Галимҗан Барудиның педагогик карашлары
проект (9 класс) на тему

Абдуллина Гульнур Хафизовна

Без  зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дәресләр алып бару турында сүз еш алып барыла. Ә бу фикер үзеннән-үзе мәгариф тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясый. Һәм без бөек мәгърифәтчеләребез Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри, Галимҗан Барудиларга барып тоташабыз. Мин бу хезмәтемдә якташым Галимҗан Баруди эшчәнлегенә тукталырга булдым. Аның  исеме һәм эшчәнлеге совет чорында  телгә алынып  уңай  бәягә ирешә алмаган, якынча 80 нче елларда гына бу шәхеснең  эшчәнлеген өйрәнү һәм яктыртуга зур игътибар бирелә башлаган. Аларда ул олы галим, философ, илаһият белгече, педагог буларак тикшерелгән, югары бәяләнгән. Быел аның тууына 160 ел булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел якташыбыз “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде.

Бездә әле мәгариф тарихы да, милли педагогиканың бай хәзинәсе дә шулар белән бергә галимебезнең мәшһүр педагогик мирасы да тулысынча өйрәнелмәгән, ачыкланып, халык хөкеменә тапшырылмаган. Милли мәгариф өлкәсенә дә ренессанс яңадан кайтты. Галимҗан Баруди идеяләре, остазның реформаторлык хәрәкәте бу милли яңарышның яңа ташкынын көчәйтергә, татар мәгърифәтчелеген җимерелмәслек итеп үстерергә, тирәнәйтергә ярдәм итәргә тиеш, ул татарның киләчәге өчен кирәк. Безнең фәнни хезмәтебезнең актуальлеге дә шуның белән билгеләнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.barudi.docx310.72 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы

Биектау муниципаль районы

Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

.

Галимҗан Барудиның  педагогик карашлары

                                                          Эшне башкарды: Абдуллина Г.Х.,        

                                                               татар теле һәм  әдәбияты  укытучысы

                                                         

                Эчтәлек

Кереш

1. Галимҗан Барудиның тормыш юлы

2  Галимҗан Барудиның  педагогик эшчәнлеге һәм  “Мөхәммәдия”  мәдрәсәсе

Йомгаклау

Кулланылган әдәбият

Кушымта


Кереш

Без  зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дәресләр алып бару турында сүз еш алып барыла. Ә бу фикер үзеннән-үзе мәгариф тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясый. Һәм без бөек мәгърифәтчеләребез Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри, Галимҗан Барудиларга барып тоташабыз. Мин бу хезмәтемдә якташым Галимҗан Баруди эшчәнлегенә тукталырга булдым. Аның  исеме һәм эшчәнлеге совет чорында  телгә алынып  уңай  бәягә ирешә алмаган, якынча 80 нче елларда гына бу шәхеснең  эшчәнлеген өйрәнү һәм яктыртуга зур игътибар бирелә башлаган. Аларда ул олы галим, философ, илаһият белгече, педагог буларак тикшерелгән, югары бәяләнгән. Быел аның тууына 160 ел булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел якташыбыз “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде.

Бездә әле мәгариф тарихы да, милли педагогиканың бай хәзинәсе дә шулар белән бергә галимебезнең мәшһүр педагогик мирасы да тулысынча өйрәнелмәгән, ачыкланып, халык хөкеменә тапшырылмаган. Милли мәгариф өлкәсенә дә ренессанс яңадан кайтты. Галимҗан Баруди идеяләре, остазның реформаторлык хәрәкәте бу милли яңарышның яңа ташкынын көчәйтергә, татар мәгърифәтчелеген җимерелмәслек итеп үстерергә, тирәнәйтергә ярдәм итәргә тиеш, ул татарның киләчәге өчен кирәк. Безнең фәнни хезмәтебезнең актуальлеге дә шуның белән билгеләнә.

             

