Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прогаммасы. 9 сыйныф.
рабочая программа (9 класс) по теме

Хайрутдинова Фаридя Салиховна

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы. 9 сыйныф

Скачать:


Предварительный просмотр:

           

                                    9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасының  паспорты

Сыйныф  - 9

Укытучы-

Сәгатьләр саны:

барлыгы 68  сәгать;  атнага  2 сәгать.

Планлаштырылган контроль  диктант - 5 ,  диктант- 1 , изложение – 2, сочинение -   сәгать.

 Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынган үрнәк программалар:  www.mon.tatar.ru. Рус мәктәпләрендә  укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа. 5- 9 нчы  сыйныфлар.Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисова, Ч.М.Харисова, Г.Р. Шакирова.Казан- 2013 нче ел.
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт  ителгән  “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы”на ( татар балалары өчен, 1 – 11 сыйныфлар/ төзүче- авторлары: Ф.Г. Галимуллин, З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева /, - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011ел)
  • Базис уку планы нигезендә төзелгән Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре 3 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына уку планы.

 

 Уку- укыту методик комплекты:

 ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек”  (татар балалары өчен), авторлары:К.З.Зиннатуллина, Ф.Ф.Фатыйхова, Р.Х.Мирзаһитов, К.: “Татарстан китап нәшрияты”,  2011.

                                                                                     Аңлатма язуы.

     Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынган үрнәк программалар:  www.mon.tatar.ru. Рус мәктәпләрендә  укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа. 5- 9 нчы  сыйыфлар.Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисова, Ч.М.Харисова, Г.Р. Шакирова.Казан- 2013 нче ел., муниципаль бюджет гомуми  белем учреждениесе “Зәй 3 нче урта гомуми белем мәктәбе”нең уку-укыту планына  нигезләнеп татар теле  атнага 2 сәгать исәбеннән 68 сәгатькә төзелде.

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, уку- укыту методик комплектыннан,  төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның тематик эчтәлегеннән, 9 нчы сыйныфлар өчен  үзләштерелергә тиешле грамматик минимумнан, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән, укыту- тематик, календарь-тематик планнан, кулланылган әдәбият исемлегеннән.

       Татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылу мөмкинлекләренә туры китереп билгеләнә.

Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган  культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру.

Белем бирүнең  шушы максатын тормышка ашыру мәктәп һәм гимназияләр алдына түбәндәге таләпләрне куя:

  • укучыларны үз иленең гражданнары һәм патриотлары итеп тәрбияләүдә, аларны халыкның рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен үзләштерердәй итеп үстерүдә татар теленең әһәмияте;
  • укучыларның рухи-әхлакый сыйфатларын булдыру, аларның төрле яклап - гражданлык, иҗтимагый, шәхси үсешен тәэмин итү, яшь буынның иҗади сәләтен үстерү, сәламәтлеген саклау һәм ныгыту юнәлешендә эшләү;
  • туган тел буенча төп мәктәптә белем бирүдә эзлеклелекне тәэмин итү;
  • балаларга төп белемне сыйфатлы итеп бирү, аларны җәмгыятьтә үз урынын табардай, төрле милләт вәкилләре арасында үзара дус һәм тату яшәрдәй  шәхес итеп тәрбияләү;
  • белем һәм тәрбия биргәндә, укучыны кабатланмас аерым бер үзенчәлеккә ия булган шәхес итеп күзаллау;
  • туган тел дәресләрендә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне укучыларның үз сөйләмнәрендә дөрес һәм тиешенчә куллана белүләренә ирешү, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы шәхес итеп тәрбияләү;
  • балаларда киләчәктә алачак һөнәрләренә аңлы караш тәрбияләү, аларның җәмгыятьтә үз урыннарын таба белүләренә ирешүдә туган телнең әһәмияте;
  • укучыларны шәхси, иҗтимагый, гаилә һәм дәүләт таләпләренә туры килердәй белем һәм күнекмәләр белән коралландыруны күз уңында тоту;
  • балаларга  белем бирүне бердәй сыйфатлы итеп, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле булган балалар да үзләштерердәй итеп  оештыру;
  • укучылар ала торган  белем һәм тәрбиягә бердәй таләпләр белән якын килү, шәхесне киләчәк иҗимагый тормышта үз урынын табардай итеп тәрбияләү;
  • уку-укыту эшендә дәрестән тыш формаларны да тиешенчә файдалану;
  • төрле клублар, секцияләр, студия һәм түгәрәк эшләре аша укучыларның сәләтен ачыклау, аларга  һөнәри юнәлеш алуда ярдәм итү, укуда һәм җәмәгать эшләрендә катнашу аша сәләтле балаларны барлау һәм аларны алга таба үстерү, бу юнәлештә өстәмә белем бирү учреждениеләренең  эшчәнлегенә таяну;
  • уку-укыту эшен тиешенчә оештыруда укучылар белән бергә ата-аналар һәм киң җәмәгатьчелек фикерен дә исәпкә алу;
  • укучыларда үзләре яши торган төбәккә (авыл, шәһәр, район, бистәгә) карата уңай караш тәрбияләү, моның өчен татар теле дәресләре белән бергә әдәбият, география, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен дә файдалану.

