Тема: Татар теле һәм әдәбиятын укыту процессында яңа технологияләр куллану – заман таләбе
статья на тему

Сайфуллина Ландыш Зиннуровна

Выступление  для МО учителей

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Татар теле һәм әдәбиятын  укыту процессында яңа технологияләр куллану – заман таләбе

Кеше томышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт  сүзләрен ,  алар  рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан –яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән кызыклы тапшырулар алып барыла, интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә. Республикабызның татар теле укытучыларының сайтлары да моның ачык мисалы. Болар барысы да халыкта телнең тарихы, үсеше,  яшәеше 
, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган  тормыш  тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Безнең халкыбызның күңел  җәүһәрләре  бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Туган телнең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк. Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Татар язучысы Г.Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе белән  тиңли.Матур итеп сөйләшә белгән кеше  матур  итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Безнең телебез – бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушу моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге  белән  тоташтыра. Татар халкы борынгыдан ук мәдәнияткә, телгә, сәнгатькә гашыйк милләт булган. Бүген дә горур итеп, ныклы адымнар белән алга атлый. Үткән белән бүгенгене тоташтыру, милләтебезнең бөтен хәзинәсен саклап, киләчәккә тапшыру өчен яшь буын җаваплы. Бүгенге көндә күңелне борчыган мәсьәләләрнең берсе - туган телебез -татар теленең киләчәге,  үсеше , бүгенге көндәге хәләте белән ризасызлык. Бу турыда телевидение,  радио , матбугатта да бәхәсләр бик күп бара. Тел — халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга,  кимсетергә , югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдырган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз.. Ә  тел  белән  бергә  тарих та, мәдәният та һәм  татар   теле  белән бәйле булган башка нәрсәләр дә юк булачак. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә башкарган эшләр, үзгәрешләр, әлбәттә, шактый. Шатланырлык  эшләр  күп,  әмма  проблемалар һәрвакыт туып тора. Татарстан Республикасының мәгариф системасында телләрне өйрәнүнең торышына килгәндә, түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә була:

1. Татарстанда полиэтник тел мохите формалашу һәм үсү процессы бара. Әлеге процесста татар һәм рус телләрен белү “Татарстан халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы таләбе итеп кенә куелмый, бәлки яшьләрне социаль һәм мәдәни яктан берләштерү, туплау чарасы буларак та карала.

2. Соңгы 10 елда Татарстанда телләрне өйрәнүдә байтак уңай нәтиҗәгә ирешелде. Мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә телләр өйрәтүгә игътибар артты. Мәктәпләр, татар гимназияләренең саны артты, татар телендә аралашу мөмкинлекләре булдырылды. (форумнар, бәйгеләр һ.б.)

Бүгенгесе  көндә һәр  татар  баласының  үз   телен  югалтмавын,  милли  үзаңының үсүен теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шул чагында гына ул башын югары күтәреп, кимсенмичә, аягында нык басып торыр, горур булыр. Моңа иманым камил. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзеңнең туган телең... Минем  өчен  дә татар теле - әнә шундый. Туган телебез татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул – мул сүзлек хәзинәсе, бай тел. Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Безнең һәм киләчәк буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!

Илебездә дистәләрчә телдә сөйләшүче күп төрле халыкларның туганнарча дус, хезмәттәшлек итеп яшәүләре,  куәтле  икътисад төзүләре, аларның милли  мәдәниятлары , телләре чәчәк ата бару —җәмгыятьнең бәхәссез казанышы. Хәзерге шартларда милли мөнәсәбәтләргә ике тенденция хас. Беренчедән, һәрбер милләт  мәдәнияты  һәрьяклап үсә, чәчәк ата бара. Икенчедән, милләтләр бер-берсенә якынаялар, тормышның барлык төп өлкәләрендә  дә  үзара тәэсир итешү, фән һәм техника, мәдәният һәм сәнгать казанышларын алмашу бара.

Телләр бер-берсеннән аерылган хәлдә яши алмыйлар. Алар үзләренең ияләре кебек үк, барлыкка килгәннән бирле үзара даими бәйләнештә торалар һәм нәтиҗәдә бер-берсенә төрле формаларда тәэсир итәләр. Башка телләр белән бәйләнеш — һәрбер тел яки телләр гаиләсе үсеше өчен тарихи зарурлык ул! Телләрнең тәэсир итешүе һәм бер-берсен баету мәсьәләсе һәрбер халык кешелек эшчәнлегенең барлык өлкәләре үсешенә үзенең өлешен кертә дигән тәгълиматка нигезләнгән.

