Электив курслар буенча авторлык программасы
проект (9 класс) на тему

Эшлекле аралашу этикеты

(9 нчы сыйныф укучылары өчен электив курслар  буенча

авторлык  программасы,34 сәгать)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh.aralash.docx39.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль

районы Лениногорск шәһәре 4 нче урта гомуми белем

бирү мәктәбе

Эшлекле аралашу этикеты

(9 нчы сыйныф укучылары өчен электив курслар  буенча

авторлык  программасы,34 сәгать)

 Ситдыйкова Хәлимә Муса кызы

                                                      Лениногорск шәһәре 4 нче урта

 гомуми белем бирү мәктәбенең                                            

югары категорияле

 татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

89178517964

                              Лениногорск    2016 ел.

                                        Аңлатма язуы.

Аралашу -үзара аңлашу, фикер алышу дигән сүз. Фикер тел белән аерылгысыз бәйләнештә яши: фикерләүдән башка-тел, телдән башка фикерләү була алмый; фикер алышу, аңлашу тел ярдәмендә алып барыла. Димәк, тел ул-кешелек җәмгыятендә аралашу, фикер алышу коралы; шуңа күрә ул иҗтимагый күренеш дип исәпләнә. Үзара аралашу коралы булган телдән башка җәмгыять оеша да, үсә дә алмый.Тел, иҗтимагый күренеш буларак, җәмгыятьне җәмгыять итеп саклый һәм аны үстерүдә дә катнаша.

Тел – аралашу чарасы, көрәш коралы. Сүз – кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе,ә аралашу барышында сөйләм төп рольне уйный.Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарури.

Мәктәп укучыларга төрле фәннәрдән белем бирү өлкәсендә зур тырышлык куя һәм укучылар бу белемнәрне бик яхшы үзләштерергә тырышалар.

  • Программаның актуальлеге.

Мәктәпне тәмамлаган һәр укучы тормышка яраклашкан булырга һәм җәмгыятьтә кешеләр арасында аралашу нечкәлекләренә дә төшенергә тиеш. Гадәттә, мәктәп укучысы эшлекле аралашу кагыйдәләрен белми һәм аудитория алдында чыгыш ясарга әзерлексез була, югалып кала, эшлекле аралашуның телдән һәм язма формаларын төзи алмый, чөнки мәктәптә моңа махсус өйрәтмиләр.Иртәме-соңмы укучы аралашу этикетын үзләштерергә мәҗбүр була, теге яки бу ситуациядә үз-үзен ничек тотарга кирәклеге турында уйлана.

Бирелгән электив курс программасы укучыга тормышта тәүге тапкыр һәм аннан соңгы адымнарны ясаганда килеп туган каршылыкларны җиңәргә ярдәм итү, ялгышлардан кисәтү, аралашу культурасын үзләштерү максаты белән төзелде.

Программа 34 сәгатькә исәпләнгән һәм 9 нчы сыйныф укучыларына адреслана. Һәр укучы бу тезис-кагыйдәләрне үзләштерә, куллана һәм уңышка ирешә ала.

Укучылар курсларда татар теле һәм әдәбиятыннан, рус теле һәм әдәбиятыннан алган белем һәм күнекмәләрен файдаланалар, тел чараларын камилләштерәләр, рус-татар грамматикасын чагыштырма планда җөмләләр төзеп өйрәнәләр, эшлекле аралашу этикетын махсус кагыйдә-тезислар аша үзләштерәләр, эшлекле уен, диалог, әңгәмә, язма һәм сөйләм текстлары формалаштыру рәвешендә тормышка ашыралар.

Электив курс программасы гомуми белем бирү мәктәбенең югары баскычында профильле укыту идеясен тормышка ашыруда үзенчәлекле мөһим роль уйный, укучыларны шәхес буларак формалаштыруда әһәмиятле кулланма булып тора.

Курсның максаты:

  • укучыларга эшлекле аралашуның нәтиҗәле алымнарын, аралашу үзенчәлекләрен, аралашу этикетын аңлату;
  • аралашуның телдән һәм язмача формалары белән таныштыру,укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү;
  • укучыларда аралашу культурасы тәрбияләү.

Курсның бурычлары:

  • ораторлык сәнгате үзенчәлекләрен күрсәтү;
  • аралашканда үз-үзеңне тоту, позитив һәм негатив фикер агышының тәэсирен сурәтләү;
  • лидерлык үзенчәлекләрен ачу;
  • образлы сөйләм, тавыш хәрәкәте, жестлар һәм мимиканың роле турында мәгълүмат бирү;
  • аудиторияне яулап алу серләренә төшендерү;
  • төрле милләт, төрле ил кешеләренең аралашу үзенчәлекләрен күрсәтү;
  • рухи тормыш нигезләрен аңлату.  

        Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре

  Укучылар уку елы ахырына фәнни конференцияләрдә, семинарларда  үз-үзләрен сәхнәдә дөрес ,матур, иркен итеп тота белергә тиешләр:

-          “Фән җилкәннәре”конференциясендә катнашу;

-          Батыршага багышланган семинарда чыгыш ясау;

-         сыйныфташлары алдында чыгыш ясау.

ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Дәресләрнең темасы

Үткәрү формасы

Сәгать саны

1.

 Кереш. Сөйләм этикеты .

Лекция,әңгәмә

1

2.

Интонация һәм стиль мәсьәләләре

Эшлеклеуен (группалардаэш)

3.

Артикуляция гимнастикасы.

Текст төзү, практик эш.

1

4.

Дикция.Образлы сөйләм һәм дөрес сайланган тон, сулыш алу,  тизлек, тавышның көче һәм пауза.

Эшлекле уен, ярыш, сөйләм формаларын чагыштыру

1

5.

Тизәйткечләр        

Ятлагантизәйткечләрнесөйләү,практик эш

1

6.

Ораторлык сәнгате. Аудиторияне яулап алу.

Лекция,эшлекле ситуацияләр.

1

7.

Җортеллелек, оратор (нәфиссүзостасы )

Лекция, эшлекле ситуацияләр,
нәфиссүзостасычыгышы

1

8.

Жест һәм мимика. Гәүдәне хәрәкәтләндерү. Халыкара жестлар аңлатмасы.

Лекция, конспект, тезислар төзү

1

9.

Позитив һәм негатив хәрәкәтләр, сигналлар.

Тезислар төзү, чагыштырма ситуацияләрне күзәтү.

1

10.

Пассивлык һәм агрессивлык. Эффектлы аралашу күнекмәләре.

Текстлар анализлау, диалог төзү

1

11.

Үз-үзеңә ышанганлык һәм конфронтация. “Мин” алмашлыгы. Аудиторияне үзең белән тигез күрү – уңышлы чыгыш ясауның нигезе.

Эшлекле әңгәмә. Эшлекле үрнәк текстлар төзү.

1

12.

Эчке диалог. Позитив фикер сөреше. Үз-үзеңне тоту.

Эшлекле уен. Эзләнүләр һәм нәтиҗәләр.

1

13.

Психологик халәт. Ачулану һәм ярсуның көтелгән эшкә кире тәэсире.

Лекция, тезислар.

1

14.

Язма формада эшлекле аралашу.

Фәнни эшләр,эш кәгазьләре төзү.

1

15.

Активлык, төгәллек, кыскалык.

Чыгышлар ясау, фикерләшү

16.

Лидерлык сәләтен ачу. Лидерлык үзенчәлекләре.

Конспект төзү, текстлар өстендә эш.

17.

Эшлекле этикет формалары.

Текстлар чагыштыру, эшлекле уен.

1

18.

Тыңлаучы булу серләре

Чыгышларны анализлау

1

19.

Эшлекле аралашу этикеты. Танышу. Әңгәмә оештыру.

Эшлекле  уен, диалог,конспект, тезислар төзү.

1

20.

Әңгәмә-интервьюлар .

Практик эш

21.

Тел үсеше төрләре

Әңгәмә

1

22.

Эмоциональ интеллект. Көчле эмоцияләрне җиңү. Бәхетле кешеләрнең сыйфатлары. Рухи тормыш нигезләре.

Тезислар төзү, риваять тыңлау һәм анализлау.

1

23.

Кешене тыңлый белү сәләте – олы сәнгать. Яхшы тыңлаучы булу серләре. Семинар.

Лекция, тезислар төзү.

1

1

24

Аудитория белән эшләү үзенчәлекләре

Эшлекле уен, диалогтөзү

25.

Дискуссиянең төрләре һәм аны оештыру.

Эшлекле уен, диалог

1

26.

Рәсми эш кәгазьләре.

Практик эш.Рәсми хат, белешмә,гариза, ышанычнамә язу.

1

27.

Доклад язу серләре.

Практик эш.

