БРТ (ЕРТ) - 2017
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Шәрипова Гүзәл Шәмсимөхәмәт кызы

БРТ (ЕРТ) - 2017 демоверсия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл brt_ert-2017_k.fthullova_e.denmohmmtova.docx48.49 КБ

Предварительный просмотр:

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән бердәм республика тестының язма өлешен үтәү өчен, 2 сәгать (150 минут) вакыт бирелә.

Татар теленнән тестның язма өлеше 33 биремне үз эченә алган 4 бүлектән тора. 1 нче бүлектә 8 бирем (1 – 8 нче биремнәр) бар. Алар укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлек 9 биремнән тора (9 – 17 нче биремнәр). Алар укучыларның укып аңлау күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлек 15 биремнән тора (18 – 32 нче биремнәр). Алар укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлек 1 биремнән тора. Ачык типтагы 33 нче бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлдерелгән.

Тест биремнәрен үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә. Караламадагы язулар тикшерелми!

Уңышлар телибез!

*****

Единое республиканское тестирование по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ

для обучающихся, изучающих татарский язык в русских группах общеобразовательных организаций с русским языком обучения

ПИСЬМЕННАЯ ЧАСТЬ

Инструкция по выполнению работы

Время, отведенное на выполнение письменной части тестовой работы – 2 часа (120 минут).

Письменная часть тестовой работы по татарскому языку состоит из четырех разделов, включающих 33 заданий. Раздел 1 (задания по аудированию) включает 8 заданий на понимание аутентичных текстов (задания 1-8). Раздел 2 (задания по чтению) включает в себя 9 заданий (задания 9-17). Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 15 заданий (задания 18-32). Раздел 4 (задание по письменной речи) состоит из одного задания (задание 33), в котором предлагается написать личное письмо.

Во время выполнения теста разрешается пользоваться орфографическим словарем. Записи в заданиях и черновиках не проверяются!

        Желаем успеха!

1 нче бүлек

Ответом к заданиям 1 и 2 является последовательность цифр, запишите её в бланке ответов №1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

1

Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1–5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

1.

Театрда

2.

Ашханәдә

3.

Музейда

4.

Кунакханәдә

5.

Китапханәдә

Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия

2

Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А – Г и утверждениями, данными в списке 1 – 6. Используйте каждое утверждение из списка 1 – 6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

1.

Сөйләүче китап турында әйтә.

2.

Сөйләүче дәфтәр турында әйтә.

3.

Сөйләүче пенал турында әйтә.

4.

Сөйләүче сумка турында әйтә.

5.

Сөйләүче көндәлек турында әйтә.

6.

Сөйләүче буяулар турында әйтә.

Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение

Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях 3–8 обведите цифру 1, 2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа. Вы услышите запись дважды. По окончании выполнения заданий 1–8 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1.

3.  Лилия … каршыларга бара.                      

1)

әбисен                                                      

2)

туганын

3)

дустын

4. Әмир … барырга җыена.

1)

мәктәпкә

2)

түгәрәккә

3)

вокзалга

5. Әмир … көтә.

1)

поезд

2)

автобус

3)

Лилияне

6. Әмир … кызыксына.

1)

каникуллар белән

2)

автобуслар белән

3)

экология белән

7.  Лилия каникулларны … үткәрәчәк.

1)

дусты белән

2)

сыйныфташлары белән

3)

туганнары белән

8. Дуслар … автобуста китәләр.

1)

төрле

2)

башка

3)

бер

2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений 9 – 16 соответствуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют (2 – текстка туры килми).

Һәркемнең үз әнисе үзенә кадерле. Минем әниемнең ягымлы йөзе әле дә күз алдымда. Аның акыллы киңәшләре, җылы сүзләре һәрвакыт исемдә саклана. Ул тормышта күп авырлыклар күргән, ләкин алдагы көнгә ышаныч белән караган.

Башка әниләр кебек безнең әни дә балаларының эшчән булып үсүләрен тели иде. Ул, безне кеше итәр өчен, бөтен көчен бирде. Ә безнең аны борчыган чакларыбыз да булды.

