Сочинение язу текстлар
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Бурыч. (Р. Хафизова)
1) Сәгать алты тулар-тулмас иртәнге прогулкага чыгып барганда, күрше квартирага звонок биреп торучы карчыкка юлыктым. 2) Звонок төймәсе шактый биектә, әбинең буе тәбәнәк кенә: ул, аяк очларына басып, өскә үрелгән. 3) Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. 4) Карчык, кулын звонок төймәсеннән алмый гына, миңа текәлеп куйды. 5) Йөзе борчулы, күз карашында ниндидер өметсезлек, аптыраш сизелә иде. 6) Болай да ябык, җыйнак гәүдәсе борчудан куырылып калган кебек тоела.
7) Әбигә күршеләремнең бер генә атна элек ялга китүләрен әйттем. 8) Ул, хәвефләнеп, ни әйтергэ белми тотлыгып калды. 9) Аның тәмам өметсезлеккә төшүен күреп, кызганып куйдым. 10) “Бик кирәк идемени соң алар?” – дим. 11) Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. 12) “Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. 13) Өченче килүем инде. 14) Мунчага барганда, акчамны онытып калдырып, Хәбирәдән 25 тиен акча алып торган идем. 15) Шуны бирәсем бар иде,” – ди. 16) “И әби, шул 25 тиен артыннан йөрмәсәң инде, – дим, – әллә ни зур акча түгел ич!”
17) Карчык миңа ялт кына карап алды. 18) Сүзләремне ошатмавы шундук йөзенә чыкты. 19) “Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. 20) Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. 21) Үлеп-нитеп китсәм, өстемдә кала ич!” – диде. 22) “Алайса, калдыр соң миңа 25 тиеңне, алар кайткач, кертеп бирермен,” – дим.
23) Әбиемнең йөзе балкып китте. 24) Җыерчыклары язылды. 25) Ул кире уйламасын тагын дигәндәй, миңа ашыгып тиеннәрен сузды. 26) “И балам, игелекле кеше икәнсең, рәхмәт яугыры, тагын ничекләр килермен дип хафаланган идем. 27) Рәхмәт, балам, аягың-кулың сызлаусыз булсын”.
28) Әбиең өстеннән тау төштемени! 29) Ул ашыга-кабалана ишектән чыгып китте. 30) Бурычыннан арынган әбинең эчке бер нур белән балкыган йөзе, җете ак челтәр шәле күз алдымда торды. (244 сүз)
“Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Үлеп-нитеп китсәм, өстемдә кала ич!” – диде. Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз.
Сочинениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Икебез дә унөчтә булсак... (М. Кәрим)
(1) 1933 нче авыр ел иде. (2) Яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. (3) Алты яшьлек энем Ильясны да ияртәм. (4) Бик сабыр бала ул. (5) Көн буе чебен-черки тешләүгә еламый, түзә. (6) Эшебез уңышлы булса, учак ягып, балык кыздырып ашыйбыз. (7) Бөтенесен дә түгел, әлбәттә. (8) Кайбер көннәрдә тоткан балыкның барысын өйгә алып кайтабыз.
(9) Көн шундый эссе иде. (10) Күл өстенең тынычлыгы күңелгә курку сала. (11) Җимгә кагылып караучы юк. (12) Ак эшләпә кигән энем яр читендә күләгәдә тын гына утыра. (13) Ара-тирә сорап куя: “Капмадымы?” (14) “Юк шул”, − дим. (15) “Көн озын бит, кабар әле”, ‒ дип тынычландыра мине сабый.
(16) Төш узды. (17) Тирә-якта кармак салган малайлар, бәхет эзләп, я Ишбайга, я Димгә китте. (18) Без калдык. (19) Ильяс белән без һаман бәхет сыныйбыз. (20) Көн кичкә авышты. (21) “Абый, капмадымы?” − ди энем. (22) “Хәзер, хәзер каба”, − дип ышандырам. (23) Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы бераз кузгалып куйды да кинәт төпкә батты. (24) Алтын сары корбан балыгы үлән өстенә чыгып ятты. (25) Кайткач, үлчәүгә салып карадык, кило ярым булды. (26) Ильяс якын килергә дә курка. (27) “Бу балыкмы, абый?” − ди. (28) “Балык. Корбан исемле”. (29) Ул шунда ук тезеп китте: “Безнең күрше ‒ Корбан. Безнең балык ‒ корбан”.