1

28.

Рәсми аралашу

Эшлекле уен ,конспект

29.

Рәсми булмаган аралашу

Эшлекле уен, диалог.

1

30

  Эшлекле әңгәмә төрләре.

Лекция, тезислар төзү.

1

31.

Телефоннансөйләшүкагыйдәләре

Практик эш.

1

32.

Татарча-русча эшлекле этикет формалары

Текстлар чагыштыру, эшлекле уен.

1

33.

Яхшы тыңлаучы булу серләре.Практик өлеш.

Лекция,докладлар тыңлау

1

34.

Йомгаклау.

Фикер алышу,практик эш

1

Программаның кыскача әчтәлеге

1нче дәрес. Тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.Сөйләм  – эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше. Укытучы кереш лекция сөйли, курсның максатларын һәм бурычларын аңлата, укучыларны эш тәртибе белән таныштыра, этика һәм этикет сүзләренә гомуми аңлатма бирә. Публика алдында чыгыш ясауның алшартлары китерелә , нәтиҗәле форманы сайлап алырга өйрәнәләр.

2нче дәрес. Сөйләшү стиле эмоциональ якка бай: сөйләүченең тойгылары турыдан-туры сүз белән генә түгел, интонация белән дә белдереләУкытучы чыгышны төгәл, анык, аңлаешлы һәм аудиториянең игътибарын яулап алырлык көчле интонация белән башлап китүнең эффектлы башлангыч булуын ассызыклый. Укучылар текст буенча өйрәнгән сөйләм интонацияләре һәм стильләрне практикада кулланып карыйлар.

3нче дәрес. Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытырга һәм аларның хәрәкәтләнүчәнлеген үстерү өчен кирәк. Бу гимнастика һәр көнне эшләнә. Телгә күнегү эшләтү тел мускулларының иркен хәрәкәтләнүенә ирешү өчен кирәк.

4нче дәрес.  Дикция ул сүзләрне, иҗекләрне, авазларны ачык, аңлаешлы әйтү дигән сүз. Һәр авазның ничек ясалышын, ничек барлыкка килүен белү өчен, укучы үз сөйләү аппаратының төзелешен, аның һәр аерым өлешенең нинди хезмәт үтәгәнен яхшы белергә, аның сәләтен үстерү өстендә аңлы рәвештә эшләргә тиеш. Укытучы дәрес темасы буенча аңлатмалар, күрсәтмәләр бирә, укучылар эшлекле уен башкаралар.

5нче дәрес. Тизәйткечләрне икенче төрле тел бутагычлары дип йөртәләр, үзләренең эчтәлекләре белән тирән мәгънәле булмый. Ләкин алардагы авазларның катлаулы чиратлашуы телнең һәм иреннәрнең яхшы күнегүенә уңай йогынты ясаганга аны һәрвакыт кулланабыз.Практик эш.

6нчы дәресСәхнәдә үз-үзеңне тота белү күнегүләре ясау. Диктор яки алыпбаручыдөреситепсулыш ала белергәтиеш. Әгәрдәсөйләмнеңтеләсәкайсыурынындасулышалынса, сөйләмебезаһәңлеһәмяңгырашлыбулмасиде.

7нче дәрес .Сөйләмнең тыңлаучыга тәэсире, аның тизлеге, эмоциональлеге, тавышның югарылыгы, түбәнлеге. Сөйләшү стиле эмоциональ якка бай: сөйләүченең тойгылары турыдан-туры сүз белән генә түгел, интонация белән дә белдерелә.Юмор өстәп җибәрү дә чыгыш ясаганда тыңлаучыларда уңай халәт тудыра.

8нче дәрес. Сөйләшүдә йөз һәм кул хәрәкәте дә катнаша — болары исә сөйләмнең эчтәлеген тулыландыра, әйтелгән фикергә аныклык кертәләр.Укытучы чыгыш ясау барышындагы төрле тән хәрәкәтләре, гәүдә торышы, жест һәм мимикаларга аңлатма бирә. Халыкара жестларның нәрсә белдерүләрен өйрәтә. Укучылар лекция барышында конспект төзиләр, тезислар рәвешендә язып баралар, практикада бу хәрәкәтләрне кулланып аңлашалар.

9нчы дәрес. Позитив һәм негатив сүзләренә аңлатма бирелә, позитив һәм негатив сигналлар сүзлеге китерелә, аларны укучылар дәфтәрләренә теркәп куялар. Мәсәлән, елмаю, ачык һәм ябык поза нәрсәне аңлата һ.б.