Укытучы көндәлек эшендә таяна торган төп принциплар: 

  • психологик принциплар: укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу;
  • гомумдидактик принциплар: фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, үстерешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек;
  • лингвистик принциплар: системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функциональ–семантик, культурологик;
  •  методик принциплар: аралашу, концентрик, ситуатив-тематик, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.

Укыту методы һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент һ.б.

Рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары:

1. Телне өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

2. Татар теленең барлык бүлекләре буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана  белергә өйрәтү.

5. Туган тел ярдәмендә  өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияты мирасына тарту.

8. Татар теле дәресләрендә белем бирү белән бергә тәрбияви бурычны да онытмау. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту. Изложение һәм сочинениеләрне дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздыру.

9. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү. Аралашканда, фикерләрне ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп белдерү. Укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү.

10. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Күпчелеген укучыларның рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аларның рус телендәге үзенчәлекләрен (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.

Программа системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык һәм көч җитү, дәвамчанлык һ.б.  принциплар буенча эшләүне истә тотып төзелде.

Бәйләнеше сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан санала.  Андый дәресләр укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү максатларын куя.

Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү, гадәттә, өч юнәлештә алып барыла.

Беренче юнәлеш телебезнең әдәби нормаларын үзләштерүдән гыйбарәт.

Укучыларның сөйләм телен үстерүдәге икенче юнәлеш — аларның сүз байлыгын арттыруга һәм һәр сүзне урынын белеп куллануга ирешүне максат итеп куя.

Сөйләм үстерүнең өченче юнәлеше – укучыларның әйтергә теләгән фикерен сөйләмә һәм язма формада, ягъни телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белүләренә ирешү. Бу аралашканда, чыгышлар ясаганда, сочинение һәм изложениеләр язганда, әдәби әсәрләргә анализ биргәндә, дәрестә һәм сыйныфтан тыш чаралар вакытында тормышка ашырыла.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Аралашу компетенциясе – барлык сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу, башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби телендә телдән һәм язма формада ирекле аралашу, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; урта сыйныф укучыларына хас булган кызыксыну даирәсенә, психологик һәм төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә туган телдә аралаша белү, дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану.

Лингвистик компетенция – тел белеме, аның төзелеше, үсеше һәм функциясе турындагы белемнәрне системалаштыру, лингвистик анализ ясый белү; тел белеме һәм аның бүлекләре буенча гомуми мәгълүматлылык; татар әдәби теленең төп нормаларына ия булу, укучыларның сүзлек байлыгының, сөйләмнәренең грамматик төзелешенең камиллеге; төрле лингвистик сүзлекләрдән ирекле файдалана алу.

Телгә өйрәткәндә, аралашу эшчәнлегенә караган универсаль  күнекмәләрдән түбәндәгеләрне булдыруга һәм үстерүгә өстенлек бирелә:

  • төркем белән эшләү күнекмәләре алу. Укучының иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү күнекмәләренә ия булуы балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә;
  • аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә, шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне дә күз уңында тота;
  • телне өйрәнү сөйләм эшчәнлеген үстерүне дә алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнгәндә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү  —  укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү; тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү; татар сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү, шулар аша халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңлау, телнең милләтләр арасында аралашу-аңлашу чарасы булуына төшенү; тел тарихы белән халык тормышының аерылгысыз булуын күзаллау.

Шуның белән беррәттән, аралашу эшчәнлегенә караган универсаль  күнекмәләрдән түбәндәгеләрне ассызыклап китү урынлы булыр:

  • төркем белән эшләү күнекмәләре алу. Укучының иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү күнекмәләренә ия булуы балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә;
  • аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә һәм шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне дә күз уңында тота;
  • телне өйрәнү сөйләм эшчәнлеген үстерүне дә алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнгәндә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.

