Мастер-класс_Эссе_Методик эзләнүләр
опыты и эксперименты на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Методик эзләнүләр_Эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе19.35 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе

Язма сөйләмгә өйрәтү аша

укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

 (Методик эзләнүләр)

   Безнең илебезнең, җәмгыятебезнең киләчәге яшь буын белән бәйләнгән. Яшь буынның киләчәге көн саен сыйныфларга кереп, белем бирүдән генә түгел, укучыларны киләчәк тормышка яраклы шәхес итеп тәрбияләүдән дә тора. Димәк, кешелекнең киләчәге укытучы кулында.  Яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү - дәүләтнең мәктәпләр алдында куйган иң мөһим бурычы.

      20 ел татар телен укыту дәверендә балаларда туган як белән горурланырга өйрәтергә, бабаларыбызның тарихына кызыксыну уятырга, мәдәни – рухи байлыкка мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.

   Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Минемчә, иҗадилык - бу яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу, үз эшен яратып башкару, укучыга шәхес итеп карау, сайлаган һөнәре өчен янып - көеп яшәү ул. Укытучы укучы белән бергә эшләсә, аны хөрмәт итсә, аны аңлый белсә генә, эшнең, тәрбиянең нәтиҗәсе күренер.

   Шуңа күрә, мин укытуда гадәти булмаган, оригиналь, кызыклы эш алымнары табарга тырышам.  

  Төп методик максатларымның берсе - укучыларның иҗади сәләтен һәм мөстәкыйльлеген үстерү. Шуңа күрә, укучыларның иҗат мөмкинлекләрен ачыклау өчен, дәресләрдә тиешле шартлар тудырырга тырышам: дәрес-әңгәмә, дәрес-сәяхәт,  дәрес-проект, дәрес-семинар, дәрес-конференцияләр уздырам. Балалар андый дәресләрдә бер-берсе һәм укытучы белән күбрәк фикерләшә, аралаша ала.

   Заман куйган таләпләрне искә алып, укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирү өчен,  иҗади эшләргә тырышам. “Татарстан – минем Ватаным”, “Халкымның үткәне һәм киләчәге”, “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”, “Табигать – гүзәллек дөньясы”, “Тел – бөек хәзинә”   кебек төрле темаларга сөйләшүләр һәм язма эшләр башкарганда укучыларга уйларга, хыялланырга, фикер йөртергә шартлар туа, аларның иҗади фикерләре байый, мөстәкыйльлекләре арта.

    Мәктәптә күп еллар эшләү вакытында  телдән аралашу һәм язу күнекмәләре формалаштыруда укучылар белән сыйныфтан тыш чаралар үткәрүнең  гаять зур роль уйнавын ачыкладым.

    Укучыларның сөйләм телләре бай булсын өчен  аларның  сүз байлыкларын арттыру өстендә күп эшләргә кирәк. Беркемгә дә сер түгел:  хәзер күбесенчә татар гаиләләрендә дә аралашу рус телендә бара. Шунлыктан укытучыга укучыларның тел байлыкларын үстерү мәсьәләсен   үз өстенә алырга туры килә.  

   “Кирәкле мәгълүматны компьютердан да табып була”,- дип уйлый замана балалары. Шуңа күрәдер, китап укучылар да күпкә сирәгәйде. Тупланган  тәҗрибәмнән чыгып, үземнең “Язма сөйләмгә өйрәтү аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү“  моделен төзедем, һәм аның буенча күпьяклы эшне дәресләр, дәрестән тыш чаралар аша алып  барам.

Шәхеснең үсешкә кызыксынуын һәм омтылышларын социальләштерү

Когнитив үсеш алымнарын (акыл, интеллектуаль)

үстерү

Максатлар

Юллары

Тирә – якны өйрәнүгә  (татар халкының тарихына, мәдәниятенә) кызыксыну уяту

Дөньяны танып белүгә кызыксыну уяту

 (фәнни – гамәли эштә катнашу)

Ирешелгән нәтиҗәләрне

иҗади язма эшләр аша күрсәтү

Иншалар

Рефератлар

Проект эшләре

Массакүләм мәгълүмат чаралары

 

  Шул модель кысаларында минем җитәкчелектә ун елга якын “Яшь каләмдәш” клубы эшләп килә. Аның  эшенә 7 – 11 нче сыйныф укучылары тартыла. Клуб  утырышларында  укучылар  балалар өчен чыга торган газета – журналларда  язылган материалларны  укып анализлыйлар, алга таба үзләре язган мәкаләләрне иптәшләре алдында яклыйлар. Каләмнәре бераз шомара башлагач, эшкәртелгән язмалар вакытлы матбугат битләрендә күренә башлый.