10нчы дәрес. Бу дәрес алдагы дәреснең дәвамы булып тора. Пассив һәм агрессив сүзләренә аңлатма бирелә, аларның аралашучыга һәм чыгыш ясаучыга тискәре тәэсире күрсәтелә. Эффектлы аралашу өчен кирәкле күнекмәләр ассызыклана, дәфтәрләргә теркәлә. Укучылар диалог төзеп сөйләшәләр.

11нче дәрес. Үз-үзеңә ышанганлык тирә-юньдәгеләр, аудиториядәге тыңлаучылар белән үзеңне тигез күрүдән башлануы турында аңлатма бирелә. Укытучы чыгыш ясаучы фикеренең аудиториядә яклау тапмаган очраклары вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирә. “Сез” алмашлыгы урынына күбесенчә “без” һәм “мин” алмашлыклары куллануның нәтиҗәлерәк булуын искәртә, мисаллар, текстлар ярдәмендә ныгыта, анализлый, әңгәмә оештыра.

12нчы дәрес. Эчке диалог сүзтезмәсенә аңлатма бирелә һәм аны тормышка ашыру юллары күрсәтелә. Эчке диалог. Позитив фикер сөреше. Үз-үзеңне тоту .Укучылар алган белемнәрне эшлекле уен ярдәмендә практикада кулланалар.

13нчы дәрес. Алдагы дәреснең дәвамы буларак, ачулану һәм ярсу кебек тискәре психиканың көтелгән эшкә тискәре тәэсире мисаллар ярдәмендә исбатлана, үз өстеңдә эшләү юллары кабатлап кителә һәм тезислар формасында дәфтәрләргә теркәлә.

14нче дәрес.Укытучы эшлекле аралашуның язма формаларын бирә, укучылар текстлар төзиләр, эш кәгазьләре үрнәкләре язалар. сөйләмнең, тасвирлауның, әңгәмә алып баруның урыны һәм әһәмияте.

15нче дәрес. Активлык, төгәллек, кыскалык нормалары белән танышу, фикерләшү. Укучылар дәрестә алган күнекмәләрне эшлекле уен, конспект, тезислар ярдәмендә ныгыталар.

16нчы дәрес. Лидер булу үзенчәлекләре, лидерлык сәләтен ачу билгеләре күрсәтелә. Укучылар мисаллар, текстлар өстендә эшлиләр, конспект,тезислар төзиләр.              

17нче дәрес. Эшлекле этикет формалары. Эмоциональ интеллект турында мәгълүмат бирелә, аның сыйфатлары күрсәтелә, укучылар бу сыйфатларны дәфтәрләренә теркәп баралар. Кеше факторы төшенчәсе аңлатыла, заман җитәкчесенә хас кайбер киңәшләр һәм ул белергә тиешле төп принциплар тезислар рәвешендә дәфтәрләргә теркәлә. Бәхетле кешеләргә характеристика бирелә. Рухи тормыш нигезләренең гомуми уңышлы яшәешкә тәэсире аңлатыла.

18нче дәрес. Яхшы   тыңлаучы булу серләре китерелә, киңәшләр бирелә. Укучылар аларны дәфтәрләренә теркиләр. Үрнәк сүз формалары, сүзтезмәләр бирелә, рольле уен, эшлекле уен ярдәмендә укучылар практик күнекмәләр алалар.

19нчы дәрес. Үзеңнең статусыңны саклаган хәлдә эшлекле мөнәсәбәтләр, контакт урнаштыра белү осталыгы. Эшлекле аралашу этикеты. Танышу. Укытучы эшлекле аралашуның төрле формаларын күрсәтә, этикет кагыйдәләрен һәм нормаларын китерә: аш-су өстәле артында аралашу, танышу, үзара ихтирамлылык, эшлекле әңгәмә, кием-салым, эшкә кабул иткәндә кайбер киңәшләр, транспортта барганда аралашу һ.б

20нче дәрес. Әңгәмә-интервьюлар оештыра белү. Нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз. Әңгәмәдә инициатор булу кагыйдәләре. Татар һәм рус телләре грамматикасының үзенчәлекләрен, охшаш һәм аерымлыкларын укучылар үзләре күрсәтәләр,этикет формаларын китерәләр, җөмләләр төзиләр, тәрҗемә эше белән шөгыльләнәләр

21нче дәрес. Тел үсешен шартлы рәвештә икегә бүлеп карыйлар: функциональ үсеш һәм структур үсеш. Функциональ үсеш –телнең кулланылуы арту, функцияләре киңәю дигән сүз. Структур үсеш дип телнең фонетик, лексик, грамматик һәм стилистик төзелеше шомара, камилләшә баруга әйтәләр

22нче дәрес .Эмоциональ интеллект. Көчле эмоцияләрне җиңү. Бәхетле кешеләрнең сыйфатлары. Рухи тормыш нигезләрен аңлату.

