яңа  темага  керер  алдыннан проблемалы ситуациләр тәгъдим итәм. Әдәби уку  дәресләрендә  язучы  биографиясенең  кызыклы фактлары белән таныштырам, читтән торып сәяхәт итү кебек эш төрен кулланам, язучы иҗаты буенча куелган әкият яисә спектакльдән өзекләр  күрсәтәм,  нәфис  сүз  осталары  язмаларын  тыңлатам.  

Укучылар  үзләре  дә  компьютер  программаларын  файдаланып,  төрле  иҗади  мөстәкыйль эшләр үтиләр. Мондый төр эшләр укучыны тагын да активлаштыра, белем алуга дәртләндерә һәм мөстәкыйльлек тәрбияли.

   Һәркемгә  белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче чараларның берсе-инновацион-коммуникатив технологияләрне файдалану.

   Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде.Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә.Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була.Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә.Компьютер, күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп,укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.Компьютер һәм аның  мөмкинлекләрен өйрәнү эше эзлекле алып барыла. Дәресләрдә мөмкин булган кадәр Интернет- технологияләр кулланып белем бирү-көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара.

   Информацион  һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Уку материалының күп өлешләрен,  бигрәк тә катлаулы  өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, мультимедиа технологияләрендәге информация белән дә эшли белергә тиеш.

Компьютер-яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче. Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрени аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән дә эшли белергә тиеш.Үземнең укыту эшчәнлегемдә укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән төрле педагогик технологияләр элементларын кулланып эшлим:проблемалы укыту, уен һәм коммуникатив технология шундый технологияләрдән.Дәресләрне мультимедиа технологиясен кулланып үткәрергә тырышам.Башлангыч  сыйныфларда татар теленнән  кагыйдәләр буенчапрезентацияләр эшләдем, тестлар төзеп,компьютерга куйдым. 1нче сыйныфта татар теле дәреслекләренә кушымта булып дисклар кайтты. Бу дисклар дәрес өчен бик файдалы. Һәр теманы аңлатканда диск белән эшләү балаларда кызыксыну уята, балалар бик кызыксынып, теләп эшлиләр.Болар дәрес үткәргәндә зур таяныч булып тора.Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята.Аларны яңа тема аңлатканда, материалны ныгытканда, язучыларыбызның тормыш юллары белән таныштырганда, сыйныфтан тыш чараларда кулланып була.Үзем дә һәр дәрескә бик күп презентацияләр ясарга тырышам,балаларның күңелләренә үтеп керердәй итеп оештырам, аларда дәрескә карата кызыксыну уятам.Укучыларның үзләрен дә эшләргә өйрәтәм, алар да компьютерда бик теләп эшлиләр.Бу эшне эшләү бик уңышлы һәм кызыклы килеп чыга.Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш. Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында, уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга кызыксынуын уята.Мультимедия технологиясе слайд-иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкин.Уку, әдәбият  дәресләрендәмультимедия  технологиясе куллану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә.Башлангыч сыйныф укучылары белән төрле кызыклы уеннар уйныйбызУкучылар уеннарда бик теләп катнашалар. Аларны парлап һәм төркемләп үткәрергә мөмкин.Информацион технологияләрне куллану баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен үстерә.Шулай ук төрле язма, мөстәкыйль эшләр компьютерда җыела һәм саклана.Татар теле дәресләре өчен компьютерда карточкалар, тестлар, кроссвордлар ясап, дәресләрдә еш кулланам.Төрле сайтларга кереп үземә яңалыклар эзлим. Тапкан яңалыкларны укчыларым белән уртаклашам. Дәресләрдә ИКТ ның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күзаллауларын үстерә.Предмет буенча өлгерешләрен арттыра.Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә.Үз уңышларын күреп сөенү,куану хисләрен тудыра. Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым роль бирәм.  Шул максаттан шәһәр буйлап экскурсияләр, рольле уеннар дәресләре кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле булып торалар. Әлеге дәресләрнең һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Аларның уртак ягы - укучыларда сөйләм эшчәнлегенең һәм сөйләм иҗатының төрле төрләрендә мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү булып тора. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам. 
Инновацияле технология формаларының берсе интеграль дәрес булып тора. Интеграль дәресләр барышында педагоглар укытуны һәм тәрбия бирүне бәйләп алып бару, төрле мәдәниятләрне чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу мөмкинлеге алалар.Бүгенге көндә мәктәпләрдә мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.        

Хәзерге вакытта укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә:үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү.Ә моның өчен укытучы үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.

   “Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-укытучы бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы”-дигән мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов. Минемчә,бүгенге көндә дә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча тәшкил итә.Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү-ул укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү. Рус телле балаларның татар телен үзләштергәндә, беренче планга сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә бер-бер артлы формалаштыру һәм үстерү чыга.Димәк, рус телле балаларны, беренчедән, татар телен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үзләренең фикерләрен татар теле чаралары белән әйтеп бирә белергә, өченчедән, башкаларның фикерләрен аңлап, язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белергә тиешләр.Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә,һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халыкның үткәнен, тарихын,сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.Балалар- безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк.Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк.

