Сәләтлекне үстерү юллары
статья на тему

   Дәресләрдә балаларга үз карашларын якларга мөмкинчелек бирергә кирәк. Дәрестә бер әсәрне, яисә бер образны жинтекле өйрәнгәннән соң, өйдә тикшерү һәм язма эш башкару өчен икенче әсәрне бирү яхшы.

   Мәгәнәле итеп яшәргә, тормыштагы матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү, дөрес итеп сөйләргә, үз-үзеңне чыгыш ясаганда тота белү,тышкы кыяфәтеңә игътибарлы булу – барысы да әдәбият укытучысының эше ул.

  Яхшы нәтижәләргә ирешү өчен укытучы  профессиональ әзерлекле һәм ижади карашлы, киң мәгълүмәтле булырга тиеш.  Укытучының төп бурыч – балаларның сәләтләрен ачыклап, мөмкин тикле үстерү. Ул

  ачылмый калса, монда тик укытучы гаепле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sltlekne_usteru_yullary.docx14.19 КБ

Предварительный просмотр:

Сәләтлекне үстерү юллары

  Сәләтле балалар –илебезнең киләчәге ул.

Сәләтлекне үстерү юллары күп:

1.Баланы уйландыра торган сораулар кую.

2.Төрле авырлыктагы эш төрләре бирү.

3.Төркемдә һәм индивидуаль эш.

4.Үз-үзенә һәм башкаларга сорау куярга өйрәтү.

5.Үтелгән теманы яңа тема белән бәйләү.

6.Сәләтле балаларның башкаларга ярдәм итүен  (хуплау).

7.Үз-үзенә ышаныч тәрбияләү.

8.Әдәплелек, сабырлык сыйфатларын үстерү.

9.Жиңүләр өчен мактау, ләкин артык очындырып жибәрү дә зарарлы.

  Укуны оештырганда төрле эш төрләрен кулланырга була.

  • Ижади эшләр (изложение яздыру, әсәрдәге күренешләргә, геройларга үз карашыңны, бәяңне таләп итү һ.б.)
  • Шигырьләр белән таныштыру, интонация белән уку кңнекмәләрен ныгыту, сүз сәнгәтенә моһәббәт тәрбияләү, анда салынган фикер, тойгыларны аңлый, тоя белергә өйрәтү.
  • Газета, журналларның роле зур. (газета жанрлары турында мәгълумәт бирергә, публицистик изложениелар язарга өйрәтү).
  • Тәржемә, проза әсәрен шигырьгә, шигырьне прозага әйләндерү кебек ижади сәләтне үстерүче эшләр.
  • Башы бирелгән терәк сүзләр буенча хикәя төзү.

   Дәресләрдә балаларга үз карашларын якларга мөмкинчелек бирергә кирәк. Дәрестә бер әсәрне, яисә бер образны жинтекле өйрәнгәннән соң, өйдә тикшерү һәм язма эш башкару өчен икенче әсәрне бирү яхшы.

   Мәгәнәле итеп яшәргә, тормыштагы матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү, дөрес итеп сөйләргә, үз-үзеңне чыгыш ясаганда тота белү,тышкы кыяфәтеңә игътибарлы булу – барысы да әдәбият укытучысының эше ул.

   Яхшы нәтижәләргә ирешү өчен укытучы  профессиональ әзерлекле һәм ижади карашлы, киң мәгълүмәтле булырга тиеш.

    Укытучының төп бурыч – балаларның сәләтләрен ачыклап, мөмкин тикле үстерү. Ул ачылмый калса, монда тик укытучы гаепле.

    Балалар дәрестә төркемнәргә бүленеп эшләгәндә (Бергәләп эшләве жиңел дә, күңелле дә) укучыларны уйларга мәжбүр итә, сүлпәнлекләре юкка чыга, эшләргә өйрәнә. Балалар үзаллы белем алырга өйрәнә, укытучы тик ярдәм итеп, консультация биреп йөри. Һәр төркемгә  7 эш бирелә, һәр эш үтәлгәч, шунда йомгак ясалып, бәяләр куела, азактан барысы бергә кушып, бәя куела. Һәр бала төркемдә эш башкарганда бер-берсе белән киңәшләшә дә, үз алдына сөйләп тә эшли, чөнки фикерләү һәм сөйләм – бердәм процесс ул.

    Иң начар укытучы – ул дәрестә күп сөйләүче  укытучы.  Шушы традицион “сазлык” йота безне: укучы сөйләми дә, уйламый да, түгәк кебек утыра да утыра, укучыларның ижади фикерләве юк, уртача укучыга юнәлеш тотола, вакыт житми һ.б. Дәрестә үзеңнең сөйли белүеңне күрсәтергә түгел , ә укучының эшмәкәрлеген оештырырга кирәк. Балаларда танып-белү ихтыяжы булдыру мөһим, шунда инде укуга кызыксыну уяна.

     Сәләтле балаларның үзенчәлекләре:

  • Сөйләме, фикерләве үсешкән, хәтере яхшы
  • Күзәтүчән, үзаллы
  • Игътибарын юнәлтә белә
  • Һәр нәрсәгә үз карашы бар
  • Фән белән кызыксына
  • Укытучы белән бәхәскә керә белә, күп кенә сорау бирә
  • Иптәшләре белән уртак тел тиз таба
  • Үзенә һәм башкаларга югары талаплар куя
  • Гадел
  • Уңышка омтыла
  • Кыю
  • Укуга кызыксынуны арттыра торган төрле чараларда теләп катнаша (олимпиадаларда, конкурсларда, кичәләрдә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конфликт хэм аны чишу юллары

Конфликт хэм аны чишу юллары...

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану....

Алда юллар, кайсын сайларга?

9 класста профориентация дәресе...

Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары

"Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары" темасына ата-аналар җыелышы өчен чыгыш...

Спорт - сәламәтлекнең нигезе

Универсиада – студент егетләр һәм кызлар ярышы. Беренче тапкыр ул 1923 нче елның май аенда Парижда үткәрелә. Ул Бөтендөнья студентлар уены дип атала, ә 1959 нчы елдан башлап бу уеннар Универсиада дип ...

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары

Әлеге мәкаләдә автор туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив  компетенцияләрен үстерү юллары ачып бирелә...