23нче дәрес.Кешене тыңлый белү сәләте – олы сәнгать. Яхшы тыңлаучы булу серләре. Бары тик әңгәмәне башлаучы үзенең әңгәмәдәшен яхшы белгәндә генә әңгәмә гади, гадәти, табигый булырга мөмкин

24нче дәрес. Аудитория белән эшләү үзенчәлекләре . Аудитория — информацияне (мәгълүматны) кулланучы. Аудиторияне өйрәнү (сорашып белешү, анкета соруларына җавап язу, рейтинглар билгеләү). Аудитория белән аралашу. Җәмәгатьчелек фикерен туплау-аңлату, төшендерү, инандыру.

25нче дәрес. Дискуссиянең төрләре һәм аны оештыру . Үзеңнең статусыңны саклаган хәлдә эшлекле мөнәсәбәтләр, контакт урнаштыру

26нчы дәрес.Рәсми эш кәгазьләре үрнәкләре белән танышу.(Рәсми хат, белешмә,гариза, ышанычнамә,һ.б.) Укытучы эшлекле аралашуның язма формаларын бирә, укучылар текстлар төзиләр, эш кәгазьләре үрнәкләре язалар.

27нче дәрес. Доклад язу серләре. Кереш, төп өлеш, йомгаклау өлешендә әйтергә теләгән фикерне өч мәртәбә кабатлауның тыңлаучыга нәтиҗәле тәэсирен күрсәтә, финал шулай ук чыгышның әһәмиятле өлеше икәнлеге искәртелә. Укучылар текст буенча өйрәнгәннәрне практикада кулланып карыйлар.

28нче дәрес. Рәсми аралашуның төп максаты- эффектлы нәтиҗәгә ирешү.

 (хезмәттә, эштә, мәктәптә, ВУЗда пед.аралашу). Кешеләр бер-берсе белән коллегалар буларак, төрле оешмаларның вәкиле буларак мөнәсәбәткә керәләр. Рәсми аралашу системалы, вакытлы һәм эпизодик була. Системалы аралашу- коллективта була.

29нчы дәрес Рәсми булмаган аралашуның(дуслар,сыйныфташлар белән) вакыты чикләнми, ләкин нәтиҗәле булуы мөһим.

30нче дәрес.Эшлекле әңгәмә нинди дә булса максаттан чыгып оештырыла: беренчедән, әңгәмәдә катнашучыларның берсе сүз ярдәмендә икенчесенә тәэсир итәргә, нинди дә булса эшкә, хәрәкәткә чакырырга, ягъни эшлекле ситуация тудырырга, үзара эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтыла; икенчедән, әңгәмә вакытында җитәкче теге яки бу мәсьәләгә кул астында эшләгән хезмәткәрләренең фикерен ачыклый һәм нинди дә булса нәтиҗәләр чыгара ала. Үзегезне контрольдә тотыгыз. Сак булыгыз. Үз ризасызлыгыгызны ишарәләр белән белдермәгез. Үз фикерегезне кисеп салмагыз. Сез фикер иясе түгел. Ризалашырга курыкмагыз.

31нче дәрес. Эш буенча сорауларыгыз булса, үзегез белән таныштыру һәм "Гафу итегез, мин кем белән сөйләшәм?" дип сорау урынлырак булыр. Озакка сузылырдай сөйләшүне башлаганчы, әңгәмәдәшегезнең сезне тыңларга вакыты булу - булмавы белән кызыксыну.

32нче дәрес. Эшлекле этикетның татарча-русча вариантлары     чагыштырыла. Үрнәк сүз формалары, сүзтезмәләр бирелә, рольле уен, эшлекле уен ярдәмендә укучылар практик күнекмәләр алалар .Эшлекле әңгәмә - рәсми шартларда рәсми зат белән аралашу ул. Эшлекле аралашуның түбәндәге гамәли максатлары була:

-кирәкле мәгълүмат алу яки алмашу;

-партнерларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча килешүгә килү;

-партнерыңны сайланган юлның, килешүнең аның өчен файдалы, уңышлы булуына ышандыру һ.б.