Көзнең матур бер көне иде. Алмалар, көнбагышлар өлгергән вакыт. Әни дә үстерә иде бакча җимешләрен. Бакчабыздагы көнбагышларга һәркем кызыга иде, бигрәк тә малайлар. Көнбагыш ашат әле дип сорыйлар иде. Шулай беркөнне малайлар бик сорагач, әнигә әйтмичә, бакчага кереп киттем һәм көнбагыш башларының иң зурларын өзеп алдым. Аларны малайларга алып чыктым. Шул вакыт колагыма таныш тавыш ишетелде. Артка әйләнеп карасам, әни басып тора. Үзе елмая. Мин ни әйтергә дә белмичә туктап калдым. Әнием мине үз янына чакырып алды да ачуланмый гына өйгә алып керде. Ә өйдә бер төркем кызлар җыелган. «Менә минем улым ничек үсте, үз бакчасы җимешен үзе яшереп ашый» – диде.

Бала вакытта булган бу хәл минем бөтен гомеремә сабак булып калды. Әниемнең «Туры сүзле һәм эштә гадел булырга кирәк» дигән киңәшләрен хәзер дә онытмыйм. Күңелемә әнием салган орлыклар үстеләр, чәчәк аттылар. (Мөхәммәт Гайнуллиннан)

9

 Һәр кеше өчен әни иң якын кешеләрнең берсе булып тора.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

10

Әнисе әйткән сүзләрне малай хәтерендә калдырган.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

11

Әнисенең тормышы бик җиңел булган.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

12

Әни балаларын тәрбияләүгә зур игътибар биргән, шуңа күрә алар аны борчымаганнар.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

13

Аларның бакчасында көнбагыш бик уңган.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

14

Малайның дуслары, бакчага кереп, көнбагыш алып чыкканнар.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

15

Әнисе улын нык ачуланган.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

16

Бала чагындагы әле вакыйганы бу кеше беркайчан да онытмаган.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

17

Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А – Е и заголовками 1 – 8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую цифру только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

Получившуюся последовательность цифр запишите в бланк ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

1. Бүләкне яшереп кую.

2. Абыйсы белән апасының бүләк әзерләүләре.

3. Бүләкнең эреп бетүе.

4. Илдарның идән сөртүе.

   5. Су буена баруы.

    6. Малайның шатлануы.

   7. Илдарның бүләк турында уйлануы.

      8. Туганнарның гаҗәпләнүе.

А.  Илдар быел Әниләр бәйрәмендә әнисенә башка беркем дә уйлап таба алмаган әйбер бүләк итәргә булды. Ул инде белә: Хәлим абыйсы, әнисенә дип, матур сәгать алып куйды. Нәсимә апасы тәмле исле хушбуй алып кайтты. Илдар аның тәмледән-тәмле исләрен каян беләме? Апасы өйдә юк чакта, ике мәртәбә алып иснәп карады инде ул бу хушбуйны.

Ә.  Беркөнне тәрәзәдән тышка карап утырганда, Илдарның башына шундый уй килде: әгәр дә ул, кардан әнисенең сынын ясап, 8 Март көнне шуны алып кереп бүләк итсә? Әй сөенер иде әнисе! Илдар шулай итте дә. Әниләр бәйрәменә бер көн кала, ул кич буе кар тәгәрәтте, кар кисәкләреннән бер кеше сыны ясап куйды. Бу сын әнисенә бик тә охшаган кебек тоелды.

Б. Шул ук кичтә Илдар үзенең бүләген качырып кына алып кереп, бүлмәсенең бер почмагына бастырып куйды. Җәймә белән капларга да онытмады. Иртән барысы да гадәттәгедән иртәрәк уянды. Ел саен шулай: иртәнге ашка кадәр үк Илдар әтисе, абыйсы һәм апасының котлау сүзләрен, бүләк бирүләрен түземсезлек белән көтте.

В.  Чират җиткәч, Илдар әнисе янына килде дә: «Хәзер мин үз бүләгемне күрсәтәм», — дип, бүлмәсенә йөгерде. Әмма, бүлмә ишегеннән атлап керүгә, ниндидер суга басуын тоеп алды Илдар. Идәнгә карады да аһ итте: аның «кар әнисе» җылы өйдә эреп беткән, ә кар суы бөтен бүлмәгә җәелгән!

Г.  Илдар нишләргә дә белмичә каушап калды. Әнисенә нинди бүләк бирә инде ул хәзер? ... Менә сиңа бәйрәм! ... Әнисе күргәнче, тизрәк сөртергә кирәк. Әле ярый бүлмәдә зур агач савытта гөл үсеп утыра. Илдар бөтен суны шул гөл төбенә агыза торды. Инде идәнне сөртеп бетерәм дигәндә генә, зал яктан әнисенең: «Илдар, балам, бүләгеңне карарга чыгыйкмы инде?» — дигән тавышы ишетелде.

