Иҗади шәхес тәрбияләүдә информацион технологияләрне куллануның өстенлекләре
статья на тему

Валиуллина Рамзия Хашимовна

Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә мәгариф системасын яңартуның төп максаты – укытуның сыйфатын күтәрү. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Баланы белем алуга теләк булдыруның бер юлы – информацион технологияләр куллану Чөнки, илгә белемле, иҗади шәхес булып формалашкан кешеләр кирәк. Яңа технологияләр куллану укучының мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, уңышка ирешергә этәрә, укытучыга дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, иҗади эшләргә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Иҗади шәхес тәрбияләүдә информацион технологияләрне

куллануның өстенлекләре

Вәлиуллина Р.Һ.,

Югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә мәгариф системасын яңартуның төп максаты – укытуның сыйфатын күтәрү. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Баланы белем алуга теләк булдыруның бер юлы – информацион технологияләр куллану Чөнки, илгә белемле, иҗади шәхес булып формалашкан кешеләр кирәк. Яңа технологияләр куллану укучының мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, уңышка ирешергә этәрә, укытучыга дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, иҗади эшләргә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютерлар технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә компьютер технологияләрен куллану методикасын эшләдем.

Тәрбия бирү, укыту эшчәнлеге бердәм процесс. Укыту һәм тәрбиянең төп чарасы – дәрес. Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып торалар: укучылар эзләнүләр алып баралар, аларга ярдәм йөзеннән экскурсияләр оештырам һәм укучылар үзләренең эзләнүләреннән чыгып иҗади эшләр башкаралар. Шушы эшләргә йомгак ясау өчен сыйныфтан тыш чаралар үткәрәм. Дәреснең төрле этапларында һәм төрле типтагы дәресләрдә халык педагогикасына мөрәҗәгать итүем бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:

1. Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы;

2. Укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар;

3. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары (материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин;

4. Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланырга мөмкин;

Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен дә тестлар уңайлы.

5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була;

6. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.

Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә – тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

Компьютер дәресләрне әзерләгәндә, “Әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының роле” дигән методик темаданчыгып бурычлар билгеләдем:

1.Укучыларның белемгә булган омтылышларын үстерү.

2.Укучыларда махсус белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

3. Укучыларда иҗади эшчәнлекне үстерү мөмкинлеген тудыру.

4. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

Бу бурычларны тормышка ашыруда компьютерның мультимедиа мөмкинлекләреннән файдаланам. Белем бирүне демократияләштерү, гуманизм белән сугару балаларның кызыксынуларын, сәләтләрен арттыра.

Эш ике юнәлештә алып барыла: дәрес вакытында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын теоретик яктан тирәнтен өйрәнсәк, класстан тыш эшләрдә иҗади эзләнү эшенә күбрәк игътибар бирәбез. Шул рәвешле, балалар иркен, мөстәкыйль фикер йөртү дәрәҗәсенә ирешәләр.

5 – 9 нчы сыйныфларда укучы балаларның эзләнүләре милли төбәк компонентлары белән үрелеп алып барыла. Бу очракта сүз туган якның тарихын, табигатен: авыл, урам, чишмә, урман, күл исемнәрен өйрәнү турында бара.

Югары сыйныф укучылары белән эш башкачарак алып барыла: укучыларга тел һәм әдәбият фәнен тирәнтен өйрәтәбез. Иҗат итү өчен, укучыларның тикшерү эше алып барулары, һәрнәрсәнең “төбенә” төшүләре, һәр төшенчәнең асылын аңлаулары кирәк. Күбрәк әдәбият әсәрләренең тел үзенчәлекләренә игътибар итәләр.

Өлкән сыйныф укучылары белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы – юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә һәм берничә этаптан тора:

1. Әзерлек этабы. Проблеманы билгеләү, аның әһәмиятен нигезләү. Эшне планлаштыру, эзләнү методлары билгеләү. Укучыларны, шәхси теләкләрен искә алып, төркемнәргә бүлү.

2. Төркемнәрдә мәгълүмат җыю, аны эшкәртү, нәтиҗәләр ясау, отчет язу.

3. Проектларны яклау.

4. Эшкә йомгак ясау, бәя бирү.

Шулай ук төрле типтагы күнегүләр эшләү, иншалар, рефератларны компьютерда язу, интерактив тестлар татар теле дәресләрен балаларны кызыксындырырлык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Әлбәттә, сәләтле балаларга аеруча игътибар бирәбез. Бу эшнең әһәмияте шәхеснең перспектив үсешен фаразлауда. Табигать тарафыннан бирелгән иҗат һәм сәләт чаткылары булган балаларны туплау һәм үстерү безнең төп бурычыбыз.

Сәләтле балалар белән эшнең нәтиҗәләре дә куанычлы. Укучылар район олимпиадаларында, Бөтенроссия конкурсларында, Каюм Насыйри, Г.Ибраһимов, И.Халфин, Ф.Әмирхан, Н.И.Лобачевский исемендәге Идел буе региональ конференцияләрендә ел саен чыгышлар ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар.

Эшебездәге тагын бер юнәлеш укучыларның иҗат итү мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә. Аны даими һәм дәвамлы рәвештә алып барырга кирәк. Балалар бик теләп шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр язалар. Мәктәп күләмендә чыга торган газетада һәр укучының эше чагылыш таба. Иҗади эшкә җирлек тудыру өчен балалар “Сабантуй” һәм “Ялкын”га язылалар. Бу аларга яшьтәшләре иҗаты белән дә танышырга мөмкинлек бирә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикъри тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.

Сәләтле балаларны иҗатка тарту өчен сентябрь айларында һәр предмет, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятеннән презентация үткәрелә. Узган уку елына анализ, укучылар эшләреннән күргәзмә оештырыла.

Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Иҗади үсеш технологиясен куллану өстенлекләре

Дәресне иҗади үсеш технологиясе нигезендә үткәрүнең иң мөһим шарты – уку эшчәнлеген төркемнәрдә алып бару. “Үсеш бары тик аралашу нәтиҗәсендә генә була ала”, –дип язды академик Василий Васильевич Дав...

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....

Ике телле баш миенең өстенлекләре

Ике яки берничә тел белүнең әһәмияте турында...