Татар мәкальләре һәм әйтемнәре
статья на тему

Бадретдинова Дина Салимовна

Авызыңда кан булса да кеше алдында төкермә. 
Авызы
ң чалыш булса, көзгегә үпкәләмә. 
Авыр тормыш тилмерт
ә, җиңел тормыш тилертә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_mkallre_hm_ytemnre.docx38.32 КБ

Предварительный просмотр:

Татар мәкальләре һәм әйтемнәре 
МӘКАЛЬЛӘР

Авызыңда кан булса да кеше алдында төкермә
Авызы
ң чалыш булса, көзгегә үпкәләмә
Авыр тормыш тилмерт
ә, җиңел тормыш тилертә
Агай-эне тартышы - туй б
үләге ертышы. 
Агач к
үрке - яфрак, адәм күрке - чүпрәк. 
Агыйделне
ң аръягында бер энәгә бер сыер. 
Адым-адым - юл булыр, тамчы-тамчы - к
үл булыр. 
Аерылганны аю ашар, б
үленгәнне бүре ашар. 
Азгын ауга чыкса, артыннан гауга чыгар. 
Азгынга иярг
ән азар, бозгынга ияргән бозылыр. 
Азыклы ат арымас. 
Аккан су юлын табар. 
Акчалыны
ң кулы уйный, акчасызның күзе уйный. 
Акыллы атын мактар, юл
әр хатынын мактар, шыр тиле үзен мактар. 
Акыллыны
ң уендагы акылсызның телендә
Ак эт б
әласе - кара эткә
Ала каргадан алачагы
ң булсын. 
Алдагысын Алла бел
ә
Алдан кычкырган к
әккүкнең башы авырта. 
Алла бу кулы
ңны теге кулыңа мохтаҗ итмәсен. 
Алладан курыкмаганнан курык. 
Алма агачыннан ерак т
өшми. 
Алпарына к
үрә толпары. (алпар - рыцарь) 
Алтмыш к
өн атан булганчы, алты көн бура бул (атан - печкән дөя; бура - айгыр дөя) 
Алтыдагы - алтмышта. 
Алтын - таш, алабута - аш. 
Ана к
үңеле балада, бала күңеле - далада. 
Ана с
өте белән кермәгән тана сөте белән керми. 
Ана суккан
җир тамугта янмас. 
Аптыраган
үрдәк арты белән чума ди. 
Аракы - шайтан сидеге. 
Арба ватылса - утын,
үгез үлсә - ит. 
Арбавын белс
әң, кара елан да карышмый. (арбау - тылсым) 
Ардаксыз кайда да артык. (ардак - кадер) 
Ардаксызны
ң аркасы туза. 
Арык кеше - алчак, базык кеше - басымчак. 
Асылынса
ң асыл агачка асылын. 
Ат азгыны тайга ияр
ә
Аталы бала - ардаклы бала. 
Аталы бала аркалы, ин
әле бала иркәле. 
Атасы юкта улы баштак, анасы юкта кызы баштак. (баштак - башбаштак) 
Ата баласы хата булмас. (атадан бик аермалы булмас) 
Атадан к
үргән ук юнган (инәдән күргән бук юган). 
Атадан ул туса иге, ата юлын куса иге. 
Атай малы - Катай малы. (Катай - сугышта кулга т
өшергән бик зур байлыкларын кәеф-сафага туздырып бетергән борынгы ыру) / Русчалатып "Атай малы - катай!" дип тә әйтәләр. 
Ата йорты саламдыр - салам булса да сарайдыр; кайната йорты кабыктыр - кабык булса да тамугтыр. 
Ата малы - атналык. 
Ат аунаган
җирдә төк кала. 
Ата -
җизнә, ана - казна. 
Ат дагалаганда бака ботын кыстырган ди. 
Ат кешн
әшеп, әдәм сөйләшеп таныша. 
Ат к
үрке - ял, егет күрке - мал. 
Аттан ала да туа, кола да туа. 
Атым юк аранда - кайгым юк буранда. 
Ат яхшысы - арканда, начарлары - тарханда. 
Ахмакны
ң улы булганчы, акыллының колы бул. 
Ач тамагым - тыныч колагым. / Ялгыз башым - тыныч колагым. 