Д.  Илдар соңгы мәртәбә идәнне сыпырып алды да, гөл төбенә соңгы тамчы суны агызып, чүпрәкне карават астына яшереп куйды. Шул вакыт аның янына әнисе, әтисе, абыйсы, апасы килеп керде. Килеп керүгә, юеш идән уртасында басып торган Илдарга карап телсез калдылар...

Е.  Шул вакыт әнисе:

 И-и-и улым, менә нинди зур бүләк әзерләгәнсең син миңа! Идәнне югансың! Миңа бер эш тә калдырмагансың. Рәхмәт, улым, мең рәхмәт сиңа!.. Кил әле, шуның өчен яратыйм үзеңне! Шул вакыт еларга җыенган Илдарның күзләрендә ниндидер тылсымлы нур чагылып китте. Һәм ул, дөньядагы иң бәхетле бер малай булып, әнисенең кочагына атылды... (Галимҗан Гыйльмановтан)

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

По окончании выполнения заданий 9 – 17 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1.

3 нче бүлек

Ответы на задания 18 – 32 запишите в бланке ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18 – 25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 18 – 25.

18

Татарстанда кырыктан артык район һәм өч ... якын авыл исәпләнә.

МЕҢ

19

Безнең авылыбыз Арча ... урнашкан.

РАЙОН

20

Авылның ... Акчишмә.

ИСЕМ

21

Аңа XVII .... нигез салынган.

ГАСЫР

22

... 22 км ераклыкта Яңа Кырлай авылы урнашкан.

АРЧА

23

Бу авыл бөтен дөньяга мәгълүм, чөнки анда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай ... .

ЯШӘРГӘ

Авыл ... шагыйрьнең музее бар.

УРТА

24

25

Монда Тукайның әйберләре, портретлары, төрле ... чыккан китаплары саклана.

ЕЛ

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26 – 32 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 26 – 32.

26

Гаиләнең бюджетын төзү – акчаны ... тотуның төп шарты.

ФАЙДА

27

Чыгымнарны язып бару киләчәктә акчаны дөрес тотарга ... бирә.

МӨМКИН

28

 Әгәр гаиләнең ... һаман да бертөрле булса, аны язмаска да мөмкин.

КЕР

29

Ләкин чыгымнарны язарга кирәк: ашауга, фатирга, ... кирәк-яракларын алуга, транспортка һәм башкаларга киткән акчаны язып бару мөһим.

ХУҖА

30

Шулай ук киләчәктә ... әйбер алу, ял итү өчен билгеле күләмдә акча җыю турында да онытмаска кирәк.

КЫЙММӘТ

31

Әгәр бер үк вакытта бик күп әйбер сатып алырга уйласагыз, аларның .... алдан ук төзегез.

ИСЕМ

32

Үзегез өчен өй календаре булдырыгыз һәм анда түбәндәге мәгълүматны языгыз: сатып алынырга ... әйберләр, туганнарның туган көннәре.

ТИЕШ

По окончании выполнения заданий 18 – 32 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1.

4 нче бүлек

33

Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Сорауларына җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Мин укый торган мәктәпнең тарихы бик бай. Анда танылган кешеләр укыган. Безнең мәктәптә күңелле чаралар, очрашулар, спорт ярышлары үткәрелә.

... Ә синең мәктәбең нинди? Сиңа мәктәбегездә нәрсәләр ошый? Син ничек укыйсың һәм нинди чараларда катнашасың?

Татар теленнән бердәм республика тестын бәяләү системасы

Тыңлап аңлау биремнәре өчен текстлар

Сейчас Вы будете выполнять задания по аудированию. Каждый текст прозвучит 2 раза. После первого и второго прослушивания у Вас будет время для выполнения и проверки заданий. Все паузы включены в аудиозапись. Остановка и повторное воспроизведение аудиозаписи не предусмотрены.

Задание 1

Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

У Вас есть 20 секунд, чтобы ознакомиться с заданием.

Диалог А

А: Гафу итегез, бүген «Шүрәле» ролен кем уйный икән?

Ә: Кызганычка каршы, белмим шул. Мин программа алырга өлгермәдем әле.