Географик күршелек,  тарихи  элемтәләр, икътисадый берәмлек, рус теленең абруе һәм башка факторлар Татарстан Республикасы җирлегендә татар-рус икетеллелекне тудырдылар. Моңа, әйтеп үткәнчә, гасырлар буе булган рус һәм татар телләренең бер-берсенә йогынтысы кушыла.

Үткәннәргә күз салсак, галимебез К.Насыйри беренчеләрдән булып башка халыкның телен өйрәнүне, халыкның рухын аңлау, шул халыкны хөрмәт итү идеяләрен билгеләгән. Шулай ук татар телен русларга укытуда да үз эзен калдырган. Ул сөйләм теленә таянуны, мисалларга  һәм  күнегүләргә күбрәк игътибар  итүне  таләп иткән.Тәрҗемә хезмәте һәм башкалар киң үсеш алуын да онытырга ярамый. Бу факторлар нигезендә массакүләм билингвлар барлыкка килә.Татар телен рус балаларына укыту, татар халкының галим язучысы К.Насыйри, галим Х.Корбангалиев, Р.С.Газизов хезмәтләрендә аеруча чагылыш тапкан. Галимнәр фикеренчә, бу хезмәтләр, хәзерге заман хезмәтләренә,  мәктәптә  укыту методикасына ачкыч булып тора.60 нчы еллардан башлап татар һәм рус телләрен чагыштырып һәм икетеллелек проблемаларының теоретик нигезләрен өйрәнгән галимнәр Ә.Әхунҗанов, Р.Йосыпов,  Л .Бәйрәмова, А.Зининаларның хезмәтләре мактауга лаек.

Хәзерге вакытта илебездә телләр өйрәнү ихтыяҗы аеруча үсте. Интернет челтәре аша аралашу мөмкинлеге туу, кәрәзле телефоннар аша сөйләшү, чит илләргә барып белем алу мөмкинлеге үсү һ.б. моңа этәргеч булып тора. Шуңа күрә дә телләр  өйрәнү  актуаль мәсьәләләрдән санала. Хәзерге вакытта икетеллелек милли телләр  үсешенең  әһәмиятле һәм законлы үзенчәлеген тәшкил итә. Бүгенге көндә, теге яки бу телдәге үзгәрешләр турында, ул телнең алга китүе, камилләшүе, үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, икетеллелек күренешен исәпкә алмый мөмкин түгел. Чөнки милли тел, аның ияләре даими рәвештә икенче бер телне  дә   кулланганлыктан ,  шул  телнең йогынтысына дучар булып тора. Ике телдән дә файдаланучылар (билингвлар) ул телләрне яхшы белеп, дөрес кулланганда, нигездә, бер телнең икенче телгә уңай йогынтысы —  бер-берсен  үстерүе, баетуы, камилләштерүе турында сүз алып барырга туры килә.

Икетеллелек шартларында  туган  телендә һәм русча сөйләм осталыгына ия  булу  – кешенең гомуми культурасын билгели. Димәк, сүз – сөйләм культурасы турында барырга тиеш. Хәзер икетеллелек –  иң  беренчел таләпләрнең берсе.

Бүгенге көндә  татар  телен дәүләт теле буларак өйрәтү өчен зур эш алып барыла. Татар теле укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, психология, педагогика, психолингвистика фәннәренең яңа казанышларын, укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен, нәтиҗәле тәкъдимнәрен искә алып төзелгән яңа программа, дәреслек, методик, дидактик кулланмалар кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Рус телле балаларга татар телен өйрәтү буенча да күп эшләр башкарыла. Безнең галимнәребез, тәҗрибәле укытучыларыбыз тарафыннан күп кенә әсбаплар, дәреслекләр язылды, электрон дәреслекләр булдырылды. Республикабызда татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнү тагын да зарурлана һәм бу өлкәдәге тикшеренүләр тирәнәя һәм киңәя бара.Мәктәпләрдә укытучыларыбыз укучыларга бик тырышып татар телен өйрәтә. Бүгенге көндә ике телне дә белү бик мөһим. Без кечкенә чактан ук татар теле белән рәттән рус телен дә бик теләп өйрәнәбез.Чөнки ул телләрнең икесен дә яхшы белү — безнең бурычыбыз. Шәйхи Маннур язган сүзләр белән килешми мөмкин түгел:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел. 

Рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган Тукай бер шигырендә түбәндәге юлларны язган:

Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдмәнд тә телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер-берсе белән бутап, телләрне пычратмаска куша:

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Минем уйлавымча, телләр  белү  – зур байлык. Фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның  өчен  без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән.

Республикабызда татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителүе татар халкы өчен тиңсез хәзинә, әлбәттә. Ләкин шулай булса да, бүгенге көндә икетеллелек проблемасы Татарстан  Республикасы  өчен телләр өлкәсендә иң мөһим проблемаларның берсе. Татар һәм рус  телләренең   хокуклары  тигезләнде, ләкин кулланылышы ягыннан рус теле абруе югарырак. Бу күренеш белән киләчәккә  караган   төп  проблема татар теленең абруен гамәлдә рус теле абруена күтәрүгә кайтып кала. Ә моның өчен гамәли чаралар кирәк. Икетеллелек проблемасы мәктәптә хәл ителә. Шуңа күрә, аеруча мөһим булып рус балаларына татар теле, һәм татар балаларына рус теле өйрәтү проблемалары барлыкка килә. Сөйләшү, тыңлап аңлау, уку һәм язудан торган сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтү башка тел белән чагыштырмыйча булмый. Шулай ук татар телендәге уку йортларының дәрәҗәсен күтәрергә, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартмаска. Телләрнең тигез хокуклы булып яшәеше өчен башка милләт вәкилләренә дә телне өйрәтү зарури.

Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – заман таләбе .
Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Алай гына да түгел, хәзер кайбер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Дөнья үзгәрә тора һәм заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя. Укучылар алдында абруең булсын өчен хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәңә оештырып, аларда кызыксыну бер дә бетмәслек итеп эшләргә кирәк. Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде.Шул ук вакытта уку-укыту системасына да . Компьютер сыйныф тактасын да,тарату материалын да , дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучынын белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә. Мондый программа белән танышканда , укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Чөнки ул анын алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга. Дәресләрдә урыны белән тестлардан файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Бу алым интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы. Күп еллардан бирле интернетта рус телендә "Русский медвежонок","Кенгуру" дигән уеннар бара. Бу уеннарга укучылар бик теләп катнаштылар. Татар телендә дә "Без-Тукай оныклары", " Зирәк тиен" дигән конкурслар игълан ителде.Бала компьютер артына утыргач, аны конкурс итеп түгел, уен итеп кабул итә. Ә нәтижәдә, үзенә күп файдалы мәгълүмат ала. Дәресләрдә техник чаралардан- телевизор, DVD куллану да дәрескә жанлылык кертә.Телеведениенең ТНВ каналылында "Мәдәният дөньясында"тапшыруыннан язучы -шагыйрьләр турында күп сөйләнелә. Шушы өзекләрне видеога яздырып, кирәк вакытта дәресләрдә кулланырга мөмкин. Гомумән фәннәрне укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яналыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә һәрбер укучының шәхси үсешен тәэмин итергә ,аңлау эшчәнлеген активлаштырырга, үзен табарга тырышу өчен җирлек тудырырга тырышам.Һәрбер бала үз фикерен әйтә белергә, үзенә бәя бирә белергә тиеш дип саныйм.

Укучыларның танып белү эшчәнлекләрен активлашыру өлкәсендә эшләгәнгә күрә предмет олимпиадаларында катнашучы укучылар саны да арта.

Муниципаль олимпиадаларда катнашып 2010 нчы елны 4нче А сыйныфы укучысы Пеструхина Дарья, 2011 нче елны 4 нче Э сыйныфы укучысы Бурдина Валерия призёрлар булдылар.Республика күләмендә уздырылган “Зирәк тиен” конкурсында 2010 нчы елда 4 нче А сыйныфы укучысы Игнатьева Галина, 4 нче Э сыйныфы укучысы Котелова Виолетта, 3 нче Э сыйныфы укучысы Ахмадуллина Камилә 1 урынны яуладылар.