Бу җәһәттән, татар телен өйрәнгәндә, укучыларның универсаль  танып-белү гамәлләрен булдыру һәм камилләштерү алдагы нәтиҗәләргә китерә:

  • балалар проектлау-тикшеренү күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерәләр;
  • мәгънәсенә төшенеп уку һәм алган мәгълүмат белән эшли белү күнекмәләре бирелә;
  • танып-белү методын гамәли яктан куллана белергә өйрәтә, бу яктан тел өйрәнү дәресләрендә укучылар логик фикерләү алымнарына да ия булалар.

Башлангыч сыйныфта алган, үзләштерелгән мәгълүмат белән эшләү күнекмәләре 5-9 нчы сыйныфларда тагын да камилләштерелә һәм үстерелә. Бу уңайдан түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелә:

  • әзер мәгълүмат чыганакларындагы фикерләрне системага салып, чагыштырып, тикшереп һәм гомумиләштереп, мөстәкыйль аңлатмалар бирергә өйрәнелә;
  • аерым текстлар белән эшләгәндә, төп фикерне аерып алып, аны тезис рәвешендә кыска, җыйнак һәм төгәл итеп, график (таблица, схема, карта яки диаграмма) формасында җиткерү;
  • булган таблица, схема һәм график рәсемнәрне тутыра яки тулыландыра белү. Моның өчен тел дәресләрендә мәгълүматны төрле чыганаклардан һәм заманча техник чаратлар ярдәмендә эзләп табарга өйрәтү, Интернет челтәреннән урынлы, чамасын белеп һәм дөрес итеп файдалану.

Укучыларның танып-белү компетенциясен үстерүдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү күздә тотыла:

  • ана теле дәресләрендә укучылар туган илнең тарихи-географик образын күзаллый белергә, шуңа бәйле рәвештә туган ягының тарихын һәм географиясен, аның мәдәни мирасын һәм традицияләрен күзаллый белү;
  • тел дәресләрендә үтелә торган темаларга бәйле рәвештә туган илнең иҗтимагый-сәяси төзелешен, анда булып узган тарихи вакыйгаларны хронологик һәм фактик яктан белергә бурычлы; шуңа бәйле рәвештә дәүләт символлары  булып саналган герб, флаг һәм гимнны, дәүләт бәйрәмнәрен дә белү;
  • илнең гражданнары буларак, укучылар үзләренең хокук һәм бурычларын,  милли традицияләрен, мәдәниятларын, аның кыйммәтләрен аңлау һәм белү.

Тел системасы

“Фонетика. Орфоэпия. Графика” бүлегендә төп һәм югары сыйныфларда укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:

-    сүзләргә фонетик анализ ясарга өйрәнә;

- татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлый;

- татар теленең орфоэпик сүзлегеннән төрле белешмәләрдән кирәклек мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга өйрәнә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  •  фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;
  • проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;
  • мультимедия формасындагы орфоэпик сүзлек һәм белешмә материаллардан кирәкле мәгълүматны эзләп табып, аны үзенә кирәк вакытта файдалана белү.

 “Морфемика һәм сүз төзелеше” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • сүзне морфемаларга бүлә;
  • өйрәнелгән сүз ясау ысулларын билгели;
  • бирелгән сүздән (тамырдан)  төрле  сүзләр ясый;
  • морфемика һәм сүз ясалышын өйрәнү укучыны дөрес язарга, сүз төркемнәрен һәм җөмлә кисәкләрен танырга ярдәм итә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрү;
  • әдәби текстларда сүз ясау элементларының сурәтләү чарасы буларак та  әһәмиятен аңлау;
  • сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;
  • сүзнең дөрес язылышын һәм лексик мәгънәсен аңлату өчен, аның этимологик ягына игътибар итү.

“Лексикология һәм фразеология” бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:

  • сүзләргә лексик анализ ясый (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыклый; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирә);
  • сүзләрнең синонимнар һәм антонимнар таба;
  • фразеологик әйтелмәләрне таный;
  • лексик синонимия күренешен кирәкмәгән кабатлаулардан саклау һәм сөйләмне бәйләнешле итү чарасы буларак файдалана;
  • сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтлү чараларын – метафора, эпитет, сынландыруны билгели;
  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалана;

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясау;
  • сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру;
  • төрле омонимнарны тану;
  • үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;
  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда лексик-фразеологик чараларны таный, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган лексик чараларны белү;
  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм  мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

 “Морфология” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • татар телендәге сүз төркемнәрен аера белә;
  • аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерә;
  • сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;
  • морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә куллана.

 Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • укучы морфологиянең сүзлек составын тикшерү;
  • грамматик омонимнарны аеру;
  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;
  • төрле  сүзлекләрдән һәм  мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

 “Синтаксис” бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:

  • укучы синтаксисның төп берәмлекләреннән сүзтезмә һәм җөмләләрне, аларның төрләрен аерырга өйрәнә;
  • сүзтезмә һәм җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә;
  • сүз төркемнәренең төрле синтаксик формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;
  • укучылар синтаксистан булган белем һәм күнекмәләрен башка төрле анализлар вакытында да куллана белә.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда синтаксик чараларны тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган синтаксик чараларны белү;
  • синтаксик конструкцияләрне функциональ-стилистик үзенчәлекләре ягыннан тикшеү, аларның сөйләмне сәнгатьле итү чарасы булуын аңлау.

 “Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:

  • язуда орфографик һәм пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалана;
  • сүзнең дөрес язылышын телдән сөйләү яки язма рәвештә аңлата;
  • орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә;
  • орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны таба һәм аларны язуда куллана.

 Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтү;
  • орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән (мультимедия чараларыннан)  кирәкле мәгълүматны табу һәм аларны язуда урынлы итеп куллану.

“Стиистика”  бүлегендә укучы:

  • функциональ (фәнни, махсус эш һәм публицистик) стильләр белән таныша, аларның жанр үзенчәлекләрен билгели;
  • аудитория (иптәшләре) алдында чыгыш ясарга өйрәнә: аның темасын билгели, максат һәм бурычларын күрсәтә;
  • тел чараларын тыңлаучыларның яшь, психологик үзенчәлекләрен һәм сайланган темангың белем дәрәҗәсенә туры килүен һ.б. истә тотып сайлый.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләрне аңлый һәм аңлата белә;
  • төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшли (аларны билгеләнгән максаттан чыгып укый, мәгълүмати яктан кисәкләргә бүлеп эшкәртә);
  • төрле характердагы текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә, бу вакытта телдән һәм язма сөйләм нормаларын саклап эш итә.

“Тел һәм мәдәният” бүлегендә укучы:

  • милли-мәдәни компонентка ия булган тел берәмлекләрен халык авыз иҗаты әсәрләреннән, тарихи темаларга язылган һәм матур әдәбият әсәрләреннән аерып ала;
  • телне өйрәнү ил тарихын һәм мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итә дигән фикерне раслардай мисаллар таба;
  • көндәлек тормышта һәм укуда татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен белеп һәм тиешенчә куллана.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

  • телнең халык мәдәнияте һәм тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә булуын аерым мисаллар ярдәме белән тасвирлау;
  • татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен Россиядә яшәүче башка халыкларның сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән чагыштыру, аларга характеристика бирү.

Татар теленнән гомуми программа

Фонетика. Орфоэпия

  1. Тел белеменең бер бүлеге буларак фонетика. Сузык һәм тартык авазлар. Иҗек. Сүз басымы.

Тел белеменең бер бүлеге буларак орфоэпия. Татар сүзләрендә басым һәм сүзләрне дөрес әйтү нормалары. Сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Аларга фонетик анализ ясау.

Үзеңнең һәм иптәшләреңнең сөйләменә орфоэпик яктан чыгып бәя бирү (авазларның әйтелеше, сүз басымын дөрес кую). Шушы максаттан чыгып, орфоэпик сүзлектән файдалана белү.

Графика   1.Тел белеменең бер бүлеге буларак графика. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.

2. Сүзнең аваз һәм хәрефләрен чагыштыру. Алфавитны белүнең сүзлекләрдән, төрле белешмә әдәбияттан фадаланудагы әһәмиятен аңлау.

Морфемика һәм сүз ясалышы

  1. Тел белеменең бер бүлеге буларак морфемика һәм сүз ясалышы. .  

Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләр. Төрле сүз төркемнәрен  ясый торган  кушымчалар.

Төрле ысуллар белән сүз ясалу: ясагыч кушымчалар ярдәмендә, сүзләр кушылу ысулы, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү һ.б.