А: Миң дә алмадым. Спектакль башланганчы аласым килә.

Ә: Мин программа сатучыларны уң яктагы фойеда күргән идем.

А: Рәхмәт, хәзер шунда барам.

Диалог Ә

А: Хәерле көн! Сездә Әмирхан Еники хикәяләре бармы?

Ә: Хәерле көн! Әйе, бар. Сезгә кайсы әсәре кирәк.

А: Мин «Мәк чәчәге» хикәясен укырга телим.

Ә: Татарча укыйсызмы? Әсәрнең рус теленә тәрҗемәсе дә бар.

А: Мин татарча укыйм.

Ә: Хәзер алып киләм. Бераз гына көтегез.

Диалог Б

А: Исәнмесез! Төшке ашка нәрсә тәкъдим итәсез?

Ә: Исәнмесез! Бүген токмач борчак ашлары пешердек, карабодай һәм бәрәңге быламыгы да бар. Ит һәм балык ризыклары күп төрле.

А: Миңа токмач ашы һәм карабодай белән балык бирегезче.

Ә: Яхшы. Ә чәйне нәрсә белән эчәргә телисез?

А: Мин лимонлы чәй яратам.

Ә: Ярый. Ашларыгыз тәмле булсын!

А: Рәхмәт!

Диалог В

А: Исәнмесез! Сездә 3 көнгә бер кешелек буш бүлмә бармы?

Ә: Исәнмесез! Әйе, андый бүлмәләр бар. Сезгә кайсы вакытка кирәк?

А: Бүлмә миңа түгел. Германиядән килгән дустыма кирәк. Ул унынчы ноябрьдән унөченче ноябрьгә кадәр шәһәребездә булачак.

Ә: Ярый. Бүлмәгә бронь ясау өчен, аның паспорт мәгълүматлары кирәк булачак.

А:. Мәгълүматлар бар. Дустым җибәрде инде.

Ә: Алайса, менә бу анкетаны тутырыгыз.

А: Яхшы.

Задание 2

Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А – Г и утверждениями, данными в списке 1 – 6. Используйте каждое утверждение из списка 1 – 6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение. 

Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу. У Вас есть 30 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.

Сөйләүче А

Алар күп төрле була. Без алар белән рәсемнәр, картиналар ясыйбыз. Бер төсне икенчесе белән кушсаң, тагын да матуррак өченче төс килеп чыга. Минемчә, аларны һәр бала белә һәм файдалана. Ә рассамнар өчен алар төп эш коралы булып тора.

Сөйләүче Ә

Аның белән һәркем таныш. Укучылар аларны дәресләрдә файдаланалар, зурлар үз эшләрендә кулланалар. Һәркем кирәкле мәгълүматны шунда язып бара. Аның зурлары да, кечкенәләре дә, калыннары да, юкалары да була. Без математика дәресләрендә шакмаклыга, ә рус һәм татар теле дәресләрендә буйлыга язабыз.

Сөйләүче Б

Ул – кечкенә тартма. Ул бик күп төрле була. Аны һәр мәктәп укучысы белә. Укучылар карандаш, каләм, бетергеч һәм линейкаларын шунда саклыйлар. Аның формалары төрле. Гадиләре дә, уенчык сыманнары да була. Ул – бик уңайлы һәм укучыларга кирәкле әйбер.

Сөйләүче В

Алар – белем чыганагы. Кечкенәләр дә, зурлар да аларны укыйлар һәм күп мәгълүматлар алалар. Аларны сату өчен махсус кибетләр дә бар. Аларның төрләре бик күп. Маҗаралы әсәрләр язылганнары да, шигырь җыентыклары да, рәсемлеләре дә, рәсемсезләре дә була.

Сөйләүче Г

Ул кечкенә китап кебек, ләкин анда язарга ярый. Ул мәктәп укучыларында була. Анда укучылар өй эшләрен язалар. Укытучылар билге куялар. Әти-әниләр билгеләрне аннан белә алалар.

Задания 3 – 8

Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях 3 – 8 обведите цифру 1, 2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа. Вы услышите запись дважды. У Вас есть 60 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.

Әмир: Сәлам, Лилия!

Лилия: Исәнме, Әмир! Син кая ашыгасың?

Әмир: Тукталышка. Түгәрәккә соңга калырмын дип куркам.

Лилия: Нинди түгәрәккә?

