Интерференция күренешенең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә чагылышы
учебно-методический материал на тему
Мин Казан шәһәре Идел буе районының 95 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.
Укытучы... Иң белемле, акыллы, тәрбияле, кешелекле зат.
Психология фәннәре докторы Леонид Зюбин билгеләвенчә: «Укытучы укучыларга карата иң игътибарлы, яхшы мөнәсәбәтле, үз-үзен тота белә торган, аларга шатлык һәм бәхет китерүче, кайгы һәм шатлыкларын бүлә белүче иң изге зат».
Танылган Ян Амос Коменский,Жан Жак Руссо, Константин Дмитриевич Ушинский, Сергей Макаренко һ.б. педагоглар фикеренчә:
“Укытучы нәни күңелләргә белем һәм тәрбия орлыгы чәчүче иң олугъ зат”.
Карл Маркс, Фридрих Энгельс исә: «Һәр кеше җәмгыятьтә үзенең шәхси мөмкинлекләренә туры килә ала торган урынны сайларга тиеш» -диләр.
Мин әлеге фикерләр белән тулысынча килешәм. Беренче сыйныфка укырга керүем белән минем күңелләрдә укытучы булу теләге уянды, һәм бу теләкләрем чынга ашты. Мин –Укытучы. Нәни күңелләргә белем, тәрбия өләшүче. Яраткан һөнәрем, кадерле укучыларым – бар да минем белән. Үз ана телебезне укучыларга өйрәтәм. Туган телебезне үстерү, камилләштерү юлында эшлим.
Минем методик темам:«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерференция күренешенең чагылышы».
Бәйләнешле сөйләмне иң бөек ноктага җиткезү эшендә очрый торган күренешне әйтми мөмкин түгел, рус-татар мәктәпләрендә очрый торган бу күренеш-интерференция.
Интерференция— ул туган тел тәэссирендә, өйрәнелә торган тел нормалары һәм системаларында күзәтелгән уңайлыклар һәм кимчелекләр.
Мин рус һәм татар төркемнәрендә эшлим. Эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: интерференция күренеше рус укучыларында да, рус җирлегендә яшәүче татар укучыларында да киң чагылыш таба.
Практикада интерференциянең телне өйрәткәндә очравы табигый хәл. Әйтик, рус-татар мәктәбебездә укучы татар балалары. Алар өйдә һәм әйләнә-тирәлектә русча аралашалар. Бу аларның телдән һәм язма сөйләменә нык тәэссир итә. Аларда акцент сизелә, авазларны бутау яки төшереп калдыру очраклары күзәтелә.
Рус укучыларында исә интерференция күренеше тагын да тирәнрәк чагылыш таба. Чөнки, алар туган телләре тәэссире нәтиҗәсендә, чит тел
буларак татар телендә хаталар җибәрәләр.
Болар тискәре интерференциягә мисал булып тора.Моны истә тотып мин дәресемдә аларны “бетерү”, “юкка чыгару” өстендә эшлим.
Хәзер интерференция күренешенең чагылышына тирәнрәк тукталып үтәсем килә.
Укучыларның татарча сөйләмендә авазлар интерференциясен (тискәре якка мисаллар) дүрт төрдә күрсәтергә була:
1.Фонемаларны дифференсацияләп җиткезмәү.
Сөйләмдә кулланганда өйрәнелә торган фонемаларны аермау. Мәсәлән, әти-папа, әни-мама, әби-бабушка, илтә-относит сүзләрен алар түбәндәгечә әйтәләр: “эни”, “эти”, “эби”, “килэ”.
2.Фонемаларны чиктән тыш дифференсацияләү.
Бу очракта укучылар икенче телнең (татар) фонологик системасына туган (рус) теле аермалыклары фонемаларын күчерәләр. Бу күренеш күбрәк тартыклар системасында очрый. Мәсәлән, чәй-чай, кичә-вчера, агач-дерево түбәндәгечә әйтелә: чай, кича яки кища, агач яки агащ.
3.Фонемаларны субституцияләү.
Субституция вакытында сөйләмнең мәгънәсе җимерелми. Әлеге интерференция тибы артикуляцион яктан охшаш авазлар булу белән бәйләнгән. Ләкин бу авазлар төрле фонологик категорияләргә керәләр.
