“Фразеологик әйтелмәләр”темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока (5 класс) на тему
5 нче класста федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү юнәлешендә татар теленнән “Фразеологик
әйтелмәләр”темасы буенча Казан ИРОда күрсәткән
ачык дәрес эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
habirova_m.f.tema_frazeologik_ytelmlr.docx | 25.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе” татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызының 5 нче класста федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү юнәлешендә татар теленнән “Фразеологик
әйтелмәләр”темасы буенча Казан ИРОда күрсәткән
ачык дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Фразеологик әйтелмәләр.
Максат:1.Белем бирү максаты.
Телнең лексик байлыгын искə төшерү.
Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә
формалаштырып, аларны сөйләмдә аңлап
куллануларына ирешү. Мультимедиа чаралары белән
эшләүне камилләштерү.
2.Фикерлəүне үстерү максаты.
Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы
куллана алу күнекмәсен мөстəкыйль рəвештə
танып - белүне практик оештыру. Предметара бәйләнешне ныгыту
3.Тəрбияви максат.
Туган телебезнең фразеологик әйтелмәләргә бай
булуы белəн горурлану хисе тəрбиялəү.
Укучыларда тормышка аңлы караш тәрбияләү, яхшыны
начардан аерырга өйрәтү
Җиһаз: 1.Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов. Р.Р Сәйфетдинов.Татар теле 5. Казан. Татарстан китап нəшрияты. 2015. 46 -47 нче битләр.
2.Сүзлекләр:
- Татарча-русча-инглизчә фразеологик сүзлек. Казан. “Хәтер” нəшрияты.2010.
- Нәкый Исәнбәт.Татар теленең фразеологик сүзлеге. Казан.Татарстан китап нəшрияты.2томда.1989,1990.
3.Проектор.Дәрес презентациясе(дидактик материаллар, технологик карта урнаштырылган).
Дəрес барышы.
1.Оештыру моменты.
-Исəнлəшү. Дежур укучының рапорты.
-Уңай психологик халəт тудыру.
Исәнмесесез!? Хәерле көн! Бүгенге дәрестә катнашыр өчен кәефләр ничек? Әйдәгез әле кәефнең яхшы булуын белдереп, бер –беребезгә елмаю өләшик. (Иркенәеп алу өчен пауза ясау кирәк.)
Актуальләштерү
Алдагы дəрес материалын кабатлап китик. (Экранда сораулар урнаштырыла)
- Без нинди темаларны үттек?
Җ:Омоним,синоним,антоним.
- Һәрберсенә туры килгән кагыйдәне искә төшерегез.
Җаваплар әйтелә.
Яңа материалны аңлауга әзерлек.
- Дәрестә эшне төркемдә башкарыйк: барысы 2 төркем ясыйк.
1нче төркемгә - “Җиң сызганып эшлик” девизын, ә 2 нче төркемгә
“ Кул кушырып утырмыйк” девизын йөклик.
Рәхим итеп, экранга карыйк.
2.Яңа белемнəр бирү.
- Яңа теманы үзлəштерү өчен дәреслектәге 89 нчы күнегүне бергəлəп эшлəү.
Бирем: Рәсемнәргә карап, җөмләләрне укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәсе нинди? Алар кайсы җөмлә кисәге булып килгән?
1. Балалар мәктәп бакчасында тырышып эшләделәр.
2. Балалар мәктәп бакчасында баш күтәрмичә эшләделәр.
Тырышып сүзен баш күтәрмичә сүзтезмәсе белән чагыштырыгыз. Алар кайсы сүзгә бәйләнгәннәр? Нинди сорауга җавап булалар? Җөмләнең кайсы кисәге булып килгәннәр? Алар кайсы яктан бер- берсенә охшаган? Сүз һәм сүзтезмә арасында нинди аермалар бар?
Туры мәгънәдә Күчерелмә мәгънәдә
Тырышып Баш күтәрмичә
Димәк, (нәтиҗәне укучылардан әйттерергә)
- Үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүзле мондый төзелмә бер бөтен мәгънә аңлата, бер җөмлә кисәге булалар.
- Менә шундый төзелмәләр белән танышмы сез?
Җаваплар:
- Әйе. Әсәрләрдә укыган, сөйләмдә ишеткән бар.
- Менә шундый төзелмәләрне фразеологизмнар дип атала.
- Мәгънәсен аңламасак, нишләргә?
Җаваплар:
- Сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез.
- Зурлардан, белгәннәрдән сорыйбыз.
(Укучыларның игътибарын сүзлекләргә юнәлтү.Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләре аңлашылмаган очракта китапханәдәге сүзлекләрне тәкъдим итү.)
- Татарча-русча-инглизчә фразеологик сүзлек.К.“Хәтер” нəшр.2010.
-Нәкый Исәнбәт.Татар теленең фразеологик сүзлеге. Казан.Татарстан китап нəшрияты.2томда.1989,1990.
Парталарда-Татарча-русча-инглизчә фразеологик сүзлек.
