"Исемдә калганнар". Әдәбият дәресе.
методическая разработка (6 класс) по теме
"Исемдә калганнар" 6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе планы. Технологик карта.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Агмалетдинова Роза Николай кызы
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты,
Казан шәһәре, 146 нчы мәктәп. 6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе.
Тема: “Исемдә калганнар” Г. Тукай
Максат һәм бурычлар:
Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре белән таныштыру.
1. Укучыларның Г.Тукай турында алган белемнәрен тирәнәйтү.
2. Авторның үзе язган тормыш сәхифәләрен өйрәнү, зур шагыйрь булганчы, авыр тормыш юлы узуын укучыларга җиткерү.
3. Г.Тукайга, аны тәрбияләп үстергән әти-әниләренә хөрмәт тәрбияләү
Дәрес тибы:
Әсәр өйрәнүне йомгаклау дәресе.
Җиһазлау. Ноутбук, проектор, презентация, таратма материал.
Дәрес планы:
№ | Дәрес элементлары | Вакыт |
1 | Мотивлаштыру-ориентлаштыру
| 2 минут |
2 | Теманы формалаштыру, уку мәсьәләсен кую. | 2 минут |
3 | Уку мәсъәләсен өлешләп чишү.
Динамик пауза. Микс Пэа Шэа. | 33 минут 2 минут |
4 | Сте зе класс. Тукай әсәрләре исемнәрен языгыз. | 2 минут |
5 | Рефлексия, өй эше. | 4минут |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Уку-укыту гамәлләре | |
1 | Мотивлаштыру-ориентлаштыру
|
| Укытучыны, иптәшләрен сәламләү. Мөнәҗәт тыңлау. М. Казаковның “Үксез бала” картинасын искә төшерү, сорауларга җавап бирү. | К: Уку эшчәнләген оештыруда хезмәттәшлек итү. Сорауларга җавап бирә белү, әңгәмәдә катнашу. |
2 | Теманы формалаштыру, уку мәсьәләсен кую. |
| Карточкаларда язылган мәгънәле кисәкләрдән (-нар, -дә, Ис, -ган, -ем, кал) сүзләр җыеп, теманы ачу: “Исемдә калганнар”. Дәреснең максатын формалаштыру. | Т: Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру. К: Үз фикереңне телдән җиткерү белү. |
3 | Уку мәсъәләсен өлешләп чишү. |
Ямщик ... килеп җиткәч, (безнең авыл ... 60 кына чакрым), Печән базарында: “Асрауга бала бирәм, кем ала?!” – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган. Ул мине, бер асрау бала итеп, өенә алып кайткан.
4) Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаган. Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...” – дип, теге мине .... китергән ямщикны табып, мине янәдән аңар утыртып, ... авылына җибәргәннәр. Мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.
| Татар теле дәресендә алган белемнәрне искә төшереп, ялгызлык исемнәрне төркемләү: Кушлавыч, Казан, Кырлай, Сасна, Өчиле - авыл, шәһәр исемнәре; Мөхәммәтгариф, Газизә, Мөхәммәтвәли, Мәмдүдә, Сәгъди абзый, Сәҗидә апа, Шәрифә карчык - кеше исемнәре. Укучылар парларда эшлиләр, бер-берсен тикшерәләр, аннары Round Robin вакытында бирелгән өзекләрне, күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп сәнгатьле укыйлар:
Ямщик Казанга килеп җиткәч, (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында: “Асрауга бала бирәм, кем ала?!” – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган. Ул мине, бер асрау бала итеп, өенә алып кайткан.
| К: Күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү. Үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү. Т: Г. Тукайның ятимлектә үткән балачагы турында белү. Тукай нигезләрен истә калдыру. Ш: Фикерләү сәләтен үстерү. Активлыкка өйрәнү. Тукайны үстергән кешерне хөрмәт итү. Өзекне сәнгатьле итеп уку. Тукай музейларына бару теләге уяну.. |
Динамик пауза. | Микс Пэа Шэа үткәрә, сораулар бирә. | Хәрәкәтләнәләр, сорауларга җавап бирәләр. | К: Сорауларга җавап бирә белү | |
4 | Сте зе класс структурасын үткәреп, Тукай әсәрләре исемнәрен язарга тәкъдим итә. | Башта 30 секунд эчендә әсәрләр исемнәрен язалар, аннары өстәп язалар. | К: Күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү. Т: Тукай әсәрләрен белү. | |
5 | Рефлексия, өй эше. | Сораулар бирә:
Өй эше: “Тукай Кырлайда” темасына: я сочинение язарга, я рәсем яисә презентация ясарга | Һәр укучы бирелгән сорауларга җавап бирә, үз эшен бәяли. | К: Үз фикерләрен язма формада җиткерә белү. Бирелгән темага сочинение яза белү. Т: Өстәмә белем чыганакларыннан Тукайның тормыш юлы турында мәгълүмат алу. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.
Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....
Г.Тукай. "Исемдә калганнар" автобиографик әсәре
5 нче сыйныфлар өчен Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар" автобиографик әсәрен өйрәнгәндә куллану өчен төзелде....
Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)
Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...
Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе
9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....
"Исемдә калганнар"
Сценнарий...
Әдәбият дәресе - тормыш дәресе
Татар әдәбияты дәресләре өчен...
Габдлла Тукай" Исемдә калганнар"
laquo; Г.Тукай “Исемдә калганнар” әсәреннән өзек. » (8 нче сыйныфтагы дәрес эшкәртмәсе. рус телендә сөйләшүче балалар өчен)....