Эндәш сүзләр
план-конспект урока (7 класс) на тему
Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен төзелде. Яңа белемнәр формалаштыру дәресе. Дәрес укучыларның иҗади эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телләрен баетуга, универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_hadieva_saba.docx | 35.58 КБ |
Предварительный просмотр:
Аннотация
Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен төзелде. Яңа белемнәр формалаштыру дәресе. Дәрес укучыларның иҗади эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телләрен баетуга, универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Укытучы | Һадиева Гөлнара Әхмәт кызы | ||
Дәрес | Татар теле (татар мәктәбе) | ||
Сыйныф | 7 | ||
Дәрес төре | Яңа белем, күнекмәләр булдыру (яңа белем ачу дәресе). | ||
Тема | Эндәш сүзләр, алар янында тыныш билгеләре | ||
Теманың максаты | 1. дидактик – җөмләнең модаль кисәкләре турында белемнәрне системалаштыру, эндәш сүзләр турында төшенчә формалаштыру, аларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү; 2. үстереш – әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү, ишеткәнеңне үз фикерең белән чагыштыру, эндәш сүзләрне тану һәм дөрес интонация белән укып сөйләмдә куллануны гамәли яктан ныгытуны , алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнүне мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру; 3. тәрбияви – төркемнәрдә дустанә аралашып эшләү культурасын үстерү, якташ шагыйрьләребез иҗаты аша туган авылны, туган якны ярату хисе тәрбияләү. | ||
Көтелгән нәтиҗә | Предмет күнекмәләре | Язу күнекмәләре: – каллиграфик дөрес итеп күчереп язу, – язганның дөреслеген тикшерү. Уку –язу күнекмәләре: сүзне дөрес укый һәм яза белү. Тел күнекмәләре: эндәш сүзәрне таба һәм сөйләмдә куллана белү. | |
Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | Шәхси: мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү; танып белү мотивларын формалаштыру; әхлакый-этик бәяләү. Регулятив: белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсен кую; алдан фаразлау, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу; эшчәнлеккә бәя биргәндә, объективлыкка омтылу. Танып – белү: нәтиҗә чыгару; фикер йөртүнең логик чылбырын төзү, белемнәрне структуралаштыру. Коммуникатив: фикерне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, иптәшең белән аралашу әдәбе. | ||
Төп төшенчәләр | Эндәш сүзләр, сынландыру | ||
Предметара бәйләнеш | Әдәбият. | ||
Эшне оештыру | Төп ресурслар | Дәреслек: Татар теле. 7 нче сыйныф: татар телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. | |
Өстәмә ресурслар | Дидактик чаралар: якташ язучыларыбыз китапларыннан күргәзмә, карточкалар, проектор, презентация. | ||
Эш формалары | Фронталь эш, индивидуаль эш, төркемнәрдә эшләү, парларда эшләү. |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Көтелгән нәтиҗә | |
I. Оештыру өлеше Максат төркемнәрнең дәрескә әзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару. | Укучыларда яхшы кәеф, дәрестә актив катнашу теләге булдыру. Исәнмесез балалар! Хәерле көннәр, Сезгә! Акыл һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә. Дуслар елмаеп караса, Яктырып китә дөнья Я кайсыгыз, дусларына Елмаю бүләк итә? Әйдәгез, бер – беребезгә карап, елмаеп дәресебезнең күңелле, мавыктыргыч үтүен телик. - Хәзер инде татар теле дәресен башлап җибәрик. Бүгенге дәресебезне күп кырлы шәхес иясе, педагог, олпат дин әһеле Р. Фәхретдиннең гыйбрәтле сүзләре белән башлап җибәрәм. « Кешеләрне шатландыруың – үзеңне шатландыруыңдыр». Димәк, бүген сез үзегезнең ныклы белемнәрегез, ә мин сезне яхшы билгеләрем белән шатландырырмын. | Укучылар теләкләр телиләр: (Яңа көн тынычлык алып килсен! Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк! Әти-әниебезгә ягымлы булыйк! Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!)
