Габдулла Тукайның күпкырлы иҗаты
статья (11 класс) на тему
Выступление для МО учителей и учеников во время круглого стола
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gabdulla_tukaynyn_kupkyrly_izhaty.doc | 55.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Габдулла Тукайның күпкырлы иҗаты
Л.З.Сәйфуллина
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген Һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатыннан 2011 елны Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы буларак игълан итте. Габдулла Тукай исеме Татарстанда гына түгел, аннан бик ерак төбәкләрдә дә билгеле. Аны сәнгать, шигьрият сөюче һәркем белә. Тукай иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь һәм публицист , әдәби тәнкыйтьче һәм җәмгыять эшлеклесе. Габдулла Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында дөньяга килә. Тормышының 1892-1895 елларын кечкенә Апуш Кырлай авылында уздыра. Нәкъ Кырлай чорында ул халкына һәм туган җиренә карата булган мәхәббәтен тулысынча аңлый. “Кырлай авылы тормышка минем күзләремне ачты”, - дип яза соңыннан шагыйрь үзенең истәлекләрендә. Кырлай чорындагы балачак тәэсирләре аның иҗатында онытылмас эз калдыра.Тугыз яшьлек Габдулла 1895 елда апасы янына Җаек (Уральск) шәһәренә килә. Анда ул мәдрәсәгә укырга керә, шушы шәһәрдә беренче шигырьләрен яза. Тукай ныклы ихтыяр көченә, тумыштан килгән сәләткә ия шәхес булган. Кечкенә Урал шәһәрендә яшь Тукай бөек рус шагыйрьләре - Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән таныша. Аларның шигырьләре шагыйрьнең йөрәген яулап ала. Ә инде 1905 елда ул үзенә генә хас “Хөррияткә”, “Дусларга бер сүз” исемле шигырьләрен яза. Бу шигырьләрендә алга китешне, халык азатлыгын яклаучы Тукай ачыла.1907 елның көзендә Тукай милли мәдәният һәм тарих бишеге булган Казан шәһәренә килә. Анда үзенең эшчәнлеген иҗтимагый һәм иҗади мәсьәләләр чишүгә багышларга исәпли. “Нурлы Казан” шагыйрьне үзенең бай, аның өчен бик мөһим мәдәни мөхите белән җәлеп итә. Тукайның сәләте чәчәк аткан, шәхес буларак формалашкан, шөһрәт казанган чоры Казан еллары була.Тукайның беренче иҗат тәҗрибәләре үк XX гасыр башының фикерләүче яшьләренә хас булган омтылышлар һәм эзләнүләр белән сугарылганнар. Милләтнең авыр хәлен күрү һәм аны төзәтү юлларын табу теләге – бу омтылышларны хәрәкәткә китерүче төп көч шул була. Мәгърифәтчелек идеяләре белән яна башлаган яшь шагыйрь, әлбәттә инде, туган халкының түбәнлеккә төшүенең, артталыгының асыл сәбәпләрен бөтен тулылыгында күрә һәм аңлый алмый. Яшь Тукай мәгариф системасының артталыгы, мәдрәсәләрдә техник белемнәр бирелмәү, төгәл фәннәр укытылмау татар тормышының төп проблемалары дип санаучылар сафында була. Милли матбугат, европача типтагы уку йортлары ачу, әдәбият һәм сәнгатьне үстерү ярдәмендә туган халкының алгарышына ирешү – яшь шагыйрьнең ихлас теләкләреннән. Иң беренче басма шигыре булган «***Голүмнең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран… (1905) (Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик) дип башланып киткән әсәрендә Тукай нәкъ менә шул идеяләрне байрак итеп күтәрә, «голүмлә дөньяи дотды япон, нәмсә, французлар»дан, ягъни «гыйлем белән дөнья тоткан япон, немец, французлардан» үрнәк алырга чакыра. Матбугатның һәм