Тартык х алгы һәм арткы рәт сузыклары белән әйтү авырлыклар тудыра. Татар телендә х рус телендәге аваздан үзенең көчле сулыш белән әйтелүе ягыннан аерылып тора.
Ул алгы һәм арткы рәт сузыклары янында килергә мөмкин. Монда аның каты яки нечкә әйтелеше күзәтелә. Укучылар түбәндәге сүзләрне бертөсле әйтәләр: хат-письмо, хәбәр-весть, халык-народ, хәзер-сейчас, хата-ошибка.
Ләкин күп очракта рус укучылары х урынына һ, ч урынына ч авазларын әйтәләр: һәбәр-известие, һәзер- сейчас. Һәреф-буква; чәчәк- чә ч әк.
4.Ресегментация.
Белүебезчә, татар һәм рус телләре типологик яктан төрле. Татар телендә иҗекләргә бүленеш тартыклар арасында бара: ал-са, ал-ма. Икеләтелгән тартыклар ягыннан караганда түбәндәге үзенчәлекләрне карарга була. Рус телендә икеләтелгән тартыклар күбрәк тамыр эчендә очрыйлар (ванна, тонна, Анна). Татар телендә исә икеләтелгән тартыклар тамырдан тыш кушымчаларның күплеген белдерү яки сүзне килеш белән төрләндергәндә очрыйлар: көннәр-дни, көннән-со дня, төннәр-ночи, төннән- с ночи. Укучылар бары тик бер генә “н” әйтәләр.Шулай ук тартыклар арасында сузыкларны «йоту» очракларын да әйтеп үтәргә кирәк:
Карамый урынына “крамый” (не смотрит)
Көлә урынына “клйа” (смеется)
Кырыйда урынына “крыйда” (на краю)
Язуда менә шундый интерференция күренешләре чагылыш таба, ә сөйләмдә исә сөйләм хаталарын ике төркемгәбүлеп карарга була: фонологик һәм фонетик.
Фонологик хата булганда фонеманы дөрес әйтмәү сүзнең мәгънәсен үзгәртә, татар теленең бер фонемасы икенчесенә үзгәрә, нәтиҗәдә икенче сүз барлыкка килә (мәсәлән, һәм, Илһамия, миңа, сиңа). Фонологик хаталар сөйләмнең мәгънәви эчтәлеген бозарга мөмкин. Мәсәлән, телләр урынына “телар”, төннәр урынына “тонар”, күл урынына “кул” һ.б.
Фонетик хата булган очракта татар фонемасы русныкы белән алмаша, шулай ук бу очрактасүзнең гомумимәгънәсе зур үзгәреш кичерми. Мәсәлән, кыш, кала, бакча, калфак, сызык, ышан урынына “кыйш”, “кала”, “бакча”, “калфак”,“сыйзык”, “ыйшан” дип әйтү.
Әлеге хаталарның ике төркеме дә артикуляцион бозу булып торалар.
Дөрес язарга өйрәтү.
Татар теленә өйрәткәндә сөйләм телен, уку тизлеген үстерү белән
бергә язу күнекмәсен үстерү дә бергә алып барыла. Укучылар китаптан
хатасыз күчереп язарга, диктант, сочинение язарга өйрәнәләр.
А.Р. Лурия әйтүенчә, язу сөйләм эшчәнлегенең катлаулы формасына
керә. Язуны үзләштерү берничә этаптан тора: беренчел, репродуктив,
продуктив. Беренче этапта язу техникасына тәэсир итүче почерк
урнаша. Репродуктив этап исә текст белән эшләү белән бәйләнгән,
продуктив этап исә сочинения һ.б. язу.
Язуны билгеләр системасы итеп аңларга кирәк. К.Насыйри
фикеренчә, язу ул— аерым хәрефләрнең кушылуы нәтиҗсендә
барлыкка килгән сүзтезмәләр һәм сүзләр.
Рус балалары татар хәрефләре: ә,ө,ү, җ,ң,һ кебекләрдән тыш башка
хәрефләрне бик яхшы беләләр.
Укучыларны әлеге хәрефләр белән таныштыру максатыннан төрле
күнегүләр эшләү нәтиҗәле. Мәсәлән, сүзлек диктантлары, нокталы
диктант,карточкалар (....нә, тәр...з... һ.б.) куллану отышлы.
Әлеге күнегүләргә түбәндәгеләрне дә кертергә була:
1. “Кем күбрәк?”
Укытучы укучыларга гаилә фотографияләрен тарата. Кем күбрәк сузык
ә,ү кергән сүзләрне яза. Мәсәлән, Әлфия, күлмәк тег......
2. “Кем тизрәк?”
Укучылар ү башланган сүзләр язарга тиеш: үлән, үрдәк,үсә. Беренче
иҗектә ү булган сүзләр язу: күзләр, сүзләр, түзә һ.б.
3. “Песи ялаган”
Тактада сүзләр языла. Укучылар төшеп калган хәрефләрне язарга
тиешләр. Мәсәлән, төт ...н, бор....н,өч..нче, бол...н.
Укучылар дөрес язсын өчен, иң беренче сүзләрнең әйтелешенә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, тавык сүзе. Әлеге сүзне әйтелеше кебек язып күрсәтергә кирәк. Шуннан соң аның дөрес язылышын бирергә. Күпмедер күләмдә кагыйдәләрне дә истә калдырырга тиешләр.
Дәрес эффектлылыгын күтәрүче уеннар
Милләтебезнең, туган телебезнең, туган җиребезнең язмышы, киләчәге бүгенге көндә мәктәпләребездә татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүнең ничек куелуына да бәйле.
Дәресләрдә уен элементларын куллану да аралашуга өйрәтүнең мөһим чараларыннан берсе. Бу алым укучылар дәрес материалын үзләштергән вакытта да үзен аклый.
Рус балаларын татар телендә сөйләшергә өйрәткәндә һәм сөйләм телен үстерүне күздә тотканда, беренчедән, сүзләрне еш кабатларга туры килсә, икенчедән, һәр укучы дәрестә күбрәк сөйләшергә тиеш. Еш кына табигатькә чыгып күзәтү, иҗади эш вакытында зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.Ә,ө,ү,җ,ң, һ кебек татар теленә хас авазлар үзләштерергә тиеш икән, дәресне бу авазлар кергән табышмаклар әйтешү, мәкаль һәм әйтемнәр уку белән башлап җибәрү максатка ярашлы. Мәсәлән: “Йөгерү—хәрәкәт,
хәрәкәттә—бәрәкәт”. Сүзлектән “бәрәкәт” сүзенең мәгънәсе ачыклана. “Обилие”, “изобилие”, “выгода”, “польза”. Шуларның кайсы бу мәкальгә туры килә. Укучылар фикер алышкач, “польза”, “выгода” дигән фикергә киләләр. Укытучы мәкальнең татар халык иҗаты әсәре, халыкның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып ясалган икәнен әйтү, татар теленә хас бу матур, нәфис яңгырашлы авазларны дөрес итеп әйтергә киңәш итә.
Аннары тел һәм артикуляция күнегүләрен үтәргә мөмкин:
1. иреннәрне көлгәндәге кебек, әле тешләрне күрсәтеп, әле күрсәтмичә
ачу һәм ябу;
2. иреннәрне нык итеп алга бүлтәйтү, аларны ике якка җәю һәм яңадан
урынына кую (тешләр күренми);
3. иреннәрне җыеп алга бүлтәйткән килеш уңга, сулга түгәрәкләп йөртү;
4. авызны зур итеп ачып, телнең очын әле аскы, әле өске тешләрне
тидерү.
Тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр дә өйрәнелә торган авазны дөрес әйтергә күнектерүне күздә тоталар. Мәсәлән:
· Сәламәт тәндә—сәламәт акыл.
· Әрәмәдәге әрем әче.
· Үсмәгәнне үчти —үчти дип үстереп булмый.
· Эшләгән—үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.
Санамышлар, тизәйткечләр:
· Бер, ике,өч
Сиңа көч,
Син моннан күч!
· Бер тал, ....., ун тал—
Без качабыз, син кал!
· Бер, ...., ун,
Сәнәк, көрәк, лом!
Укучыларны җ,к,г,һ,ң авазларын дөрес әйтергә өйрәтү дә артикуляция һәм тел гимнастикасын үткәрүне таләп итә. Ул өйрәнелә торган авазларны төрле авазлар белән янәшә куеп уку, әйтү, авазларны дөрес әйтергә күнектерү белән отышлы. Укучылар тексттан кирәкле авазлар кергән
сүзләрне табалар, дөрес итеп укыйлар, укытучы әзерләп килгән тизәйткечләрне, мәкаль һәм әйтемнәрне ятлыйлар.
Очырган идем мин куык,
Алып китте җил куып.
Аллы—гөлле син куык,
Күккз менсәң бик суык,
Шартлый күрмә син, куык.
Рус балалары өчен татар телендә аралашу бик читен. Шуңа күрә
дәрестә, тәнәфесләрдә, кичәләрдә тормыш шартларына якынайтылган әңгәмәләр үткәрү, уенлы биремнәр үтәү көтелгән нәтиҗәләрне бирә.
Укучыларның күпчелеге яңа сүзләрне авыр истә калдыралар. Моның өчен тагын бер уен — пантомима уенын үткәрү зур роль уйный. Бу уен вакытында балалар яңа сүзләрне истә калдыралар һәм үткән лексиканы искә төшерәләр.
Уенны укытучы башлый, укучылар дәвам итә. Мәсәлән: укытучы акбур белән тактага яза башлый һәм укучылардан: “Укытучы апа нишли?”—дип сорый. Дөрес җавап (“Укытучы апа акбур белән тактага яза?”) биргән укучы чыга да шушы хәрәкәтне күрсәтә. Шулай итеп, уен дәвам итә.
Рус балаларын татарча укырга өйрәтүнең үз үзенчәлекләре бар: татар
теленең үзенә генә хас хәрефләрен танырга, дөрес әйтелешкә өйрәтү күнегүләренә дә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Укырга өйрәткәндә, беренче чиратта, хәрефләр белән эш иткәндә, башта татар һәм рус телләренең икесендә дә бердәй языла торган хәрефләр һәм алар белдергән авазлар тәкъдим ителә, болар әллә ни кыенлык тудырмый, ә менә калганнары бераз катлаулырак. Беренчедән, татар телендә дә, рус телендә дә бердәй язылып, ләкин татар телендә үзенчәлекле әйтелә торган авазларны дөрес әйтү һәм аларны белдерүче хәрефләрне тану бик мөһим. Биредә а,о,ы,и,е,х,ч,г,к, в хәрефләре булган иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр һәм текстларны дөрес уку күздә тотыла, чөнки туган телнең (рус теле) өйрәнелә торган телгә (татар теленә) тискәре йогынтысы үзен бик сиздерә, зур кыенлыклар тудыра. Икенчедән, рус балаларына татар теленең үзенә генә хас авазларын дөрес әйтү һәм аларны белдерү торган җ, ң,һ, ө,ә,ү хәрефләрен тану күнекмәләре шактый озак формалаша. Бу, әлбәттә, рус телендә мондый хәреф һәм авазларның булмавы. боларны үзләштерүне өчен, күп күнегүләр эшләргә кирәклеге белән аңлатыла.
Укуның тышкы ягы күнекмәләрен үзләштерү генә әле сәнгатьле уку өчен шартлар тудыра алмый. Моңа ирешү өчен, укучы аңлап укырга, ягъни
тексттагы төп эчтәлекне аңларга, аңа үз карашын, мөнәсәбәтен белдерә
алырга тиеш була.
Башлангыч сыйныфларда укучы рус балаларында татарча аңлап уку күнекмәләре тәрбияләүдә татарчага өйрүтүнең башлангыч чорында сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән күнегүләрнең әһәмияте бик зур. Чөнки, уку һәм сөйләм теле үстерүгә булыша, ә бу исә, үз чиратында, укучының сүз
байлыгын арттыра, өйрәнелә торган телнең грамматик үзенчәлекләрен үзләштерергә дә ярдәм итә дигән сүз. Нәтиҗәдә, телдән һәм сөйләм укучылар тарафыннан параллель рәвештә үзләштерелә.
Тәҗрибә күрсәткәнчсә, икенче телдә укырга өйрәткәндә, бары тик укуның алда санап үтелгән сыйфатларын үзләштергәннән соң гына аның иң югары дәрәҗәшсе дип саналучы—сәнгатьле уку турында сүз алып барарга мөмкин.
Сәнгатьле уку ул— укыганда текстның эчтәлеген аңлауны, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм барлык просодик чараларны дөрес кулланып белдерә алу, аларны аерып күрсәтә белү.
Сөйләм һәм язу күнекмәсен үстерүгә күнегүләр
Телне белер өчен авазлар системасын ягъни фонетиканы белү бик
әһәмиятле. Аваз берәмлекләре бөтен аваз берәмлекләрен барлыкка китергәндә булышалар. Сүзләр, морфемалар, грамматик формалар, җөмләләр авазлар ярдәмендә формалашалар. Шуңа күрә авазлар ягы телнең реальлеген тудыра. Шуңа күрә дә чит телне үзләштерүчеләр өчен авазларны белү мәҗбүри.
Сөйләм телен үстерү өчен аудирование (телдән сөйләмне тыңлау һәм
аңлау), сөйләм һәм уку (кычкырып), телне дөрес үзләштерүгә ярдәм итә.
Аудирование— сөйләм эшчәнлегенең төп төре, аның үсешеннән тел
структурасын, сөйләм эшчәнлеген үзләштерүдә уңышлар була. Әгәр укучы
сүзләрне әйтүдә аермалыкларын күрмәсә ул бу сүзләр арасындагы лексик
аермалыкларны күрми һәм аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана
алмый.
Мәсәлән, бәр (ударь) һәм бер (один), сүз (слово) һәм сез (вы), көз (осень) һәм күз (глаз).
Укучылар өчен рус һәм татар телендәге авазлар урнашуында аермалыкларны да белергә кирәк. Чөнки рус телендәге суз башында ике
(стихи, звено), өч (всходы, взлет) һәм дүрт (встреча, всплыл) тартык янәшә
килергә мөмкин, ә татар телендә сүз башында ике яки аннан да артык тартык
янәшә килә алмый. Шуңа күрә рус укучылары татар сүзләрен әйткәндә тартыклар арасындагы сузык фонемаларны төшереп калдыралар. Мәсәлән:
“йри” (йөри), “утра” (утыра), “сикрә” (сикерә), “крамый” (карамый), “тгә”
(тегә), “тшә” (төшә).
Мондый хаталар килеп чыкмасын өчен рус балаларын татар телендә
өйрәткәннең беренче, башлангыч чорында ук аларны авазлар һәм фонемалар белән таныштырырга кирәк.
Язарга һәм укырга өйрәнү өчен беренче дәресләрдән үк татар алфавиты һәм авазлар әйтелешенә игътибар итәргә кирәк. Ишетеп язганда авазларны хәрефләргә дөрес итеп күчермәү түбәндәге хаталарны китереп чыгара:
«агащ» (агач), «аул» (авыл), «сук» (суык), «щәщәк» (чәчәк), «емырка»
(йомырка), «тлинкә» (тәлинкә). Методика фәнендә шундый ышану бар. Чит тел буларак татар теленә өйрәнгән вакытта туган тел белән тыгыз бәйләнеш була. Чит тел буларак, татар теле сүзләре туган тел сүзләре кебек кабул ителә. Башлангыч класс укучыларына 2 төркемдәге күнегүләрне бирергә мөмкин: 1) укуның дөреслеге һәм тизлегенә караган; 2) сәнгатьле һәм аңлы уку өчен бирелгән күнегүләр; Беренче төрдәге күнегүләрнең төп максаты— сүзләрнең хәреф ягына һәм ишетелешенү игътибар итү. Мәсәлән, түбәндәге күнегү: Правильно прочитайте слова, содержащие в своем составе буквы н: тун ( шуба)—сон, с: сыер (корова)—сыр. Бу типтагы күнегүләрдән соң авазларны дөрес әйтүгә караган күнегүләрне бирергә була.Укучылар охшаш хәрефләр арасында аерманы күрсен өчен түбәндәге күнегүләрне тәгъдим итәргә була: прочитайте слова, написание которых отмечается одной буквой : әнә (вон)—ана (мать), бүл (раздели)—бул (будь). Укучылар текстны укыган вакытта тизлекне арттырып, сүзләрнең дөрес укылышына, яңгырашына игътибар итмәскә мөмкин. Бу очракта традицион алымнар куллану ярдәмгә килә: имитация, укыганда киткән хаталарны төзәтү, транскрипция элементларын кертү, сүзгә аваз анализы ясау, магнитофон язмаларын