Татар теленнән бердәм республика тестына (БРТ) үрнәк варианты
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Хабирова Майсара Фаисовна

 

            Татар теленнән кучыларны бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү өчен материалның үрнәк варианты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kim.brt_.habirova_m.f.docx40.18 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызының татар теленнән

            бердәм республика тестына (БРТ) үрнәк варианты.

                                             

                                                    1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне үтәгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

  1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

 Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез.

Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

                                    Нәрсә ул мәхәббәт?

    Сырхауханәдән чыгып, өйдә ята башлаганнан соң, мәктәпкә бара алмадым - укытучылар өйгә килеп йөрделәр. Баштарак Гөлинә дә килгәләде. Күкрәгемә ятып үкси - үкси елаганы истә.

Университетка укырга кергәч тә хәлемне белештерде ул һәм... кинәт юкка чыкты. Мин аны эзләмәдем дә. Телефоннан да шылтыратмадым, чакырмадым да. Тик аны уйлап, чеметтереп, әрнеп, сызландырып, шашынып типкән йөрәгемне учыма кыскан килеш йоклый алмый борсаланып чыккан төннәремнең саны күпме икән?

Мәхәббәт бар диләр. Нәрсә соң ул? Мин Гөлинәне мәхәббәтем дип уйлый идем. Ансыз тормышымны күз алдыма да китерә алмый башладым. Уемда - ул, күңелемнән һәрчак аның белән сөйләшеп, серләшеп йөрдем.

    Ә хәзер? Әнә ул, кулга - кул тотынышып, Илсур белән безнең йорт каршыннан үтеп китте. Күзләрем белән аларны озатып калдым. Әллә миндә барлык хисләр дә үлеп беткәнме?

Юк икән! Йөрәгем шашынып тибә, мин, каерылып, аны эзлим. Тагын узып китмәсме, янәсе... Кары да, юеш асфальтка төшү белән, бик тиз эреп бетә, Гөлинәнең эзләре дә сакланып калмый ичмасам... (147 сүз)

                                                                                    (Рөстәм Галиуллиннан)

                               

                              Кыска изложение өчен текст планы

Абзац

номеры

Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)

1

Сырхауханәдән чыгу

2

Гөлинәнең килүе һәм юкка чыгуы

3

Гөлинәне мәхәббәтем дип уйлавым

4

Күзләрем белән аларны озатам

                                               Кыска изложение үрнәге

Сырхауханәдән чыккач, мәктәпкә бара алмадым - укытучылар өйгә килделәр, Гөлинә дә килгәләде. Үксеп, елаганы истә.

Университетка укырга кергәч, хәл белештерде ул һәм... кинәт югалды. Аны эзләмәдем, чакырмадым. Аны уйлап,  йокламаган төннәрем күпме икән?

Мәхәббәт бар диләр. Нәрсә ул? Гөлинәне мәхәббәтем дип уйладым. Ансыз тормышымны күз алдыма китермәдем. Күңелемнән аның белән серләштем.

     Ул, җитәкләшеп, Илсур белән безнең йорт каршыннан үтте.  Күзләрем белән аларны озаттым. Хисләрем  үлгәнме?

    Юк! Йөрәгем тибә, аны эзлим, узмасмы... Юеш асфальтта  кар эри, эзләре  сакланмый...       (76 сүз)

                                                  2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм  2 - 10 нчы биремнәрне үтәгез.

        Гафу ит, бабай!

      1)Соңгы арада гел авылга кайтасым килә. 2)Кышкы каникулларда төн җиткәнче таудан чана шуулар, кырлар буйлап чаңгыда йөрүләр сагындырды. 3)Анда әбием белән бабаем яши. 4)Әти аларның бердәнбер уллары булган. 5)Әбинең әтигә кадәр тапкан балалары, ни хикмәт, бер - бер артлы үлеп барганнар. 6)Әти берүзе исән калган.

7)Шуңа да бик кадерле бала булган ул. 8)Аны иркәләп, авыр эшләр кушмый гына үстергәннәр. 9) Бабам әйтә торган иде: “Әтиең туган нигездә калыр, күп - күп оныклар булыр, бергәләшеп күңелле яшәрбез дип хыяллана идем,” - дип.