әдәбиятның халыкны алга җибәрүдәге ролен идеаллаштыру, патша хакимиятенең Беренче рус буржуаз-демократик революциясе шартларында биргән матбугат ирегенә зур өметләр багълау яшь Тукайның беркатлы иллюзияләреннән. «Шималь яктан чыгып бәркъ, орды бер нур…», «Хәзерге халемезә даир», «Хөррият хакында…» кебек шигырьләрендә бу идеяләр аеруча ачык чагыла. Бишенче-алтынчы еллардагы шагыйрь иҗатының публицистик аһәң белән өртелгән, сәяси темалар белән сугарылган, авторитетларны санга сукмаучы ачы сатирик юнәлешле булуы күзгә ташлана. Тукайның журналистлык эшчәнлеге белән дә тыгыз бәйләнгән әлеге юнәлеш (бу елларда ул Камил Мотигый тарафыннан оештырылган матбугатта актив хезмәттәшлек итә) аның иҗатында соңгы елларга кадәр дәвам итте һәм үстерелде. Гомеренең азагына кадәр публицистик мәкаләләр белән татар вакытлы матбугатында катнашып килгән әдип җәмгыятьтә яшәп килгән кимчелекләрне камчылау аша үз милләтенең уянуын, бәхетле булуын тели иде. Бөтен күңеле белән туган якка омтылган, милләтенең иң матур сыйфатларын күңелендә якты истәлек итеп саклаган әдипнең лирик герое Казанга кайткач та «җанга ягымлы» шул хисләрне җырлый. 1907 елдан башлап шагыйрь иҗатында мондый йомшак җылылык, лирик хисләрне чагылдыру, моң һәм сагыш хисе арта, беренче чор иҗатыннан аермалы буларак декларатив риторика урынына, кеше күңеленең тирәнлеген, андагы уй-тойгылар хәрәкәтен тасвирлау көчәя, лирик герой үтә бер якынлык белән балачагына, туган ягына әйләнеп карый. «Пар ат» һәм «Шүрәле»дән соң мондый хисләрнең сурәтләнеше аеруча калку булып «Туган җиремә» шигырендә күренә. Бу әсәрдә дә без «кайту» мотивлары белән очрашабыз, бу яктан караганда ул «Пар ат»ның дәвамчысы, аның лирик «игезәге» булып тора. Тукай шигъриятендә лирик агым көчәю белән аның каләме мәхәббәт темасына торган саен активрак мөрәҗәгать итә, бу тема аңарда романтик, юмористик һәм реалистик аспектларда ачыла.
1909-10 елларда Тукай балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшли башлый. Бу елларда ул балалар өчен язылган үз әсәрләреннән төзелгән «Балалар күңеле» (1909) һәм «Күңелле сәхифәләр» (1910) исемле ике китап бастыра. Болардан тыш әле аның тезмә һәм чәчмә әсәрләрен туплаган «Яңа кыйраәт» (1909) исемле уку китабы һәм «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле дәреслеге дә басыла. Соңгысында башка язучыларның балалар өчен язган талантлы әсәрләрен дә туплый. Тукайның балалар өчен язган шигырьләре һәм әкиятләре, чәчмә әсәрләре яшь буында кешелеклелек, тырышлык, максатка омтылыш кебек сыйфатлар тәрбияләүне максат итеп куйдылар. «Эш» (1909), «Япон хикәясе» (1909), «Бәхетле бала» (1909), «Эш беткәч уйнарга ярый» (1909), «Имтияз алган бала» (1910), «Кызыклы шәкерт» (1910), «Эшкә өндәү» (1911), «Сабитнең укырга өйрәнүе» (1912), «Сабыйлар җыруы» (1912) кебек шигырьләрендә әдип белемгә омтылышны, мәгърифәтне зурлый, тырышлыкның уңышка илтүе турында сөйли. Хайваннарга, үсемлекләргә, гомумән табигать дөньясына кешелекле мөнәсәбәт, гуманистик караш тәрбияләү Тукайның балалар өчен язган әсәрләрендә шулай ук мөһим урын алып тора. «Кошларга» (1909), «Кошчык» (1909), «Бала белән күбәләк» (1909), «Фатима белән сандугач» (1910), «Бичара куян» (1910), «Күгәрчен» (1910) шигырьләре шундыйлардан. Балалар өчен язылган