Гражданлык үзаң тәрбияләүдә милли төбәк компоненты.
статья на тему
Предварительный просмотр:
Гражданлык үзаң тәрбияләүдә милли төбәк компоненты.
Казан шәһәре Совет районы
“125нче гимназия” гомуми белем
муниципаль учреждениесенең
теле һәм әдәбиятыукытучысы
Хәсәнова Л.Р.
Соңгы елларда без гимназиядә мәдәниятара төбәк компонентын формалаштыру буенча эксперимент программаны тормышка ашыру өстендә эшләдек. Бу юнәлештә эшләү үсеп килгән буынны күпмилләтле төбәктә гомумхалык өчен кыйммәтле гореф-гадәтләрен, йолаларын формалаштыруда зур ярдәм бирә.
Еллар буе тупланган хәзинәне дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда кулланып, без укучыларда гражданлык хисләре тәрбияләүне, үзен һәм үзенең милли мәдәниятен, сәнгатен һәм тарихын хөрмәтләүче, башка халыкларны да якын итүче һәм аңлаучы шәхес итеп тәрбияләүне бурыч дип саныйбыз. Беләсез инде, үз-үзен хөрмәт итмәгән кеше, башкаларны да хөрмәт итми.
Халыкның культура дәрәҗәсен билгеләүче иң мөһим компонентларның берсе-сөйләм этикеты. Шуның өчен, рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә диалоглар төзүгә зур игътибар бирелә. Укучыларда ике телнең дә күрешү, бер-берсенә мөрәҗәгать итү, рәхмәт хисләрен белдерү, гафу үтенү кебек моментларын чагыштырып өйрәнү зур кызыксыну уята. Татарча “дәү әни” дип эндәшү олы буын кешеләренә зур хөрмәт белән карауны күрсәтә икәнлеген ачыкларга мөмкин. Элек туганнарына “алма апа”, “чибәр апа”, “чәчәк апа” дип эндәшү үрнәкләре аларны гаҗәпләндерә. Мин укучыларга һәрвакыт үземнең күршемне үрнәк итеп күрсәтәм. Ул һәрвакыт һәр кешегә “туганым” дип эндәшә, чөнки шулай эндәшкәч, аңа карата начарлык кыла алмыйлар. Укучылар, үз чиратында, рус халкында да булган мондый күренешләрне исләренә төшерәләр.
Ә татар халкының бишек җырлары гына да ни тора? Алар безнең рухи хәзинәбез!
Әлли-бәлли итәр бу,
Олы булып үсәр бу.
Олы булып үскәчтен
Мәктәпләргә китәр бу,
Мәктәпләрдә укыр бу,
Зирәк бала булыр бу.
Укуда һәм язуда
Иң алдынгы булыр бу.
Бу инде яңа туган баланы бишектә үк тәрбияли башлау дигән сүз бит! Кызганычка каршы, бүген бу жанр үзенең практик кулланышын югалтып бара. Мин сорау алган укучылардан 3 % гына безнең бишек җырын ишеткәнебез бар дип җавап бирде.
Татар телен дәүләт теле буларак өйрәтүнең төп прицибы - коммуникатив принцип.
Мондый дәрестә уеннар куллану зур роль уйный. Ул төрле методик ысуллар белән эшләргә ярдәм итә. Мәсәлән, уен-эзләнү, рольле уеннар (сатучы, сәяхәтче, табиб), сорау-җавап уены һ.б. Үз дәресләремдә кулланган кайбер уеннарга тукталып китәсем килә. Мәсәлән, “Кешенең холкы” темасын өйрәнгәндә, аның исемен атамыйча, тасфирларга кирәк. Калганнар кем турында сүз барганлыгын белергә тиеш. Шушы ук уенны югары сыйныф укучылары белән дә, катлауландырып үткәрергә мөмкин. Мәсәлән: “Казан урамнары алар исемнәре белән аталган” темасын өйрәнгәндә, ул кешенең эш-гамәлләре турында әйтелә һәм шулай ук бу кешенең исемен әйтергә кирәк.
