Балалар дуслыгы
план-конспект урока на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Ачык дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дәрес конспекты51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Балалар дуслыгы

Максат:

  1. Дуслык турында күзаллауны булдыру.
  2. Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлакый сыйфатларны формалаштыру.
  3. Дуслар белән аралашканда түземлелек һәм корректлылык күнекмәләрен булдыру.

     4. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:

  • тест “Син яхшы дусмы?”;
  • биремле карточкалар;
  • экранга язылган мәкальләр “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”, “Дус кайгыда сынала”, “ Дуслыкны акчага сатып алып булмый”, “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”.

Дәрес барышы. 

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

- Исәнмесез,  укучылар! Хәерле көн!

- Укучылар, без бүген сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.

  1. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

Бүгенге дәреснең темасы “Балалар дуслыгы” дип атала.    Дәресне түбәндәге хикәядән башлыйсым килә.

Кәрим белән Камил - аерылмас дуслар. Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар. Дәресләргә дә бергә хәзерләнәләр. Урамда да бергә булалар. Арып туктагач, йә берсенә, йә икенчесенә кереп ял итәләр, тамак ялгыйлар, аннары денди уйныйлар, телевизор карыйлар. "Менә ичмасам дуслар!" - диләр алар турында.

Ләкин бер вакыйгадан соң ике арадагы дуслык кинәт кенә суынып китте, әйтерсең лә аннан кара песи үтте. Очрашканда да малайлар бер-берсен күрмәмешкә сатыштылар.

Яңа уку елын Кәрим икенче мәктәпкә күчеп каршылады. Озакламый Камил дә мәктәбен атыштырырга мәҗбүр булды. Күпләр бу вакыйгадан үзләренә гомерлек сабак алдылар. Ә ул һич уйламаган-көтмәгәннән генә килеп чыкты.

Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар. "Кимендә бер ай ятарга туры килер, - диделәр табиблар, - малайның үпкәсенә салкын тигән".

Бу хәбәрне ишетү белән сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларга, дәресләр тәмамлангач, таралышмаска кушты. "Киңәшләшеп алырга кирәк", - диде ул.

Укучылар сөйләшүнең нәрсә турында барачагын да сизенмәделәр түгел. Иртән, дәресләр башланыр алдыннан, Рәсимә апалары белән Кәримнең әнисе Сәлимә апаның сөйләшеп торганын күреп алганнар иде алар.

Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

- Иртәгәдән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал. - диде ул. -Ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулын суза?  

Барысы да, әлбәттә, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. Тик тегесе ни өчендер кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашыгып бармады. Бүлмәдә чебен очкан да ишетелерлек тынлык урнашты. Аны Рәсимә апалары бозды.

- Камил, ник дәшмисең? Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы? - дип сорады ул, малайның партасы янына якын ук килеп.

Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борды һәм:

- Минем спорт секциясенә барасым бар, безнең тренер бик усал, - диде.

Кемнән-кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Укучылар, Рәсимә апалары кабыныр һәм малайны тирги башлар, дип уйладылар. Ләкин апалары, үзен өстенә бозлы су сипкәндәй итеп тойса да, сер бирмәде. Ул бүлмәгә күз йөгертеп чыкты да, иң арткы партада утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен күреп:

- Ни әйтергә телисең, Муллаянов? - дип сорады.

- Рөхсәт итсәгез - мин барам, - диде малай.

- Синең мәктәпкә килгәнеңә дә 2-3 көн генә, Кәрим белән юньле-башлы танышып та өлгермәгәнсеңдер әле, - дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.

- Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, -диде малай, - анда минем әнием медсестра булып эшли. Аның белән без Кәримне тиз табарбыз. Ышаныгыз...

Ихлас күңелдән яңгыраган үтенеч умарта кортларыдай гөжли башлаган сыйныфны тиз тынычландырды. Рәсимә апалары дулкынлануыннан:

- Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең! - генә дия алды...

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

- Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?

- Чын дуслык, ялган дуслык турыңда.

- Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

- Камилнең хыянәте, Гаязның чын дус булуы турында.

  1. Уку мәсьәләсен  өлешләп чишү.

Төркемнәрдә тикшерегез:

1 нче бирем.

- Нәрсә ул дуслык?

- Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт. - Халыклар дуслыгы, иҗади дуслык. Берәр нәрсә белән артык мавыгу, аны ярату хисе. - Китап белән дуслык урнаштырдым.

- Чын сүзен сез ничек аңлыйсыз?

- Нәкъ үзе булган; тиешле теләкләргә җавап бирә торган; эчкерсез, ихлас бирелгән. - Холкы күркәм, күңеле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый. Чын дус йөз елдан соң да дус булыр. Яхшы киңәш әйтсә генә дусны чын дус диеп була (молдован). Чын дус алдында мактамас, артта мактар.