  1. Морфеманың сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәге булуын, аның яңа сүз һәм форма ясаудагы әһәмиятен аңлау.

Сүзләрнең ясалу ысулларын билгеләү.

Уку эшендә төрле (сүз ясалышы, этимологик) сүзлекләрдән файдалану.

Лексикология һәм фразеология

Тел белеменең бер бүлеге буларак лексикология. Тел берәмлеге буларак сүз, аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Синонимнар, антонимнар һәм омонимнар. Татар теленең синонимнар һәм антонимнар сүзлекләре.

Килеп чыгышы буенча татар теленең сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм алынма сүзләр.

Кулланылу өлкәсе буенча сүзлек составы: гомум кулланылыштагы сүзләр. Диалекталь сүзләр. Терминнар һәм һөнәри сүзләр. Жаргон сүзләр, сленг.

Кулланылу ешлыгы буенча сүзлек составы:  актив һәм пассив сүзләр, иске сүзләр, тарихи сүзләр, яңа сүзләр.

Тел белеменең бер бүлеге буларак  фразеолология. Фразеологизмнар. Фразеологик сүзлек.

2. Сүзләрне мәгънәсенә карап,  килеп чыгышы буенча, кулланылу өлкәсе буенча,  кулланылу ешлыгы буенча бүлә белү.

Сүзләрне тиешле ситуациягә карап һәм урынлы файдалану.

Сүзләргә лексик анализ ясау.

Уку эшендә төрле (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, этимологик, фразеологик) сүзлекләрдән файдалану.

Морфология

Тел белеменең бер бүлеге буларак  морфология.

Татар телендә сүз төркемнәре һәм аларны классификацияләү.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре.

Хәбәрлек сүзләр.

Модаль мәгънәле сүз төркемнәре: кисәкчәләр, ымлыклар, модаль сүзләр.

Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлекләр һәм теркәгечләр.

2. Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсенә, морфологик һәм синтаксик билгеләренә карап билгеләү. Төрле сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

Синтаксис

  1. Тел белеменең бер бүлеге буларак  синтаксис, аның төп берәмлекләреннән сүзтезмәләр һәм җөмләләр.

Сүзтезмәләрнең төрләре, иярүче сүзнең ияртүчегә бәйләнү юллары.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе. Тиңдәш кисәкләр. Җөмлә кисәкләренең аерымлануы.

Гади җөмлә төрләре: бер һәм ике составлы, җыйнак һәм җәенке, тулы һәм ким, раслау һәм инкарь җөмләләр.

Кушма җөмләләрнең төрләре: тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Күптезмәле кушма җөмләләр.

Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрләре.

Туры һәм кыек сөйләм.

  1. Төрле сүзтезмәләргә һәм җөмләләргә синтаксик анализ ясау, аларны сөйләмдә урынлы куллану. Сөйләмне җанландыру һәм матурлау өчен, җөмләләрдә синонимия күренешеннән файдалану.

Орфография һәм пунктуация

  1. Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак орфография.

Сузык һәм тартык аваз хәрефләренең, ь һәм ъ билгеләренең дөрес язылышы.

Сүзләрне кушып, сызыкча аша һәм аерым язу.

Баш хәреф һәм юл хәрефләрен дөрес язу.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Орфографик сүзлекләрдән ззйдалану.

Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак пунктуация.

Тыныш билгеләре һәм аларның әһәмияте.

Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Туры һәм кыек сөйләм, диалог һәм цитата янында тыныш билгеләре.

  1. Ана теле дәресләрендә укучыларның орфографик һәм пунктуацион  сәләтләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләмдә аларның әһәмиятен аңлау. Җөмләдәге тыныш билгеләрен кирәкле урында куя белүдә интонациянең әһәмиятен аңлау.

Укучыларның орфографик һәм пунктуацион  сәләтләрен үстерүдә орфографик сүзлекләрдән һәм башка төрле белешмә әдәбияттан файдалану.

Стилистика

Функциональ (фәнни, махсус эш һәм публицистик) стильләр, аларның жанрлары һәм үзенчәлекләре.

Аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү: темасын сайлау, максат һәм бурычларын билгеләү; тел чараларын тыңлаучыларның үзенчәлекләрен истә тотып сайлау.

Телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләр.

Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшләү.

Төрле текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

Тел һәм мәдәният

  1. Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихының үзара бәйләнешен, аның Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешен һәм  тоткан урынын аңлау.

Татар сөйләм әдәбе нормалары һәм аларның үзенчәлекләре.

