СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШ
классный час на тему

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үземнең эш дәверемдә иҗатка сәләтле укучылар белән эшләү программасы төзедем. Үз эшемнең максат һәм бурычларын, принципларын билгеләдем. Хәзерге заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү - хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sltle_balalar_beln_esh.docx37.8 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Татарстан РеспубликасыӘлмәт шәһәре

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

 “20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Каралды”                              “Килешенде”                                      “Раслыйм”

методик берләшмә                  милли эшләр буенча                          мәктәп директоры

утырышында                           директор урынбасары                      

_________________                ________________                             ________________

Юсупова Л.Ф.                           Вафина Г.А.                                            Галанина С.Л.

Беркетмә № ___                      “___”август 2016ел                            Приказ №____

“___”август 2016ел                                                                             “___”сентябрь 2016 ел

СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР  БЕЛӘН ЭШ

 

югары   квалификацион  категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабирҗанова Җәмилә Фаткылгаен кызы

                                                       

                                                                        Әлмәт   2016

Аңлатма язуы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үземнең эш дәверемдә иҗатка сәләтле укучылар белән эшләү программасы төзедем. Үз эшемнең максат һәм бурычларын, принципларын билгеләдем. Хәзерге заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү - хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

Татар теле һәм әдәбиятыннан өстәмә белем бирү максатыннан чыгып төзелгән “Иҗатка сәләтле балалар белән эшләү” программасы укучыларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен ачуны һәм үстерүне күздә тота. Программа нигезендә, эшчәнлек дәресләрдән соң уздырыла һәм татар теле, әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә тора. Анда балаларның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү, аңа мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела. Биредә татар халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнергә, иҗат итәргә теләгән һәм сәләтләре булган балалар йөри.

Шулай ук әлеге чаралар укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләү, бер-береңә игътибарлы булуны, ярдәм итүне үзмаксат итеп куя.

Сүз дә юк, эш дәверендә балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә булуын беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле укучылар белән эшләү бу фәннәр өлкәсендә укучыларның белемнәрен киңәйтә, сәләтле укучыларның мөстәкыйль рәвештә үз белемнәрен һәм үзүсешләрен арттыруга этәргеч ясый, алга таба шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш эшләрдә сәләтле укучылар белән фәнни- тикшеренү эшләре алып барыла. Сәләтле укучыларның фәнни- тикшеренү эше белән шөгыльләнүе уку процессының әһәмиятле бер өлеше булып тора. Фәнни- тикшеренү эшчәнлегендә катнашу укучыларның танып белү активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый. Фәнни эш башкару алга таба белем алу юнәлешен, укучының үз һөнәрен дәресрәк билгеләргә дә ярдәм итә. Төрле чыганаклар белән эшләгәндә, тикшерү төрендәге хезмәт башкару барышында укучыларда билгеле бер сыйфатлар тәрбияләнә. Үзенең һәм әйләнә - тирәдәгеләрнең акыл хезмәтенә хөрмәт белән карау, башкалар фикеренә игътибарлы булу, үзенең ясаган нәтиҗәләренең дөреслеккә туры килүе өчен җаваплылык хисе тою - әнә шундыйлардан. Ә иң кыйммәте- аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабына. Һәр уңыш башка укучыларга фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә этәргеч була. Димәк , мәктәп алдында торган бурычларны үтәргә булыша. Мәктәпләрдә укытучылар һәм укучылар фәнни эшләргә зур җаваплылык тоеп карасалар, алга таба иҗади сәләткә ия булган балаларга үз юлларын табу мөмкинлеге кебек проблемаларны чишәргә мөмкинлек булыр иде.

Соңгы ике уку елында безнең мәктәптә бу эшкә укучылар бик теләп тартылды. Мәсәлән, Муталлапова Миләүшәнең  Ризаэддин Фәхреддин  мирасын барлауга багышланган   фәнни- тикшеренү эше  Россия  күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы фәнни-эзләнә эше”  бәйгесенә җибәрелде һәм III  урынга лаек булды. Миләүшә - татар әдәбияты буенча мәктәп олимпиадасында 3нче урынны яулады.Шәһәр буенча уздырылган “Без тарихта эзлебез” темасы буенча язылган иншалар бәйгесендә 1че урынны алды.

Иҗатка сәләтле балалар белән эшнең нәтиҗәләре үзен көттерми.

Менә – Шарипов Нияз. Ул 7 нче сыйныфта укый. Оста, сәләтле шигырь сөйләүче, алып баручы да. Үткән уку елында Г.Тукайга багышланып уздырылган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә 1нче урынны яулады.Март аенда мәктәп күләмендә үткәрелгән “Без – XXI гасыр балалары” темасына уздырылган фәнни-эзләнү бәйгесендә 3нче урынны алды.

Клара Булатова иҗатына багышлап уздырылган  Премия бирү чарасында Эркаев Ришат шигыръ сөйләү буенча дипломга лаек булды. 6нчынче сыйныф укучысы Шарипов Нияз лауреат исемен яулады, шәһәр күләмендә уздырылган шигырь укучылар бәйгесендә «Иң оста башкаручы” номинация дипломы белән бүләкләнде.

