Гомерләр бит сөеп туймаслык
план-конспект урока на тему

Хаертдинова Венера Навасовна

 

Гомерләр бит сөеп туймаслык        

( Хөсәен Җәгъфәр- иҗатына багышланган кичә эшкәртмәсе)   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gomerlr_bit_soep.docx20.4 КБ

Предварительный просмотр:

Гомерләр бит сөеп туймаслык        

( Хөсәен Җәгъфәр- иҗатына багышланган кичә эшкәртмәсе)        

          Әллә нишләдем

 Күңелем тулы сөю... Шуңадырмы,

Бу көннәрдә әллә нишләдем...

Шигырь язам… Дуслар йөрәгенә

Барып җитәр микән хисләрем?

Бар дөньямны онытып газапланам,

Каләм алдым исә кулыма.

Тойгыларым, уй һәм кичерешләрем

Сыяр микән шигырь юлына?

Язам, бозам, сызам… Үз урынына

Куя алырмынмы ноктаны?

Сөю хисем җырга әйләнерме,

Дус-ишләрем аны отармы?

 

 А.б. Хәерле кич, хөрмәтле авылдашлар, кадерле кунаклар.

 

А.б.Бүген безнең җирлегебездә, зур бәйрәм. Авылдашыбыз- шагыйрь, Хөсәен Җәгъфәрнең яңа гына “табадан төшкән” китабын тәкъдим итү кичәсе.

 

А.б.Туган ягына, туган туфрагына, авылдашларына тугры калып, Хөсәен абый яңа китабын иң беренче авылдашларына- безгә тәкъдим итә.

 

Кичәбез сюрпризларга, хөрмәтле кунакларга бай. Йөрәкләрне тетрәндерерлек, күңелләрне җилкендерерлек итеп “Шагыйрьне шигырьләр язарга нәрсә этәрә икән?”- дигән төп сорауга җавап табарга тырышырбыз.

 

А.б. Кем соң ул Х.Җәгъфәр, әти-әнисе кем, кайда туган?.

 

А.б .Моңлы Татарстан илендә уңган, чая, җитез Рәсимә атлы кыз белән үтә зирәк, гыйлемле Гомәр исемле егет гаилә корып җибәргәннәр. Алар икесе дә бик гади булганнар, ә йөрәкләрендә яшьлек дәрте, уен-көлке, тормышка мәхәббәт ташып торган. Әллә шуңаргамы, аларның өйләрендә гел елмаю, шатлыкка төренгән сөенеч хакимлек иткән. Озак та үтмәгән, гаиләгә куаныч өстәп, беренче бала-нәни малай дөньяга килгән. Шатлыкның иге-чиге булмаган. И-и, матур да булган ди соң ул бәби туган төн! Зәңгәр күктә серле елмаеп йолдызлар җемелдәшкән, ди, кышның соңгы карлары ап-ак каен кызларына сарылып, юлларга түшәлгән, ди. Ә җилләр соң, җилләр-алар шундый шаян булганнар-акрын гына килеп, сыланмый калган тәрәзә ярыгыннан өйгә үтеп кергәннәр дә, шундый күренешкә тап булганнар, ди:

 -Ап-ак мендәр өстендә кап-кара чутыр малайлар кап-кара күзләрен зур итеп ачып, беренче тапкыр әтисенә, әнисенә караганнар да-күрдегезме, дөньяга без килдек, без,-дип,кычкырып елап яталар.

  -Сөбханалла, нинди тере, галим яки шагыйрь булырлар дигән шулчак Гомәр ага, сабыйларны кулына алып.

 -Күз тимәсен. Кем булса да кеше булсыннар инде, дигән әнисе сөенеп.

А.б.Аларга Хәсән белән Хөсәен дип исем куштылар. Шомырттай кара чәчле, түгәрәк йөзле,мөлаем карашлы, уртача гәүдәле бу малайларны, чынлап та,ике тамчы суга охшатып, исемнәре дә бертөрле яңгырашлы булгач, авылдашлары, хәтта укытучылары да Хөсәен урынына Хәсән дип, яки киресенчә эндәшеп буталып бетәләр иде. Сөйләшүләре,аяк атлаулары да бер үк төсле. Иштирәк сигезьеллык мәктәбенә гел бергә йөриләр. Бер парта артында утырып, сигез ел белем алалар. Уеннары да бер үк төсле була: боз өстендә шар сугулар, таудан чана шуулар, ат саклаганда учак ягулар...