  1. Галимҗан Барудиның тормыш юлы

Дин галиме, мөдәррис-педагог Галимҗан Баруди (Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев)  1857 нче елның 2 нче февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында (Татарстанның Биектау районы) туган. Кечкенәдән үк бик кызыксынучан, сәләтле бала булган. 1862 нче елны аны “Касыймия” мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул әлеге мәдрәсәнең башлангыч, урта һәм югары баскычларын үтә, бер үк вакытта югары сыйныфларда мөгаллимлек эше белән дә шөгыльләнә. Үсмер елларында ук ул тормыш мәгънәсе, җәмгыять һәм кешенең җәмгыятьтәге роле турында уйлана башлый. Мәдрәсәдә укыганда үзлегеннән гыйлемен арттыра, күп укый һәм укыганнары турында уйланырга ярата торган була. Аның турында Йосыф Акчура: “Барудиның бар тормышы ике принципта үтте – укырга һәм укытырга”, - дип яза. 1875 нче елның мартында Г.Баруди Бохарада белемен дәвам итәргә була. Анда ул дини предметларны һәм шәригатьне өйрәнә, алардан тыш, арифметикага аерым игътибар бирә. Ләкин Бохарадагы укыту процессыннан Барудиның күңеле кайта, чөнки алар бернинди программасыз һәм расписаниесез алып барыла. 1882 нче елда ул Казанга кире кайта, аны Казанның Зур таш мәчетенең икенче имамы итеп билгелиләр. Шул көннән башлап ул  шәкертләргә дәресләр бирә башлый, шәкертләренең саны әкренләп арта бара. 1883 нче елда ул атаклы татар сәүдәгәре  И.Үтәмешовның кызы Бибимаһруйга өйләнә. Бик яхшы белем алган бу кыз Барудиның рухи омтылышлары һәм кызыксынуларын тирәнтен аңлаучы, лаеклы тормыш иптәше була, мәхәллә мәчете каршындагы кызлар мәктәбен җитәкли, мәгърифәт эшчәнлегендә иренә ярдәм итә. Шул ук елны әтисе Мөхәммәтҗан Галиевның ярдәме белән Галимҗан Баруди мәдрәсә оештыра, ул мәдрәсә аңа нигез салучының исеме белән “Мөхәммәдия” дип атала. Соңыннан бу мәдрәсә Россиянең иң яхшы мөселман уку йортларының берсенә әйләнә.

Галимҗан Барудиның халык өчен шәхси китап коллекциясен ачуы турында да әйтеп китәргә кирәк. 1913 нче елда мәгърифәтченең шәхси китап коллекциясендә фәннең төрле өлкәләре буенча өч меңнән артык том китап һәм журнал була. Ислам фикер ияләре һәм дин эшлеклеләренең хезмәтләре китапханәдә алар язган телдә дә, комментарийлар язылган тәрҗемәләрендә дә саклана. Ә 1920 нче елда Баруди үзенең шәхси китапханәсен яшь Татарстан Республикасына бүләк итә, бу вакытта китапханәдә 4288 том китап һәм журнал була .Бу китапханә 1920 елда дәүләт карамагына алынып, хәзерге вакытта Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш фонды нигезен тәшкил итә.. Галим 1921 нче елда Мәскәүдә вафат була, ул үз тормышының соңгы айларын Идел- Урал регионында таралган ачлык белән көрәшкә багышлый. Үз халкына фидакарь хезмәт иткән зирәк педагог, суфыйчылык остазы, дин галиме Галимҗан Барудиның якты истәлеге халык хәтерендә саклана.

  1. Галимҗан Барудиның  педагогик эшчәнлеге

1882 нче елдан Г Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза hәм бастырып чыгара. Г. Барудиның беренче китабы “Гыйльме әт – тәүхид” (“Аллаhы Тәгаләнең берлеге турында тәгълимат”) 1890 ел башында бастырып чыгарыла. 1891 елда аның ислам нигезләре буенча тагын берничә дәреслеге дөнья күрә. Алар арасында “Китаб әс – салават” (“Догалар китабы”), “Бадә әл – мәгариф” (“Белем нигезләре”), “Сәвадхан” (“Әлифба”), “Сад hәнд” (“Йөз үгет – нәсыйхәт”) hәм башкалар бар. Аннан соңгы елларда да Галимҗан Баруди утызлап китап hәм дәреслек бастырып чыгара. Әлеге дәреслекләр яңа укыту ысулы таләпләренә туры киләләр, Казанда hәм аннан читтәге мәдрәсәләрдә дә мөгаллимнәр hәм шәкертләр алардан уңышлы файдаланалар, шуңа күрә бу китаплар уннарча тапкыр яңадан нәшер ителә.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 елда Казанда ачыла.Галимҗан Баруди нигез сала hәм җитәкчелек итә.1882 елда аның атасы Тихвин урамында урнашкан Йосыф Сәгыйтов мәдрәсәсе ишегалдындагы бер катлы таш бина төзелешенә акча бирә. Тиздән бу бина күрше участокны сатып алу хисабына киңәйтелә. Мәдрәсә биналарын киңәйтү ХХ гасырның урталарына кадәр дәвам итә. Иске мәдрәсә ишегалдына яңа бина төзү, документлар буенча, иске уку йортын киңәйтү булып күренсә дә, соңрак үзенә нигез салучы Мөхәммәтҗан хөрмәтенә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, ә документларда “Галиев мәдрәсәсе” дип аталган уку йорты бөтенләе белән Йосыф Сәгыйтов мәдрәсәсеннән аерылып тора. 

Яңа мәдрәсәдә Г.Барудин чын мәгариф реформасы үткәрә, ул уку курсына бик күп яңа предметлар кертә, бу уку йортында рус теле, арифметика, геометрия, хисап, рәсем, этика, гигиена һәм башка дөньяви предметлар укытыла башлый. Моның өчен махсус укыту әсбаплары булмау сәбәпле, Г.Баруди дәреслекләрне үзе эшли.  Шулар исәбеннән төрек теленең яңа ысуллы беренче әлифбасы, арифметика, гарәп теле буенча дәреслекләр, татарча-гарәпчә-фарсыча сүзлек һәм башка бик күпләрне күрсәтергә була. XX гасыр башында “Мөхәммәдия”дә укыган шәкертләрнең саны 500 гә җитә, аларга егерме мөгаллим белем бирә. Бу мәдрәсәдә татар интеллигенциясенең йөзек кашлары белем алган. Барудиның эшчәнлеге мөселман мәктәбен бик тиз арада тәрәккыят юлына алып керә һәм белем алу процессын халыкның рухи яңарышының төп инструментына әйләндерә. 1906 нчы елның гыйнварында Галимҗан Баруди “Дин вә әдәп” дигән фәнни-дини һәм әдәби журнал чыгара башлый, бу журнал битләрендә педагогик һәм дини характердагы идеяләр тикшерелә. Мәгърифәтче үзенең журналы битләрендә дин белән фәннең якынлыгын күрсәтергә тели. Баруди фикеренчә, фән дингә хезмәт итәргә тиеш, ә дин – фәнгә. Аныңча, тәрбиянең төп максаты – динле, югары әхлаклы кеше, җәмгыятьнең халык һәм гомумкешелек мәнфәгатьләре белән яши торган файдалы әгъзасын тәрбияләү. Әлеге журнал битләрендә панисламистик фикерләр таратуда гаепләнеп, 1908 елда җавапка тартыла һәм хөкем карары белән ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. Сөргеннән кайткач, яңадан журнал чыгаруын һәм мөдәррислек эшен дәвам иттерә. Шул елларда чит илләргә сәяхәт кылып, Истанбул, Каһирә, Мәдинә, Мәккә кебек шәһәрләрдә булып кайта. 1917 елда Г.Барудины Уфадагы Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлыйлар. Татар галименең педагогик карашларында дини-әхлакый тәрбия төп урынны алып тора һәм ул акыл һәм хезмәт тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Баруди ул вакыт мәдрәсә һәм мәктәпләрендә хакимлек иткән ятлау практикасын һәм схоластиканы кискен тәнкыйть итә. Аның фикере буенча, бары тик аңлы рәвештә белем алу гына үз җимешләрен бирергә һәм интеллектуаль үсештә кешене яңа баскычка күтәрергә сәләтле. Ул бар кешеләрнең : шәһәр халкының да, авыл кешеләренең дә белем белән мәгърифәткә ирешә алуларына омтыла.

Г. Баруди “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укытуның яңа, аваз ысулын кертә башлый, уку – укыту программасын да алыштыра. Ләкин рәсми рәвештә җәдитчә укыту 1891 елда гына кертелә.“Мөхәммәдия” дә укытуның яңа ысулын кертү көн тәртибенә яңа программаларга туры килүче дәреслекләр белән тәэмин итү таләбен куя. Яңа дәреслекләр булдыруга чит илләрдән мөселман дәреслекләре кертүне тыю да этәргеч бирә.

Г Баруди  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү hәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку – укыту программасын яңарта hәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә югары белем бирүче уку йорты булып тора. 

Монда гарәп теле, төрки теле, рус теле, математика, физика, геометрия, география, психология, педагогика, медицина hәм гигиена, Россия тарихы, төрек халыклары тарихы өйрәнелә. Уку вакыты – 12, 1913 елдан 14 ел. 1905 – 06 елларда шәкертләрнең ислах (үзгәртеп кору) хәрәкәте үзәге. 1901 – 1907 елларда мәдрәсәдә әдәбият hәм драма түгәрәкләре эшли, кулъязма газеталар чыгарыла.”Мөхәммәдия” мәдрәсәсе каршында кыз балалар мәктәбе (“Маhруй Барудия мәктәбе”) ачыла.Мөгаллимнәр арасында: Й.Акчура, Ш.hәм Б.Шәрәфләр, Х.Солтан, К.Тәрҗемани, З.Шакиров, Х.Бәдигый h.б. 1882 – 1918 елларда меңнән артык шәкерт башлангыч hәм урта белем ала.Алар арасында Х.Ямашев, Ф.Әмирхан, Ф.Бурнаш, М.Гафури, Н.Исәнбәт, Галиәсгар Камал, Габдулла, Габдрахман hәм Әнәс Камаллар, С.Сәйдәшев, К.Тинчурин, С.Габәши, Б.Урманче, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин h.б. бар. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе биналары комплексы – татар архитектурасы истәлеге. 1883 – 86 елларда М.Галиев, Ә.Сәйдәшев, Г.Үтәмишев кебек сәүдәгәрләр иганәсенә өч катлы бер бина корыла, ә 1901 елда сәүдәгәрләр Ә.Хөсәенов, Г.Үтәмишев h.б. акчасына эклектика стилендәге өч катлы янкорма төзелә.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 елда оештырылып, 1918 елда большевиклар тарафыннан ябылганчыга кадәр эшләп килә.