   Узган ел түгәрәк әгъзаларының “Ялкын” журналы хезмәткәрләре белән очрашуы булып  үтте. Анда яшь журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар  таптылар. Шул очрашулардан соң аларның мәкаләләр язарга кызыксынулары тагын да артты. Мине шатландырган нәтиҗәләрнең берсе - укучыларның иҗат җимешләренең  даими рәвештә журнал битләрендә урын алып килә башлавы. “Яшел Үзән”, “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”  һәм  башка  район һәм республикада чыга торган  газеталарда  да үзләренең мәкаләләрен күрүләре  аларның  язма телләрен үстерүгә  зур этәргеч ясый.

   Төрле формадагы сыйныфтан тыш чараларда катнашу укучыларда тагын  да  зуррак кызыксыну уята,  сөйләм телләрен камилләштерергә булыша, коммуникатив аралашу күнекмәләрен үстерә,  аларның активлыгын арттыра. Шундый чаралардан  “Татарстан - Яңа гасыр”  каналында үткәрелә торган интеллектуаль уен “Тамчы – шоу” тапшыруында катнашу, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен оештыру, төрле бәйгеләр үткәрү, фәнни – гамәли конференцияләрдә проект эшләрен яклауны әйтеп үтәргә була.

   “Яшь каләмдәш” клубы кысаларында укучыларымны язма сөйләмгә тирәнрәк өйрәтү аларны  бердәм  республика  тестларына  әзерләүдә  иң отышлы алымнарымның берсе дип саныйм.  

   Укучыларымның дәресләремә очкынлы күзләре белән ашкынып килүләре, сыйныфтан тыш чараларда катнашу өчен атлыгып торулары, әти-әниләрнең балаларының уңышларына чын күңелдән шатланып, минем ярдәмчеләремә әверелүләре,  мәктәп, район һәм республика күләмендә хезмәттәшләремнең тәҗрибәмне хуплаулары, аны өйрәнергә теләүләре укыту-тәрбия эшендә сайлаган эш алымнарымны киләчәктә дә кулланырга һәм камилләштерергә кирәклекне тулысы белән раслыйлар.  

   Шулай ук дәресләрдә милли - төбәк компонентын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтергә, иҗади эшләргә булыша. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда җирле материаллардан файдаланып күп эш башкарам. Бала үзенең туган җиренең тарихы, мәдәнияте белән кызыксынырга тиеш. Туган җиребездә туып-үскән шагыйрьләрне, язучыларны белергә тиеш. Якташларыбызның тормыш юлы, иҗаты белән танышабыз. Җирле материаллар дәресләрне җанлы һәм кызыклы итә. Якташ язучылар иҗатына  багышлап, музыкаль кичәләр үткәрәбез, алар белән очрашулар оештырабыз. Алар үзләре дә мәктәп белән элемтәне өзми.

   Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Алар белемнәрне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, эзләнүләр, тәрбия һәм тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә ярдәм итәләр. Компьютер яки мәгълүмати технологияләрне файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген  күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

   Тырышлык куеп башкарылган эш уңай нәтиҗә бирми калмый. Дәрестәге эзлекле эш, өстәмә биремнәр үтәү, иҗади биремнәр башкару укучының сәләтен үстерергә булыша,  белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен камилләштерә, фикер йөртү дәрәҗәсен үстерә. Шуның мисалы булып укучыларымның фән олимпиадаларыннан, фәнни-гамәли конференцияләрдән, төрле бәйгеләрдән яулаган  югары нәтиҗәләре  тора.