шигырьдә төп фикернең ачык булуы, аңлаешлылыгы принцибы Тукай шигърияте өчен төп принциплардан. Башкаларга золым кылу, көчсезләрне рәнҗетү шагыйрьнең дидактик эчтәлекле балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрендә дә тәнкыйть ителгән сыйфатлардан. Әдип хәтта зәгыйфьлек кебек бик үк уңай булмаган сыйфатны да залимлектән өстен куя («Күгәрчен»), көчсезләрнең тапкырлыгына һәм зирәклегенә дан җырлый («Кәҗә белән сарык»). Тукай әкиятләренә халык иҗатыннан килә торган көчсезнең көчлене җиңүе, финалда гаделлек тантана итүе хас. «Кәҗә белән сарык», «Шүрәле» кебек әкиятләрендә автор конфликтның юмористик планда чишелешен тасвирлый, бала күңеленә сак карый, аны мондый очракларда ихтимал булган психологик травмалардан саклый. Шагыйрьнең ниндидер аерым дидактик максат куймаган әсәрләре дә хайваннар дөньясына җылы караш, игелекле мөнәсәбәт тәрбияләрлек итеп корылганнар. «Шаян песи», «Ялкау маэмай», «Гали белән кәҗә» шигырьләре шундыйлардан.Шагыйрь иҗатында табигать тасвирлары, пейзаж лирикасы, ел фасыллары турында мәгълүмат бирүче әсәрләр дә байтак. Аларда Тукайның балалар психологиясен нечкә белүе чагыла, балалар теле белән сөйли белү осталыгы күренә.
Тукай җиде-сигез еллык иҗат гомерендә зур биеклекләргә иреште, татар шигъриятен яңа эчтәлек белән баетты, шигъри теленең камиллеге, фәлсәфи фикерләвенең оригинальлеге, хисләренең ихласлылыгы таң калдырырлык югарылыкта иде. Әлбәттә, ул яулаган үрләрнең нигезендә иң беренче чиратта тумыштан килгән табигый талант ята иде. Тукай таланты татар әдәбиятында моңарчы күрелмәгән вакыйга, дөнья әдәбиятларында да сирәк очрый торган күренеш булып чыкты. Ләкин чын асылташ яктылыгы белән балкысын өчен талантның чарлануы, шомаруы да таләп ителә иде. Гомер юлын армый-талмый туган халкыңа хезмәт итү дип санаган әдип үзеннән элгәре булган көнчыгыш әдәбиятын да, рус әдәбиятын да җентекләп өйрәнде, шагыйрьнең поэтик теле, камил шигъри формасы төрле әдәби йогынтылар нәтиҗәсендә формалашты, эчтәлек һәм хис белән баеды, үзенә генә хас әдәби бизәкләр белән тулыланды, Тукай шигъриятенең оригинальлеге төрле катламдагы йогынтылар аша үсте. Иҗатының башлангыч чорында ул, әлбәттә, үзеннән алда булган әдипләргә ияреп, Көнчыгыш әдәбиятының традицияләрен дәвам иттерде. Бу традицияләр яшь Тукайның шигъри телендә дә, форма һәм эчтәлек юнәлешендә дә ачык чагылалар иде. Әйе, башка халыкларның әдәбиятларына сокланырга, алардагы үз күңелеңә аваздаш якларга кызыгып карарга мөмкин, әмма синең әдәбиятыңны да башкалар үз итсеннәр, яратсыннар дисәң, аны туган милләтеңнең сәнгатьчә фикерләү чаралары ярдәмендә үстерү зарур. Моны гамәлгә ашыруы – Г.Тукайның әдәбиятыбыз алдында күрсәткән тагын бер зур игелеге. Халык шагыйренең тәнкыйть өлкәсендә дә туры сүзле, гадел, аяусыз, таләпчән булуы, бигрәк тә үз-үзенә ташламалар ясамавы, аның шәхесенә карата ихтирамны тагында үстерә.Күренекле шагыйрь С.Хәкимнең мондый сүзләрен искә төшерәсе килә: “Тукайдан өйрән дә өйрән...”. Шагыйрьнең бөтен тормышы, үзе әйткәнчә, соңгы көннәренә кадәр хезмәт белән үтте. Г.Тукайны татар халкы гына түгел, башка төрки халыклар да үзләренең остазлары итеп саныйлар. Габдулла Тукай- шагыйрь, тәнкыйтьче, остаз, дәүләт эшлеклесе, публицист, журналист, җәмәгать эшлеклесе.