| Коммуникатив эшчәнлек: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү Шәхес буларак эшчәнлек: үзмаксат кую, танып-белү мотивларын формалаштыру. | |
II. Актуальләштерү. Максат: белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү. | -Укучылар, әйдәгез алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерик. - “ Кар атышы” уены безгә белемнәребезне тикшерергә ярдәм итәр. Менә минем кулымда кар йомарламы. Анда биремнәр язылган. Мин биремнәр язылган кар йомарламын атам, сез биремне башкарасыз, һәм башка укучыга атасыз. Кар йомарламы эләккән һәр укучы биремне үти бара. Сораулар: 1. Модаль кисәкләрнең төрләрен әйтергә. 2. Модаль кисәкләрнең җөмләдәге роле нинди? 3.Җөмләнең нинди модаль кисәгенә кереш сүз дип әйтәләр? 4.Кереш сүзләр ни өчен кулланыла? 5.Кереш сүзләрнең мәгънә ягыннан нинди төрләре була? 6. Кереш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела? |
Кар йомарламы эләккән һәр укучы биремне үти бара. Үзбәя. | Танып-белү УУГ: кереш сүзләр турында кагыйдәләрне искә төшерү, белемнәрне системага салу. РУУГ: алган белемнәрне, белешмәне истә тотып, күнегүләр башкару. КУУГ: укытучы һәм сыйныфташларыңны тыңлый белү, дәрестә актив катнашу | |
III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: яңа белем ачуга әзерлек эше. | Ә хәзер слайдта язылган шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. -Калын хәрефләр белән язылган сүзләргә игътибар итегез әле. Алар нинди сүзләр икән? Яшьләр китә... Ни югалттың, авыл? Син ни таптың, Казан каласы? Кайта, китә- шулай дөнья көтә Шәһәрләшкән авыл баласы. (Р.Низамиев. “Кем баласы?”) -Нинди сүзләр калын хәрефләр белән язылган? - Автор аларга ничек мөрәҗәгать итә? - Бу сүзләрне ничек атарбыз? - Укучылар, димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр? - Әйдәгез дәреснең максатын да билгелик. Нәрсәләр эшләрбез? | Укучылар шигырьне укыйлар , эндәш сүзләрне табалар. К.Җ: авыл, Казан каласы К.Җ: яратып, матур итеп эндәшеп мөрәҗәгать итә К.Җ: эндәш сүзләр К.Җ: эндәш сүзләр (укучылар җавап бирә, укытучы тулыландыра) Нәтиҗә: Эндәш сүзләрне танырга һәм дөрес интонация белән укырга өйрәнербез. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелганын ачыкларбыз. Үзбәя. | Танып-белү УУГ: тема кысаларындагы төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру. РУУГ: максатка ирешү юлларын билгеләү | |
V. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Дәфтәрләрне ачтык, числоны язабыз, тема: эндәш сүзләр. Бирем. Шигырьләрдән өзекләрне күчереп язарга, матур язу күнегүе булыр бу безнең, эндәш сүзләрне табарга, асларына сызарга. Сезнеңчә, бу шигырьләрнең авторлары кемнәр? 1 төркем. Сеңдереп кал, тарих, хәтерләп кал Тукай йөзендәге балкышны. Клячкинда, яшәү төсе итеп, Юксыныр ул шушы алкышны. (Р.Низамиев. “Шагыйрьне каршылау”) 2 төркем. Дәверләр аша узгансың, Син исән, туган телем. Тукайлар чиккән байракны Югары тоткан көнең! (Р.Низамиев. “Туган телгә мәдхия”) 3 төркем. Тамчы гөл! Ә-әй, тамчы гөл, Сине уйласам, өзелә күңел, Өзелә күңел, әй сеңел. (Рөстәм Зарипов. “Тамчы гөл”) - эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урынында килгән? -эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелган? - нинди төрләре була? Укучылар, эндәш сүзләр 2 нче зат белән бәйле. Кешеләрдән кала башка предметларга төбәп эндәшү күренешен сынландыру дип атыйлар. | Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр. (Укучылар биремнәрне мөстәкыйль башкаралар) Шигырьләрнең авторлары - якташ шагыйрьләребез Рашат Низамиев, Рөстәм Зарипов. Нәтиҗә: Эндәш сүзләр җөмләнең башында, уртасында һәм ахырында килергә мөмкин. Алар ике яктан өтерләр белән аерыла, ә көчле тойгы белән әйтелгәндә, эндәш сүздән соң өндәү куела, җәенке һәм җыйнак эндәш сүзләр була. Үзбәя. | Танып-белү УУГ: мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү. РУУГ: проблеманы аңлап, гипотеза чыгару, үз фикереңне дәлилләр китереп раслый белү, телдән һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру. КУУГ: төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау. | |