10)Тик ул, Казан кызына -  әниемә гашыйк булып, шәһәрдә калган. 11)Әнинең авылга кайтасы килмәгән. 12)Әти дә йомшак холыклы әниемнең авылда яши алмасын чамалагандыр.

      13) Бик ярата иде ул аны. 14)Аларның бер - берсенә тавыш күтәргәннәрен, әрләшкәннәрен беркайчан да ишеткәнем булмады.

      15) Бабам нәселе белән мактанырга ярата иде. 16)Безнең нәсел - зыялылар нәселе, муллалар нәселе. 17)Бабаларым сәүдә иткәннәр, барысы да нык тормышлы; язу таныганнар, китап укыганнар. 18)Бабам: “Әгәр революция чыкмаса, мин, мәдрәсәдә мулла булып, Мәскәүнең үзендә кибетләр тотасы кеше идем”, -  ди. 19)Әти исә  югары уку йортын тәмамлап, заводта инженер булып эшләде. 20)“Нәселебезне дәвам итүче бердәнбер ир заты -   син,” -  ди иде миңа бабай.

       21)Эх, бабай! Нишлим соң, синең горурланып сөйләгән нәсел шәҗәрәңне дәвам итә алмыйм шул, гафу ит! 22)Минем белән бергә китәчәк нәселнең киләчәге...

                                                                                                       (Рөстәм Галиуллиннан)

Рөстәм Госман улы Галиуллин 1987 елның 26 нояберендә туган. Казанда яши “Гипнозчы малай” (“Мальчик-гипнотизёр”) (2008);  “Юлларда җил аки иде”(“На дорогах ветер был белым”…) (2012), “Ялгызлык”(“Одиночество”) исемле китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Язучы Рөстәм Галиуллинның әсәрләрендә бүгенгебез чагылышы, замана сулышы… Дөньяга яшьлек аша төбәлеп, автор чорыбызның караңгы һәм якты якларын зур осталык белән сурәтли.

2 - 10 нчы биремнәрнең җавабын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.

 2    Сингармонизм законының рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

  1. Бабам: “Әгәр революция чыкмаса, мин, мәдрәсәдә мулла булып, Мәскәүнең үзендә кибетләр тотасы кеше идем”, -  ди.
  2. Әнинең авылга кайтасы килмәгән.
  3. Минем белән бергә китәчәк нәселнең киләчәге.
  4. Әти аларның бердәнбер уллары булган.

Җавап: р е в о л ю ц и я

Башта җөмләләрне игътибар белән укып чыгыгыз. Калын һәм нечкә сузыклардан торган сүзне билгеләгез. Татар телендә сүзләр я калын сузыклардан гына ([а], [о], [у], [ы]), я нечкә сузыклардан гына ([ә], [ө], [ү], [е], [и]) оеша. Бу сингармонизмның рәт гармониясе дип атала. Телдә рәт гармониясенә буйсынмаган, ягъни арткы һәм алгы рәт сузыкларыннан торган сүзләр дә очрый. Алар сингармонизм законының рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр дип атала. Бу төркем сүзләргә алынма (радио, зифа) һәм кушма сүзләр (унбер, күпьеллык), кайбер алмашлыклар (миңа, сиңа) һәм кимлек дәрәҗәсендәге кайбер сыйфатлар (зәңгәрсу, көлсу) керә.

Тәкъдим ителгән җөмләләрнең беренчесендә сингармонизм законының рәт гармониясенә буйсынмаган  р е в о л ю ц и я сүзе кулланылган.

 3  15 -17 нче  җөмләләрдән исем фигыльнең  исемгә әйләнү очрагына мисал табып языгыз.

Җавап: язу.

Башта җөмләләрне игътибар белән укып чыгыгыз. Исем фигыльнең  исемгә әйләнү очрагын искә төшерү. Кайбер исем фигыльләр, фигыль билгеләрен югалтып, исемнәргә күчә ала. Мәсәлән, уку, тегү, буяу Һ.б.

  1. җөмләдә язу исем фигыльнең  исемгә әйләнгән очрагы.

 4  4 нче җөмләдән антоним булган сүзләрне языгыз.