Ач х
әлен тук белмәс. 
Ачны
ң ачуы яман. 
Ашаган белми, тураган бел
ә
Ашаганда колагы
ң селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен. 
Ашаган малда
өмет бар. 
Ашап туймаганны, ялап туймассы
ң
Ашау эшне калдырмый. 
Ашка каршы - аш, ташка каршы - таш. 
Ашлаган
җир аш бирер. 
Ашыккан - ашка пешк
ән. 
Аю “аппагым”, керпе “йомшагым” дип
әйтә ди (баласына). 
Аягы
ң тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми. 
А
ңламый сөйләгән авырмый үләр. 
Байлык с
өйдерер, ярлылык көйдерер. 
Байны
ң эше фәрман белән, ярлыныкы моң-зар белән. 
Бака бакылдап, телч
ән такылдап туймас. 
Бакырны к
үпме ешсаң да алтын булмас. 
Бала - бавыр ите. 
Бала баласы балдан татлы. 
Бала ит
әктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә
Бала к
үздән, адәм сүздән зыянлый. 
Балалы
өй - базар, баласыз өй - мазар. (мазар - зират) 
Баланы бил
әүдән, хатынны тәүдән өйрәт. 
Баласы елак булса, анасы чирак була. (чирак - ныклы) 
Бал “бал” дис
әң бер бетә, бармак тыксаң - гел бетә
Балык башыннан чери. 
Барлы булса
ң - гөл сибәрләр йөзеңә; ярлы булсаң - көл сибәрләр күзеңә
Бар чагында - б
үредәй, юк чагында - шүредәй. 
Батырга да ял кир
әк. 
Батыр ярасыз булмый. 
Батыр яуда сынала. 
Батыр
үлеме - марҗадан. 
Баш ис
ән булса, бүрек табылыр. (яисә: күткә ыштан табылыр) 
Башка килг
ән телдән килә
Башлаган эш - бетк
ән эш. (Ташлаган эш - үткән эш.) 
Башы
ңа төшсә башмакчы булырсың. (башмакчы - мәчет ишек төбендә башмак алып торучы) 
Без капчыкта ятмый. 
Бел
әге бар берне егар, белеме бар меңне егар. 
Белм
әгәннең беләге авыртмый. 
Белм
әү гаеп түгел - белергә теләмәү гаеп. 
Бер бала - ме
ң бәлә
Берег
үдә - бәрәкәт, аерылуда - һәлакәт. 
Бер елга куян тиресе д
ә чыдый. 
Бер елны тартай, бер елны б
үдәнә симерә
Бер казанга ике т
әкә башы сыймый. 
Бер картлыкта - бер яшьлект
ә
Бер киск
ән ипи кире ябышмый. 
Бер кичк
ә - кер мичкә
Бер р
әхмәт мең бәләдән коткара. 
Бер тамакны туйдырмаган ике кул корысын. 
Бер тарыдан ботка пешми. 
Бер тычкак сыер б
өтен көтүне буклый. 
Бер
әйт - берәгәйле әйт. 
Бер
әү өчен берәү - баганага терәү
Бер
әү үлми берәү көн күрми. 
Беренче коймак т
өерле була. 
Бетк
әнне бетерү - савап. 
Бетк
ә үч итеп тунны утка якмыйлар 
Бирим диг
ән колына чыгарып куяр юлына. 
Бит к
үрке - күз, тел күрке - сүз. 
Бишект
әге бишкә төрләнә
Брат братны
ң көтү көткәненә рад. 
Букка тим
ә, сасысы чыгар. 
Букка ярамаган к
өрәк бук көрәргә кирәк. 
Булырдайны
ң бугыннан билгеле. 
Бурдан кала, уттан калмый. 
Бурны
ң бүреге яна. 
Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар. (Г.Тукайдан) 
Б
әхете яман егеткә бидәү хатын тап булыр. (бидәү - бала тапмый торган) 
Б
әхетле чучканың борын очында бук булыр ди. 
Б
үре баласы бүреккә салсаң да урманга карый. 
Б
үре баласын үзе карасын. 
Б
үредән курыккан урманга бармас. 
В
әгъдә - иман. 
Гаеп мулла кызында да була. 
Динд
ә - иман үрнәк, көндә - Иван үрнәк. 
Дус башка, дошман аякка карар. 
Дусны
ң искесе, хатынның яңасы яхшы. 
Дусын дус - ис
әбем дөрес. 
Д
өнья куласа - әйләнә дә бер баса. 
Д
өрес сүзгә җавап юк. / Туры сүзгә җавап юк. 
Д
өя дә бүләк, төймә дә бүләк. 
Д
үрт аяклы ат та абына. 
Егет булса мут булсын, ике к
үзе ут булсын. 
Егет кешег
ә җитмеш төрле һөнәр дә аз. 
Егетлек кадерен карт белер. 
Егет с
үзе бер булыр. 
Егет
әйтер - кыз булсын, кызлар әйтер - үз булсын. 
Еламаган балага ими каптырмыйлар. 
Елан чаккан
җептән куркыр. 
Елыйсы килг
ән бала атасының сакалы белән уйный. 
Еракка яшерс
әң, якыннан алырсың
Ерактагы кояш
җылырак. 
Запас эчне тишми. 
Зыянчы песине
ң күзе елтырый. 
Иелг
ән башны кылыч кисми. 
Ике яхшы дошман булышмас. 
Ик
әү белгәнне ил белә
Ил авызына ил
әк каплап булмый. 
Илг
әзәк бозау ике сыер имә
Илд
ә чыпчык үлми. 
Ил т
өкерсә, күл булыр. 
Илчег
ә үлем юк. 
Имг
әк аяк астында. 
Ир - баш, хатын - муен. 
Ир бирм
әк - җан бирмәк. 
Ир-егетне
ң эчендә җигүле атлар ятыр. 
Иренг
ән ике эшләр, саран ике түләр. 
Ирне ир итк
ән дә хатын, хур иткән дә хатын. 
Ирт
ә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас. 
Ирт
әгәсе өчен ишәк кайгырган. 
Ир у
ңган булса, хатын елдам була. 
Исерекк
ә диңгез тубыктан. 
Искег
ә тисәң, исең китәр. 
Иске я
ңаны саклый. 
Ис
әндә сыйламаган үлгәндә еламый. 
Ис
әр ипкә килмәс. Юләр юньгә килмәс. 
Ит изгелек - к
өт явызлык. 
Ит к
үрмәгәнгә үпкә тансык. 
Ит
әктән төшкәч - җитәккә. (баланың мәшәкате үсә төшү белән бетми) 
Ишле байгыш байны басар. (байгыш - мескен) 
Иясе ыжламый самавыры чыжламый. 
Йомшак агачны корт баса. 
Й
өзгә карап йөз ояла. (бай кырында юмарт кылануга карата) 
Й
өзем суы эчкән - йөз суын түккән. 
Й
өргән аякка җүрмә иярә. (җүрмә - кыска камчы) 
Й
өргән таш шомара, тик яткан таш мүкләнә
Калган эшк
ә кар ява. 
Кал
әм изгегә тартыр. 
Капкан саен кал
җа булмый. 
Кара ипине
җиксенсәң, кара көнгә калырсың. (җиксенү - ялку, өнәмәү
Кар астыннан карга бугы да табылмый. 
Кара халык - кара сарык. 
Карама бел
әкккә - кара йөрәккә
Карап карарбыз, диг
ән ди бер сукыр. 
Карга каргага "й
өзең кара" дигән ди. 
Карга каркылдап кына кар яумый. 
Карга к
үзен карга чукымый. 
Картлык - шатлык т
үгел. 
Кая барса
ң да кара сакалың артыңнан калмый. 
Кем арбасына утырса
ң, шуның җырын җырларсың
Кемне
ң кулында - шуның авызында. 
Кем эшл
әми - шул ашамый. 
Керере
ңнән алда чыгарыңны уйла. 
Кер
әшеннең акылы - керәле дә чыгалы. 
Кеше булган кешене
ң һәр нәрсәдә эше бар. 
Кешег
ә баз казыма - үзең төшәрсең
Кешег
ә калган көнең - караңгы төнең
Кешег
ә ышанма, бозга таянма. 
Кеше к
үңеле пыяла, нык кагылсаң уала. 
Кешене ты
ңла, үзеңнекен эшлә
Кеше с
үзе кеше үтерә. / Кешенең бер сүзе кеше үтерә
Кеше тычты - к
үтем кызды. 
Кеше х
әлен кеше белми, үз башына төшмәсә
Киен
ә белми киенгән - оят җире күренгән. 
Китап - белем чишм
әсе. 
Китк
ән кыздан пумала курка. (алып китәр дип) 
Кия
үдән кайткан кыз кайта килгән яудан яман. (кайта - кабат) 
Ки
ңәшле эш таркалмас. 
Коега т
өкермә, суын үзең эчәрсең
Корал эшл
әр, ир мактаныр. 
Коры кашык авыз ерта. 
Кул кулны юа, кул битне юа. 
Кунак - ху
җаның ишәге. (хуҗа ни әйтсә шул) 
Кунак ашы - кара-каршы. 
Кунак булса
ң, тыйнак бул. (килә белсәң китә бел) 
Кунакта яхшы,
өйдә биш битәр. 
Курыкканга куш к
үренә
Курыкканны эт абалый. 
Кыз баланы
ң абруе кыл өстендә, кылдан төшсә - юл өстендә
Кыз, кымыз, кубыз - шайтанга
өч кулавыз. (кулавыз - арадашчы) 
Кыз мактала эш бел
ән, түгел энҗе теш белән. 
Кызны
ң яры кырыктыр, ише чыкса юлыктыр. 
Кырык мирне
ң көен көйләгәннән бер арбаның чөен чөйләгәнең артык. 
Кырык эт арасында бер этне
ң койрыгы бот арасында. 
Кыскалыкта - осталык. 
Кы
ңгыр эш кырык елдан соң да беленер. 
К
әҗә дә мал, баҗа да туган. (яисә: Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел.) 
К
әҗәсе түгел - мәзәге кыйбат. 
К
өзге катык, көмеш кашык - кызым белән киявемә; язгы катык, ярык кашык - улым белән киленемә
К
өлке көлә килә - артыннан куа килә
К
өн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр. 
К
өнче көн күрмәс. 
К
өчек булсаң да кечек булма. 
К
өчең барда эшлә, тешең барда тешлә
К
өчленеке закон. 
К
өчле яман түгел - үчле яман. 
К
үздән ерак - күңелдән ерак. 
К
үз курка - кул йолка. 
К
үл болганыр - бер тонар, ил болганыр - бер тынар. 
К
үп йөрегән ни белер? Күп укыган - шул белер. 
К
үп кызлы йортта су булмас. 
К
үп сүз бозау имезә, күткә таяк тигезә. / Күп сүз - юк сүз. 
К
үпкә китсә бал да ачы. 
К
үпне белсәң, тиз картаерсың
К
үпне теләсәң, аздан коры калырсың
К
үрәчәгең булса, күркә талап үтерер. 
К
үрәчәкне күрми гүргә кереп булмый. 
К
үрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә
К
үрше ашы - күңел хушы. 
К
үрше хакы - Алла хакы. 
К
үршенең тавыгы да күркә булып күренә
К
үршенең теле шеште - бәләсе безгә төште. 
К
үңел күзең күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге. 
Май ашаган карга да кышлый, бук ашаган карга да кышлый. 
Майда туны
ң калдырма. 
Майламаса
ң таба купмый. 
Май ч
үлмәге тышыннан билгеле. 
Мактанчыкны
ң арты ачык. 
Мал да ашаган
җиренә кайта. 
Мал иясен
ә охшар. 
Малы
ң булса - көтүче, җөнең булса - тетүче табылыр. 
Машина
җитә әдәм башына. 
Матурлык туйда кир
әк, акыл көн дә кирәк. 
Мор
җаң кыек булса да төтене туры чыксын. 
Мулласы нинди - м
әхәлләсе шундый. 
Мулла янында мулла бул, юрга янында юрга бул. 
Мулла
әйткәнне кыл, кылганны кылма. 
Нечк
ә билле эшкә җилле. 
Ни ч
әчсәң, шуны урырсың
Ният итк
ән - морадына җиткән. 
Нужа калач ашата. (ягъни нужа к
үрми калач ашамыйсың) / Нужа печән ашата. (ягъни шул хәлгә дә җиткерә
Олы йортка ни кир
әк - кечесенә шул кирәк. 
Олы кеше - солы т
өше. 
Оста барда кулы
ңны тый, чәчән барда телеңне тый. 
Очкыннан ялкын кабына. 
Оясында ни булса, очкынында шул булыр. 
Пешк
әнче көтсәң, төшкәнче дә көт. (яки: Пешкәнче көткән - төшкәнче көтмәгән) 
Сабанда сайрашмаса
ң, ындырда ыңгырашырсың
Сабыр итк
ән - морадына җиткән. 
Сабыр т
өбе сары алтын. 
Сакал агармый акыл керми. 
Сакланганны саклармын, диг
ән ходай. 
Сакны
ң сагы ятар, саксызның башы ятар. 
Санаулы к
өн тиз үтә
Сантыйга акыл кир
әкми. 
Саулык - и
ң зур байлык / Саулыгым - байлыгым. 
Сере
ңне ачма дустыңа - дустың сөйләр дустына. 
Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра. 
Син д
ә мулла, мин дә мулла - атка печән кем сала? 
Солсыз сапка сылтар. 
Сукыр к
үп күрер, саңгырау күп ишетер. 
Сукырны
ң теләгәне - ике күз. 
Сукыр тавыкка бар да бодай. 
Сыер дуласа аттан яман. 
Сыерны
ң сөте - телендә
Сыйлаганда су эч. 
Сыйламага сые
ң булмаса, сыйпамага телең булсын. 
Сыйлы кунак - сыенда, сые бетк
әч - өендә
Сыйлы к
өнең - сыер. 
С
әбәпсез яфрак та селкенми. 
С
өзгәк сыерга ходай мөгез бирми. 
С
өйдергән дә тел, көйдергән дә тел. 
С
өйләшә белмәгән авыздан тыча белгән күт яхшы. 
С
өймәгәнгә сөйкәлмә
С
үзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын. 
С
үтек ертыктан көлгән ди. 
Тавык т
өшенә тары керә, ашамаса - тагы керә
Тазны
ң тазы бетсә дә, табы бетми. 
Таз таранганчы туй таралыр. 
Тамак тамугка керт
ә
Тамугка к
үнеккән оҗмахка чыдамас. 
Тамчы тама-тама таш тиш
ә
Тартай теленн
ән табар. 
Татар акылы т
өштән соң
Татар бар
җирдә хәтәр бар. 
Татарга тылмач кир
әкми. 
Татар т
үрә булса, чабатасын түргә элә. (тупас гадәтләрен калдырмый) 
Тау бел
ән тау гына очрашмый. 
Ташны
ң олысын дус ташлый. 
Таяк ике башлы. 
Тели белс
әң - теләк, тели белмәсәң - имгәк. 
Терел
әрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел. 
Терс
әкне тешләп булмый. 
Тиле тикк
ә кызыгыр. 
Тиле “тиле” диг
ән саен тигәнәк буе сикерә
Тимерне кызуында сук. 
Тимер тоткан тилмерм
әс. 
Тишекле таш
җирдә ятмас. (ир табылыр) 
Тозсызны к
үзсез дә сизә
Тормыш ул - яши белс
әң кубыз кебек, белмәсәң - дуңгыз кебек. 
Тотылмаган - бур т
үгел. 
Туган
җирдән туйган җир яхшы. 
Туйга барса
ң туеп бар. 
Туйда тукмак та бии. 
Туй
үпкәсез булмый. 
Турысын
әйткән - туганына ярамаган. 
Туры с
үзгә җавап юк. 
Тыйнаксызны
ң эше дә җыйнаксыз. 
Тырышкан табар, ташка кадак кагар. 
Тычканга -
үлем, песигә - көлке. 
Т
әбәнәк агач ботакка бетәр. 
Т
әвәккәл таш яра. 
Т
өлкенеке төнлә торган ди... (вакытсыз эш кузгатуга карата) 
Уенга алданып туемнан калма. (туем - ашау, туклану) 
Уеннан уймак чыга. 
Уе
ңны уйдырып әйт. 
Узган гомер кире кайтмый сулар
үргә акса да. 
Уйнап
әйтсәң дә уйлап әйт. 
Укыган кеше - чукынган кеше. 
Уку - эн
ә белән кое казу. 
Улым, си
ңа әйтәм - киленем, син тыңла. 
Унга бар - у
ңганчы бар. 
Урау булса да юл яхшы (шадра булса да кыз яхшы). 
Уртак малны эт
җыймас. (җыймас - ашамас). 
Урыс баеса - чирк
әү сала, татар баеса - хатын ала. 
Урысны
ң “уже” дигәне - утыз көн. 
Усал булса
ң асарлар, юаш булсаң басарлар. 
Утсыз т
өтен булмый. 
Утыз улы
ң булганчы, усырак ирең булсачы. 
Хаклык с
өйгәнне халык сөймәс. [басым соңгы сүздә
Халык
әйтсә хак әйтер. 
Харам килг
ән әрәм китәр. 
Хатын-кызга акыл кырыктан со
ң керә
Хатын-кызны
ң чәче озын, акылы кыска. 
Хатыны юкны
ң якыны юк. 
Хезм
әтенә күрә хөрмәте. 
Хисаплыны
ң малы исәпле. 
Ходай б
үрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә ди. 
Ху
җасы тарсынса, кунагы тартыныр. 
Х
әерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый. 
Х
әерчегә җил каршы. 
Х
әерченең акчасы әтәч булып кычкыра. 
Х
әйләсез дөнья файдасыз. 
Х
әрәкәттә - бәрәкәт. 
Чакырган
җиргә бар, куган җирдән кит. 
Чакырган
җиргә бармасаң, чакыруга зар булырсың
Чебен дулап т
әрәзә ватмый. 
Чил
әгенә күрә капкачы. 
Чирен яшерг
ән - үлгән, бурычын яшергән - бөлгән. 
Чир кит
ә - гадәт кала. 
Чит илд
ә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул. 
Читне макта - иле
ңдә тор. (Шәһәрне макта - авылда тор.) 
Чыбыкны пеше чакта б
өгәләр. 
Чыкмаган
җанда өмет бар. 
Чынлап еласа
ң, сукыр күздән дә яшь чыга. 
Ч
үбек чәйнәп май чыкмас. 
Ырдыкныкы - шырдыкка. (
җиңел килгән малны юк-барга туздыру тур.) 
Ыспай ялтырар, эчт
ән калтырар. 
Эт авызыннан с
өяк алып булмый. ("Алырсың, эт авызыннан сөяк!") 
Эт котырса, т
өнгә табан. 
Эт к
үңеле - бер сөяк. 
Эт оясында к
өчле. 
Этсез куян тотып булмый. 
Эт симерс
ә иясен тешли. 
Эт талашмый кавышмый. 
Эт тапса - аеры ашар, егет тапса - берг
ә ашар. 
Эт чаба дип бет чаба. 
Эт - этк
ә, эт - койрыкка. 
Эт этлеген ит
әр. 
Эт эчен
ә сары май килешми. 
Эт
өрер - бүре йөрер. 
Эше барны
ң ашы бар. 
Эшлег
ә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми. 
Эшл
әгәнең кеше өчен булса - өйрәнгәнең үзең өчен. 
Эшл
әмәсәң эш көне - ни ашарсың кыш көне? (колхоз мәкале) 
Эшч
ән бәхетен эшендә күрер, ялкау бәхетен төшендә күрер. 
Эшч
әнгә эш язган. 
Эшч
ән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар. 
Юаштан юан чыга. 
Югарыга карап фикер ит, т
үбәнгә карап шөкер ит. 
Юл азабы - г
үр газабы. 
Юлга чыкса
ң юлдашың үзеңнән яхшы булсын. 
Юлдан алда юлчы,
өйдән алда күрше белеш. 
Юлчыга янчык та авыр. 
Юл
әр белән тапма да, өләшмә дә
Юл
әр "җиңдем" диер, акыллы "юл куйдым" диер. 
Юрганы
ңа күрә аягыңны сузасың
Ябага тайны хурлама - язга чыкса ат булыр. 
Язгы к
өн ел туйдыра. 
Язмыштан узмыш юк. 
Ялагай ялап туеныр. 
Ялгыз башка кайда да бер - та
ң ата да кич була. 
Ялгыз башым - тыныч колагым. / Ач тамагым - тыныч колагым. 
Ялгыз кеше - ялсыз кеше. 
Яман кыздан яу биз
әр. (яу - яучылар, димчеләр.) 
Яманнан ярты кашык (аш кала ди т
әлинкә төбендә). 
Ямьле булса да торган
җир, сагындыра туган җир. 
Яратуга тарыма, тарыса
ң арыма. 
Ярлы башым -
әрле башым. 
Ярлы бурлыкка чыкса, ай болыттан чыга. 
Ярлы кешене
ң акчасын яман товар бетерә
Ярлы кеше яманыр, яманыр да куаныр. 
Ятып калганчы, атып кал. 
Ят ярлыкамый,
үз үтерми. 
Яудан со
ң батыр күбәя. 
Яше
ң җитмеш - эшең бетмеш. 
Яхшы башын и
ңкәйтер, яман артын туңкайтыр. 
Яхшы булса
ң сөярләр, яман булсаң төярләр 
Яхшылыкка яхшылык -
һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык - ир кешенең эшедер. 
Яхшы с
үз - җан азыгы, яман сүз - баш казыгы. 
Яше
ң җитсә кырыкка, артың китә шырыкка. 
Я
ңагының алына карама - атасының малына кара. 
Я
ңа себерке шәп себерә
Я
ңгыр - бай йөрәген яндыр. 
Я
ңгыр яуса - ялкауга ял. 
Әйткән сүз - аткан ук. 
Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз. 
Әләк төбе - һәлак. 
Әҗәлдән дару юк. 
Өе биек - өйрәсе сыек. 
Өеңдәген күршедән сора. 
Өй дәрте - дию дәрте. 
Өйләнмәгән егеткә ни кылса да килешә
Өй салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы. (чутлау - стенаны юнып тигезләү
Өй эчендә ничәүсең - бер-береңә мичәүсең
Өлеше барның өмете бар. 
Өләшчегә - өч өлеш. 
Өметсез - бер шайтан ди. 
Өндәүле кунак мендәрле, өндәүсез кунак өнәмсез. (өндәүле(сез) - чакырулы(сыз)) 
Өсәккә кермәгән исәпкә керми. 
Өч тиенлек куян - биш тиенлек зыян. 
Үги үз булмас. 
Үз агасын агаламаган кеше агасын агаламас. 
Үз күлмәгем үземә якын. 
Үзе егылган еламас. 
Үзе юкның күзе юк. 
Үзеңә тимәгән елан мең яшәсен. 
Үзеңнеке - үзәктә
Үксез бозау асрасаң - авызың-борының май итәр; үксез бала асрасаң - авызың-борының кан итәр. 
Үлгән артыннан үлеп булмый. 
Үлгән сыер сөтле була. 
Үлгәч тә өч көнлек эш кала. 
Үләттән калсаң да [калган булсаң да] рәттән калма. 
Үлә яткан арысланның бер сарыклык көче бар. 
Үпкән-кочкан - җилгә очкан. (яшьлек мавыгулары тур.) 
Үткән эшкә - салават. / Үткән эштән төш яхшы. 
Җан биргәнгә юнь биргән. 
Җан җәннәт тели - гөнаһ җибәрми. 
Җан тартмаса, кан тарта. 
Җаны теләгән - җылан ите ашаган. 
Җете кызыл тиз уңа. 
Җиде кат үлчә, бер кат кис. 
Җил агач башыннан, бәлә әдәм башыннан йөри. (сайлап килми) 
Җир астыннан юл булмас. (үлгәнче күрешеп калырга) 
Җот кешегә кот кунмас. (җот - ашауга комсыз) 
Җылыга җылан ияләшә
Җылы сөяк сындырмый, суык җанны тындырмый. 
Җылы сүз җан эретә
Җырның җыртыгы юк. (җырның эчтәлеге җырлаучыга кагылмый) 
Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре. 
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы.

«  Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләре...

Әйтемнәр һәм фразалар

Әйтемнәр һәм фразалар...

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Татар халык мәкальләре

Н.Исәнбәт "Татар халык мәкальләре"...

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...

Мәкаль һәм әйтемнәр.

Мәкаль һәм әйтемнәр...