Мастер-класс "Вакыт безне сайлады..."
статья на тему

Петрова  Гүзәлия Рүзәл кызы

Дидактик максат: тәнкыйди фикерләү методын кулланып анализларга, фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү.

Белем бирү максаты: тема буенча алган белемнәрен искә төшерү, системага салу, анализлау өчен шартлар тудыру; «Сөйли торган карта» төзергә өйрәтү.

Тәрбияви бурыч: төркемнәрдә хезмәттәшлек итә белү күнекмәләре тәрбияләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnmesez.docx18.57 КБ

Предварительный просмотр:

- Исәнмесез! Хәерле көн! Мин сезне “Вакыт безне сайлады” дип аталган мастер-классымда катнашырга чакырам. Хөрмәтле коллегалар, сезнең игътибарыгызны слайдтагы рәсемгә һәм минем кулымдагы алмага юнәлтәсем килә. Алар арасында нинди бәйләнеш күрәсез? (Алмада орлыклар бар. Орлыкларны чәчкәч, кабат алма үсеп чыга.)

- Ә алмалар үссен өчен, нинди шартлар кирәк? (Җылылык, кояш, су, тәрбия, белем һ.б.)

- Мин сезгә «укытучы» сүзен тәкъдим итәргә телим (флип-чартка язып куела). Әле генә сөйләшкәннәр белән укытучы сүзе арасында нинди бөйләнеш күрәсез. (Алмагачта  тәмле алмалар үссә, укытучы тәрбиясендә һәрьяктан белемле, тәрбияле балалар үсә).

- Без хәзер “Тәнкыйди фикерләү” технологиясенең «Сөйли торган карта» төзү алымы белән эш итеп алырбыз. Әлеге алымны куллану укучыларны хезмәттәшлек итәргә, үз фикереңне җиткерә, башкаларныкын тыңлый белергә өйрәтә, төркемдә эшли белү күнекмәләрен үстерә, дәрестә һәр укучының эшчәнлеген активлаштыра.Укучының критик һәм креатив фикерләве арта, фикерләрнең төрле була алуына һәм һәр кеше үз позициясенә ия булуына , аны дәлилли алуына инаналар. Шулай ук укучылар кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзләп табарга, практик рәвештә кулланырга өйрәнәләр. Без бу төр картаны сезнең белән «укытучы» сүзенә карата төзербез.

1 нче этап

А-3 форматындагы кәгазьләргә укытучы сүзе белән бәйләнешле сүз һәм фразалар языла. Индивидуаль эш (2 минут вакыт бирелә).

Аудиториягә

-Укытучы теманы тәкъдим итә. Укучылар тема белән бәйләнешле сүз һәм фразаларны билгеләнгән вакыт эчендә ничек тә күбрәк язарга тиешләр. Бу алымның максаты - алган белемнәрне искә төшерү, системалаштыру. Шулай ук, яңа тема үтәр алдыннан, укучыларның белем дәрәҗәләрен ачыклар өчен дә кулланырга мөмкин. Иң мөһиме уйларга вакыт бирү. Укучылар бер-берсе белән фикерләшмиләр, индивидуаль эшлиләр.

2 нче этап - сүз һәм фразалар арасында бәйләнешне табу һәм сораулар уйлау.

Төркемнәр урыннары белән алмашалар. Өстәлдән өстәлгә күчеп сыйныфташларының эшләре белән танышалар. Сүз һәм фразалар арасында бәйләнешләр табалар, аларны уклар белән тоташтыралар. Сораулар язып куялар.

Аудиториягә

- Бу этапта укучылар алган белемнәрен бер системага салалар. Теманы тагын да яхшырак аңлар һәм әлеге тема буенча һәрьяклап белемле булыр өчен, идеяләр белән коралланалар, башкаларның идеяләре яңа фикерләр туар өчен этәргеч тә булырга мөмкин.

3 нче этап - нәтиҗә ясау һәм җаваплар бирү.

Төркемнәр үз урыннарына әйләнеп кайталар. Иптәшләре язып калдырган сорауларга җавап эзлиләр. Үз эшләренә нәтиҗә ясыйлар, анализлыйлар. Эшләрен тәкъдим итәргә әзерләнәләр.

Аудиториягә

- Күргәнегезчә, укучыларның иҗади активлыклары үсә. Бер-берсенең фикерен тыңларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Кызыксынулары арта. Пассив укучылар да процесска кушылып китәләр. Иптәшләре каршында чыгыш ясау, бәхәскә катнашу теләге туа. Иң әһәмиятлесе - бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үсә, сүзлек зпаслары байый. Укучылар фикер йөртергә, анализларга, нәтиҗә ясарга өйрәнәләр. Уку материалын өйрәнүнең нәтиҗәлелеге яхшыра, фәнне тирәнтен өйрәнү теләге уяна. Заманча технологияне кулланып уку материалын өйрәтү  укытучыга да дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә, иҗади эшләргә, нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Куелган сорауларга бүген җавап табылмаска да мөмкин. Бу укучыларга киләсе дәресләрдә дә сорауларга әйләнеп кайтырга, мөстәкыйль эшләргә, уйланырга стимул булып тора. Бер сыйныф укучылары башкарган “Сөйли торган карта”ны башка сыйныф укучыларына да тәкъдим итәргә мөмкин. Укучы картага карап тема буенча белемнәрен искә төшерә һәм сөйли белергә тиеш.

(Берничә төркемнең җаваплары тыңлана.)

Рефлексия.

Аудиториягә

- Бу алымны без кайчан куллана алабыз? (Дәрес темасын ныгытканда, сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлаганда, яңа теманы аңлатыр алдыннан укучыларның белем дәрәҗәләрен бәяләү өчен, фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләнгәндә.)

Сезгә кучыларымның  “Исем” темасына төзегән карталарын тәкъдим итәм.

- Л.С. Выготский сүзләре белән әйткәндә: Укучы бүген хезмәттәшлек итә белә икән, иртәгә ул тормышта мөстәкыйль эш итә алачак.

- Кабат алма һәм алмагачка әйләнеп кайтыйк әле. Алмагачтан тәмле алмалар үсеп чыккан кебек, укытучының да бурычы - орлыкны уңдырышлы туфракка утыртып, нәтиҗәле уңышка ирешү. Без - XXI гасыр укытучылары, бүген безне вакыт сайлады, нәкъ менә без шундый матур бакча утыртып, белемле, конкурентлыкка сәләтле, акыллы укучылар үстерә алабыз.Мин сезгә алмалар бүләк итәргә телим. Аларның матурлыгына сокланыргамы, тәмен татып караргамы, ә бәлки орлыкларын уңдырышлы туфракка салып, тәрбияләп, мул уңыш алыргамы? Монысы инде, хөрмәтле мөгаллимнәр - безнең кулда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәрим Әмири "Безнең авыл"

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....