дәрес конспекты
план-конспект урока (7 класс) на тему

7нче сыйныф (татар төркеме) өчен  "Т.Миңнуллиннын тормыш юлларына сәяхәт..." темасына татар әдәбиятыннан дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon t.minnullinnyn_tormysh_yullaryna_syaht.doc68 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе Шәпше урта гомумбелем бирү мәктәбе

Татар әдәбиятыннан  дәрес планы

Класс: 7нче сыйныф (татар төркеме)

Укытучы: Нуретдинова Фәридә Сәлимҗан кызы

Дәреснең темасы: Т.Миңнуллинның тормыш юлларына сәяхәт

I. Дәреснең максатлары:

1. Язучының тормыш юлын өйрәнү.

2.Укучыларга уйланырга, мөстәкыйль фикер йөртергә юнәлеш бирү.

3.Драматургия жанрына, театр сәнгатенә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү.

II. Дәреснең принциплары:

1. Дидактик принциплар: фәннилек, теория белән практиканың бәйләнеше.

2.Лингвистик принциплар: эзлеклелек, функциональ.

3.Гомум методик принциплар: коммуникатив.

4.Хосусый методик принциплар: грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге.

III. Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү.

IV. Укыту алымнары: текстны уку, дәреслек белән эш, слайдлар белән эш, мөстәкыйль фикер белдерү, телдән җавап, тәрҗемә итү.

V. Дәрес төре: сөйләм үстерү дәресе 

VI. Җиһазлау: дәреслек, Т.Миңнуллин иҗаты буенча презентация, китаплары күргәзмәсе,  “Сөембикә” журналы-2013.

Дәрес планы

I. Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

2.Сыйныфта дәрескә уңай халәт тудыру.

II. Актуальләштерү этабы

1. Өй эшен тикшерү: бәхет төшенчәсенә карата укучыларның фикерләре.

2. Сүзлек өстендә эш.

III. Яңа материалны аңлату этабы

1. Т.Миңнулинның иҗатына күзәтү ясау. Презентация карау.

Әдипнең китаплары белән танышу.

2. Проблемалы сорауга җавап бирү

 IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы  

1. Т.Миңнуллинның иҗатына бәяләмәне дәфтәргә язу

2. “Авыл эте Акбай” әсәрен сәхнәләштерү

3. Энергизатор куллану (кадерле әйбер-үз фикерен белдерү, мәсәлән, дуслык, тынычлык, бүләк ителгән алка, туган көн бүләкләре...)

4.Пьеса, водивель, драма төшенчәләренә аңлатма бирү

V. Йомгаклау

1. Т.Миңнуллин – һәркемнең яраткан драматургы  

2. Белемнәрне бәяләү (кроссворд ярдәмендә)

VI. Өйгә эш бирү

1.Драматургның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сөйләргә әзерләнергә, хронологик таблица тутырырга

2.  “Монда тудык, монда үстек” әсәрен сәнгатьле укырга өйрәнергә.

3. Авыр үзләштерелүче сүзләрне дәфтәргә язарга.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше:

– Исәнмесез! Хәерле көн,балалар!Утырыгыз. Бүген кем юк?

(Барысы да бар.) 

– Ярар, рәхмәт. Ә хәзер дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәресебездә Т.Миңнуллин иҗатына күзәтү ясарбыз.

II. Актуальләштерү этабы:

1.–Укучылар,әйдәгез әле, дәресебезгә ямь өстәп, үзебезнең якташыбыз С.Сөләйманованың “Җан атып кайтып киләм” видеоязмасын карыйк.  Шуңа бәйләп, бәхет төшенчәсе турында әңгәмә алып барырбыз.

Укытучы:

– Бәхет нәрсә? Бәхет нәрсә? Бәхет нәрсә?

Бу сорауны кемгэ генә бирмәдем мин.

Көтә торган әйбер булгач, мин дә көттем.

–Килерме ул дия торгач,

Шактый гына гомер үттем.