Укучыларым язган әкиятләр,хикәяләр һәрдаим “Чулман энҗеләре” газетасында чыгып килә. Аларның уңышлары өчен мин бик сөенәм.Дәресләремдә милли төбәк компонентын кулланып, укучылырга туган якның икътисади, культура үзенчәлекләре турында мәгълүмәт бирәм.Бу күренеш укучыларның тарихи күзаллауларын үстерә, туган илең, туган җирең белән горурлану хисләрен тәрбияли.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли рух, милли хисләр тәрбияләргә ярдәм итә торган халкыбыз йолаларын, гомумән, төрле чараларны сыйныфта һәм сыйныфтан тыш эшләрдә  мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тырышам.

 Минем максатым укучыларны татар халык иҗатының бай тарихы белән таныштыруны дәвам итү, яңа белемнәрне элек булган белемнәр блән бәйләү,укучыларның рухи дөньясын баету, аларга патриотик, әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү.

Татар теле дәресләренә дә, башка фән дәресләре кебек үк, фәннилек, системалылык, дәвамчанлык һәм эзлеклелек, тормыш белән бәйләнеш, белем һәм тәрбия бирү процессларының бердәмлеге, укучыларның мөстәкыйльлеге һәм  иҗади активлыгы хас.

Тормыш белән бәйләнеш дигәндә, иң беренче чиратта, туган телне өйрәнүнең максаты – сөйләшергә, грамоталы язарга, йөгерек укуга өйрәтү күздә тотыла.Татар милләтеннән булмаган балаларга тел өйрәтүнең башлангыч этабында төрле уеннарны дәрестә куллану һәм дәрестән тыш үткәрү уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Оста итеп оештырган уен балаларда телгә карата кызыксыну уята.

Уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп үткәрүдә дидактик уеннар оештыру да максатка ярашлы.Дидактик уеннар –балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.Дидактик уеннар фикерләү осталыгына өйрәтә һәм уйнаучылардан әллә ни әзерлек тә таләп итми.Уенның балаларны кызыксындырырлык, мавыктыргыч булуы әһәмиятле.Теманы өйрәнгәннән соң үткәрелгән уеннар аеруча уңышлы була:”Тәрҗемәче”, “Сүз артыннан сүз”,”Кем тизрәк”,”Сүз уйлау”,”Алар нишли?” һәм башкалар.

“Почта”, “Кибет”, “Шифаханә” кебек уеннар балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә, диалогик сөйләмне үстерүдә зур әһәмиятә ия.Уен – сөйләм телен, туган телне өйрәтүнең иң нәтиҗәле чарасы.Бигрәк тә сүзле уеннар татар телендә иркен сөйләшә алмаган рус балаларын татарча сөйләшергә өйрәтүдә яхшы нәтиҗә бирә.

Дәресләрдә уен формаларын куллану укыту эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә.Уен вакытында дуслык, ярдәмләшү, бергә башкарган хезмәт өчен җаваплылык хисләре тәрбияләнә.Компьютер һәм  мультимедия  технологияләрен куллану яңа материалны аңлатканда, төрле ситуацияләрне тикшергәндә, кирәкле информация җыйганда, белем һәм күнекмәләрне тикшергәндә, уен формаларын кулланганда, презентацияләр ярдәмендә дәрес уздырганда  укыту мәсьәләләрен хәл итүгә алып килә.

Мин коммуникатив технология нигезендә укытканда универсаль укыту алымнарының коммуникатив төрен кулланам. Ул үз эченә укучыларның укытучы белән үзара эшли белүләрен; үз фикерләрен әйтә белүләрен; туган телнең грамматик һәм синтаксик нормалары нигезендә диалог һәм монолог төзи белүләрен, анализ,синтез ясый белүләрен үз эченә ала. Универсаль укыту алымнарының шәхси төрен кулланам. Ул укытучы ярдәме белән укучының үз фикерен формалаштыра белүне үз эченә ала.Логик укыту алымнарын кулланганда укучыларның сәбәп – нәтиҗә мөнәсәбәтләрен таба белүен күз алдында тотам.

Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәжәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә унышка ирешәчәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Шәхесне үстерүдә яңа мәгълүмати технологияләр куллану – заман таләбе.

Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара.Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту – тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә. Ул түбәндәгеләрдән...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану

           Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт  сүзләре белән башлыйсым  килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану.  М...

Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү...