Ачык дәрес. -чы/-че кушымчалары
план-конспект урока (6 класс) на тему
Открытый урок по теме" -чы/-че кушымчалары" в 6 классе по татарскому языку для русскоязычных учащихся в русской школе. Структура урока составлена по требованиям ФГОС.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres.docx | 20.2 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасы
Баулы районы
Поповка урта мәктәбе
6 сыйныф рус төркемендә
ачык дәрес
Укытучы: 1 категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Миннуллина Алсу Басыр кызы
Тема:-чы/ че кушымчалары
Максат: Белем бирү максаты
-чы/че кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллануны камилләштерү
Үстерү максаты
- Укучыларның төрле ситуацияләр һәм биремнәр аша фикер эшчәнлекләрен, уйлау сәләтен үстерү
Тәрбия бирү максаты
- Хезмәт ияләренә хөрмәт, спортка кызыксыну тәрбияләү
Җиһазлау: ноутбук, презентация,дәреслек, таратма материал.
Дәрес тибы:яңа тема өйрәнү
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт тудыру. (1,2,3 слайдлар)
Дежур укучы рапорты.
- Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
II.Өй эшен тикшерү
III.Актуальләштерү
-Балалар күптән түгел нинди бәйрәм булды әле?
-Г.Тукайның туган көне.
-Әйдәгез әле,Г.Тукайның “И туган тел,и матур тел җырын җырлыйк”
(Укучылар басалар, җырлыйлар)
III. Мотивлаштыру
Скакалкада сикереп Даша килеп керә, Лилия каршысына килә
-Сәлам Даша! Үзбәя
- Сәлам Лилия!
-Син кая барасың?
- Стадионга.-Ә син кая барасың?
-Мин китапханәгә барам.
-Син кем буласың инде?
-Сикерүче булам инде.
- Әйдәгез әле, бүгенге теманы чыгарыйк.
-Бүген безнең нинди тема?
-Спорт темасы
( тактада язылган –сикерүче)
-чы\че кушымчалары
III.Уку мәсьәләсен кую
-Әйдәгез әле, балалар дәрескә уку мәсьәләсен куйык.
IV. Уку мәсьәләсен чишү
1.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
1.-Экранга карыйбыз (слайдлар) һәм җөмләләр төзибез.
-Сез рәсемдә нинди спорт төрләре күрдегез? Үзбәя
-Футбол,йөзү,йөгерү.
-Тагын нинди спорт төрләре беләсез?
(Чылбыр буенча спорт төрләре әйтәләр).
2.Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз.
Тактада: Футбол
Йөзү
Йөгерү
-Шушы сүзләрдән яңа сүзләр ясагыз.
1 укучы тактага чыгып яңа сүзләр ясый: футболчы, , йөзүче,йөгерүче. Үзбәя
-Димәк, яңа сүзләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясала.
-чы/ че кушымчалары
-Болар нинди кушымчалар?
-Сүз ясагыч кушымчалар.
-Нинди сүзләр ясадыгыз?
-Һөнәр исемнәре
-Шушы кушымчалар белән тагын нинди һөнәр исемнәре беләсез?
(чылбыр буенча һөнәр исемнәре әйтәләр)
- Балалар, сез тагын нинди сүз ясагыч кушымчалар беләсез?
- лык,лек.-даш,дәш,таш,тәш.
- Әйдәгез әле, “домино” уенын уйнап алыйк
3.Экранда бирем. –чы\че кушымчалары куеп яңа сүзләр ясагыз. Үзбәя
4. Тикшерү- слайд
-Кто скажет, как будет “Я хочу стать” Мин булырга телим
-Сез кем булырга телисез? Бер җөмлә языгыз.
5.Дәреслектән уку.
6. Слайд –экранда –как скажешь о том,что ты
-хочешь стать хоккеистом
-хочешь стать лыжником
-хочешь стать теннисистом Үзбәя
(укучылар телдән әйтәләр)
7.Физминутка (музыка “Яз килә”)
8.Парлап эшләү -11күнегү 127бит. Үзбәя
9. Мөстәкыйль эш -127бит 10күнегү (5 укучы карточкалар белән эшлиләр)
II. Алынган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү.
1.Текст өстендә эш.Слайд.
( укыйлар, тәрҗемә итәләр).Туры килә- Туры килми.
Тикшерү –слайд Үзбәя
2.Җөмләләр.Минем абыем Казанда хоккей.... Үзбәя
Маратның әтисе көрәш.....
Слайд -тикшерү
III.Рефлексив бәяләү.Үзбәя
Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә 5 куя
Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар 4 куя.
Кем барысын да аңлады, ләкин яңа сүзләр ясый алмый,шул үзенә 3 куя.
IV.Өй эше бирү ( слайд- өч төрдә,сайлап алып язалар)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.
Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Тамыр һәм кушымчалар дәресенә презентация
Тамыр һәм кушымчалар дәресенә презентация...
Тамыр һәм кушымчалар. 5 класс. Татар төркеме.
Тамыр һәм кушымчалар. Татар төркеме, 5 сыйныф өчен дәрес план-конспекты....