  1. Ана теленең милли-мәдәни эчтәлекле берәмлекләрен билгеләү, аларның мәгънәләрен төрле – аңлатмалы, этимологик һ.б. сүзлекләр ярдәмендә ачыклау. Татар сөйләм әдәбенә караган кагыйдәләрне көндәлек тормышта һәм укуда файдалана белү.

                                                 

                                      Укыту-тематик планлаштыру

Бүлекләр

Сәгатьләр саны

1

Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү

1

2

Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация

30

2.1

Гомуми мәгълүмат

1

2.2

Кушма җөмлә төрләре

25

2.3.

Текст синтаксисы һәм пунктуация

4

3

Стилистика һәм сөйләм культурасы

12

4

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау

4

5

5-9 нчы сыйныфларда үткәнне гомумиләштереп кабатлау

8

6

Бәйләнешле сөйләм үстерү

15

БАРЛЫГЫ:

68

       


                                                    Татар теленнән календарь-тематик план

Дәрес темасы

Үзләштерелергә, яки камиләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Үткәрү вакыты

искәрмә

план

факт

1

Гади җөмлә синтаксисын кабатлау

Биремнәрне үтәү, карточкалар белән эш. Тәрҗемә итү күнегүләре.

Гади җөмлә синтаксисын искә төшерү. Җөмләдә сүзләр бәйләнешен, җөмлә кисәкләрен,тиңдәш кисәкләрне искә төшерү.

2

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә. Гади һәм кушма җөмләләрнең уртак һәм аермалы яклары.

Язма һәм гамәли күнегүләр.

Гади һәм кушма җөмләләрнең уртак һәм аермалы якларын аера белү.

3

Тезмә кушма җөмләләр

Аңлату, дәреслек белән эш. Җөмлә төзү күнегүләре.

Тезмә кушма җөмләләрнең үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклау Кушма җөмлә турында мәгълүмат бирү. Рус һәм татар телләрен чагыштырырга өйрәнү,тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.

4

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре

Язма һәм гамәли күнегүләр. Сорау-җавап

 Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышы турында мәгълүмат алу. Тезмә кушма җөмләләр, аларның төрләре турында мәгълүмат алу.

5

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре

Язма һәм гамәли күнегүләр. Сорау-җавап

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышы аңлау.

6

Кереш диктант "Тормыш дәвам итә".

Кереш диктантны язу.

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү

7

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Синтаксик анализ ясау. Тәрҗемә итү күнегүләре.

Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү турында мәгълүмат алу.

8

Иярченле кушма җөмләләр турында гомуми төшенчә. Баш һәм иярчен җөмләләр.

Тәрҗемә итү күнегүләре. Язма һәм гамәли күнегүләр.

Иярченле кушма җөмләләр турында гомуми төшенчә. Баш һәм иярчен җөмләләрне аерырга өйрәнү.

9

Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау тәртибе.

 Биремнәрне үтәү, карточкалар белән эш. Тәрҗемә итү күнегүләре.

Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау тәртибен белү.

10

Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү.

Язма һәм гамәли күнегүләр. Сорау-җавап.

Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү турында белем алу.

11

 "Ихтирамлылык" темасына инша язу.

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

12

Аналитик иярчен җөмләләр, аларның үзенчәлекләре

Тәрҗемә итү күнегүләре. Язма һәм гамәли күнегүләр

Аналитик иярчен җөмләләр, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү

13

Синтетик иярчен җөмләләр,аларның үзенчәлекләре, баш җөмләгә карата урыннары

Язма һәм гамәли күнегүләр Карточкалар белән эш.

Синтетик иярчен җөмләләр, аларның үзенчәлекләре, баш җөмләгә карата урыннары белән таныштыру

13

Контроль диктант

Диктантны язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

14

Иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы һәм рус телендә бирелеш формалары

Дәреслек белән эш.. Хаталар өстендә эш. Орфографик һәм пунктацион хаталарны анализлап, аларны җибәрмәү өстендә эшләү, ялгышларны кисәтү.Тәрҗемә итү күнегүләре. Язма һәм гамәли күнегүләр

Иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы һәм рус телендә бирелеш формалары белән таныштыру. Рус һәм татар телләрен чагыштырырга өйрәнү, тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.

15

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

Тәрҗемә итү күнегүләре. Язма һәм гамәли күнегүләр

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре белән танышу.

16

2ч.

"Яхшылык һәм матурлык" темасына инша язу.