А.Б.      Хөсәен Җәгъфәр-Татарстан язучылар берлеге әгъзәсе,

            -Җиде китап авторы

            -8 ел ветеринария врачы

           -Түбән-Кама совхозында бүлекчә җитәкчесе

          - 2нче ТЭЦ ның ярдәмчесе хуҗалыгы директоры.

           Хөрмәтле авылдашыбыз, яраткан шагыйребез Хөсәен Җәгъфәрне сәхнәбез түренә чакырабыз.!

Рәхим итегез ,Хөсәен ага.

 

А.б. Борынгыдан килгән гадәт

         Ата-бабай йоласы

        Ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк белән

       Кунак итеп каршы алабыз!-

      Елмаешып каршы ала кызлар

      Кулларында баллы чәк-чәкләр

      Бәйрәм белән котлап бүләк итик

     Бәйләм-бәйләм матур чәчәкләр.

 

А.б. –Әни!

Җир йөзендә иң матур сүз-әни. Ул-һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары-иң мәрхәбәтле һәм наазлы куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге-иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

 Һәм биш яшьме, илле-яшьме-күпме генә булмасын, -кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

 Юкка гына Х.Җәгъфәр әлеге китабын әнкәйләргә багышланган шигырьдән башламаган.

“Уйлыйсыңмы әнкәй” шигыре

Җыр- “Ак теләкләр теләп”.

А.б.-Әни-җирдә иң газиз, якын ккеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән...

 Баланың иң якын кинәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше –Ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбеңдә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың”.

Шигырь. «Әнкәйләргә булган мәхәббәт”.

       

 А.б.Шатлыгы ташып ашса да, күңеле моңаеп-сагышланып калса да, эштән арып-талып кайткан чакларында да ул кулына каләм ала, йөрәк төпкелләрендә яткан хисләрен,  башкалар белән уртаклашырга теләгән кичерешләрен кәгазь битләренә төшерә.

А.б. Ә аның шигырьләрендә, дөрестән дә, ниндидер якты сагыш, җанга серле рәхәтлек бирүче йомшак моң яши. Аларны укыганда авторның тормышны, замандашларыбыз күңелендәге уй-тойгыларны үз йөрәге аша үткәрүен сизәбез.

А.б. Хатын-кыз-гүзәл дә, серле дә, назлы да, горур да.

“Кем син, гүзәл зат?” Матурлыгың бәхетсез. Түземлек, сабырлыкны каян аласың? Күкләрдәндер. Каты җил бураннарда аяктан егылмыйча, елмаерлык, көләрлек көч дарман сиңа каян килә? Күкләрдәндер. Алиһәдер син.

 Бүгенге елмаюың яшь аралаш түгелме? Юлларыңа гөлләр сибә алмасалар да, гомерең буе яратсыннар, сакласыннар, кадерләсеннәр үзеңне. Әнә шундый уй- хыяллар, теләк- өметләр белән яна шигырьләрендә Хөсәен Җәгъфәр.

 

А.б.Йөрәккә әмер биреп булмый. Лилия исемле укытучы кызга өйләнеп, гаилә корып, Гөлназ һәм Эльмира атлы кызлар үстереп ятканда да ул шигърияттән аерылмый.

(Шагыйрьнең гаиләсен сәхнә түренә чакырабыз.)

Лилия ханымга сүз бирү.

Шигырь «Иң зур бәхет итеп”

      

А.б. –Әйе, һәркемнең дә үзе дөньяга килгән, ераклардан тартып кайтарырлык көчкә ия булган туган үскән җире бар. Кайда гына яшәсәң дә ул бервакытта да исеңнән чыкмый, сагындырып, төшләреңә кереп йөдәтә. Иштирәк авылы җирлеге өчен әнә шундый иң изге урыннардан санала. Туган ягының кабатланмас табигате, авылга орынып аккан Ишкәй суының талгын дулкыннары, еракларга сузылып киткән яшел урманнары, тал-тирәкле әрәмәләре, бытбылдыклы, тук башаклы, дулкын-дулкын булып чайкалып утырган иген кырлары- болар барысы да иң матур җыр булып аның күңеленә кереп калганнар.

