Татар дәбиятыннан йомгаклау контроь эше. 8 нче сыйныф. татар төркеме
тест (8 класс) на тему
Ф.Ф.Хәсәнов, Г.М.Сафиуллина дәреслеге буенча 8 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше. 20 сораудан торган тест.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_dbiyaty_8_klass.docx | 19.12 КБ |
Предварительный просмотр:
8 нче сыйныфның татар төркеменә татар әдәбиятыннан 2016-2017 нче уку елы өчен йомгаклау контроль эше (тест)
8 нче ____сыйныфы укучысы___________________________________________________эше.
Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 8 нче сыйныф. Ике кисәктә. Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина. - Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2015
- Бәет жанры кайсы халыкларга хас?
а) дөнья халыкларына;
ә) рус халкына;
б) татар халкына.
2. Бәетләрнең башка жанрлардан үзенчәлеге нәрсәдә?
а) әсәрдә тасвирланган вакыйга елын, аен, хәтта көнен күрсәтү белән башланып китә;
ә) булган яки булырга мөмкин булган вакыйга сурәтләнә;
б) ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшергә мөмкин.
3. Мөнәҗәт- нинди әсәр?
а) диалогка корылган;
ә) үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог;
б) күп кеше фикерен үзенә сыйдырган әсәр.
4. Мөнәҗәт ничек башкарыла?
а ) мөнәҗәтне әйтәләр;
ә) мөнәҗәтне көйлиләр;
б) мөнәҗәтне җырлыйлар.
5. Габдулла Тукайның Казанда яшәгән елларын күрсәтегез.
а) 1886-1913 нче еллар;
ә) 1907-1913 нче еллар;
б) 1910-1913 нче еллар.
6. Габдулла Тукайның сатирик әсәрләре кайсы журналда басыла.
а) “Әл-ислах”та;
ә) “Ялт-Йолт”та;
б) “Театр”да.
7. Шагыйрнең “Пар ат” шигыре кайчан языла?
а) Казанга кайтыр алдыннан;
ә) Казанга кайтканда;
б) Казанга кайткач.
8. Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә Закир атларны яратамы?
а) ярата;
ә) яратмый;
б) үз атын гына ярата.
9. Шәриф Камалның “Буранда” хикәясендә Мостафа үзенең гаебен ничек төзәтә ала?
а) әнисен күмүдә катнашып, аны догадан калдырмыйча;
ә) әнисеннән гафу үтенеп;
б) авылдашларыннан гафу үтенеп.
10. Сәгыйть Рәмиевнең яшәгән елларын билгеләгез.
а) 1886 – 1913 нче еллар;
ә) 1886 – 1926 нчы еллар;
б) 1880 – 1926 нчы еллар.
11. “Бәхетем” шигырен кем язган?
а) Сәгыйть Рәмиев;
ә) Дәрдемәнд;
б) Шәехзадә Бабич.
12. Нәҗип Думавиның “Су кызы” хикәясендә Бану белән Маһисылуны ни өчен мыскыл итәләр?
а) авылда тәртипсез тормыш алып барган өчен;
ә) яшь егетләргә гармун уйнап, җырлап-биеп күңел ачарга рөхсәт иткән өчен;
б) көнләшеп.
13. Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим...” шигыре нәрсә турында?
а) халык җырлары турында;
ә) әнисе турында;
б) туган якны сагыну турында.
14. Фатих Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә әнисе Биктимергә нинди йомыш куша?
а) таба алып кайтырга;
ә) су китерергә ;
б) идән юарга.
15. “Муса” романының авторы кем?
а) Туфан Миңнуллин;
ә) Шәйхи Маннур;
б) Сибгат Хәким.
16. Гамил Афзал “Йөз кабат” шигырендә нинди сурәтләү чарасыннан файдаланган?
а) анафора;
ә) эпифора;
б) метафора.
17. Мөхәммәт Мәһдиев әсәре ничек дип атала?
а) “Кеше килә – кеше китә”;
ә) “Кеше килә – җырлап китә”;
б) “Кеше китә – җыры кала”.
18. Мөдәррис Әгъләмов кайсы шәһәрне “Каеннар иле” дип атый?
а) Казанны;
ә) Болгарны;
б) Биләрне.
19. Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” әсәре кайсы шагыйрьгә багышланган?
а) Муса Җәлилгә;
ә) Габдулла Тукайга;
б) Акмуллага.
20. Новелла жанрында иҗат ителгән әсәрне билгеләгез.
а) Ринат Мөхәммәдиевның “Күңел күзе” әсәре;
ә) Нәбирә Гыйматдинованың ”Болын патшасы” әсәре;
б) Галимҗан Гыйльмановның “Яшел тутый” әсәре.
Тестны бәяләү
“5” - 19 – 20 балл, “4” – 16 – 18 балл, “3” – 11 – 15 балл, “2” – 0 – 10 балл
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)
Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...
Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме
5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....
Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме
6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....
Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме
7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....
Татар теленнән олимпиада биремнәре. 8 сыйныф татар төркеме
8 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....
Татар теленнән олимпиада биремнәре. 9 сыйныф татар төркеме
9 сыйныф өчен олимпиада биремнәре....
Татар теленнән олимпиада биремнәре. 10 сыйныф татар төркеме
10 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре...