Минем педагогик осталыгым
статья на тему
Эш тәҗрибәмдә булган уңай алымнар минем педагогик осталыгым ул.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
minem_metodik_tabyshlarym.doc | 42 КБ |
Предварительный просмотр:
Минем педагогик осталыгым
Эссе
Яшәлгән елларга, эшләгән эшләргә әйләнеп карыйм да: “Дөрес яшәдемме, дөрес эшләдемме, кешеләрне рәнҗетмәдемме, үземне рәнҗетүчеләрне кичердемме?”- дип еш уйланам соңгы вакытта. Олыгаюның бер билгесе микән бу, әлегә бу хакта ныклап нәтиҗә ясаганым юк. Минем өчен шунысы бәхәссез: сайлаган юлым – ул минеке! Тормышны яңадан башларга туры килсә дә, мин кабат шушы юлдан үтәргә, һөнәремне мәктәп, балалар белән бәйләргә тырышыр идем. Һич кенә дә арттыру яисә бүтән һөнәрне башкара алмам дип курыкканга түгел, сабыйларның да, инде буй җиткереп килүче балаларның да күзләрендә очкын күргән мизгелләрне, бу очкынны ялкынга әйләндереп, аларны сөендергән көннәрне кабатларга теләгәнгә.
Мин 30 елдан артык инде мәгариф өлкәсендә. Шушы дәвердә үзем өчен ясаган ачышларым да бар. Сабыйлар күңелендә син тырыша – тырыша аңлаткан ия белән хәбәргә, язучыларның тормыш даталарына караганда, тәрбия орлыклары ныграк шытым ала. Сак кына, җөмлә арасына, саннар, даталар, әсәр исемнәре эчләренә яшеренгән тәрбияви моментларга игътибар итәм. Әнә бит, ялгызы гына үскәнгә, иркә, үзсүзле Алсу да, гаилә тормышлары башкаларныкыннан авырлыгы, җитмәүчелеге белән аерылып торган Марат та дуслары арасында үз урыннарын тапты. Алар әкренләп кенә киләчәк тормышны кору өчен матур киемнәр, тәмле ризык кына түгел, кешеләр белән уңай мөнәсәбәттә булуның зур роль уйнавын аңлап алдылар. Җөмләнең иясе һәм хәбәре булган кебек, тормышның да үз иясе һәм хәбәре барлыгына төшенәләр алар. Ә бу ия белән хәбәр үзләре икәнен аңлагач, җөмләнең иярчен кисәкләрен кайда, ничек урнаштыру юлларын өйрәнү теләге туа. Ягъни, җөмлә төзелешендә иярчен кисәкләр никадәр уңышлы кулланылганнан чыгып, үз тормышларында да моның юлларын табу җаен эзләрлек мөстәкыйль егетләр һәм кызлар булып җитешәләр алар. Киләчәктә матур гаилә корып, үз тормышларын алып барырдай, җәмгытьтә кирәкле һөнәр ияләре булырдай шәхес булып формалаша баралар. Күңелләренә кырау гына төшмәсен, көчле була алсалар иде, дип теләк телим.
Мин үземне кечкенәдән укытучы булырга хыялландым, хыялым чынга ашты, дип мактана алмыйм. Сабый чак хыяллары нинди булганы хәтердә калмаганмы, әллә андый хыял булмаганмы - әйтә алмыйм. Тик шунысы исемдә: мин китаплар укырга бик яраттым. Алардагы геройлар миңа һич тынгылык бирмиләр иде. Үзем дә шулар кебек булырга (уңай герой, әлбәттә!), ниндидер яхшылыклар эшләргә тырышып йөрим дә, аптырагач (мин күз алдына китергән яхшылыкларны эшләргә җай чыкмагач), бу хакта шигырь язарга азапланам. Тырыша торгач, бу эшем шактый ошый башлады, “Ялкын” журналына да җибәреп карадым. Журналда үз исемемне күрмәгәч, кул селтәдем дә, үзем өчен генә язгалый башладым. Шигырь төзелеше, язу нечкәлекләре кебек төшенчәләрдән бик ерак идем әле ул чакта. Мин укыган сигезьеллык мәктәптә түгәрәкләр дә, бала күңелен аңлардай кеше дә очрамаган, күрәсең. Мин үземне читтән торып тугызынчы сыйныфта укыганда “күрдем”. Алан урта мәктәбе ул вакытта Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты өчен база мәктәбе булып тора һәм практика үтәргә төркем – төркем студентлар килеп, безгә дәресләр бирә иде. Чираттагы төркемнән бер егетне - өс – башына бик үк игътибар итеп бетерми торган Ркаил Зәйдуллинны безнең сыйныф җитәкчесе итеп билгеләделәр. Дәрес бара, Ркаил абыебызның чалбар замогы әкренләп кенә аска таба шуа – аның бернидә дә эше юк. Шуннан ул кызып китеп, үзенең дә шигырьләр язуын, якынлашып килүче “Көзге бал” бәйрәменә ярдәм итә алуын сөйләп бирде. Класс комсоргы буларак, тәнәфестә мин аның янына йөгердем. Жюрига тапшырасы бүләгебез өчен шигырь кирәк булачагын аңлаттым. Ул сүзендә торып, бәйрәм якынлашканда гына безгә урак һәм чүкеч хакында куплет язып бирде:
Урак!
Чүкеч!
Күпме хезмәт сездә,
Һәм күпме көч!
Инде КДУ укытучылары – аларны практикага алып килүче Ш.Садретдинов, Х.Бадыйков тарафыннан безгә, танылып килүче шагыйрь буларак тәкъдим ителгән Ркаил Зәйдуллинның йөзе – кыяфәте, кием – салымы һәм хәтта язган шигырь юллары белән дә гайре табигый булмавы үземне дә аның урынына куеп карарга ярдәм итте. Менә миңа кая барырга, нинди һөнәр сайларга кирәк! Анда да әллә кемнәр түгел, безнең кебекләр икән лә! Дөнья булгач, минем кебек дәртләре булып та, дәрман таба алмаучыларга кемдер ярдәм итәргә тиеш бит, дигән уй минем башымнан китмәде. Сыйныф җитәкчем, математика укытучысы Рәис абый, синнән менә дигән математик чыга, мин сине үзем математика укытучысы булырга җибәрәм, дип торганда, мин хыялларымның башка төрле булуын әйтеп, аның күңелен төшердем.
Тормыш шулай китереп куйды: КДУда мин читтән торып укыдым. Беренче практикамны үтәргә укытучым Гөлсинә Габделхәевна Фәттахова ярдәм итте. Бик кешелекле, үтә дә нечкә күңелле, тирән белемле мөгаллимә иде ул. “Туган телдән балаларның күңелләре бизмәсен, җитешсезлекләрен генә күрмә, уңай якларын табып, шуны күтәр,”- дип өйрәтте ул.
Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан, ә артка әйләнеп карасаң, бу еллар да, юллар да ерак түгел кебек. Әле эшләнеп бетмәгән эшләр, ирешелмәгән үрләр күпме! Әле балалар күзендә янучы очкын күпме! Тел дигән бөек серне ачарга, әдәбият дигән матур дөньяда яшәргә өйрәтәсе күпме балалар бар! Бары тик очкыннарны гына вакытында күрә белергә, сүндермәскә тырышырга кирәк!
Тел һәм әдәбият дәресләрендә үземнең максатыма ирешү юлларын эзләгәндә, җирле төбәк компанентыннан еш файдаланам. Күнегүләр, төзегәндә, тестлар чишкәндә, яңа тема өйрәнгән вакытта үз төбәгебез материаллары белән баетылган дәрес җанлырак та, нәтиҗәлерәк тә була. Моның өчен күп еллардан бирле тупланган материалларымны музейга да урнаштырдым. Туган төбәгебез тарихы, Алан авылы шәҗәрәсе, авылыбызның мәгариф тарихы, күренекле шәхесләр хакында язмалар, туган төбәкнең иҗади шәхесләре язган шигырьләр урын алган биредә. Ә безнең төбәкнең иҗади шәхесләре шактый. Бу уңайдан укучыларның да иҗатка битараф булмауларын ассызыклап үтәргә кирәктер. Шигъри җанлы кызлар, егетләр белән төрле конкурсларда катнашабыз, матур гына нәтиҗәләргә дә ирешәбез. Кайбер укучыларыбызның иҗат үрнәкләре төрле җыентыкларда да урын алды. Менә шул укучыларымның матур җөмләләрен, шигъри юлларын да дәресләремдә мисал итеп файдаланам.
Педагогик эшчәнлегем хакында уйланганда, алай зур нәтиҗәләр ясарга алына алмам. Шулай да, укучыларда иҗади фикерләү сәләте үстерү – ул минем төп эш юнәлешем дип әйтә алам. Район һәм Республикада үткәрелүче иҗади бәйгеләрдә укучыларым алган призлы урыннар, “Алтын каләм” фестиваленең беренчесеннән башлап төп призларны минем укучыларым алу – шуны раслаучы дәлил булып тора дип уйлыйм. Ә иң мөһиме: күңелләренә чәчкән шәфкатьлелек, миһербанлык орлыкларының шытым бирүен, укучыларымның тормышта Кеше булуларын күрү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эссе. "Минем педагогик осталыгым"
Минем педагогик осталыгым. Эссе....
Эссе "Минем педагогик осталыгым"
Минем педагогик осталыгым...
Эссе "Минем педагогик осталыгым "
"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...
Эссе «Минем педагогик осталыгым»
Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...
Эссе. Минем педагогик осталыгым
Эш тәҗрибәсенә күзәтү...
Минем педагогик осталыгым
Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....
эссе "Минем педагогик осталыгым"
"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....