тыңлау. Аваз әйтелеше башта иҗектә, аннан соң сүздә, сүзтезмәдә, җөмләдә һәм текстта, шигырьләрдә эшкәртелә: Мәсәлән: [җ] авазы 1) җи—җе—җә—җү, җө,җы 2) җиләк, җир, җиз, җитез, җитеш 3) Җәмилә җиләк җыя. 4) Җил, җил, җил исә Агачларны селкетә. Җил,җил ,җил тына Агачлар үсә, үсә. Дөрес уку күнекмәләренә өйрәткәндә сүз басымына да игътибар итәргә кирәк. Сүзнең соңгы иҗеген табу, басым куюда ярдәм итә. Түбәндәге күнегүләрне эшләргә мөмкин: 1) Прочитайте, обращая внимание на расположение словесного ударения: буран, песи, кебек, авыз. Татар телендәбасым һәрвакыт соңгы иҗеккә төшмәү очракларын аларга аңлатып, хәтерләрендә калдырырга кирәк: Алар—ма/—мә, мы/—ме кисәкчәләре һ.б. 2) Татар телендә сузык озынлыгы басым белән түгел /а/,/ө/,/у/,/ү/,/и/,/о/, |
/ы/,/э/ сузыклары сузып әйтелә
Рус телендђ исә басым төшкән сузык аваз гына укыла.
3) Редукция күренеше, татар телендә сонант хәрефләр белән янәшә
торган сузыклар /о,/ө/,/ы/,/е/ белән бәйләнгән. Мәсәлән:
бөтенесе, исеме.
4) Татар телендә басым күп очракта соңгы иҗеккә төшә, ә рус телендә исә басым төрле урында булырга мөмкин.
5) Басым, мәгънә ягыннан куелырга мөмкин: алма—яблоко, алма—не бери.
6) Кисәкчә белән теркәгечләргә басым төшми: өстәл бит—стол же.
Димәк, татар телен үзләштерүче рус балаларына әлеге басымның төшү очракларын белергә кирәк.
Укырга өйрәткәндә төп таләпләр булып дөрес, тиз, аңлап һәм сәнгатьле уку тора.
Башлангач класста укучы рус телле укучыларны татарча укыткан вакытта ике төп якка игътибар итәбез:
1. Уку техникасы
2. Аңлап уку
Беренче якка— дөреслек һәм тизлек, икенче якка аңлау һәм сәнгатьле уку керә.
Рус теле укучыларга татар телендәге текстны укытканда, бер яктан, без җиңеллек күрәбез, чөнки алар рус телендә дә укый, күп хәрефләр охшаш.
Ләкин авырлыклар (күп хәрефләрне бутау) да очрый.
Укучылар китаптан басма хәрефләрне яхшы укыйлар,ә язма хәрефләрне уку алар өчен күп кенә авырлыклар тудыра. Шуңа күрә икенче класстан ук язма хәрефләр күнегүләр бирергә кирәк, укытып карарга кирәк.
Башлангыч класс укучылары ирен авазларын да үзләштерергә тиешләр. Бу үзенчелекләрне исләрендә калдыру өчен аларга түбәндәге күнегүләрне бирергә мөмкин:
Прослушайте и укажите слова, во всех слогах которых слышатся
гласные /о/ и /ө/ : кояш, сөенче, йолдыз, тота.
Борын авазларын дөрес үзләштерү өчен түбәндәге типтагы
күнегүләрне бирергә була:
Прослушайте и сравните слова. Укажите правильный ответ:
Урманнар—урманлар
Урманнан—урмандан
Перепишите, раскрывая скобки и правильно употребляя окончание:
урман / нан,—дан) керде, сабын (—лар,—нар) алды.
Менә шулай итеп, әлеге күнегүләр ярдәмендә татар телендә укуның эчке ягын формалаштырырга мөмкин: 11 тип күнегүләр исә укыганны аңлап укуга карый.
Бу тип күнегүләр сәнгатьле һәм аңлап уку өлкәсенә карый. Сәнгатьле итеп уку— текстның төп эчтәлегенә төшенү дигән сүз.
Сәнгатьле уку авторның әйтергә теләгәненнең төбенә төшенгәндә генә булырга мөмкин.
Текстны аңлап уку өчен әнгәмә, лексик эш, текстның эчтәлеген сөйләү белән генә чикләнергә ярамый. Моның өчен түбәндәге күнегүләрне башкарырга була.
А. Сүзләрнең лексик мәгънәсен аңлауга караган күнегүләр:
· Прочитайте и переведите следующие слова на русский язык:
без,өстәл, малай, укучы,
· Сгруппируйте данные слова в противоположные по смыслу
пары: ак, көлә, белә, елый, кара, белми,
· Найдите слова, не подходящие по смыслу ко всем остальным:
ипи, сөт, китап, аш, ит,
· Прочитайте и выберите слова, имеющие одинаковый корень:
шат, аш, таш, аша.
Б. Язылганнардан төп мәгънәне табуга караган күнегүләр: бу очракта
диалог укып русчага тәрҗемә итү кебек һ.б. күнегүләр эшләргәбула.
В. Антипация үсүгә ярдәм итүче күнегүләр.
· Перепишите, вставляя пропущенные буквы : кит..п, мәкт..п,
чәч..к.
· Перепишите, вставляя пропущенные слоги: ма.. көн,
тәм.. ризык.
Сәнгатьле итеп укырга өйрәткәндә тонны дөрес итеп күтәрү һәм төшерүгә дә өйрәтергә кирәк. Аның өчен җөмләдә иң кирәкле сүзне белергә кирәк.
Бу төп сүзгә кадәр тавыш күтәрелә, төп сүздән соң төшә.
Башлангыч класс укучыларын татарча аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәтү өчен таныш билгеләренә төшендерергә кирәк.
Мәктәпкә орфоэпия һәм орфография нормаларын, ягъни әдәби әйтелеш һәм язылыш кануннарын белү ни өчен кирәк һәм аның әһәмияте нәрсәдә?
Татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында шактый зур аерма бар, шуңа күрә дөрес итеп сөйләргә һәм өйрәтү, сөйләм культурасын үстерү
юнәлешендә махсус эш алып барыла.
Әдәби әйтелеш нормалары авазларның төзелешләре һәм үзгәрешләренә бәйле. Сөйләмдә бу түбәндәгечә чагыла.
1. Аерым сүзләрдә.
2. Телдәге күпчелек сүзләр әйтелештә һәм язылышта кыенлык тудырмый.
Йомгаклау
Инде әйтеп үтелгәнчә, башлангыч классларда татарча әйтелешкә өйрәтү киңрәк урын алып тора, иң беренче дәресләрдән үк авазларны әйтү, дөрес басым һәм интонация куллана белү күнекмәләре нәкъ менә шушы чорда алына, чөнки мондый хаталарны төзәтү соңыннан авыр булачак һәм озаккарак сузылачак. Шуңа күрә методистлар, психологлар, дидактиклар
башлангыч сыйныфларда ук өйрәнелә торган телнең әйтелеш нормаларын
мөмкин кадәр тулы һәм дөрес итеп үзләштерүне алгы планга куялар.
Мондый эштә кулланыла торган метод һәм алымнар, принциплар методик
әдәбиятта бик киң яктыртыла. Шулай арасыннан телне өйрәнүгә кызыксыну уятып, омтылыш булдырырдайлардан, аерым алганда күрсәтмәлек, техник чоралардан компьютерларны урынлы һәм тел белеме казанышларын исәпкә алып куллануны истә тотарга кирәк. Билгеле, башлангычта укучы рус балаларын татарчага өйрәткәндә фонетик уеннарның да әһәмияте бик зур. Кыскасы, рус укучыларын татарча әйтелешкә өйрәтү— көнүзәк мәсьәләләрнең берсе буларак, тел белеме, психология, дидактика кебек фәннәргә таянып алып барылырга тиеш. Татар һәм рус телләрен чагыштырып, аларның охшаш һәм аермалы якларын исәпкә алып төзелгән махсус күнегүләр системасын булдыру да мөһим. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлеген барлык төрләре буенча гадирәк биремнәрдән катлаулыга таба, рус теленә яраклаштырылып түгел, бәлки татар теленә хас булган төзелештә тәгъдим ителергә тиеш.

Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kredo.doc | 130 КБ |
Предварительный просмотр:

- Сәламәт тәндә—сәламәт акыл.
- Әрәмәдәге әрем әче.
- Үсмәгәнне үчти —үчти дип үстереп булмый.
- Эшләгән—үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.
Санамышлар, тизәйткечләр:
- Бер, ике,өч
Сиңа көч,
Син моннан күч!
- Бер тал, ....., ун тал—
Без качабыз, син кал!
- Бер, ...., ун,

- Прочитайте и переведите следующие слова на русский язык:
без,өстәл, малай, укучы,
- Сгруппируйте данные слова в противоположные по смыслу
пары: ак, көлә, белә, елый, кара, белми,
- Найдите слова, не подходящие по смыслу ко всем остальным:
ипи, сөт, китап, аш, ит,
- Прочитайте и выберите слова, имеющие одинаковый корень:
шат, аш, таш, аша.
Б. Язылганнардан төп мәгънәне табуга караган күнегүләр: бу очракта
диалог укып русчага тәрҗемә итү кебек һ.б. күнегүләр эшләргәбула.
В. Антипация үсүгә ярдәм итүче күнегүләр.
- Перепишите, вставляя пропущенные буквы : кит..п, мәкт..п,
чәч..к.
- Перепишите, вставляя пропущенные слоги: ма.. көн,
тәм.. ризык.
Сәнгатьле итеп укырга өйрәткәндә тонны дөрес итеп күтәрү һәм төшерүгә дә өйрәтергә кирәк. Аның өчен җөмләдә иң кирәкле сүзне белергә кирәк.
Бу төп сүзгә кадәр тавыш күтәрелә, төп сүздән соң төшә.
Башлангыч класс укучыларын татарча аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәтү өчен таныш билгеләренә төшендерергә кирәк.
Мәктәпкә орфоэпия һәм орфография нормаларын, ягъни әдәби әйтелеш һәм язылыш кануннарын белү ни өчен кирәк һәм аның әһәмияте нәрсәдә?
Татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында шактый зур аерма бар, шуңа күрә дөрес итеп сөйләргә һәм өйрәтү, сөйләм культурасын үстерү
юнәлешендә махсус эш алып барыла.
Әдәби әйтелеш нормалары авазларның төзелешләре һәм үзгәрешләренә бәйле. Сөйләмдә бу түбәндәгечә чагыла.
- Аерым сүзләрдә.
- Телдәге күпчелек сүзләр әйтелештә һәм язылышта кыенлык тудырмый.
Йомгаклау
Инде әйтеп үтелгәнчә, башлангыч классларда татарча әйтелешкә өйрәтү киңрәк урын алып тора, иң беренче дәресләрдән үк авазларны әйтү, дөрес басым һәм интонация куллана белү күнекмәләре нәкъ менә шушы чорда алына, чөнки мондый хаталарны төзәтү соңыннан авыр булачак һәм озаккарак сузылачак. Шуңа күрә методистлар, психологлар, дидактиклар
башлангыч сыйныфларда ук өйрәнелә торган телнең әйтелеш нормаларын
мөмкин кадәр тулы һәм дөрес итеп үзләштерүне алгы планга куялар.
Мондый эштә кулланыла торган метод һәм алымнар, принциплар методик
әдәбиятта бик киң яктыртыла. Шулай арасыннан телне өйрәнүгә кызыксыну уятып, омтылыш булдырырдайлардан, аерым алганда күрсәтмәлек, техник чоралардан компьютерларны урынлы һәм тел белеме казанышларын исәпкә алып куллануны истә тотарга кирәк. Билгеле, башлангычта укучы рус балаларын татарчага өйрәткәндә фонетик уеннарның да әһәмияте бик зур. Кыскасы, рус укучыларын татарча әйтелешкә өйрәтү— көнүзәк мәсьәләләрнең берсе буларак, тел белеме, психология, дидактика кебек фәннәргә таянып алып барылырга тиеш. Татар һәм рус телләрен чагыштырып, аларның охшаш һәм аермалы якларын исәпкә алып төзелгән махсус күнегүләр системасын булдыру да мөһим. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлеген барлык төрләре буенча гадирәк биремнәрдән катлаулыга таба, рус теленә яраклаштырылып түгел, бәлки татар теленә хас булган төзелештә тәгъдим ителергә тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү
Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы
Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...
"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"
"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану
Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның бурычы – белем алу эшчәнлеге белән...
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсендә ясаган чыгыш. "Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....
ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районымуниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...