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

17

Иярчен ия җөмлә

Тәрҗемә итү күнегүләре. Язма һәм гамәли күнегүләр

Иярчен ия җөмләләр,төзелеше ягыннан төрләре,бәйләүче чаралары турында мәгълүмат алу.

18

Иярчен хәбәр җөмлә

Дәреслек белән эш Карточкалар белән эш.

Иярчен хәбәр җөмләләр, төзелеше ягыннан төрләре, бәйләүче чаралары турында мәгълүмат алу.

19

Иярчен тәмамлык җөмлә

Тәрҗемә итү күнегүләре. Язма һәм гамәли күнегүләр

Иярчен тәмамлык җөмлә турында мәгълүмат алу.

20

Иярчен аергыч җөмлә

Язма һәм гамәли күнегүләр. Сорау-җавап

Иярчен аергыч җөмлә турында мәгълүмат алу.

21

Имла

Имла язу.  Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм үстерү

22

Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә.

Язма һәм гамәли күнегүләр. Сорау-җавап

Иярчен вакыт җөмләләр турында мәгълүмат алу, аларны аерырга өйрәтү.

23

Иярчен урын җөмлә

Тәрҗемә итү күнегүләре. Язма һәм гамәли күнегүләр

Иярчен урын җөмләләр турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

24

Иярчен рәвеш җөмлә

Тәрҗемә итү күнегүләре. Язма һәм гамәли күнегүләр

Иярчен рәвеш җөмләләр турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

25

Иярчен күләм җөмлә

Җөмлә төзү күнегүләре. Карточкалар белән эш.

Иярчен күләм җөмләләр, бәйләүче чаралары турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

26

"Матурлык " темасына инша язу.

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

27

Иярчен сәбәп җөмлә

Язма һәм гамәли күнегүләр. Сорау-җавап

Иярчен сәбәп җөмләләр турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

28

Контроль диктант ”Игеннәр өлгерде”.

Үтелгән темаларның үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклау, дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

29

Иярчен максат җөмлә

Язма һәм гамәли күнегүләр. Тест.

Иярчен максат җөмләләр турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

30

Иярчен шарт җөмлә

Карточкалар белән эш.

Иярчен шарт җөмләләр турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

31

3 ч

Иярчен кире җөмлә

Язма һәм гамәли күнегүләр. Сорау-җавап

Иярчен кире җөмләләр турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

32

Иярчен кереш җөмлә

Карточкалар белән эш.

Иярчен кереш җөмләләр турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

33

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

Тест.

Иярченле кушма җөмләләрнең үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклау

34

Иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп төзү

Җөмлә төзү күнегүләре. Карточкалар белән эш.

Иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп төзү, сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру

35

Күп тезмәле кушма җөмләләр

Язма һәм гамәли күнегүләр. Сорау-җавап

Күп тезмәле кушма җөмләләр, күп тезмәле кушма җөмләләргә анализ ясау тәртибе белән таныштыру

36

Күп иярченле кушма җөмләләр турында төшенчә

Язма һәм гамәли күнегүләр. Сорау-җавап

Күп иярченле кушма җөмләләр турында төшенчә бирү, аларны аерырга өйрәтү.

37

" Кешеләр" темасына инша язу.

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

38

Катнаш кушма җөмлә турында төшенчә. Катнаш кушма җөмләләргә анализ ясау тәртибе белән таныштыру

Язма һәм гамәли күнегүләр.

Катнаш кушма җөмлә турында төшенчә бирү. Катнаш кушма җөмләләргә анализ ясау тәртибе белән таныштыру, аларны аерырга өйрәтү.

39

Кушма җөмлә синтаксисы һәм анда кулланылучы  тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау

Җөмлә төзү күнегүләре. Карточкалар белән эш.

Кушма җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләренең куелышы турында кабатлау.

40

Текст синтаксисы. Тезем.

Язма һәм гамәли күнегүләр.

Текст синтаксисы. Тезем турында төшенчә бирү, аларны аерырга өйрәтү.

41

Чит сөйләмле текст. Туры сөйләм янында тыныш билгеләренең куелышы

Карточкалар белән эш.

Чит сөйләмле текст, туры сөйләм янында тыныш билгеләренең куелышы турында төшенчә бирү, аларны аерырга өйрәтү.

42

Пунктуация турында төшенчә. Җөмләнең төзелеше, мәгънәсе, интонация һәм тыныш билгеләре

Дәреслек белән эш Карточкалар белән эш.