                                               


Йомгаклау

Без Г.Барудиның шәхесен һәм педагогик эшчәнлеген өйрәнү аша аның татар милли тормышында тоткан урынын билгеләүне максат итеп куйдык. Югарыдагы алынган мәсьәләләрне чишеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

Г.Баруди фәнни белемне дини белемгә каршы килә дип санамый, ә аларның янәшә тыныч яши алуын исбатлый һәм куллану өлкәләрен аерып күрсәтә. Динне заман таләпләренә яраклаштыру өчен көрәшкә чыга. Хәзерге заман мәктәпләрендә дин нигезләрен укыту турында сүз барганда, ислам цивилизациясенең киләчәге турында фикер йөрткәндә, Баруди әсәрләрендә күтәрелгән бу фикер-проблемалар искиткеч әһәмиятле тәгълимат булып тора.

Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылучы, татар милли үзаңын уятып, дөньяда алга киткән халыклар арасында тоткан урынын күрсәтүче милләтпәрвәребез.

Яшь чагында ук иске төрдәге мәдрәсәнең җитешсезлекләрен татыган сәләтле һәм үткен акыллы Галимҗан Баруди мәгариф эшенең шул чордагы тормышы милләт өчен зарарлы дигән нәтиҗәгә килә.” Иске мәдрәсәләр,- ди ул, -төзәтелергә һәм дини юнәлешкә математика һәм табигать фәннәре кушылырга тиеш “. Балаларга гамәли белем бирү ихтыяҗыннан чыгып, галим яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, сәүдә һәм сәнәгать эшен ныклы өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул "профессор, фәлсәфәчеләр, инженерлар" хәзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк, дигән фикерне алга сөрә.

Һәр халыкта да мондый күпкырлы галимнәр юк. Халкыбыз ашкынулы рәвештә киләчәккә барган чакта татар күңелендә Мәрҗаниләр, Барудилар рухы яши. Аларның идеяләре, безнең өчен, татарның киләчәге өчен кирәк. Үзенең бөтен тормышын мәгърифәтчелек идеясен таратуга,  яшь буынга яңа чор Европача дөньяви белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Г.Баруди татар мәгърифәтчелеге өлкәсендә үзенең лаеклы урынын алырга тиеш.

Кулланылган әдәбият

1. Абдуллин Я. Милләт язмышы: уйланулар.– Казан: Фән нәшр.,1999.–317 б.

2. Исламов Р. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. – К: Печатный двор, 2002.

3. Шәймәрдәнов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар милли педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007.

4. Юзиев А. Философская мысль татарского народа. – Казан: Татар. китап нәшр., 2007.

5. Юсупов М. “Галимжан Баруди.” – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 208 с.

6. Исламов Ф. Мәшһүр фикер иясе һәм педагог.// Татар иле.–1998. - №2-3–8б.

7.И.Набиуллин. Журнал “Ислам” -2011-№25


Кушымта

C:\Users\Гульнур\Desktop\imgB.jpg

C:\Users\Гульнур\Desktop\galimjan.jpg

Барудиның китаплары  

 

 “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең иганәчеләре һәм мөгаллимнәре

һ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Галиев."Без-Тукай оныклары"

5нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация  һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар. Педагогик киңәшмә чыгышы.

"Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар" дигән темага педагогик киңәшмәдә ясаган чыгыш. Үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклаштым....

Ризаэддин Фәхреддиннең проза әсәрләрендә мәгърифәтчелек карашлары

Дәрес эшкәртмәсе күренекле мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин иҗатына багышлана....

Г. Тукай иҗатында педагогик карашлар

Бу хезмәттә бөек шагыйребез Г. Тукайның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге чагылыш тапкан....

Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор

Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу...

статьи "Р.Фәхреддиннең педагогик карашлары"

Р.Фәхреддиннең иҗаты күпкырлы эшчәнлегенә күз салганда, аның кайсы өлкәгә ныграк игътибар итүен дә күрсәтүе кыен.Ул бер үк дәрәҗәдә тарихчы да,журналист та,педагог та.Бу өлкәләрнең һәркайсында ул тирә...