Әмир: «Яшь эколог» түгәрәгенә.

Лилия: Түгәрәк кайда була соң? Мин мәктәптә андый түгәрәк барлыгын белмим.

Әмир: Ул «Балалар үзәге»ндә эшли. Моннан ике тукталыш ераклыкта.

Лилия: Ни өчен җәяү генә бармыйсың?

Әмир: Соңга калырга куркам. Өйдән соңрак чыкканмын. Автобуста тизрәк барып җитәчәкмен. Син каядыр китәсеңме?

Лилия: Юк, дустымны каршы алырга барам. Ярты сәгатьтән аның поезды киләчәк.

Әмир: Дустың кайда яши?

Лилия: Мәскәүдә. Ул безгә кунакка килә. Без көзге каникулны бергә үткәрергә телибез.

Әмир: Син тимер юл вокзалына автобуста барачаксыңмы?

Лилия: Әйе.

Әмир: Ничәнче автобуста барачаксың?

Лилия: 63 нчы автобуста барырга телим.

Әмир: Әнә ул килә. Әйдә, шуңа утырабыз. Ул минем тукталышка кадәр дә бара.

Лилия: Яхшы, әйдә.

1 нче таблица

ҖАВАПЛАР

Биремнәр

Дөрес җавап

Биремнәр

Дөрес җавап

1 Диалоглар

1524

17

2713486

2

62315

18

МЕҢГӘ

3

3

19

РАЙОНЫНДА

4

2

20

ИСЕМЕ

5

2

21

ГАСЫРДА

6

3

22

АРЧАДАН

7

1

23

ЯШӘГӘН

8

3

24

УРТАСЫНДА

9

1

25

ЕЛЛАРДА

10

1

26

ФАЙДАЛЫ

11

2

27

МӨМКИНЛЕК

12

2

28

КЕРЕМЕ

13

1

29

ХУҖАЛЫК

14

2

30

КЫЙММӘТЛЕ

15

2

31

ИСЕМЛЕГЕН

16

1

32

ТИЕШЛЕ

Шәхси хат язу биремен бәяләү критерийлары

3 нче таблица

К

Бәяләү критерийлары

3 балл

2 балл

1 балл

0 балл

К1

Коммуникатив бурычны үтәү

Эш тулысынча башкарылган: 3 сорауга да тулы җавап бирелгән. Мөрәҗәгать итү, саубуллашу һәм имзалау фразалары дөрес сайланган.

Алынган хатка рәхмәт белдерелгән

Эш башкарылган: 3 сорауга да җавап бирелгән, әмма берсенә бирелгән җавап тулы түгел. Хат стилен бозган 1  2 төгәлсезлек бар һәм/яки 

алынган хатка рәхмәт белдерелмәгән

Эш өлешчә башкарылган: 2 сорауга гомуми җавап бирелгән, әмма 1 сорауга бирелгән җавап тулы түгел яки бер сорауга гомумән җавап юк. Хат стилен бозган 3 яки күбрәк төгәлсезлек бар, итагатьлелек формалары сакланмаган

Эш башкарылмаган::2 сорауга җавап бирелмәгән яки текстның күләме тулмый

К2

Текстны оештыру

Текст логик эзлеклелектә төзелгән һәм абзацларга бүленештә хаталар юк; тел чаралары дөрес кулланылган; хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килә

Текст, гомумән алганда, логик эзлеклелектә төзелгән, ләкин логик бәйләнешләрдә һәм/яки абзацларга бүленештә яки хатның төзелешендә 1  2 төгәлсезлек бар

Текст төзелешендә логик эзлеклелек сакланмаган; язма текст төзелешендә 3 яки күбрәк хата бар, яки хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килми

К3

Текстның лексик-грамматик төзелеше

Коммуникатив бурычны үтәү өчен кирәк булган төрле лексик һәм грамматик чаралар файдаланылган (текстны аңлауга зыян китермәгән 1-2 төгәлсезлек рөхсәт ителә)

Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар (3  4 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) яки тел хаталары юк, ләкин артык гади лексик һәм грамматик чаралар кулланылган

Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар (5  6 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) һәм/яки текстны аңлауга зыян китерә торган 1  2 грамматик хата бар

Текстны аңлауга зыян китерә торган хаталар 6дан күбрәк

К4

Орфография һәм пунктуация

Орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, яки текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 1  2 хата бар

Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 3  4 орфографик һәм пунктуацион хата бар

Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерә торган орфографик һәм пунктуацион хаталар 4тән күбрәк

Шәхси хат язу биреме К1-К4 критерийлары буенча тикшерелә. Максималь 10 балл алырга мөмкин.