(30) Мин тиз генә кармакларны җыйдым да, балыкны капчыкка салып кайтырга чыктык. (31) Ильяс, дәртләнеп, башта бик тиз атлады. (32) Юкәлекүл урманына җиткәч, ач бала хәлсезләнде. (33) “Бераз гына утырып торыйк әле, абыем”, ‒ диде.
(34) Корбан миңа көч бирде. (35) Утырып тору кая ул! (36) Ильясны иңемә күтәрдем. (37) “Их, абыем <...> ‒ диде ул, рухланып, − нигә икебез дә унөчтә түгел икәнбез? (38) Икебез дә унөчтә булсак, күтәрешеп йөрер идек, арымас идек”.
(39) Энем инде күптән дөнья куйды. (40) Мин торып калдым. (41) Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? (42) Мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчлерәк булдым.
(43) Кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булсалар, үкенечләре әзрәк калыр иде..
“Кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булсалар, үкенечләре әзрәк калыр иде...” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз. Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Мин кулыма китап алам... (Р. Миңнуллин*)
(1) Без − китаплы халык. (2) Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган.
(3) Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.
(4) Кулъязмаларны күчереп язучы осталар барлыкка килгән. (5) Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.
(6) Аннан басма китаплар чоры башланган. (7) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр. (8) Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да таратканбыз. (9) Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азия далаларына кадәр барып җиткәнбез. (10) Бу да халкыбызның игелекле хезмәтләреннән саналырга тиеш.
(11) Яңа чорлар килде. (12) Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. (13) Техника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (14) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да...
(15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. (16) Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез? (17) Беренчедән, компьютер − компьютер инде ул. (18) Аның җаны да, хисе дә юк. (19) Виртуаль дөнья <...> реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20) Икенчедән, компьютерның милләте юк.
(21) Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. (22) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. (23) Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.
(24) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел − буш күңел, китапсыз йорт − нурсыз йорт, китапсыз милләт − киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә...
*Роберт Миңнуллин (1948) − халык шагыйре, популяр җырлар авторы. Аның шигырьләрендә туган җир, табигать, мәхәббәт лирикасы, әниләр темасы чагыла. Алар лирик образлар, нечкә хисләр, тапкыр һәм юмористик гыйбарәләр белән бирелгән.

Шомырт нигә елый? (Р. Төхфәтуллин)
(1) Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, бер җәйне бик күңелле ял иткән идек без. (2) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, кошлар белән сөйләшә, арыгач, шомыртның күләгәсенә ятып йоклый.
(3) Шул көннәрдән бирле шомырт якын дустыбызга әйләнде, һәм без улым белән һәр яз шомыртыбызның хәлен белергә бара торган булдык. (4) Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы ботакларын селкетеп, сәлам бирә.
(5) Аннары без шомыртыбыз янына аның шау чәчәккә төренер вакытын чамалап киләбез. (6) Бу вакытта чияләр, алмагачлар, миләшләр үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-ачмас кына утыралар. (7) Бу дөньяда үзләре генә белә торган тантана көннәрен көтәләр алар.
(8) Җәй азакларына таба да без шомыртыбызга кунакка киләбез. (9) Дустыбыз безне, авызны бераз бөрештерсә дә, бик тәмле чем-кара җимешләре белән сыйлый.
(10) Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга бара алмадык. (11) Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.
(12) Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без. (13) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? (14) Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп бетерә язган ул.
(15) Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез калдык. (16) Юк, чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. (17) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. (18) Урлар чәчәк калмагач <...> кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның бер ботагын сындырып ук төшергән. (19) Ул каерылган ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар. (20) Каерылган урындагы кызгылт-сары җәрәхәттән, дымланып, кан саркый сыман. (21) Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар сайрый, бөтен Зәй буе моңсуланып калган иде. (22) Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.
