Презентация на тему "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем"
презентация к уроку на тему
Презентация на тему "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
novaya_prezentatsiya.pptx | 1014.32 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Туган җирем, үскән җирем – гади генә бер авыл... Мин 1966нчы елның 21нче маенда Мөслим районы Үрәзмәт авылында туганмын
Сагынам сине, сагынам, Туган авылым, Үрәзмәт, Сиңа кайтыр көннәремне Саныйм берәм-берәмләп. Җае туры килгән саен, мин авылыма кайтам. Әти-әнием, туганнарым, авылдашларым белән аралашу миңа яшәү көче бирә, иҗатка рухландыра.
Туган авылыма багышланган шигырем Т Туган якның гүзәл икәнлеген Ерак җиргә киткәч аңладым. Үрәзмәтем, сине сагынамын мин, Үрәзмәтем, сиңа табынамын. Мин яратам, авылым, яз вакытында Синдә язгы ташу карарга, Телим яланаяк әллә кая Язгы ташу белән чабарга. Яратамын җәйге таң вакытың, Кош җырларын телим тыңларга, Мин яратам чыклы үлән өстеннән Тау-чишмәгә суга чыгарга.
Т Мин яратам, авылым, кыш вакытың, Ябалак кар ява җиремә. Үзем кардан атлыйм, шулчак минем Матур җырләр килә күңелемә. Яратамын, авылым, җәй вакытың Җәй көнендә күпме чәчәкләр?! Су сибәмен, илем, гөлләреңә Чәчәкләрдән бирәм бүләкләр. Көзеңне дә яратамын, авылым, Көздә синдә байлык җыела. Авылымның һәрбер агачыннан Җиргә сары яфрак коела...
Кыңгыраулы мәктәп еллары Үземне белә башлаганнан бирле мин укытучы булырга хыялландым . 1983 нче елда Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамладым . Үзенең күңелле ыгы-зыгылары белән шаулап торган мәктәп тормышына , укытучы һөнәренә һәм туган телемә булган мәхәббәт мине Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килде . 1988 нче елда , институтны тәмамлап , хезмәт юлымны туган авылым мәктәбендә башладым .
Укытучы булу – гомерлеккә белем илендә яшәп калу дигән сүз Мин дә сайлаган һөнәремә тугрылыклы булып калдым. Инде менә 28 ел буе педагогик эшчәнлек алып барам.
Үзем сайлаган язмыш! 1994нче елдан бирле Тукай районының Бәтке урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам. Һәр көнне яраткан мәктәбемә, укучыларым янына ашыгам.
Укытучы...Көзге ачы җилләрдә дә, күз ачкысыз бураннарда да, кышкы салкында да мәктәпкә ашыга. Иңнәрендә күтәрә алмаслык кайгы- хәсрәте булса да, ул сиздерми, йөзендә - елмаю. Бүген укытучы укучыларына белем генә бирми, болганчык тормыш дулкынында батып калмаска, дөрес юл табарга өйрәтә.
Укытучы булу өчен... Укытучы булу өчен балаларны яратырга, үз артыңнан ияртә белергә, хезмәтеңә җаваплы карарга, кыскача әйткәндә, үз эшеңнең чын остасы булырга кирәк. Чөнки укытучы кулында – бала язмышы, аның киләчәге!
Балаларның теле - кыңгырау, Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Әйе, укытучыга бу сорауларның барысына да җавап биреп өлгерергә кирәк. Мин үз дәресләремдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларымда татар телен, татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнүгә кызыксыну уятырга тырышам. ? ?
И туган тел! Укучылар белән бергә әдәби-музыкал ь кичәләр оештыру, фәнни конферен цияләрдә, олимпиадаларда катнашу , иҗади эшләр башкару , БРТга әзерләнү, түгәрәкләр оештыру , спектакль ләр сәхнәләштерү, татарча җырлар өйрәтү – барысы да бер максатка – туган телне өйрәтүгә хезмәт итә.
Без яулаган үрләр
Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау – кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын! Фәнис Яруллин
Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем
Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам....
“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...
Презентация. Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем
Презентация. Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем...
Презентация: "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем".
Һәркемгә дә туган ягы кадерле һәм газиз.Читтә йөргән чакта, сагындырып,Керер өчен төнлә төшенә,Зәңгәр таңлы, биек аяз күклеТуган ягы кирәк кешегә....
Презентация "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем"
Презентация "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем"...
Презентация. Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем
Арсланова Г.Г. ның һөнәри эшчәнлеге буенча презентация...
Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем (презентация)
Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем (презентация)...