“Иң татлы тел – туган тел”
материал по теме
Халыкара Туган тел көненә багышланган кичә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
halykara_tugan_tel_konen_kich.docx | 30.73 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Иң татлы тел – туган тел” (Халыкара Туган тел көненә
багышлана)
Максат: укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата
кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; Туган тел көне
турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен
үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;
Бурычлар: халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ
тудыру; төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша
укучыларда ана телләрен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү
теләге тудыру;
Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш, “Иң татлы
тел-туган тел”, “ Теле барның- иле бар”, “Туган телем –
киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары.
Катнашалар: 2-4 нче сыйныф укучылары, укытучылар.
Иң татлы тел-туган тел (халыкара туган тел көненә багышлана)
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә,
“Туган тел” көе яңгырап тора. Сәхнә түренә “Иң татлы тел-туган тел” дип язылган. Залда “ Теле барның- иле бар” , “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары эленгән.
1 нче слайд. Г.Тукай портреты, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”
Җыр укытучысы Г.Тукайның”Туган тел” җыры белән бәйрәмне башлап җибәрә.
2 нче слайд. _ “Иң татлы тел-туган тел” .
Сәхнәгә кичәне алып баручылар чыга.(4 Б укучылары)
1 а.б. Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!
2а.б. Исәнмесез, дуслар! Бүгенге бәйрәмебезне башлыйбыз!
С праздником, дорогие друзья!
День родного языка,
Отмечает вся земля,
В этот день мы всем желаем,
Мира, радости, добра.
1а.б. Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен, Әдилә, беләсеңме?
2 а.б. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
- нче слайд. 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.
1 а.б.Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн.
Халыкара туган тел көне. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. 21
февраль- Халыкара туган тел көне.
2 а.б. Сегодня мы собрались не случайно. 21 февраля - Международный
день родного языка. Этот праздник отмечают представители разных
национальностей, Все они живут в мире и согласии с друг другом
1 а.б.Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе-
тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, беренче
тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез,
чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый
мирас булып тора һәм без аны, сакларга тиешбез.
2 а.б. Безнең туган телебез - татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа
багышлыйбыз, туган телебез.
4 нче слайд. Ана белән бала рәсемнәре.
(Сәхнәгә 3 нче В cыйныф укучылары чыга)
1 укучы: И туган тел!
Сине Әнкә итеп
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул...
Әгәр син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып.
Югалмадың,
Югалтмадың безне-
Халык исән калган син барга.
Бу дөньяга күзебезне ачтың,
Хакыбыз юк кабат йомарга.
2 укучы: Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы ,ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем - бәгърем,син ул,син!
3 укучы: Рәхмәт сиңа, рәхмәт,тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа,туган телем,
Син өйрәттең һәммәсен.
4 укучы: Туган тел ул ничә гасыр
Бездән элек туган тел.
Безгә кирәк булачагын
Алдан белеп туган тел.
5 укучы: Туган тел ул тумышыннан
Безгә кирәк булган тел.
Ызгыш-низаг өчен түгел,
Иҗат өчен туган тел.
6 укучы: Туган тел ул бездән соң да (көй яңгырый башлый)
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
5 нче слайд Җыр эчтәлеге буенча рәсемнәр: таң ату, кояш чыгу күренешләре; игенче, икмәк рәсемнәре
(Г. Садә сүзләре, Р. Әхиярова музыкасы. “Гөлләрем” җыры яңгырый) костюмнан
6 нчы слайд “Иң татлы тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана)
1а.б. Туган тел-беренче тапкыр әти, әни дигән тел. Безнең лицейда төрле
милләт балалары белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле бар. Һәрберсенең
әнисе сөйгән чакта үз телендә такмаклап сөя, үз телендә җырлый, әкиятләр
сөйли.
2 а.б. Ты знаешь, что сейчас самый востребованный язык- это английский.
В школах с желанием изучают английский язык, его культуру, обычаи, песни,
традиции, историю.
1 а.б. Что за шумная компания?
Скоморох 1.- Мы забавники раешники,
Скоморохи пересмешники,
Вам с три короба наврем
И опять гулять пойдем!
2 ведущий: А что же вы здесь делаете?
Скоморох 2.-Так ведь масленица на носу.
2 ведущий: А, это же один из самых любимых праздников Татарстане. Это русский народный праздник проводов зимы и встречи весны. Давайте понаблюдаем как его празднуют.
Скоморох 3.-К нам, сюда! Собирайся народ!
Сегодня вас много интересного ждет!
Игры, забавы, чудеса из чудес!
Спешите, подарков хватит на всех
Скоморох 4.-Мы зовем к себе тех,
Кто любит танцы, веселье и смех.
Дружно зиму провожай,
Будет летом урожай!
Скоморох 5.-Позабавимся на славу!
Веселиться весь народ.
И я думаю удачно
Праздник проводов пройдет!
Скоморох 6.- Пожалуйте сюда!
Не скупитесь, не рядитесь,
На Масленицу наглядитесь!
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
(Рус телендә җыр башкарыла)
1. Әни кебек газиз күреп,
“Туган тел” дип җан атып.
Яшик әле дөньясында
Туган телне яратып.
И минем җандай кадерле,
И җылы, тере телем.