(23) ‒ Шомырт... елый, − диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.
(24) Әйе, елый иде шомырт...
“ ‒ Шомырт... елый, − диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.
Әйе, елый иде шомырт...” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз
Сихерле чәчәкләр. (Г. Кутуй)
1) Рөстәмне курку алды. 2) Әмма аның куркуы кызыксыну, хәйран калу белән катнаш иде. 3) Шуңа күрә урманнан качу, кая булса да югалып тору Рөстәмнең башына да кермәде.4) Моңарчы һичкайда күрмәгән, ишетмәгән дәһшәтле гүзәллекне татудан туган хис иде бу. 5) Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башладылар. 6) Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз хуш ис белән тулды. 7) Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. 8) Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. 9) Күз ачып йомганчы, алар шундый үстеләр. 10) Чәчәчктән яуган нурлар яктылыгында үлән арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин иде. 11) Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. 12) Аңарда комсызлык туды: тел астына гына кыстыру түгел, ул аларны учлап-учлап авызына тутырды һәм чәйнәми-нитми йота барды. 13) Хәер, чәйнәргә кирәк тә түгел иде, чәчәкләр авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй эределәр һәм үзләреннән-үзләре югала бардылар.
14) Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. 15) Аның башы әйләнде: ул, хәлдән таеп, җиргә егылды...
16) Бу вакыт Рөстәм трамвайлар туктала торган урынга килеп җиткән иде инде. 17) Җәяү байтак киленде, килә-килә өс-башы да кибәргә өлгерде. 18) Почмакта портфельле бер иптәш басып тора иде. 19) Рөстәм аның янына килде һәм:
‒ Абый, сәгать ничә? – дип сорады.
20) Рөстәмнең соравы портфельле иптәшне сискәндереп җибәрде. 21) Ул як-ка борылып карады, күзләрен уды. 22) Кул сәгатенә күз салды һәм сөйләнә-сөйләнә китеп барды:
‒ Сәгать сигез... 23) Ә кем сорый – белмим... 24) Колагыма шулай чагылды, күрәсең...
25) Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. 26) Сикерәсе, биисе килде. 27) Димәк, әби ялганламаган. 28) Хыял чынга әйләнде. 29) Димәк, Рөстәм чынлап та күзгә күренмәс булды. (241 сүз)
“Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сикерәсе, биисе килде. Димәк, әби ялганламаган. Хыял чынга әйләнде. Димәк, Рөстәм чынлап та күзгә күренмәс булды.” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрнең номерларын куегыз яки цитаталарны күчереп языгыз.
Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Табигатьнең кадерле бүләге (Г. Бәширов)
(1) Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? (2) Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. (3) Авыл булып утыру өчен, якында гына урманы да, болыны да, елгасы да булган, салкын чишмә чыга торган уңайлы урыннар сайлаганнар.
(4) Чишмә суы хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. (5) Кунак килдеме, берәрсе ерак юлдан кайәттымы, апалар чәйгә чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. (6) “Суыбыз бик тәмле безнең!” ‒ дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар. (7) Халык чишмәләргә матур исемнәр дә кушкан: Ак чишмә, Татлы чишмә, Шифалы чишмә...
(8) Уйлап карасаң, халыкның чишмә һәм коеларны шулай зурлавы һич тә юкка түгел. (9) Без көн саен чәй кайната, аш пешерә, юына һәм коена торган шушы гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары, тылсымлы сыйфатлары бар. (10) Яшәү өчен бик әһәмиятле булган шушы төссез сыекчада алтмыштан артык төрле химик элемент бар икән. (11) Суның тәме дә, йомшаклыгы яки катылыгы да шул элементларның күп яки аз булуына бәйле.
- Кайбер сулар белән авыруларны дәвалыйлар, андый чишмәләрне халык Изгеләр чишмәсе дип атаган.