Башлангыч сыйныфларда укучылар “Чик сакчысы” уенын яратып уйныйлар. Бу уенның шарты буенча чик сакчысы ролендәге укучы чикне бозучыга шундый сораулар бирә: “Син кем?”, “Син кем белән, кая барасың?”, “Сиңа ничә яшь?», “Кайда яшисең?” һ.б. Шушы уенны уйнау балаларда патриотик хисләр тәрбияли дип уйлыйм. Сәяхәт уен да балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы. Кирәкле тукталышка барып җитү өчен, татар халык мәкальләрен, табышмакның җавапларын һ.б. табарга тиеш булалар. Аның рус эквивалентын әйттерү-телләрнең охшашлыгына дәлил булып килә.
Хәзерге тормышны чагылдырган уен моментларын да актив кулланам. Рекламалар ошамаса да, без ансыз яши алмабыз инде. Шунлыктан мин еш кына өй эше итеп реклама ясарга кушам. Ләкин төп таләп: бу әйбер турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә.Мәсәлән, Кукмара киез итекләренә реклама ясаганда, укучыларга Бөек Ватан сугышы вакытында Гитлер Германиясенең картадан Кукмара бистәсен эзләп табып, бомба ташлап, безнең армияне җылы киез итекләрсез калдырасы килүләре мәгълүм булды. Бер укучыга бу тема шулкадәр ошады, хәтта ул укучыларның фәнни-гамәли конференциясендә бу темага чыгыш ясады.
Безнең тормышның тагын бер яңалыгы-ул компьютер. Аны да укучыларда гражданлык хисләре тәрбияләгәндә кулланабыз. Балаларга төрле темалар буенча презентацияләр ясау бик ошый. Мәсәлән, “Укырга кая керергә?” темасын өйрәнгәндә һәр укучы үзенә бер уку йортын сайлап, аның турында җентекләп сөйләргә әзерләнә. Ул шушы уку йортын тәмамлаган атаклы шәхесләр турында да әйтеп үтәргә тиеш була. Нәкъ менә шушы урында укучы үзенең нинди бөек шәхесләр гомере үткән төбәктә яшәве белән горурлана ала. Президент Медведев әйтүенчә, башта син шушы шәхесләр, аннары илең, аннары үзеңнең шушы төбәктә яшәвең белән горурлана башлыйсың.
Дөресен генә әйткәндә, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү дәрәҗәсе түбән. 11нче сыйныфларда “Татар телен өйрәнгәндә сине нәрсә күбрәк кызыксындырды һәм син алган белемнәреңне кайда куллана алырмын дип уйлыйсың?” дигәндә укучыларның 66%-татарларның гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу, 25%- дуслар татар милләтеннән булганга, аралашу максаты, 17%- татар теле дәүләт теле булганлыктан, 2%-өйрәнүдән бөтенләй баш тартыр идем дип җавап бирделәр. Менә шуның өчен дә, татар телен өйрәткәндә, төбәкара компонетка таянып эшләргә кирәк дип уйлыйм.
Безнең гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан бик бай иҗат лабораториясе булдырылган. Анда атаклы татар әдипләренең әсәрләреннән алынган эш текстлары урын алган. Балалар бит акыл өйрәткәнне бик яратып бетермиләр. Ул үзенең уй фикерләре белән нәтиҗәгә килгәндә генә башына сеңдерә. Менә шул максат белән бу текстларны кулланырга мөмкин.
Татар теле дәресләрендә белем һәм тәрбия бирүгә багышланган К.Насыйриның “Тәрбия китабы”, тәрбия турында кытай трактатлары кебек акыллы фикерләр һәм киңәшләр зур ярдәм күрсәтә. Укып чыкканнан соң, мин гадәттә, “Минем хыялымдагы дустым”, “Син үстең һәм улыңа яки кызыңа мәктәпкә озатканда нинди киңәшләр бирер идең” кебек темаларга хикәя төзергә тәкъдим итәм.