Текстның эчтәлеге биремгә туры килмәсә (язма хат характерында булмаса, тәкъдим ителгән сорауларга җавап урынына башка мәгълүмат язылса, тәкъдим ителгән хат күчереп кенә язылса) бу бирем өчен 0 балл куела.

Хатның күләме 40 сүздән ким булса, К3 һәм К4 критерийлары буенча максималь балл куелмый.

Эшнең күләмен билгеләгәндә, беренче сүздән алып соңгысына кадәр (шулай ук адрес, язылу вакыты, имза да) исәпкә алына. Хатта укучы үзенең чын исемен, адресын күрсәткән очракта эш тикшерелми.

Рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның рус төркемнәрендә IX сыйныф укучыларына татар теленнән  бердәм республика тесты

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ ӨЛЕШЕ

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән бердәм республика тестының телдән өлешен үтәү өчен, һәр укучыга 15 минут вакыт бирелә. Моңа җавап бирергә әзерлек өчен каралган вакыт та керә.

Татар теленнән тестның телдән җавап бирү өлеше укучыларның телдән сөйләмен тикшерүне максат итеп куя һәм 2 биремне үз эченә ала: 1 нче бирем – диалогик сөйләмне тикшерү; 2 нче бирем  монологик сөйләмне тикшерү.

Алдагы биремне үтәп бетергәч кенә, киләсе биремне үтәү башлана ала. Җаваплар аудио- һәм видеоязмага языдырылып бара. Куелган коммуникатив бурычларны тулысынча үтәргә, төгәл һәм анык итеп сөйләргә, планнан читкә китмичә җавап бирергә тырышыгыз. Бу очракта Сез балларны күбрәк җыя алачаксыз.

Уңышлар телибез!

*****

Единое республиканское тестирование

по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык в русских группах общеобразовательных организаций  с русским языком обучения

УСТНАЯ ЧАСТЬ

Инструкция по выполнению работы

Время, отведенное на выполнение устной части тестовой работы – 15 минут на каждого ученика.

Устная часть тестовой работы состоят из двух заданий: речи. 1-е задание – для проверки навыков диалогической речи; 2-е задание – для проверки навыков монологической

Каждое последующее задание выполняется после окончания предыдущего задания. Ответ ученика записывается на аудио- и видеозапись. Постарайтесь полностью выполнить поставленные коммуникативные задачи, говорить ясно и чётко, не отходить от ситуации и следовать предложенному плану ответа. Так Вы сможете набрать наибольшее количество баллов.

Желаем успеха!

1

Сез җиңел атлетика буенча спорт секциясенә йөрүче укучы буларак сораштыруда катнашасыз. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез. Һәр сорауга җавап бирү өчен, сезгә 40 секунд вакыт бирелә.

•        Сез ничә ел җиңел атлетика белән шөгыльләнәсез?

•        Сезгә спортның бу төре ни өчен ошый?

•        Ярышларда яшь спортчылар да катнашамы?

•        Сезнеңчә, хәзерге яшьләр спортның кайсы төрләренә күбрәк игътибар бирәләр?

•        Сезнең тренерыгыз нинди кеше?

2

Көндәлек тормышыгыз турында сөйләгез. Әзерләнү өчен, сезгә 2 минут бирелә. Текстны сөйләү өчен, 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүматлар да булсын:

•        Иртән мәктәпкә ничек әзерләнәсез?

•        Сез нинди дәресләр укыйсыз?

•        Өй эшләрен кайчан әзерли башлыйсыз?

•        Сез ничек ял итәсез?

Телдән сөйләмне бәяләү критерийлары

Диалогик сөйләм (максимум – 6 балл)

Диалогик сөйләм

Баллар ( максимум 5 балл)

1-5 нчы сорауларга җаваплар

1 балл.

Сорауга тулы җавап бирелгән; фонетик, грамматик, лексик  төгәлсезлекләр  җавапны аңлауда кыенлык тудырмы.

0 балл.

Сорауга җавап бирелмәгән

ЯКИ  җавап бу сорауга туры килми,

ЯКИ  җавап 1 сүз яки сүзтезмә белән генә бирелгә,

 ЯКИ  җаваптагы  фонетик, грамматик, лексик төгәлсезлекләр җавапны дөрес аңларга кыенлык тудыра.