А.б. Авылыбыз бүген дә чәчәк ата. Бар җиһанга иман нуры чәчеп торучы ике мәчетебез бар, йортлар төзелә, бәхетле парлар яңа тормышка аяк баса, авылыбызның киләчәге булган сабыйлар дөньяга аваз салалар.

 “ Шагыйрь турында беләсегез килсә, аның шигырьләрен укыгыз”-дигән гыйбарә бар.

 Шигырь  «Туган якның сихри көче”.

Кеше дөньга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Хөсәен Җәгьфәр үзенең иң кадерле кешеләре-әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, туган телендә белдергән.

Шигырь «Сайратмаган өчен борчылам».

 

А.б.Шагыйрь үзенең лирик кечерешләрендә табигать язмышы, кешелек язмышы турында уйлана, өзгәләнә.

        Юк шул инде, юк шул табигатьнең

        Кабатланмас хәзер ул чагы...

       Әллә кайчан пыскып сүнмәс инде

       Балачакның нәни учагы...

 Әйе, Европаның иң зур нефтехимия үзәге булган җирдә җиләкле урманнарны, форель балыклары гына йөзә торган инешләрне сагынып сөйләргә генә калды. Элек Гөдәвер урманы ягыннан яңгыр җилләре генә исә иде, ә хәзер химиянең агулы калдыклары күмелә торган чүплектән янгын җилләре исә.

 Авылдашлар түзә, татарның сабырлыгы, үҗәтлеге белән түзә. Хөсәен Җәгьфәр дә төшенкелеккә бирелми... Ул узганнарны сагына, киләчәккә өмет белән карый.

 Шигырь “Уянырга кирәк халкым”.

 Җыр . “Керәч тау”.

       

А.б. Атларны үрчетү, саклап калу һәм алардан файдалануны кирәкле эш дип саный Хөсәен Җәгьфәр.

 Бабамнардан мирас булып күчкән крестьян каны кузгала, күрәсең, хәзер атлар яныннан тыныч кына үтә алмыйм”,-ди ул.

 Нинди генә машиналар булган чорда яшәсәк тә, шундый минутлар була, җигүле атлар белән бер җилдереп ерак юлларга сәфәр чыгасы да: “Их, бер урапкайтырга иде гомер юлларын!”-дип, бар җиһанга аваз саласы килә.

 Атлар турында шигырь «Галәмгә чаң кагасы».

 А.б. Авылдашлары исеменнән Хөсәен абыйны котлап бүген сәхнәгә аның классташы Зөбәрҗәт апаны сакырабыз.

( Зөбәрҗәт апа чыгышы.)

Шигырь “Мине, зинһар, күктән эзләмәгез”.

 

 Шигырь «Ике игезәк егет гармун тартып...”

 

 Котлау өчен сүз Иштирәк авыл  җирлеге башлыгы Закиров Рөстәм   Илдус улына сүз бирелә.

 

А.б. Хөсәен үзенең шигырьләре белән кешедә өмет, сагыш, туган якны, аналарны, олыларны хөрмәт итү һәм мәхәббәтсез тормышның сыңар канатлы кош кебек булуын тасвирлаган юллары белән матур хисләр, алга омтылыш уята.

А.б. Шигьрият  дөньясында менә шушындый уйлар белән яшәүче, үз сүзен, хисләрен кешеләргә үзәкләренә үтәрлек итеп әйтергә омтылып иҗат итүче шагыйрь атлый. Ул туктаусыз эзләнә, яза, иҗат итә.

А.б.  Бик зур рәхмәт сезгә, Хөсәен абый! Киләчәктә дә тормыштан ямь, табып матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез.

А.б.Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен! Татар әдәбиятында беркемне дә кабатламас урын алып торучы, мәңге янып  иҗат итүче шагыйребез булып калыгыз. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.

А.б. Бүген бары телибез без

Олы бәхет, сиңа, тазалык

Матур исемең калсын  матур итеп

Татар тарихына язарлык!

 Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.