Мастер-класс "Синквейн"
материал на тему
Синквейн- иҗади ф"Синквейн-иҗади фикерләүне үстеруче методик алымикерләүне үстерүче методик алым»
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
master_klass.rar | 326.33 КБ |
Подписи к слайдам:
Синквейн - француз сүзе, «биш илһам», «биш уңыш» дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый. Нәрсә ул синквейн?
Синквейн язу тәртибе Синквейн 5 юлдан тора 1 сүз 2 сүз 3 сүз 4 сүз 1 сүз
1 юл 2 юл 3 юл 4 юл 5 юл 1 сүз . Теманы ачыклаучы сүз, исем. (Кем? Нәрсә?) 2 сүз. Теманы сурәтли торган 2 сыйфат (Нинди?) 3 сүз. Темага хас булган 3 фигыль. (Нишли?) 4 с үз. Темага карата үз мөнәсәбәтеңне белде-рүче фраза, җөмлә (афоризм, мәкал ь, цитата) 1 с үз. Темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә, ассоц иа ция) Синквейн язу тәртибе
Нәрсә турында синквейн язарга була? Темасы төрле булырга мөмкин: - табигать; - әдәби герой, персонаж; - әни, әти һәм башка гаилә әг ъ залары ; - күңел халәте; - дәрестә өйрәнгән тема; - …
Синквейнны дәреснең төрле вакытында кулланырга була Дәрес башында : “Бу тема буенча мин нәрсә беләм?” Дәрес уртасында: “Тема үзләштерү ничек бара?” Дәрес азагында: “Нинди максатларга ирештек?”
Укучылар иҗаты Җимеш. Саф,сусыл. Үсәргә,юарга,ашарга. Барысы да аны бик ярата. Файда.
Укучылар иҗаты Песи. Кечкенә, ягымлы. Йоклый,уйный,ашый. Безнең кечкенә дустыбыз. Шатлык.
Мастер- класс. Кызыклы,аңны үстерүчән. Укыта, үстерә,якынайта. Эш остадан курка. Бәйрәм.
Мәхәббәт. Мәңгелек, якты. Яратырга,уйланырга,көтәргә. Чәчәк яз белән, мәхәббәт наз белән. Бәхет.
Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта; Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли; Тәнкыйди һәм креатив фикерләүне камил- ләштерә; Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла; Катлаулы информация гомумиләштерелә; Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә; Бөтен укучы да яза ала. Синквейнның нәтиҗәлелеге
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!