2 нче бирем.

- Дус, дуслык сүзләре белән бәйләнешле тагын нинди мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар, хикәяләр беләсез?

- Йөз сум акчаң булганчы - йөз дустың булсын. Турылыгы аз кешенең дусты да аз була. Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта. Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер. Тугры дус - җанлы хәзинә (швед). Игелек эшләүче дуслар бүләк таләп итмиләр (поляк). Дусларны бәхет бирә, ә бәхетсезлек сыный (немец). Иске дус - иярләнгән ат (фарсы). Җырлардан: "Әлдә дуслар бар әле", "Дустыма", халык җырлары һ.б.

З нче бирем.

- Үзегез укыган китаплардан, караган фильмнардан, тыңлаган тапшырулардан чын дуслыкны күрсәткән мисаллар китерегез.

(Җаваплар.)

- Үзегез белгән кешеләрдән сез кемнәрне чын дус итеп саныйсыз?

(Җаваплар.)

Ә хәзер бер-берегезне тикшереп карау өчен тест сораулары тәкъдим итәм.

 Тест “Син яхшы дусмы?”

  1. Синең дустың һәр вакыт ниндидер маҗараларга очрый. Бу турыда башкаларга сөйләр идеңме?

А. Бер дә оялмыйча – 1

Б. Чын исемен әйтмичә -2

В. Беркайчан да – 3

2. Бер дустың бурычка акча сорап торды һәм аны вакытында кайтармады. Әгәр дә ул яңадан акча сорап килсә, бирер идеңме?

А. Бер дә икеләнмичә – 2

Б. Акчам юк дип бирмисең -1

В. Сәбәбен сорамыйча да үтенечен  кире кагасың - 3

  1. Дустың ялгыш яраткан вазаңны ватты ди...

Б. Яңаны алып бирүен сорыйсың–2

А. Яңаны алырга сәбәп булды дип дустыңны тынычландырасың – 3

В. Тавыш куптарасың – 1

4.Дустыңның син яратмаган кеше белән аралашканын белдең. Нишлисең?

А. “Син миңа дус түгел!”- 2

Б. “Нәрсәсе бар инде аның!”- 3

В. “Йә мин, йә ул!”- 1

5. Дустыңның тормышында зур проблемалар булачагын тоясың. Син...

А. Дуслыктан баш тартасың – 1

Б. Кисәтергә тырышасың – 3

В. Берни булмагандай кыланасың -2

6. Чын дус синеңчә...

А. Барысын да сөйләргә тиеш – 1

Б. Кирәк дип тапканын гына – 3

В. Үз проблемаларын үзе чишәргә тиеш -2

7. Дустың яңа костюм алды ди, тик синеңчә ул аңа килешми.

А. Бик килешә дисең – 1

Б. Бу костюм сине бизәми дисең – 2

В. Эндәшмисең - 3

8. Синеңчә...

А. Дустың синнән акыллырак – 2

Б. Синнән калышы – 1

В. Акыш үсеше ягыннан синең белән бер дәрәҗәдә - 3

19-24 балл

Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.

12-18 балл

Дусларың бар, әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.

8-11 балл

Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-яктагылар  читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксын, чөнки дусларсыз калуың ихтимал. (Нәтиҗә ясала).

  1. Модульләштерү.

  1. Рефлексив-бәяләү этабы.

      Укытучы. “Дуслык – ул  эчкерсез, ныклы бәйлелек”. В. Даль үзенең данлыклы толковый словарендә  дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тик томалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы  якын булган өчен. Хәзер, чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы дуслары була ала. Гомерлек дуслары.

Үзбәя.

Өй эше. "Безнең гаиләнең чын дуслары" дигән темага инша язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы.

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы....

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы" (уен-дәрес)

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән сыйныфтан тыш чара...

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы"презентация

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы" чарасына презентация...

Открытый урок-"Балалар дуслыгы"

Конспект урока 4 классе"Балалар дуслыгы"...

Тукай һәм Әмирхан дуслыгы

Тукай – Әмирхан, Әмирхан – Тукай... XX  йөз башы татар иҗтимагый- мәдәни тормышының терәк баганаларыннан булган бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Безнең бүгенге к...

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы

Егерменче йөз башында татар көндәлек  милли  матбугаты  барлыкка килгәннән соң әдәбият мәйданына күтәрелеп чыккан   дистәләрчә яңа исемнәрнең күренеклеләреннән берсе &nd...

Халыклар дуслыгы

quot;Халыклар дуслыгы" темасына презентация...