Экранда күрсәтелгән фразеологик әйтелмәләрнең туры мәгънәләрен табыгыз
1.Каршы чыгу
2.Очлы күз
3.Үлгән кеше кебек йоклау
4.Юк сүз
Фраз. әйтелмәләрнең рус теленә,инглиз теленә тәрҗемәсен укыту.
Мәгънәләре:
1.Каршы чыгу - ризасызлык белдерү.
2.Очлы күз - як-яктагы нәрсәне,гамәл-әхвәлне тиз күреп алучы.
3.Үлгән кеше кебек йоклау - бик каты йоклау.
4.Юк сүз – ялган,буш сүз.
Димәк,фразеологик әйтелмәләр башка телләрдә дә бар.
Бармак аша карау – смотреть сквозь пальцы.
Борын төбендә генә - под носом
Аларның күпчелеге сүзгә-сүз тәрҗемә ителми.Үзләренә туры килгән параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелә.
Физкультминут(музыка кушыла, парлап бер – берсенә карап бииләр. Музыка тына. Бүгенге дәрестә белгәннәр белән фикер уртаклашыгыз)
(Рәхмәт,урыннарга утырабыз).
3.Белемнəрне системалаштыру.
Дəфтəрлəрдə эш.
90 нчы күнегү. Чагыштырыгыз. Сүз һәм фразеологик әйтелмәләр кайсы яклары белән бер-берсенә охшый, кайсы яклары белән аерыла?
1. Әбисе белән бабасы аны өрмәгән урынга да утыртмадылар (кадерләделәр). (Ә. Еники) 2. Ул чагында инде Гафиятулла да
авызны чөйгә элеп (әйтмичә) калмас. (Ф. Хөсни) 3. Отряд килү турындагы хәбәр яшен тизлеге белән (тиз) таралып өлгерде. (И. Гази) 4. Сибгать дус та хәзерге шикелле карт төлке (хәйләкәр) түгел иде әле. (А. Шамов) 5. Юма тел (ялагайлык) белән куштанлык аны кеше итте. (Г. Бәширов) 6. Болай ут алган кебек (ашкынып) тикмәгә чапмас, мөгаен, нәрсә булса да берәр мөгез чыгармакчыдыр (гаҗәпләндермәкчедер). (Ф. Хөсни) 7. Агай, аны күрү белән, бөтенләй коелып төште (курыкты). (Г. Әпсәләмов)
8. Әбүгалисина кылны кырыкка ярыр (булдыклы) иде. (К. Насыйри) 9. Май урлаган мәче кебек (гаепле булып), күзләрен ялтыратып йөри. (Ф. Хөсни)
Белемнәрне тагын да ныгыту өчен экрандагы рәсемнәргә карыйк. Сез бу рәсемнәргә нинди фразеологик әйтелмәләр кулланыр идегез?
1.Күзгә-күз карашып тору(яшәү).
2.Ике тамчы су кебек.
3. Ике тамчы су кебек.
4.Энә төртерлек урын да юк.
5.Синең белән борчак пешереп булмас.
6.Кулларым алтын минем.
7.Монда алма төшәр урын юк.
8.Теш арасына кыстыру; теш арасыннан гына.
9.Авызыннан өзеп бирү.
Бирем: Фразеологизмнарның туры мәгънәләрен сызык аша язарга.
(Укучылар үзләренең эшләрен экрандагы җавап белән чагыштыралар)
Авыз йомып калу – эндәшмәү.
Аяк чалу – эшкә комачаулау.
Баш тарту – кире уйлау.
Буш кул белән кайту – бер нәрсәсез кайту.
Гайрәт чәчү – көч күрсәтү.
Төптән җигелү – авыр эшкә алыну.
4. Йомгаклау.
- Дəрескə бəя.
Димәк,без бу дәрестә нәрсә өйрәндек?
Көтелгән җавап:
- Фразеологик сүзтезмәләр бердәм, тотрыклы була.
- Фразеологик сүзтезмәләрдәге сүзләр арасына башка сүзләрне куеп булмый.
- Алар бербөтен мәгънәне аңлаталар
- Күчерелмә мәгънәдә булалар.
- Аларны бер сүз белән алыштырып була.
- Ике яки берничә сүздән торалар.
- Алар сөйләмне матурлау, баету өчен кирәк.
- Укучыларның белеменə бəя бирү.
Өйгə эш:
Фразеологизмнар кулланып, дуслык турында хикәя язарга.
Үзе белгән, үзе еш кулланган фразеологизмга рәсем алып килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү
Тема:Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү. Теманың...
Фразеологик әйтелмәләр
Тема: Фразеологик әйтелмәләр.Максат : 1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү. 2. Укучыларның тел...
Тема: Фразеологик әйтелмәләр.
«Технологическая карта урока, обеспечивающая эффективное формирование УУД»...
План-конспект урока татарского языка, тема: "Фразеологик әйтелмәләр".
План-конспект урока татарского языка на тему: "Фразеологизмы" для 5 класса. Цель: научить детей находить в предложениях фразеологизмы, побудить любовь к татарскому языку и т. д....
Фразеологик әйтелмәләр (5 нче сыйныф, технологик карта)
5 нче сыйныф өчен татар теленнән “Фразеологик әйтелмәләр” темасына технологик карта...