- Һәркем белә: сусыз яшәү мөмкин түгел. (14) Кеше атналар буе ашамыйча тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. (15) Әгәр кеше тәнендәге суның уннан бер өлеше кимесә дә, аның хәле начарлана. (16) Менә бит суда нинди тылсымлы көч бар!
(17) Кайбер кешеләр, бәлки: “Күпме язсаң да, су һаман да шул су инде ул, мең ел элек аккан, тагын мең еллар агачак”, − диярләр. (18) Һич алай түгел шул. (19) Дөньяда чиксез нәрсә юк ул. (20) Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә. (21) Калган туксан сигез проценты эчәргә ярамый. (22) Ул ике процент һич артмый <...> ә кими генә бара...
(23) Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиеш.
“Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиеш.” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Хәсән бай. (М. Кәбиров)
(1) Бик абруйлы кеше булган Хәсән бай. (2) Татар авылларында гына түгел, ә Россиянең зур шәһәрләрендә дә мәчетләр төзеткән ул. (3) Болай дип әйтүе генә җиңел, ә бит аны: «Менә бу шәһәремдә мәчет сал!» − дип көтеп тормаганнар. (4) Хәер, яңа фабрикалар, күперләр төзеткән, чиркәүләр салдырган татар баена каршы да төшә алмаганнар. (5) Октябрь революциясе алдыннан ул шәхси банк ача, тимер юллар төзергә тели.
(6) Ләкин... (7) Революциядән соң аның гомер буе туплаган байлыгын тартып алалар, түзә алмаслык газапларга дучар итеп, төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр. (8) Бернинди байлыгы да калмавына ышангач, ачлыктан, тән һәм күңел газабыннан сөяккә әйләнсә дә, алтмыш сигез яшьлек картны үлемгә хөкем итәләр.
(9) Әмма, уйламаганда, бер могҗиза була. (10) Иртәгә атып үтерәләр дигән төнне Хәсән бай кинәт юкка чыга. (11) Нинди генә тикшерүчеләр килеп, кемнәрдән генә сорау алмасыннар, Хәсән бай турында бер хәбәр дә ишетелми. (12) Аның яхшылыгын күргән халык шундый нәтиҗәгә килә: никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды. (13) Шуңа күрә Ходай үзе аны коткаргандыр, Ходай үзе ярдәм иткәндер. (14) Якын дусларының ярдәме белән төрмәдән качып, чит илгә чыгып киткән, хәзер шунда яши икән, дигән хәбәрләр дә булды. (15) Монысы дөреслеккә якын иде<...> шуңа күрә хөкүмәт органнары Хәсән байга охшашларны көтте. (16) Тик Хәсән бай кабат күренмәде...
(17) Тегермәне, остаханәләре күптән юкка чыкты, ә мәчете һаман тора... (18) Бер карасаң, исең китәрлек бит! (19) Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, тик үзгәргәннәр инде. (20) Совет власте да җимерелде, болар һаман исән!
(21) Шуларны уйласаң, бер фикер килә: Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!
Шуларны уйласаң, бер фикер килә: Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?! Бирем: бу җөмләгә карата үз фикерегезне языгыз. Фикерегезне тексттагы 2 җөмләнең номерын күрсәтеп яки тексттан алынган цитаталар ярдәмендә раслагыз.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
5-10 сыйныфлар өчен татар теленнән контроль эш текстлары
Биредә укучыларның татар теленнән алган белемнәрен тикшерү өчен заман таләпләренә туры китереп төзелгән язма эш текстлары тупланган...
Рус төркеме укучылары өчен якынча еллык йомгаклау контроль эш текстлары
Эш программаларына урнаштырылган якынча еллык йомгаклау контроль эш текстлары...
диктант өчен текстлар
диктантлар...
7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен диктант текстлары
Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен диктант текстлары. 7 нче сыйныф...
Фонетика буенча контроль күчереп язу өчен текстлар
Фонетика буенча 5-9 сыйныфлар өчен текстлар...
1-4 сыйныфлар өчен диктант текстлары
Башлангыч сыйныф укучылары өчен диктантлар...