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Яңа мәктәп шартларында андый балаларны күрә һәм сәләтен үстерү өчен шартлар булдырырга , ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңлый һәм бәяләргә өйрәнә. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

Тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, иҗатка сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны һичшиксез артачак, әлбәттә.

Программаның максаты һәм бурычлары:

- укучыларның сәләтләрен һәръяклап ачу һәм үстерү өчен реаль шартлар булдыру;

- милли - төбәк компоненты материаллары белән танышу;

- язучыларыбызның иҗатын тирәнрәк өйрәнү;

- дәрестә алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу       күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү;

- иҗат эше белән шөгыльләнү һәм материалларны төрле басмаларга тәкъдим итү;

- төрле район һәм республика бәйгеләрендә катнашу

 

Талантлы балаларның барлау һәм алар белән эш этаплары.

I этап –  башлангыч сыйныфларда сәләтле балалар белән танышу  һәм аларның нинди өлкәдә таланты булуын ачыклау.

II этап – диагностик (5-9 кл.) индивидуаль бәя бирү.

III этап – укучы сәләтенең формалашуы.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәгеләр үтәлергә тиеш.

  • программа материалын баету
  • сәләтле укучыларның хезмәтләрен күрә белү
  • махсус программа белән эшләү
  • дифферинциаль якын килү, аларга консультацияләр бирү
  • үз һәм сыйныф эшчәнлеген анализлау
  • иҗади эш өчен материал әзерләү
  • укучыларның киеренкелеген киметү

Эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла :

      1. Эстетик юнәлеш

            1) нәфис сүз;

  1. Филологик юнәлеш
  1. поэзия;
  2. проза;
  3. туган телне тирәнтен өйрәнү

  4.  Әйләнә-тирә мохит.

     Фәнни – тикшеренү эше нигезләмәсе

Укучыларның төркемнәргә бүленеше.

Юнәлеш

Төрләре

 Укучының фамилиясе

Эстетика

1) нәфис сүз;

     

Шарипов Нияз Байкал улы

Филология

поэзия, шигырь төзелеше (татарча һәм русча);

проза, иҗат итү нигезләре (татарча һәм русча);

туган телне тирәнәйтеп өйрәнү;

Эркаев Ришат Алишерович

Сафин Ильназ Рушатович

Әйләнә-тирә мохит

  Фәнни-тикшеренү эше

Шарипов Нияз Байкал улы

       

 

    

   №

             

                                     Эш төре

       

        Үткәрү  вакыты

1

Фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау.

сентябрь

2

 Укучылар белән эш дәфтәрләре башлау.

сентябрь

3

Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау:

      - үз фикерен ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте;

      - эчтәлекне сөйли белү;

      - терминнар куллана белү;

      - грамоталылык;

      - иҗадилык.

Ел дәвамында

4

Укучыларның  логик фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә кызыклы материаллар белән эшләү

Ел дәвамында

5

Газета-журналларда татар теле һәм әдәбияты фәне темаларына караган ребуслар, кроссвордлар чишү, кызыклы материаллар өстендә эш.

Ел дәвамында

6

Язучылар турында өстәмә мәгълүматлар туплау, папкалар эшләү.

Ел дәвамында

7

Аерым темалар буенча тестлар эшләү.

Ел дәвамында

8

Муса Җәлил  иҗатына багышланган,  тормыш юлын чагылдырган презентацияләр, шигырь сөйләүчеләр , рәсем ясау бәйгеләрендә катнашу.

февраль

9

“ Мәгариф” журналында чыгып килүче олимпиада биремнәрен чишү.

Бирем бирелгәннән соң

10

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Ел дәвамында

11

Картиналар буенча миниатюр – сочинениеләр язу.

декабрь

12

Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү.

Ел дәвамында

13

Укучыларны мәктәп, район, республика олимпиадаларына әзерләү

сентябрь-декабрь

14

Район, республика буенча сочинение конкурсларына әзерләү һәм катнаштыру

Ел дәвамында

15

Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар,махсус биремнәр эшләтү.

Ел дәвамында

16

Мәктәп буенча уздырылган “Без -  XX Iгасыр балалары” темасына багышлап уздырылган фәнни-эзләнү конференциясендә катнашу.

февраль

17

“Тукай-безнең күңелләрдә”темасына шигырь сөйләү, рәсем ясау бәйгесендә катнашу.

апрель

18

Укучыларны шәһәркүләм “Нәфис сүз остасы”конкурсларына әзерләү.

апрель - май

                         

                                                   

                                                                                   

Сәләтле бала тәрбияләгез.

                                                                               (Дэвид Льюи)

  1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.

      2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгатмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

      3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

      4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

      5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

      6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

      7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы  нәрсәләрне даими укыйм.

      8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

      9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

     10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

     11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

     12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

     13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

     14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.