Җавап: әти - ул

Башта җөмләне игътибар белән укып чыгыгыз. Һәр сүзнең җөмләдән антоним парын эзләп карагыз.

Антонимнар — капма-каршы мәгънәле сүзләр. Грамматик яктан антонимнар бер сүз төркеменә карыйлар: дус — дошман (исем), кайта — китә (фигыль), тиз — әкрен (рәвеш), җылы — салкын (сыйфат), юк — бар (хәбәрлек сүз).

Мәгънәләренә карап, а) әйбер - күренешләрнең сыйфатын белдерә торган,

ә) вакыт төшенчәсен белдерә торган, б) процессларны каршы куя торган,

в) әйбер - күренешләрнең күләмен белдерә торган антонимнар була.

г)Тел антонимнары һәм контекстуаль антонимнар була. Тел антонимнары даими рәвештә капма - каршы мәгънә белдерәләр, тормыштагы капма - каршы күренешләрнең атамасы булып торалар: батыр — куркак, зур — кечкенә, бара кайта. Контекстуаль антонимнар (антитеза) бары бер контекстта гына капма-каршы мәгънәдә киләләр, аерым бер ситуациядә генә «контрастлылык» төшенчәсенә ия булалар: Белем нур, белмәү хур. (Мәкаль) Әлеге мәкаль тулысынча антитезага корылган.

Антонимнар сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыра. Сөйләмдә аларны контраст картиналар бирү өчен кулланалар.

 5 15 -18  нче җөмләләрдән инфинитивны табып языгыз.

Җавап: м а к т а н ы р г а.

Башта җөмләләрне игътибар белән укып чыгыгыз. Фигыль сүз төркемен, аның төркемчәләрен искә төшерегез.

Инфинитив -  эш яки хәлнең максат яисә тиеш булу мәгънәсен белдереп килгән затланышсыз фигыль. Ул нишләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап бирә. Боерык фигыль сузык авазга тәмамланган очракта, инфинитив -рга/ ргә, тартык авазга тәмамланса, -ырга/ергә, -арга/-әргә кушымчалары ялганып ясала. Инфинитив барлыкта - юклыкта төрләнә. Юклык төре -маска/-мәскә кушымчалары ярдәмендә ясала (барырга бармаска, пешерергә — пешермәскә).

 6 7 нче җөмләдән алынма сүзне табып языгыз.

Җавап: кадерле.

Башта җөмләне игътибар белән укыгыз. Татар теленең сүзлек составы килеп чыгышы ягыннан төп ике төркемгә бүленә: 1)төрки - татар сүзләре, 2)алынмалар. Төрки - татар сүзләре телдә актив кулланылышта йөриләр, тормыштагы әһәмиятле төшенчәләрне белдерәләр. Бу төр сүзләрнең төп өлешен туганлык атамалары (әби, бабай, әти, әни), кеше әгъзасы атамалары (кул, аяк, күз, йөрәк), саннар (бер, ике, ун, егерме, мең), төсне белдергән сыйфатлар (сары, ак, кызыл, яшел), алмашлыклар (мин, син, ул, без), фигыльләр (атлый, көлә, йоклый, сөйли) һ. б. сүзләр алып тора.

Алынма сүзләр дип кардәш булмаган телләрдән кергән сүзләрне атыйлар. Хәзер татар телендә актив кулланылган алынма сүзләр түбәндәге төп төрләргә бүленә: гарәп һәм фарсы алынмалары, рус һәм Европа телләреннән кергән сүзләр. Алынма сүзләрнең төп аермалы билгеләре: сингармонизм законы сакланмау (зинһар, китап), сүз башында татар теленә хас булмаган авазлар килү (халык, һаман, этаж, жокей), кайбер очракларда сүз басымының соңгы иҗеккә төшмәве (әмма, конкурс, фәкать, ректор)', сүз составында [һ], [х], [,] (һәмзә), [гъ], [къ], [з], [д], [м], [э], [ж] авазлары һәм дж, инг авазлар кушылмасы кулланылу.