Телгә өйрәтүнең төп юнәлешләре методикада төрлечә булган, тарихта интуитив, аңлы, катнаш һәм башка юнәлешләр мәгълүм.Дәресләрнең максаты, аңа ирешү юллары укучының мәнфәгатьләрен һәм шәхси, милли, яшь үзенчәлекләреннән чыгып билгеләнергә тиеш. Телгә өйрәтү процессы, уку эшчәнлеге буларак оештырылып укучылар конкрет укыту максатын куеп, аны хәл итү юнәлешендә эш итәргә тиешләр. Бу юнәлештә укыту тел дәресләрен аралашуга, телне фикерләр алышу чарасы буларак файдалануга өйрәтүне күз алдында тота. Моның өчен укучыларда аралашу ихтыяҗы булдырыла, аның ярдәмендә һөнәри һәм гомуммәдәни әһәмиятле мәгълүмат алу теләген уяту бурыч итеп куела.Телне өйрәнүдә гомуми белем бирү, тәрбияви максатлар урын ала. Хәзерге вакытта телне гамәли максатларда өйрәнәләр. Бу максат интенсив, аңлы-гамәли методларның тууына, шулар буенча төзелгән яңа дәреслекләр язылуга сәбәп була. Телгә өйрәтү системасында укытуның эчтәлеген дөрес билгеләү гаять әһәмиятле.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Язгы кояш җир өстен җылыта. Зәңгәр күк йөзе ачылып китте. Күктә бер кош сайрый. Агачларда яшел яфраклар күренә башлады.

Слайд 2

Аергыч

Слайд 3

Язгы кояш җир өстен җылыта. Зәңгәр күк йөзе ачылып китте. Күктә бер кош сайрый. Агачларда яшел яфраклар күренә башлады.

Слайд 4

Аергыч: Җөмләнең иярчен кисәге Нинди? Кайсы? Ничәнче? сорауларына җавап бирә Һәрвакыт исемне ачыклап килә Сыйфат һәм сан белән белдерелә Бер дулкынлы сызык сызыла

Слайд 6

Яз килә

Слайд 7

Аергыч кайсы сүз төркемен ачыклап килә? Исемне ачыклап килә. Аергыч нинди сорауларга җавап бирә? Нинди? Кайсы? Ничәнче? с орауларына җавап бирә. Аергычлар нинди сүз төркемнәре белән белдерелә? Исем һәм сыйфат белән белдерелә. Аергычны җөмләдә куллану ни өчен кирәк? Алар җөмләне матурлыйлар, сүздәрне төрле яклап ачыклыйлар.

Слайд 8

Өй эше. 284 нче күнегү

Слайд 9

Рәхмәт!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

1.Аягы юк,кулы юк . Ишек ачуга өй эченә йөгерә. Бу ни була,кем белә ? ( Суык ) 2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел .( Чыршы ) 3.Агач башында көмеш алка . (Ай) 4. Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә . ( Яфрак ) 5.Ашамый, эчми , Көне – төне эшли . ( С әгать ) 6.Өй эчендә базым бар, Баз эчендә бозым бар. Керер идем – сыялмыйм , Бозларында шуалмыйм . ( Суыткыч )

Слайд 2

с у ы к ч ы р ш ы а й я ф р а к с ә г а т ь с у ы т к ы ч

Слайд 3

СЫЙФАТ- предметны белдерә , Кем?Нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Слайд 4

СЫЙФАТ Предметның билгесен белдерә, Нинди?Кайсы сорауларына җавап бирә.

Слайд 5

Кызыл,кызылрак, җылы,җылырак, зәңгәр,зәңгәррәк, күңелле,күңеллерәк, якты,яктырак,матур, матуррак,тәмле , тәмлерәк,баллы, баллырак .

Слайд 6

СЫЙФАТНЫҢ ЧАГЫШТЫРУ ДӘРӘҖӘСЕ. ( Сравнительная степень прилагательного).

Слайд 7

Акыллы , яшел , матур , кызыл , кечкенә,чиста .

Слайд 8

Акыллы- умный Яшел- зелёный Матур- красивый Кызыл- красный Кечкенә- маленький Чиста- чистый

Слайд 9

Акыллы- акыллырак Яшел- яшелр әк Матур- матуррак Кызыл- кызылрак Кечкенә- кечкенәрәк Чиста- чистарак

Слайд 10

Тәмле- тәмлерәк - бик тәмле - тәмле түгел.

Слайд 11

(Красивое) плат ье (Жаркое) лето (Умная) девочка (Холодный) день (Ленивый) кот (Мелкий) дождь (Прямая) улица (Широкая) река

Слайд 12

Матуррак Җылырак Акыллырак Салкынрак Ялкаурак Ваграк Турырак Киңрәк

Слайд 13

(Красивое ) плат ье - - матур күлмәк ( Жаркое) лето- - эссе җәй ( Умная) девочка- - акыллы кыз ( Холодный) день- - салкын көн ( Ленивый) кот -- ялкау песи ( Мелкий) дождь- - вак яңгыр ( Прямая) улица -- туры урам ( Широкая) река -- киң елга

Слайд 14

Өй эше. 44бит, 3нче күнегү язарга.