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыклар теле бүген.
Тик синең ярдәмең белән,
Тик синең сүзләр белән.
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм . ( Җыр. “ Чебиләр”)
2.Тыпырдатып матур итеп,
Без татарча биибез.
Башкортча да, французча да,
Инглизчә дә, төрекчә дә,
Гарәпчә дә сөйлибез.
7 нче слайд “Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел”
(татар биюе, әзербәйҗан биюе, үзбәк биюе)
8 нче слайд “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”
(Сәхнәгә соңгы мода белән киенгән ике укучы кыз чыга).
1нче кыз: Сез стих матур сөйләр.
Можномы сезнең янда остаться?
2нче кыз: Мы тоже сезгә стих сөйләрбез.
1 а.б. Ата-анаң татар иде юкса,
Бүтән икән синең милләтең.
Тумыштан бит гарип түгел идең –
Кем ташлады болай имгәтеп?
2 а.б. Нишләттеләр әле, кемнәр тиде,
Яздырдылар нигә телеңнән?
Хәлләреңне беләсеңме үзең,
Канәгатьме шушы көнеңнән?
(Кызлар чиратлашып Вил Казыйхановның “И родной тел” шигырен укыйлар).
И родной тел, и красивый,
Мамам, папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказка көйләгән.
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом ни сәбәптәндер,
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе, когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр.
Говорят, син Мамай теле,
Кирәк түгелсең нигде.
Без тебя и хлеблар үсә,
Нефть табыла везде.
Вузга поступать иткәндә
Говорят син кирәкми.
Дальше-больше жить иткәндә
Нужен ли ты, вряд ли.
И родной тел, и матур тел,
Папам, мамамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
И родной тел, аңлаталар,
Можно жить и быть синсез.
Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез.
Татар кызы (костюмнан):
Кем син хәзер, кайсы милләтнеке? –
Әмма татар түгел инде син!
Үзеңә бер яңа кавем ...
Берүк үрчи генә күрмәсен!
И укучым! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетмәмен димисең!
Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге –
кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!
Иренмә син туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!
Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җаның салып әйткән сүзен
синең аша балаң аңласа.
Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
матур итеп туган телеңдә!
(Равил Фәйзуллин“Туган тел турында бер шигырь”)
(Укучылар чыгышы)
1 укучы: Мин татармын...уйлыйсыздыр:
Исем алыштыру бик җайлы.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
10 нчы слайд Г.Тукай портреты
Арча бүләк иткән Тукайлы. (Г.Тукай портретына күрсәтә).
2 укучы: Мин татармын ... безне бүлгәләргә
Үз дигәнчә һәр чор маташты.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
11 нче слайд Һ. Такташ портреты
Тамбов бүләк иткән Такташлы. .(Һ.Такташ портретына күрсәтә).
3 укучы: Мин татармын ... Бернинди көч миннән
Йолкып ала алмас бу уйны.
Мин бит әле, Болгарымнан башка,
12 нче слайд Г.Кутуй портреты
Пенза бүләк иткән Кутуйлы. .(Г.Кутуй портретына күрсәтә).
4 укучы: Мин татармын ... Әйе, миңа җиңел түгел,
Бары үзем беләм хәлемне.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
13 нче слайд М.Җәлил портреты
Ырынбур биргән Җәлилле. .(М.Җәлил портретына күрсәтә).
5 укучы: Һәммәсен бер кул селтәү белән
Җиңел генә азат булсаммы?
Мин бит әле, тимер “Урал” койган
14 нче слайд Х.Туфан портреты
Себер сыендырган Туфанлы. .(Х.Туфан портретына күрсәтә).
15 нче слайд “Иң татлы тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана)
(Музыка астында сәхнәгә шарлар күтәргән балалар чыгып тезелә)
1а.б Иң зур бүләк бер генә -
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган тел генә.
“ Туган тел” шигыре
16 нчы слайд. Җыр эчтәлеге буенча рәсемнәр: кояш, әниләр, аяз күк йөзе.
(Хор белән “Һәрвакыт булсын кояш” җыры башкарыла, җыр ахырында шарлар очыралар).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класстан тыш чара "Иң татлы тел - туган тел" Тел бәйгесе
Иң татлы тел - туган телТел бәйгесеТел гыйлеменнән бәйге үткәрүгә әзерлек эшләре алдан башлана.Укучылар төрле биремнәр ала,телгә багышланган стена газеталары чыгара, дәрестә үткәннәр хәтердә яңа...
“Иң татлы тел – туган тел”. Сыйныфтан тыш чара.
Сыйныфтан тыш чара Халыкара Туган тел көненә багышлап үткәрелә. Тантаналы рәвештә үтә....
ТУГАН ТЕЛЕМ, ТАТЛЫ ТЕЛЕМ
21нче февраль туган көн турында....
Внеклассное мероприятие "Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел"
21 февраль – халыкара туган тел көненә багышланган кичә....
"Иң татлы тел - туган тел"
Сыйныфтан тыш уку дәресе...
Иң татлы тел - туган тел!
План урока...
Туган тел атналыгы өчен класс сәгате. (5-6 сыйныфлар өчен) Тема: “Иң татлы тел – туган тел”
Татар теле ... тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чи...