Дәрестән тыш чара."Ярат туган телеңне!"
учебно-методический материал (5 класс) на тему
"Яз газиз угълым,кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңелне ялт иттер,ак нур белән!"
Г.Тукай
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 15.25 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат: укучыларга татар халкының сөйләм әдәбе турында мәгълүмат бирү, бәйләнешле сөйләмне үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: бүлмә бәйрәмчә бизәлгән, плакатлар, укучылар милли киемнәрдән, түшләрендә эмблемалар.
Укытучы:
Мин бәхетлемен,
Мин өчләтә бәхетлемен;
Сөйлим әнкәм телендә,
Тыңлыйм Тукай телендә.
- Хәрле көн, исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар! “Ярат туган телеңне!” дигән кичәбезне башлыйбыз. Без бу кичәдә ике командага: “Ромашка” һәм “ Миләш” командаларына бүленен эшләрбез. Укучыларыбызга тапкырлык, тырышлык, җитезлек телик!Кичәбезне башлыйбыз.
- I төркем “Ромашка” II төркем “Миләш”
- Алсу Альбина
- Әнвәр Алия
- Азамат Саша
- Костя Арина
- Аня Диләрә
- Алинә Тимур
- (Жюри һәм капитаннар белән таныштырып үтү)
- 1нче бирем Сәламләү. Һәр команда бер-берсен сәламли.Үзләре белән таныштырып китәләр
- 2нче бирем. Һәр команда кара-каршы әдәпле, итагатьле сүзләр әйтергә тиеш. Шарты: бер үк сүзне кабатламаска.
- 3нче бирем. Бирелгән карточкаларда язылган кешеләр турында сөйләргә (Җәлил, Тукай)
- 4нче бирем. Капитаннар ярышы. Кем открыткаларны тизрәк җыеп бетерә?
- 5нче бирем.” Сандугачкайлар” сүзеннән кайсы команда күберәк сүз ясый ала?
- Физкультпауза. Бер укучы “Туган тел“ шигырен сөйли.
- 6нчы бирем. “Ромашка“ уены. Ромашка таҗларында ел фасылларының исеме язылган. Нинди ел фасылларын беләсез әле?
- -Җәй,яз,көз,кыш.
- -Әйе, дөрес. Капитаннар чыгып ромашка таҗларын өзәләр. Кайсы командага нинди ел фасылы эләгә, шул ел фасылы турында сөйлисез, рәсемнәрне күрсәтәсез.
- 7нче бирем. А хәрефеннән башланган кыз, ир-малай исемнәре әйтергә. Кем күберәк?
- 8нче бирем. Һәр команда берәр иҗади номер күрсәтә (бию, шигырь сөйләү,җыр җырлау,мәзәк сөйләү һ.б.)
- 9нчы бирем. Каршы командага татарча ике сорау бирергә. “Ромашка“ командасы:
- Тиздән нинди бәйрәм җитә?
- Татарстанның башкаласы?
- “Миләш”командасы:
- Татар телендә басылып килүче нинди газета-журналлар беләсез?(“Сабантуй”,”Сабыйга”,”Салават күпере”һ.б.)
- Кайсы айны ашарга ярый?
- Укытучы.Кичәбезнең йомгаклау өлешенә дә килеп җиттек.Нәтиҗәләрне белү өчен сүзне жюрига бирәбез.(Жюри чыгышы)
- Укытучы.Җиңүче командабыз кичәгә әйбәт әзерләнүләре,актив катнашулары ярдәмендә зур уңышларга ирештеләр.Барлык укучыларга да олы рәхмәтемне белдерәм.(Бүләкләр,грамоталар тапшырыла)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....
Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"
Әлеге кичә эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....
Ачык чара "Ярат математиканы"
Төрле класс укучылары җыелма командасы өчен математик ярыш...
![](/sites/default/files/pictures/2016/09/27/picture-812721-1474986917.jpg)
“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)
Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....
![](/sites/default/files/pictures/2015/09/26/picture-672860-1443292610.jpg)
Сыйныфтан тыш чара Яратам!
Кичәнең максаты: Укучыларда иҗат итәргә омтылыш, иҗади фикер йөртү өчен җирлек тудыру, туган җиребезгә, әти-әниебезгә, мәктәпкә, яраткан илебезгә, табигатькә, мәхәббәт уяту. Укучыларның иҗади сәләтләр...