Монологик сөйләм (максимум – 7 балл)

К

Бәяләү критерийлары

3 балл

2 балл

1 балл

0 балл

К1

Коммуникатив бурычны үтәү

Бирем тулысынча үтәлгән: коммуникатив максатка ирешелгән, тема тулысынча ачылган (соралган 4 бирем дә  үтәлгән). Укучы 10-12 фраза әйткән.

Бирем  үтәлгән: коммуникатив максатка ирешелгән, тема тулысынча ачылмаган ( 1 биремгә җавап юк). Укучы 8-9 фраза әйткән.

Бирем  өлешчә үтәлгән: 3 бирем  тулы үтәлмәгән,

ЯКИ

1 бирем, гомумән, үтәлмәгән,

ЯКИ 1 бирем генә тулы үтәлгән, 3 бирем өлешчә генә яктыртылган. Укучы 6-7 фраза әйткән.

Бирем үтәлмәгән: 2 бирем үтәлмәгән  яки текстның күләме 5 яки кимрәк фразадан тора.

К2

Сөйләмне оештыру (К4)

Текст логик эзлеклелектә төзелгән һәм төгәлләнгән текст буларак формалаштырылган. Кереш һәм  йомгаклау фразалары бар.

Текст, гомумән, логик эзлеклелектә төзелгән. Ләкин кереш ЯКИ  йомгаклау фразасы төшеп калган.

Логик эзлеклелекне бозган 1-2 төгәлсезлек бар.

Текст төзелешендә логик эзлеклелек сакланмаган;  яки кереш һәм йомгаклау фразалары юк. Текст төзелеше итагатьле  кагыйдәләрен боза.

К3

Сөйләмне тел ягыннан оештыру

(К5)

Текстны оештыруда кулланылган лексик  берәмлекләр, грамматик формалар һәм фонетик яңгыраш татар сөйләменә туры килә. 4 тупас булмаган лексик-грамматик яки 3 тупас булмаган фонетик төгәлсезлек  рөхсәт ителә.

Текстны аңлауга  зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар.  5 лексик-грамматик хата  яки 4 тупас булмаган фонетик төгәлсезлек бар.

Текстны аңлау кыенлашкан.  Хаталар саны күп: эчтәлекне аңлауга зыян китерә торган 6  яки күбрәк лексик-грамматик хата бар, яки  5 яки күбрәк фонетик хата бар.

Тест эше өчен түбәндәге билгеләр куела:

0-19 балл –  «2» ле билгесе;

20-39 балл –  «3» ле билгесе;

40-55 балл – «4» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау һәм сөйләм биремнәренең һәрберсе өчен 5 яки күбрәк балл җыярга тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау һәм сөйләм  биремнәре өчен баллары 5 тән кимрәк булса, «3» ле билгесе куела.

56-67 балл –  «5» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау һәм сөйләм биремнәренең һәрберсе өчен 8 яки күбрәк балл җыярга тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау һәм сөйләм  биремнәре өчен баллары 8 дән кимрәк булса, «4» ле билгесе куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Отчет о проведенных мероприятиях в рамках месячника патриотического воспитания во 2 «А», 2 «Б» классах с 06.02.2017 г. по 1.03.2017 г.

      В целях развития системы патриотического воспитания в МОУ «Коррекционная школа-интернат г. Катав-Ивановска», формирования патриотических чувств и нравственных качеств лично...

Анализ работы в рамках недели математики в школе 13.03.2017-17.03.2017

Анализ работы в рамках недели математики в школе 13.03.2017-17.03.2017...

16.09.2017 г. НОВОСТИ СПОРТКЛУБА. Призеры 30 - х районных соревнований по ориентированию "Золотая осень - 2017"

Слево на право:Рязанов С. - 3 место (группа М-16).  Костевич Е. - 2 место (группа М-12).Семченко С. - 1 место (группа М-12).Кладиев С. - за участие. Последний раз школа завоевывала награды н...

Приказы ОО об информировании ГИА-9 2017, об утверждении дорожной карты ГИА-9 2017

Приказы об информировании по вопросам ГИА-9 в 2016-17у.г., об утверждении плана мероприятий по подготовке и проведению ГИА-9 в 2017году...