Бүген олы әдип образы, иҗаты кешеләрне яңа иҗат биеклекләренә рухландыра.Г.Тукай әсәрләренә язылган музыкаль әсәрләр: “Шүрәле” - Ф.Яруллин балеты, “Су анасы” - Әнвәр Бакиров, “Кисекбаш” – Р.Гобәйдуллин. Р.Батулла “Сират күпере” (драма) Т.Миңнуллин “Без китәбез, сез каласыз”(драма). Ә.Гаффар “Соңгы сәгать” (драма).И.Юзеев “Очты дөнья читлегеннән”.Тукай образы музыкада: Әнвәр Бакиров “Тукай” операсы, М.Мозаффаров “Тукай истәлеге”, Р.Кәлимуллин “Тукай истәлеге”.Тукай онытылмас шәхес һәм бөек шагыйрь булып кала бирә. Аның мирасы, заманга аваздаш булып, бүген дә яши, бүген дә уйландыра, сөендерә. Кеше балачактан Тукайны укып үсә, олыгайгач та аннан аерылмый. Шагыйрьнең катлаулы һәм авыр тормышы белән таныш булучылар аның шигырьләрен укып соклана: алар аерым моң белән тулы һәм матурлар. Аның иҗаты үлемсез һәм иксез-чиксез, ул татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән аерылгысыз!
Кулланылган әдәбият:
1. Әмирхан Р. Төзәтмикче Тукайны/ Р.Әмирхан Иманга тугрылык-Казан. Тат.кит.нәшр., 1997.
2. Тукай Г. Шүрәле/ Г.Тукай. Әсәрләр: биш томда Т.1.-Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.
3. Тукай Г. Пар ат./ Г.Тукай. Әсәрләр: биш томда Т.1.-Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.
4. Нуруллин И. Габдулла Тукай.-Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.
5. Тукай Г. Туган җиремә./Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда Т.1.-Казан: Тат кит.нәшр., 1985.
6. Тукай Г. Бәйрәм вә сабыйлык вакыты/Г.Тукай Әсәрләр: биш томда Т.1.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.
7. Бикмөхәммәтов Р. Милли әдәби тел./ Р.Бикмөхәммәтов. Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре-Тат. кит.нәшр., 1960.
8. Тукай Г. Шигырьләребез./Г.Тукай Сайланма әсәрләр.-Казан: Тарих, 2002.
9. Мәгариф, 11/2011.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Габдулла Тукайның балачагы
Татар әдәбитяыннан Г. Тукайга багышланган презентация...
Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"
Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....
Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"
Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....
Габдулла Тукайның томыш юлы һәм иҗаты.
Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча "Йолдызлы сәгать"....
Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен өйрәнү дәресе.
Рус телле укучылар өчен, 4 нче сыйныфта Габдулла Тукай турында тулырак мәгьлүмат туплау һәм әсәрләре белән танышу өчен үтеәрелгән дәрес эшкәрмәсе....
Габдулла Тукайның иҗаты
Презентация к внеклассному мероприятию при изучении творчества татарского писателя Габдуллы Тукая....
Доклад Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлеше.
Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлешеТатар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындаг...