Фразеологик әйтелмәләр
рабочая программа (5 класс) на тему
Рус һәм татар телендә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен аңлату.Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип аталуын, фразеологик бөтеннәрнең (күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмичә, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүен аңлау.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
frazeologik_ytelmlr.doc | 82.5 КБ |
frazeologik_ytelmlr.ppt | 1.12 МБ |
test_frazeologik_ytelmlr.docx | 15.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Предмет: татар теле
Тема: Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә Класс: 5
Планлаштырган нәтиҗә:
1. Метапредмет: Рус һәм татар телендә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен аңлату.
2. Предмет: Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип аталуын, фразеологик бөтеннәрнең (күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмичә, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүен аңлау.
3.Шәхескә кагылышлы: Телнең серләренә төшенү теләге булдыру.
Максат:
1) белем бирү: фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә бирү; ирекле һәм тотрыклы сүзтезмәләр арасындагы аерманы билгеләү; татар һәм рус теле грамматикасын чагыштырырга өйрәтү; 2) күнекмәләр булдыру: фразеологизмнарны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәсе формалаштыру; 3) тәрбия бирү: укучыларда дөрес сөйләм һәм әхлаклылык тәрбияләү; бердәм эшләү күнекмәләрен үстерү.
Материал: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек: Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов.
Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2002. -110-113 нче битләр; Г.Р. Галиуллина. Татар теле. Лексикология.-Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы битләр.
Җиһазлау: Л.К.Байрамова “Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь”.-Казан: ТКН, 1991; Н.Исәнбәт. “Фразеологизмнар сүзлеге”.-Казан: ТКН,1990;
“Фразеологик әйтелмәләр” дигән презентация; ноутбук, проектор.
Дәрес тибы: катнаш.
Методлар: эзләнү. Алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, аңлатмалы сөйләү, дәреслек белән эшләү. Педагогик технология: компьютер технологиясе. Дәрес барышы.
I. Оештыру. 1.Уңай психологик халәт тудыру. Укытучы: -Кәефләрегез ничек?
Укучылар: -Кояшлы иртә кебек.
Туган телне,татар телен
Өйрәнергә дип килдек.
-Укучылар,хәзер бер-беребезгә елмаеп,дәресебезне башлыйк, мин дә сезгә үземнең елмаюымны бүләк итәм.
2.Актуальләштерү:
- Дәресебезне һәрвакыттагыча Мозговой штурм (ми штурмы) сингапурча...
башлап китик әле:
- Без тел белеменең нинди бүлеген өйрәнәбез?
- Лексикология.
- Ул нәрсәне өйрәнә?
- -Сүзнең мәгънәсен.
- Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе дип нинди сүзләргә әйтәбез?
- Укучы кагыйдәне әйтә.Турыдан-туры мәгънә белдергән сүзләр туры мәгънәле, үзләренә охшаш өчен икенче мәгънә ачыклаучылар күчерелмә мәгънәле дип аталалар.
3.Яңа төшенчә бирү.ГКФ-грамматик күнекмәләрне формалаштыру.
Фразеологизмнар кергән өзекләр укыла(1 слайд)
1.Мәктәптә дә, өйдә дә
Күрше кызы Зилә дә
Һаман мине тиргиләр,
“Трай тибәсең”,-диләр.(Г.Морат)
2.И каен ла, җырлый белмим,
Көем чыкмый-көйләсәм.
-Колагына аю баскан,-
Дип үрти мине Ләйсән.(Г.Морат)
3. Кыш үзен күрсәтә!
Күр, ничек гайрәт чәчә! (Г.Хәсәнов)
Укытучы. Укучылар, 4 нче слайдта бирелгән җөмләләргә игътибар итик. Иң элек җөмләләрне укыйбыз, туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне билгелибез, мәгънәләрен аңлатабыз.
1.Бакчада кәкре каен үсә. | 1.Җитмәсә,әлеге адәм кәкре каенга терәтеп китте. |
2.Безнең бозауның мөгезе чыкты инде. | 2.Тотасың да үзеңчә бер мөгез чыгара башлыйсың. |
3.Күз бәйләнгән килеш уенчыкларны кисеп төшерергә кирәк иде. | 3.Мин урман авызына кергәндә күз бәйләнеп өлгергән иде инде. |
(Укучылар икенче яктагы сүзләрнең туры мәгънәсен бер сүз белән әйтә баралар.) 4 нче слайд
Укучы. Кәкре каенга терәтү-алдалау, мөгез чыгару-ялганлау, күз бәйләнү-күрмәү.
Укытучы. Укучылар, бу сүзләр сүзтезмәләргә охшаганмы? Укучы. Әйе, сүзләр сүзтезмәләргә охшаганнар. Укытучы. Ә кайсы ягы белән алар аерылып торалар ? Аларны аерым кисәкләргә таркатып буламы ?
Укучы. Бу сүзләр аерылып торалар, чөнки алар күчерелмә мәгънәдә килгәннәр,бер сүз белән әйтеп була. Әмма аерым кисәкләргә таркатып булмый. Укытучы. Димәк, бүгенге дәрестә күчерелмә мәгънәгә ия булган,таркалмый торган сүзтезмә-фразеологик әйтелмә турында төшенчә алырбыз.Шулай ук дәресебезнең темасы да шушы булачак.(7-11 нче слайдлар күрсәтелә).Максаты: фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә бирү; аларны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәсе формалаштыру; халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр аша әхлаклылык тәрбияләү. Укучылар, фразеологик әйтелмәләр ничә сүздән тора ала? Укучы. Фразеологик әйтелмәләр ике яки берничә сүздән тора.( 5 нче слайдта күрсәтелә). Укытучы. Әйе, дөрес. Шулай ук аларны ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый, чөнки сүзтезмәләр составындагы сүзләрне алыштырырга мөмкин. Мәсәлән, югары очу. Ә фразеологизмнарның мәгънәсе компонентларының суммасына тигез була алмый: кот очу-курку. Димәк,фразеологик әйтелмәләр дип нәрсә аталды?
Укучы. Күчерелмә мәгънәгә ия булган, таркалмый торган сүзтезмә- фразеологик әйтелмә дип атала. Укытучы. Укучылар, фразеологик әйтелмәләрнең тәрҗемәсен чагыштырыйк.14 нче слайдта бирелгән тәрҗемәгә игътибар итик һәм нәтиҗә ясыйк.
борын төбендә генә- под носом; колагын торгызу- навострить уши; бармак аша карау- смотреть сквозь пальцы.
Укучылар, төрле телләрдә фразеологизмнар күп очракта охшаш булалармы? Аларның телдә нинди әһәмияте бар?
Укучы. Төрле телләрдә фразеологик әйтелмәләр охшаш булалар, алар сөйләмебезне матурлыйлар. Укытучы. Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен һәм тәрҗемәсен аерым сүзлекләрдән карап белергә мөмкин. (Сүзлекләр белән таныштырыла.) Ә хәзер фразеологик әйтелмәнең моделен төзик. Фразеологик әйтелмәләр
Ике яки берничә сүздән торган сүзтезмә; | Бер мәгънәдә булалар; | Башка сүз белән алыштырып була; | Телдә үзгәрешсез яшиләр; | Күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар. |
Укучылар, модель буенча кагыйдәне әйтәбез. (Берничә укучы кагыйдәне әйтә.)
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. ЛКФ.-лексик күнекмәләрне формалаштыру.
1. Бирем. Дәфтәрдә эш.Рәсемнәрдә бирелгән фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен бер сүз белән язарга. (Рәсемнәр һәм фразеологик әйтелмәләр 12-15 нче слайдларда бирелә.) Соңыннан җөмләләр төзергә (вариантлап), сыйныф белән бергә тикшерү.
эт белән мәче шикелле; араларыннан су да үтми;
борын салындыру;
куллары алтын;
алма төшәр урын юк. 2.Физкультминут. (16 нчы слайд.) Апрель
Гөрләвекләр агалар, (утырган килеш
Күктән кояш елмая. кулларны як-якка җәяләр)
Каңгылдашып, торналар
Тезелеп үтте бая. (очу хәрәкәтләре ясыйлар)
Инешләрдә коена
Канатланып үрдәк, каз. (чумалар, йөзәләр)
Җирне яшәртеп, безгэ (кул чабалар)
Гөлләр алып килә яз.
3. Карточкалар белән иҗади эш. Фразеологик әйтелмәнең дөрес мәгънәсен табып, бер сүз белән язарга. (17 нче слайд.)
сүз кату- эндәшү сүз көрәштерү- бәхәсләшү;
сүзен кисү-- сүз төгәлләнмичә калу;
сүз кайтару-җавап бирү
сүзсез калу- эндәшмәү
сүзне үлчәп сөйләү- уйлап сөйләү
4.Дәреслек белән эш.279 нчы күнегү -телдән
5.Тест.
1. Баш әйләнә -
А) голова идет кругом;
Б) даю голову на отсечение;
В) ломать голову.
2. Кулга кул тотынып –
А) горит в руках;
Б) сидеть сложа руки;
В)рука об руку.
3. Борын салындыру-
А) задирать нос;
Б) вешать нос;
В) зарубить на носу.
4. Авызына су капкан –
А) воды не замутить;
Б) воды в рот набрал;
В) водой не разольешь.
5. Йөрәк туктап калу –
А) сердце не лежит;
Б) с легким сердцем;
В) сердце замирает.
6.Уртак тел табу –
а) распускать язык;
б) тянуть за язык;
в) найти общий язык V. Йомгаклау. 1.Дәрескә нәтиҗә ясау. Рефлексия. Укытучы. Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек? (Укучы дәрес башыннан эшләнгән эшне санап чыга һәм нәтиҗә ясый.) Фразеологизмнар дип нәрсә аталды? Аларның сүзтезмәдән аермасы нәрсәдә? Фразеологик әйтелмәләрнең телдә нинди әһәмияте бар? 2.Билгеләр кую. VI.Өйгә эш:
1. 280 нче күнегү.”Тукай һәм Сәйдәш” текстыннан фразеологизмнарны сайлап алып язарга (мәҗбүри) . 2. Г.Тукай шигырьләреннән 5 өзек язарга (ярым иҗади). (Мәсәлән: Урманда кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. (Г.Тукай)) 3. Фразеологизмнарны кертеп, әкият язарга. (иҗади)
“Фразеологизмнар турында төшенчә” темасы буенча 5 нче сыйныфта татар теленнән дәрес проекты
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Методик комментарияләр |
I. Оештыру өлеше. | 1.Исәнләшү. 2.Уңай психологик халәт тудыру. 3.Дәрескә әзерлек не тикшерү. | Укучылар исәнләшәләр, дежур укучы көн һәм атна исемен,сыйныфта булмаучыларны әйтә. | Психологик халәт тудыру. |
II.Актуальләштерү. | 1.Неологизмнар турында искә төшерү. 2.Өй эшенең өч вариантын да тикшерү. | 1.Заман белән барлыкка килгән яңа сүзләрне неологизмнар дип атыйлар. 2.Җөмләләрне укыйлар,башват кычларны чишә ләр,әкиятне сөйли ләр. | Алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү. Иҗадилыкны үстерү. |
III. Рефлексия. | 1.3 нче слайдта бирелгән җөмләлә рдән туры һәм күч ерелмә мәгънәдәге сүзләрне билгеләтү. | 1.Күчерелмә мәгъ нәдәге сүзләрне язып алалар, бер сүз белән әйтәләр.
| Логик фикерләүне үстерү. |
IV. Теманы, максат ны хәбәр итү. | Проблемалы сорау лар нигезендә дәре снең темасын, мак сатын хәбәр итү. (1,2 нче слайдлар) | Әйтелгән сорау лар ярдәмендә дәреснең темасын әйтәләр. | Аңлылык формалаштыру. |
V. Яңа материал буенча эш. | 1.Фразеологик әйтелмә турында төшенчә бирү. (4,5 нче слайдлар) 2.Сүзтезмә һәм фразеологик әйтелмә арасындагы аерманы билгеләү. (12 нче слайд) 3.Фразеологизмнарны тәрҗемә итү үзенчәлегенә белеш мә бирү. (14 нче слайд) 4.Фразеологик әйтел мәләрнең моделен төзү һәм кагыйдәне әйттерү. | Укучылар сораул арга җавап бирәл әр. Укучылар белән диалог алып бары ла. | Укытучы тараф ыннан яңа мате риал аңлатуы. Фикерләү сәләт ен үстерү. |
VI.Физкультминут. | 1.Уңга, сулга борылу. 2.Бер алга, бер артка атлап тору. 3.Чүгәләп утыру. 4.Басу. 5.Чүгәләү. ( 11 нче слайд) | Гәүдәгә гимнасти ка ясау. | Гәүдәне ял итте рү. |
VII. Белем һәм күн екмәләрне ныгыту. | 1.Дәреслек белән эшләү. (226, 229 нчы күнегүләр-телдән, 225, 227 нче күнегүләрне язмача эшләтү) 2. Бирем буенча эш. Рәсемнәрдә бирелгән фразеологик әйтелмә ләрнең мәгънәләрен бер сүз белән яздыру. (Рәсемнәр һәм фразеологик әйтелмәләр 6,7,8,9,10 нчы слайдларда) 3. Карточкалар белән иҗади эш. Фразеологик әйтелмә нең дөрес мәгънәсен таптыру, бер сүз белән яздыру һәм рус теленә тәрҗемә иттерү. (13,15 нче слайдлар) | 1.Җөмләләрне ук ыйлар һәм фразео логик әйтелмә ләрне табалар, тәрҗемә итәләр. 2.Укучылар такта га яза баралар. 3.Укучылар ике төркемдә эшли ләр.
| Фикерләү сәләт ен үстерү. Төркемнәрдә эш ләү. |
VIII. Йомгаклау. | Дәрескә нәтиҗә ясау. 1.Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек? 2.Фразеологизмнар дип нәрсә аталды? Аларның сүзтезмәдән аермасы нәрсәдә? Фразеологик әйтелмә ләрнең телдә нинди әһәмияте бар? Мисал лар китерегез. | 1.Бер укучы дәрес тә эшләнгән эшне санап чыга. 2.Укучылар сорау ларга җавап бирә ләр, мисаллар кит ерәләр. | Укучылар белән әңгәмә үткәрү. Практик яктан үз енең белемен кул лана белү. |
IX. Өйгә эш бирү. | Өй эшен 3 вариантта бирү. 1.228 нче күнегү, язм ача. 2.Фразеологизмнар кулланып, 6 җөмлә уйлап язарга, мәгънә ләрен аңлатырга. 3.Фразеологизмнарны кертеп, әкият язарга. | Укучылар өй эш ен көндәлеккә яза лар, өй эшенең төрен сайлыйлар. | Иҗадилыкны үст ерү. |
Файдаланылган әдәбият.
1. Г.Р. Галиуллина. Татар теле. Лексикология.-Казан: Мәгариф, 2007.- 58 б.
2. М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2002. -110 б.
3. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек.-Казан: Мәгариф, 2009.-99 б. 4. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары.-Казан: Мәгариф, 2010. 5. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Трай тибәсең Колагына аю баскан Гайрәт чәчә
Гайрәт чәчә-дулый Трай тибәсең- эшсез Колагына аю баскан-көйсез
Ба кчада кәкре каен үсә. Безнең бозауның мөгезе чыкты инде. Күз бәйләнгән килеш уенчыкларны кисеп төшерергә кирәк иде. 1. Җитмәсә, әлеге адәм кәкре каенга терәтеп китте. (Ф. Х.) 2.Тотасың да үзенчә бер мөгез чыгара башлыйсың. (Ә. Ф.) 3.Мин урман авызына кергәндә күз бәйләнеп өлгергән иде инде. (Г. Б.)
Күчерелмә мәг ъ нәгә ия булган, таркалмый торган сүзтезмә – фразеологик әйтелмә дип атала.
Максат 1) белем бирү: фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә бирү; ирекле һәм тотрыклы сүзтезмәләр арасындагы аерманы билгеләү; татар һәм рус теле грамматикасын чагыштырырга өйрәтү; 2) күнекмәләр булдыру: фразеологизмнарны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәсе формалаштыру; 3) тәрбия бирү: укучыларда дөрес сөйләм һәм әхлаклылык тәрбияләү; бердәм эшләү күнекмәләрен үстерү.
Фразеологик әйтелмәләр ике яки берничә сүздән тора.
Фразеологик әйтелмәләрне башка бер сүз белән алыштыру мөмкин.
Мәсәлән: Кот очу – курку; Авыз еру – көлү; Кесәсе калын – бай; Карт төлке – хәйләкәр.
Төрле телләрдә фразеологизмнар күп очракта охшаш булалар. Борын төбендә генә - под носом; Колагын торгызу – навострить уши; Бармак аша карау – смотреть сквозь пальцы.
Эт белән мәче шикелле
Араларыннан су да үтми .
Куллары алтын Борын салындыру
Алма төшәр урын юк
Ял минуты Апрель Гөрләвекләр агалар, Күктән кояш елмая. Каңгылдашып, торналар Тезелеп үтте бая. Инешләрдә коена Канатланып үрдәк, каз. Җирне яшәртеп, безгэ Гөлләр алып килә яз.
Сүз кату Сүз көрәштерү Сүзен кисү Сүз кайтару Сүзсез калу Сүзне үлчәп сөйләү бәхәсләшү эндәшү җавап бирү сүз төгәлләнмичә калу Уйлап сөйләү эндәшмәү Урынын тап!
ТЕСТ 1. Баш әйләнә - А ) голова идет кругом; Б) даю голову на отсечение; В) ломать голову. 2. Кулга кул тотынып – А) горит в руках; Б) сидеть сложа руки; В)рука об руку. 3. Борын салындыру - А) задирать нос; Б) вешать нос; В) зарубить на носу. 4. Авызына су капкан – А) воды не замутить; Б) воды в рот набрал; В) водой не разольешь. 5 . Йөрәк туктап калу – А) сердце не лежит; Б) с легким сердцем; В) сердце замирает. 6. Уртак тел табу – а) распускать язык; б) тянуть за язык; в) найти общий язык
280 нче күнегү.”Тукай һәм Сәйдәш” текстыннан фразеологизмнарны сайлап алып язарга (мәҗбүри). Г.Тукай шигырьләреннән 5 өзек язарга (ярым иҗади). 3.Фразеологизмнарны кертеп, әкият язарга. (иҗади)
Предварительный просмотр:
Тест. Тест. 1. Баш әйләнә -
А) голова идет кругом;
Б) даю голову на отсечение;
В) ломать голову.
2. Кулга кул тотынып –
А) горит в руках;
Б) сидеть сложа руки;
В)рука об руку.
3. Борын салындыру-
А) задирать нос;
Б) вешать нос;
В) зарубить на носу.
4. Авызына су капкан –
А) воды не замутить;
Б) воды в рот набрал;
В) водой не разольешь.
5. Йөрәк туктап калу –
А) сердце не лежит;
Б) с легким сердцем;
В) сердце замирает.
6.Уртак тел табу –
а) распускать язык;
б) тянуть за язык;
в) найти общий язык
Тест.
1. Баш әйләнә -
А) голова идет кругом;
Б) даю голову на отсечение;
В) ломать голову.
2. Кулга кул тотынып –
А) горит в руках;
Б) сидеть сложа руки;
В)рука об руку.
3. Борын салындыру-
А) задирать нос;
Б) вешать нос;
В) зарубить на носу.
4. Авызына су капкан –
А) воды не замутить;
Б) воды в рот набрал;
В) водой не разольешь.
5. Йөрәк туктап калу –
А) сердце не лежит;
Б) с легким сердцем;
В) сердце замирает.
6.Уртак тел табу –
а) распускать язык;
б) тянуть за язык;
в) найти общий язык.
1. Баш әйләнә -
А) голова идет кругом;
Б) даю голову на отсечение;
В) ломать голову.
2. Кулга кул тотынып –
А) горит в руках;
Б) сидеть сложа руки;
В)рука об руку.
3. Борын салындыру-
А) задирать нос;
Б) вешать нос;
В) зарубить на носу.
4. Авызына су капкан –
А) воды не замутить;
Б) воды в рот набрал;
В) водой не разольешь.
5. Йөрәк туктап калу –
А) сердце не лежит;
Б) с легким сердцем;
В) сердце замирает.
6.Уртак тел табу –
а) распускать язык;
б) тянуть за язык;
в) найти общий язык.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү
Тема:Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү. Теманың...
Фразеологик әйтелмәләр
Тема: Фразеологик әйтелмәләр.Максат : 1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү. 2. Укучыларның тел...
Тема: Фразеологик әйтелмәләр.
«Технологическая карта урока, обеспечивающая эффективное формирование УУД»...
План-конспект урока татарского языка, тема: "Фразеологик әйтелмәләр".
План-конспект урока татарского языка на тему: "Фразеологизмы" для 5 класса. Цель: научить детей находить в предложениях фразеологизмы, побудить любовь к татарскому языку и т. д....
Фразеологик әйтелмәләр (5 нче сыйныф, технологик карта)
5 нче сыйныф өчен татар теленнән “Фразеологик әйтелмәләр” темасына технологик карта...