Ял минуты | 1.Модаль кисәкләрнең 2 төре бар.(әйе) 2.Кереш сүзләрнең мәгънә ягыннан ун төре бар. (әйе) 3. Кереш сүзләр янында өтер һәм өндәү билгеләре куела. (юк) 4.Эндәш сүзләр янында өтер һәм өндәү билгеләре куела. (әйе) 5. Эндәш сүзләр күтәренке тавыш, басым белән әйтелә. (әйе) 6. Эндәш сүзләрдән соң пауза ясалмый. ( юк) 7. Кош-корт атамалары эндәш сүз булып килә алмый.(юк) 8.Кеше исемнәре эндәш сүз булып килә ала.( әйе) | Укучылар, укытучы әйткән билгеләмәләр дөрес булса, басалар; дөрес булмаса – урыннарында калалар. Укучылар басып, утырып, укытучының фикерен раслыйлар яки кире кагалар, алдагы дәресләрдә алган белемнәрен искә төшерәләр, ныгыталар. | ||
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Максат: эндәш үзләрнең төрләрен, тыныш билгеләрен истә калдыру, укучыларның игътибарлылыгын арттыру, хаталарны мөстәкыйль,үзара тикшерү һәм төзәтү. | I.Дәреслектәге кагыйдәләр белән танышып, эндәш сүзләрнең моделен төзү. 1 төркем. Бирем: Эндәш сүзләр моделен төзи. 2 төркем Бирем: Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен кую моделен төзи. II. - 218 нче күнегү. Эндәш сүзләрне табып,аларның нинди максат белән кулланылуын аңлатырга. - Әдәби әсәрләрне күрсәтү. Укучылар эндәш сүзләрне табарга тиешләр. Рәшит Гариф “Көт мине, Гөлчәчәк!” Әбрар Кәримуллин “Язмыш, язмыш” Гомәр Бәширов “И язмыш, язмыш” Нәби Дәүли “Хәерле көн, дуслар” Батулла “Кичер мине, әнкәй” Алмаз Гыймадиев “Хуш, Тамчыгөл” III. Укучылар, сөйләм нинди генә булмасын, ул һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Шуңа күрә эндәш сүзнең сөйләмдәге роле бик зур. Эндәш сүзне бик күп кулланабыз.Әмма аларны җөмлә кисәкләреннән аеруда кыенсыналар һәм язганда алар янында тыныш билгеләрен куюда хаталар да җибәрәләр. Безнең белемнәребез нинди икән? Әйдәгез, тикшереп алыйк. Тест биремнәре тәкъдим итеп, укучыларга. үзләренең белемнәрен объектив бәяләүгә мөмкинлек тудыру. | Төркемнәрдә эшлиләр, һәр төркемнән бер укучы үз моделен яклый Эндәш сүзләр -– сөйләм төбәлгән зат яки предметларны белдерәләр, – аерым интонация белән әйтеләләр, – Б.к. исем белән белдереләләр, – җөмләнең теләсә кайсы урынында киләләр, – җыйнак һәм җәенке булалар, – җөмлә кисәге була алмыйлар. Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре тыныч интонация тойгылы интонация 1. Эндәш сүз, …. 1. Эндәш сүз! … 2. ... ,эндәш сүз, ... 2...., эндәш сүз! 3. …, эндәш сүз 3. ымлык + эндәш сүз! ... 4. Ымлык + эндәш сүз, … өтер өндәү билгесе Үзбәя. Укучылар, эндәш сүзләрне табып,аларның нинди максат белән кулланылуын аңлаталар. Үзбәя Укучылар, эндәш сүзләрне табып,аларның нинди максат белән кулланылуын аңлаталар. Үзбәя БРТ әзерлек буларак текст өстендә эшләү һәм тест биремнәрен үтәү А1. Эндәш сүзләр алдыннан килгән И ымлыгы а) өтер белән аерыла ә) өтер белән аерылмый А 2. Эндәш сүз кайсы килештә килә? а) бер килештә дә килми ә) баш килеш б) төшем килеше А 3. Эндәш сүзләр сөйләмне а) матурлый ә) бер дә әһәмияте юк А4. Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урынында киләләр? а) башында, уртасында, ахырында ә) җөмләдә бөтенләй кулланылмый А5. Эндәш сүз җөмләнең нинди кисәге? а) баш кисәге ә) модаль кисәге б) иярчен кисәге А 6. Күп нокталар урынына кирәкле эндәш сүзләрне куеп, әсәрнең исемен язу. Кичер, ... ! (М. Җәлил) а) әни ә) илем б) дустым А 7. Ялгыш җавапны табыгыз. Эндәш сүзләр янында а) өтер; ә) нокталы өтер; б) өндәү билгесе куела. В1. Кагыйдәне дәвам итегез. Эндәш сүзләр дип … В2. Җөмләләрне тыныш билгеләрен дөрес куеп күчереп языгыз. 1. Син 21 нче гасырның яшь кешесе киләчәктә зур кеше булып китәрсең ... 2. Эш алтында түгел бит Түлгән ә алтынга тиң тарихта ,төрки-татар тарихында ! 3. - Әнкәй сез кичә Әтил белән чиратлашып нинди шигырь укыдыгыз ул?-дип сүз башлады әнисе әкрен генә.”Шигырь түгел ул кызым шигырь түгел, хәбәр! -диде әбисе . В3.Күп нокталар урынына тиешле эндәш сүзләрне куеп языгыз. 1. Юк, ... !Юк ,... ! Бу очракта ялгышмыймдыр кебек, таныдым мин аны .(М.Хәсәнов ) 2.Әй, ... , син дә шулай мәңге үсештә, үзгәрештә түгелме соң?(Р.Низамиев) 3.Уйна,..., уйна гармуныңны. Әле дә син күңелне ачып йөрисең авыр көннәрдә.(М.Хуҗин) Үзбәя | РУУГ: кагыйдә, эш этапларын истә тоту, дөрес нәтиҗә ясау, күнегүләр башкару Танып-белү УУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру. КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү. | |
VI. Рефлексия Максат: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяләү. | -Укучылар, бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр үзләштердегез? -Кайсы мәгълүматларны элек тә белә идегез? - Нинди сүзләр эндәш сүз дип атала? -Эндәш сүзләр кайларда кулланыла? -Эндәш сүзләрнең әһәмияте нәрсәдә? Бүгенге дәрестәге эшчәнлегегезне үзегез бәяләрсез: Сез алдыгызда өч төстәге кәгазь битләрен күрәсез. -кемнәр мин барысын да аңладым, беләм, ди – яшел төсне сайлыйлар; -кем аңладым, ләкин кагыйдәләрне тагын кабатларга кирәк ди, -сарысын; -кем – миңа бу тема авыррак булды , ди – кызылын сайлар. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү, билгеләр кую. | Фикерләрен әйтәләр, нәрсә белгәннәрен искә төшерәләр, ачыклыйлар, алдагы дәрестә нишләргә кирәклеге турында фикерләр әйтәләр. Тест эшлиләр Укучылар җавап бирә. Үзбәя. Укучылар үзләрен бәяләргә тиешле төстәге кәгазьләрне алалар. | Танып-белү УУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү. РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. КУУГ: сыйныфташың белән ярдәмләшеп эшләү. ШУУГ: уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү. РУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү | |
VII. Өй эше Максат: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана белүләренә ирешү | 1.Табигатьне саклау турында мөрәҗәгать белән мәгънә ягыннан бәйләнгән 5-6 җөмлә уйлап язарга, эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен аңлатырга. 2.219 нчы күнегү, 119 бит (бирем буенча башкарырга) 3. Эндәш сүзләр кулланып, “Мин - табигать баласы” дигән темага хикәя (шигырь) язарга. | Үз эшләрен планлаштыру, | РУУГ: Бирелгән юнәлештә үзеңнең фикерләреңне әйтә белү. |
Кулланылган чыганаклар исемлеге:
1. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика/ Уку-укыту ярдәмлеге/ М.М. Шәкүрова, А.Ф. Йосыпов. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2009.- 168 б.
2. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Гади җөмлә синтаксисы: 7-11 нче сыйныф укучылары өчен кулланма/ Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева. – Казан: Мәгариф, 2008. –111б.
3. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – 3нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 407б.