...Килә - китә уенчак ул.

Үзеңңе бик тә бәхетле сизгән чак ул –

Диде миңа бер акыл иясе.

–Ай-һай кыйммәт тора икән бәхет бәясе,  – дип яза авылдашыбыз шагыйрә Э.Мөэминова.

Дөрестән дә укучылар, бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Берәүләр аны игелекле эшләрдә күрә. 2012 ел – Тарих елы. Шул уңайдан “Россия тарихында якташларыбыз” дигән сочинение конкурслары узды. Әдәбиятны үстерүне  дә үз эченә ала ул.  Тарихны яктыртучы әсәрләр дә шактый. Без алар белән танышып киләбез, һәрвакыт ярдәмгә килгән образлар һәркемне сокландыра: иҗади эшкә тарта, шуның нәтиҗәсен без бүгенге дәресебездә күрәбез. Сезнең күзаллаулар белән дә уртаклашасы килә. Бәхеткә өч нәрсә алып бара: хезмәт, түземлелек, ныклык. Үз-үзеңә ышанган кеше бәхетле була (француз мәкале).

2.– Ә сез бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз? (Укучылар җавабы)

(Тынычлык, бөеклек яулау, ут йотып яшәп, бишле алу, әти-әниләр сәламәтлеге)

– Бик яхшы, тырышканыгыз күренеп тора. Матур фикерләрегез өчен рәхмәт.

3.Сүзлек өстендә эш:

Тенденция-омтылыш

Примитив-гади

III. Яңа материалны аңлату этабы:

1.– Ә хәзер яңа темага күчик. Т.Миңнуллинның тормыш юлларына сәяхәт ясыйк. “Т.Миңнуллин – күренекле драматург” дигән  презентация белән танышу барышында игътибарлы булыгыз, иҗатчы буларак язучы турында мәгълүмат тупларга тырышыгыз. Авторның иҗатыннан булган китаплар күргәзмәсе язучының үзендә актарынуын, үзен аңларга теләвен күрсәтә.  

 –Укучылар, сез күренекле шәхес турында ниләр белеп килдегез һәм әлеге презентация аша нинди яңалыклар алдыгыз?

2.Укучылар җавабы:

– 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа.

– Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый.

– Минзәлә драмтеатрында эшли.

– Әсәрләре Татарстандагы театрлар репертуарында төп урынны биләп тора.

– “Авыл эте Акбай” хикәясен яза.

– “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле өчен 1979 елда Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

– Яхшы, укучылар, сез Т.Миңнуллин турында шактый бай белешмә туплап, белемнәрегезне аңлата алдыгыз.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:

1. – Укучылар, Т.Миңнуллин турындагы фикерләрне дәфтәрләребезгә дә теркәп куйыйк.

 Җор телле хикәяче, туры сүзле публицист, һәм актив җәмәгать эшлеклесе дә.

2.“Авыл эте Акбай” спектаклен укучылар сәхнәләштерә.

– Әфәрин, бераз ял итеп алыйк әле.

–Укучылар, мин сезгә бу урында бер хикәят укыйм әле. Бик тә игьтибар белән тыңлагыз, бәлки Т.Миңнуллин  әсәре белән уртак якларын да табарсыз.

Укытучы укый:

Бер бабай авылда яши.Оныгы кайта.Карый: өй янында ике эт тора. Берсе –ак, икенчесе кара.Аларны алдан күрмәгән һәм уйлый. Нигә бабайга ике төсле эт кирәк? Бабай әйтә: “Алар минем өчен мөһим. Ак-яхшылыкны хәтерләтә, кара-миңа начарлыкны. Арада көрәш бар. Кеше эчендә дә шулай бит. Начарлык белән яхшылык көрәшә”.

Оныгы сорый: “Ә бу көрәшне нинди эт җиңә?”

Бабай: “Кайсымын ашатсам, шул җиңә. Яхшылыклар күп ясасаң, синдә матурлык арта. Начарлык ясыйсың, анысы арта.”