Пунктуация турында төшенчә. Җөмләнең төзелеше, мәгънәсе, интонация һәм тыныш билгеләре турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

43

Искәртмәле  диктант ”Син беләсеңме?” (181 нче бит)

Диктантны язу.

Үтелгән темаларның үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклау, дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

44

Нокта, сорау һәм өндәү билгеләре куела торган очраклар

Карточкалар белән эш.

Нокта, сорау һәм өндәү билгеләре куела торган очраклар турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

45

Күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары

Язма һәм гамәли күнегүләр.

Күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

46

Өтер куелу очраклары

Дәреслек белән эш Карточкалар белән эш.

Өтер куелу очраклары турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

47

Нокталы өтер,ике нокта куелу очраклары

Карточкалар белән эш.

Нокталы өтер, ике нокта куелу очраклары турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

48

Сызык, җәяләр куелу очраклары

Карточкалар белән эш.

Сызык, җәяләр куелу очраклары турында мәгълүмат бирү, аларны аерырга өйрәтү.

49

Контроль диктант”Авыл кешесе” (181 нче бит)

Үтелгән темаларның үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклау, дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

50

4 ч.

Пунктуация һәм синтаксисны гомумиләштереп кабатлау

Җөмлә төзү күнегүләре. Карточкалар белән эш.

Пунктуация һәм синтаксис буенча белемнәрне ачыклау.

51

Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә

Язма һәм гамәли күнегүләр. Сорау-җавап

Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә бирү

52

" Аралашу" темасына инша язу.

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

53

Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле. Стилистик хаталар

Җөмлә төзү күнегүләре. Карточкалар белән эш.

Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле,стилистик хаталар турында мәгълүмат бирү

54

Сөйләм культурасы. Әдәби тел нормалары

Тәрҗемә итү күнегүләре. Язма һәм гамәли күнегүләр

Сөйләм культурасы,әдәби тел нормалары турында төшенчә бирү

55

Фонетика, орфоэпия, графика,орфография буенча кабатлау

Җөмлә төзү күнегүләре. Карточкалар белән эш.

Фонетика, орфоэпия,графика, орфография буенча кабатлау

56

Имла”Авылдагы беренче көн ” (контроль)

Имла язу.

Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү,бәйләнешле сөйләм үстерү

57-58

Лексикология. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Җөмлә төзү күнегүләре. Карточкалар белән эш.

Лексикология буенча үткәннәрне кабатлау.  Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча үткәннәрне кабатлау.

59

Морфология

Карточкалар белән эш.

Морфология курсы буенча үткәннәрне кабатлау

60

Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр.

Тест белән эш.  Морфология курсы буенча үткәннәрне кабатлау. Затлаышлы һәм затланышсыз фигыльләрне аера белү.

61

Пунктуация һәм синтаксис

Карточкалар белән эш. Тест.

Пунктуация һәм синтаксис буенча үткәннәрне кабатлау

62

" Бәхет" темасына инша язу.

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

63

Контроль диктант ”Кортларда ак сакаллы бабайлар акылы”

Диктант язу. Еллык материалның үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклау

64-65

Эш кәгазьләре. Беркетмә.Гариза.

Карточкалар белән эш. Эш кәгазьләре стиле турында белгәннәрне кабатлау, ныгыту

66

Гади җөмлә ситаксисы һәм анда тыныш билгеләре

Карточкалар белән эш. Гади җөмлә ситаксисын искә төшерү.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

67

Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация

Карточкалар белән эш. Тест. Кушма җөмлә синтаксисын кабатлау.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

68

Сөйләм стильләрен кабатлау.

Карточкалар белән эш. Тест.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

Кулланылган әдәбият:

  1. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Кушма җөмлә синтаксисы: 8-11 нче сыйныф укытучылары өчен кулланма / Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. - Казан: Мәгариф, 2005. - 111 б.
  2.  Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге / Н.В. Максимов. - Казан: Мәгариф, 2008. - 207 б.
  3. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек / Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. - 3 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 407 б.
  4. Сәлимов Х.Х. Татар теленнән 222 тест - Казан: «Яңалиф» нәшрияты. -2005.-52 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы..

3 сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан  эш прогаммасы.  9 сыйныф....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Укытучым"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары  "Укытучым"....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Кем җырлады?"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Кем җырлады?"...

«Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))

Урок проводится с применением коммуникативных технологий. Обучение проходит в группе через совместные игры, общение....