Укучыларга кроссворд, табышмак, ребуслар төзергә кушып, без аларның иҗади мөмкинлекләрен генә үстереп калмыйбыз, бу эшләрне башкарыр өчен җентекләп эзләнергә дә мәҗбүр итәбез. Балалар үзлегеннән татар халык һәм рус халкының мәдәни һәм рухи хәзинәләре белән танышалар.
Дәрестәге тәрбия сыйныфтан тыш эшләр белән бергә үрелеп барылса гына нәтиҗәсе була. Класстан тыш эшләрнең эчтәлеге социаль- коммуникатив һәм рухи атмосфера тудырырдай булырга тиеш. Бу чараларда укучылар үзенең “Мин” образы һәм тарих алдында илнең хәзергесе һәм киләчәге өчен җаваплылык хисе тоеп катнашырга тиеш. Шунлыктан, һәр балага борынгы Казан урамнары буйлап күбрәк йөрегез, тарихи һәйкәлләрне үз күзегез белән күреп калыгыз дип әйтәсе килә, чөнки аларның саны елдан-ел кими. Кызганычка каршы, укучылар бик үк Казан тарихын белеп бетермиләр. Шул ук һәйкәлләр дә балаларда үзләре торган шәһәргә карата горурлык хисе тәрбияли ала. Алай гына да түгел, баланың фикерен дә үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, татарлар арасында зур игътибарга лаеклы кеше, чыгышы белән алман милләтеннән булган, ләкин рус теле һәм культурасы белән генә түгел, татар халкының гореф гадәтләрен өйрәнгән, безнең өчен саклап калган Карл Фукс һәйкәле укучыларга якты үрнәк булып тора.
Төрле конкурсларда катнашу да балада яшәгән төбәгенә карата битарафлык хисен юкка чыгара. Хәзер Интернет бик күп төрле конкурслар тәкъдим итә. Үткән ел “Минем кадерле башкалам” конкурсында җиңгәннән соң, быел үзләре теләк белдереп, катнашырга уйладылар. Бу конкурс балалардан һәръяклы эзләнү эшләре алып баруны таләп итә. Узган ел алар, Урицкий паркы турында мәгълүмат алыр өчен район администрациясенә дә шалтыраттылар.
Милли төбәк компоненты күпмилләтле җөмһүриятебездә халыклар дуслыгын ныгытуда зур ресурс булып тора. Ул халыкларның мәдәни һәм тарихи хәзинәсе белән танышу, бер-береңне яхшы белү өчен генә түгел, ә бәлки халыклар арасында тыгыз бәйләнеш барлыгын да күрсәтә. Чаралар уздырганда укучылар тормыш-көнкүрештә рус һәм татар халкының бик якын икәнлеген күрәләр. Руслар да өчпочмак, бәлешне, татарлар да щи һәм тозлы гөмбәне яратып ашыйлар ләбаса! Ә рус телендә күпме төрки телләрдән кергән сүзләр кулланыла: башмак, базар, алмаз, алтын һ.б. Кайбер галимнәр “ура” сүзен дә төрки телләрдән кергән дип саныйлар.
Кыска гына итеп әйткәндә, без үзебезнең укучыларда үз яшәгән шәһәренә карата, башка халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт хисе тәрбияләү-чын гражданин тәрбияләүдә төп юнәлеш булырга тиеш дип уйлыйм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану
Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның бурычы – белем алу эшчәнлеге белән...
Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...
УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.
Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...
Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү
публикация...
Проект: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне гражданлык- патриотик тәрбия бирүдә куллану.
Проект: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне гражданлык- патриотик тәрбия бирүдә куллану....
Белем стандартларын тормышка ашыру шартларында, милли төбәк компоненты үзенчəлеклəрен исəпкə алып, уку-укыту үсеш мохитен оештыру
Методик кулланма татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк компоненты (МТК) куллану материалларын үз эченә ала. Бу хезмәт барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылар өчен тәкъдим ителә....
"Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә музей педагогикасы"
quot;Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә музей педагогикасы"...