Гарәп һәм фарсы алынмалары татар теленең фонетик, грамматик закончалыкларына буйсынганнар, төрки - татар чыгышлы сүзләргә шактый якын торалар. Аларның тематик төркемнәре: дини эчтәлекле сүзләр (мәдрәсә, мәчет), мәгариф, уку - укыту өлкәсенә караган сүзләр (китап, гыйлем, дәфтәр), әдәбият һәм мәдәният өлкәсенә караган сүзләр (әсәр, кыйсса, мәдәни), кешенең холкын тасвирлаган сүзләр (тыйнак, әдәпле, дуамал), тормыш - көнкүрешкә караган сүзләр (такта, халык, тәрәзә), вакыт, көн атамалары (заман, дәвер, дүшәмбе, сишәмбе), абстракт мәгънәле сүзләр (нәфис, максат, кәеф, газап, шат) һ. б.

Тикшерелгән җөмләдәге кадерле сүзе -  гарәп алынмасы.

 7 11 - 14 нче җөмләләрдән кире сүз тәртибе кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: 13.

Башта җөмләләрне игътибар белән укыгыз. Һәр җөмлә кисәгенең урнашу урынына игътибар итегез.

Татар телендә, гадәттә, ия хәбәрдән алда килә. Аергыч аерылмыштан, тәмамлык һәм хәлләр үзләре ияреп килгән кисәктән алда урнаша. Бу туры сүз тәртибе була. Шигърияттә, җанлы сөйләмдә һәм тойгылы җөмләләрдә ия хәбәрдән соң, аергыч аерылмыштан соң һәм тәмамлык белән хәлләр дә ияртүче кисәкләрдән соң урнашырга мөмкин. Бу күренеш кире сүз тәртибе, ягъни инверсия дип атала.

 8  Түбәндәге җөмләдә барлык тыныш билгеләре номерланган.  Җөмләдә аныклагыч һәм аныкланмыш арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Тик ул,(1) Казан кызына – (2)  әниемә гашыйк булып, (3)шәһәрдә калган.

Җавап: 2

 9     22 нче җөмләдән ияне табып языгыз.

Җавап: киләчәге

Җөмләдә ияне табу өчен, аның төп өч үзенчәлеген белергә кирәк:

Ия һәрвакыт баш килештә була, җөмләнең башка кисәкләренә буйсынмый

Ия янында бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр булмый.

Шулай ук ия составында күплек, тартым кушымчалары булырга мөмкин.

Ия янында кисәкчәләр килә ала.

Ияләр парлы яки кушма сүзләр белән бирелергә мөмкин.

Ияләр тиңдәшләнеп тә килергә мөмкин. Тиңдәш ияләр тезү, каршы кую интонациясе, тезүче теркәгечләр аша бәйләнәләр.

Гадәти язма сөйләмдә ия хәбәр алдындагы теләсә нинди урында (җөмлә башында; хәбәр алдыннан; яңалык белдермәсә, җөмләнең уртасында; тойгылы сөйләмдә җөмләнең ахырында) килә ала.

 10 17 - 20 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр  кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: 17

                                               

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1 нче һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1 “Эх, бабай! Нишлим соң, синең горурланып сөйләгән нәсел шәҗәрәңне дәвам итә алмыйм шул, гафу ит! Минем белән бергә китәчәк нәселнең киләчәге...

 җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз.

Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, нуль балл куела.

11.2.  “ Ата - бабам торган җир, кендек каным тамган җир”, - диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? “Җир - суы бар җирен сөйләр, Ил - йорты бар илен сөйләр, Ил - йорты юк ниен сөйләр?” - дигән әйтем дә бар. Ә сез бу турыда ничек уйлыйсыз? “Дәвамсыз нәсел үкенечле ул!” темасына сочинение языгыз.

Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, нуль балл куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерлек.

Татар теленнән үрнәк БРИ контроль үлчәү материаллары...

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Единое республиканское тестирование  по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык      в русских группах общеобразовательных   организаций     ...

Рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына  татар теленнән бердәм республика тестын үтүгә тест (1 вариант)....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок....

Татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)

9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)...

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....

ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН КУЛЛАНМА

Кулланма 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Әлеге кулланманыӊ мəгълүмати һəм хокукый нигезен Татарстан Республикасы Мəгариф һə...