Әлеге әсәрләр аша автор безгә нинди фикерләр әйтә соң?

Укучылар җавабы:

–Яхшылык эшләү.

– Дуслыкны сакларга кирәк.

– Дуслыктан да кадерле әйбер  юк.

3.– Әйе, укучылар, дуслык  – кадерле әйбер. Шулай да, һәркемнең кадерле әйбере була. Ә минем исә – ул менә шушы кулымдагы каләмем. Ул миңа һәрвакыт бишле куярга ярдәмчем. (Иң кадерле әйберләрен алып,  ни өчен кадерле булуын һәр укучы аңлата).

4. Берничә төшенчәгә аңлатма биреп үтик.

Нәрсә ул пьеса? (водивель, драма)

Водивель – кыска, җыйнак комедик пьеса. Гадәттә җыр белән башкарыла. “Диләфрүзгә дүрт кияү”

Драма – диалогик сөйләмгә корылган һәм сәхнәдә уйналырга тиешле әсәр.

Пьеса – театр сәнгате өчен язылган драма әсәре.

5. “Ел китабы” бәйгесенең жюри рәисе Рафаэль Мостафин: “Соңгы вакытта Татарстан китап нәшриятында күптомлыклар бастырып чыгару буенча зур эш алып барыла,”-диде. “Кайвакыт күптомлыклар халык укыймый, алар китапханәдә ята бирәчәк”,-дигән сүзләр ишетергә  туры килә. Ләкин чынбарлык башканы күрсәтә –укыйлар, яраталар. Мәсәлән, Туфан Миңнуллин китапларын 80 меңнән артык кеше алып укыган. Бер ел дәвамында аның ун томлыгы басылда һәм иң күп укыла торган китаплардан булды”.

V. Йомгаклау

1. – Экранда сезнең игътибарга Л.Кәшфинең  “Әлмәткә кил” шигыренә видеоязма булачак. Шуны карагыз һәм андагы әйтеләчәк төп фикерне табыгыз.

(Видео карала, һәр бала телдән киңәшләр төзеп әйтә).

 –Яхшы, рәхмәт, биредәге киңәшләрне үзегедә истә тотыгыз, башкаларга да әйтергә читенсенмәгез.

2. –Без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар җавабы: Т.Миңнуллин – һәркемнең яраткан драматургы.

3. Белемнәрне бәяләү (кроссворд ярдәмендә)

1)1.Әтисен исеме

2. Курсташы

3. Ел китабы бәйгесенең жюри рәисе.

4. Т.Миңнуллин китапларын ничә меңнән артык кеше укыган.

т

1г

а

б

д

у

л

л

а

2ш

ә

р

ә

ф

и

е

в

3м

о

с

т

а

ф

и

н

4с

и

к

с

ә

н

ә

с

к

ә

ү

и

ң

3у

н

4а

в

г

у

с

т

2ә

л

м

ә

5т

л

а

и

т

н

а

р

2)1.1956-1961 нче елларда кайдагы театр училищесында укый.

2. “Күрше кызы” пьесасы куелган дәүләт театры

3.Бер ел дәвамында (2003 ел) ничә томлыгы чыга?

4.Т.Миңнуллин туган ай

5.Пьеса-әкияте (1962 ел) кайсы дәүләт академия театрында куела

Әдипнең әсәрләрен укыган саен укыйсы килә, спектакльләрен караган саен карыйсы килә. Уңышлар сезгә!

VI. Өйгә эш бирү

1.–Укучылар, хәзер көндәлекләрегезне ачып өй эшен язып куегыз:

1) “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясен сәнгатьле укырга өйрәнегез

2 )Авыр үзләштерелүче сүзләрне дәфтәргә язарга.

– Бирем, аңлашылдымы?

(Билгеләр куела һәм ни өчен куелганны аңлатыла).

–Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә!

(Сау булыгыз, рәхмәт сезгә дәресегез өчен)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.

Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...