-үзеңнең статусыңны саклаган хәлдә эшлекле мөнәсәбәтләр, контакт урнаштыру.

33нче дәрес. Яхшы   тыңлаучы булу серләре китерелә, киңәшләр бирелә. Укучылар аларны дәфтәрләренә терки,чыгышлардан соң фикер алышу, анализлау.

34 нче дәрес. Тел- аралашу чарасы, көрәш коралы. Тел -милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкәре.  Сөйләм – эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше булуын ассызыклау. Җәмгыятьтә туган үзгәрешләргә бәйле рәвештә тел дә үсеп, үзгәреп тора. Безнең чор теле, узган чорлардагы телләргә караганда башкарак, үскәнрәк, шомарак булса, киләчәк чорлар теле, бүгенге белән чагыштырганда, һичшиксез, тагын да камилрәк булачак. Гомуми курска нәтиҗә ясала, курс йомгаклана.

Тарату материалы

ӘҢГӘМӘ ҮТКӘНДӘ ҮЗЕҢНЕ ЯХШЫ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР.

  • 1.Төгәл (пунктуаль) бул! Вакытында кил! Әңгәмәгә соңга калу – гафу ителмәслек хата.
  • 2.Кул кысышу өчен кулыңны әүвәл үзең суз! Бу – үз-үзеңә ышаныч билгесе, аны яшерергә кирәкми.
  • 3.Җитәкчегә исеме белән эндәшмә. Ул үзе рөхсәт итсә генә мөмкин. Ничек эндәшергә икәнен сорама, ул үзе тәкъдим иткәнен көт я секретаре киңәшләренә колак сал. Җитәкче үз исемен әйтмәсә, аңа урынындагы дәрәҗәсе буенча эндәш, әфәнде, ханым, туташ сүзләрен өстә.
  • 4.Ачык позада булырга тырыш, ягъни кулларны тоташтырырга, кулны күкрәккә кушырырга, аякларны аяк өстенә куярга ярамый. (Алдагы дәресләрдә өйрәнгән киңәшләрне кара).
  • 5.Тыңлый белергә өйрән. Бүлдерергә тырышма, сөйләп бетергәнне көт. Сорауга җавап бирер алдыннан уең белән генә 3-5кә кадәр сана. Бу акыллы җаваплар бирер өчен һәм әңгәмәдәшнең сөйләп бетергәненә тулы ышану өчен кирәк.
  • 6.Үзеңне үз-үзенә нык ышанган кеше итеп күрсәт. Җитәкче синең компаниягә файда китерә алырлык кеше икәнеңә төшенергә тиеш. Ышанычлы җаваплар синең нәкъ менә аңа кирәкле кеше булуыңны күрсәтә.
  • 7.Артык сүзләр ычкындырма, ачылып китмә, үткәндәге тормышыңны сөйләмә. Әңгәмә үткәрүчеләр, гадәттә, басым астында артыгын да таләп итәрләр. Ышанычлы рәвештә тиешлесен генә әйт.
  • 8.Артык җәелеп китмә, кирәкмәгән сүз сөйләмә, бигрәк тә алдагы эшеңә кагылышлы булганнарын сатма. Җитәкче синең ышанычлы кеше булуыңа инанырга тиеш.
  • 9.Үз мөмкинлекләреңне арттырып сөйләмә. Ялган бер беленә ул. Сез эшсез калырга мөмкин. Элеккеге җитәкче, хезмәт хакы, уңышлар турында дөресен сөйләргә кирәк.
  • 10.Әңгәмәдәшнең вакытын күп алмагыз, сораулар бирмәгез. “Әңгәмәгез өчен рәхмәт”, “Сез бик күңелле әңгәмәдәш булдыгыз” кебек җөмләләр әңгәмәнең ахырына  якынлашканын күрсәтә. Әйтер сүзегез калса, соңыннан да әйтергә була бит.
  • 11.Профессиональ кеше булуыгызны исбатлагыз. Сез үзегезнең компаниядә эшләргә теләвегезне күрсәтегез. Мәсәлән: Әңгәмәне уңай нотада төгәлләгез. Сезгә бу компаниядә эшләве күңелле булачагы турында әйтегез, ни өчен биредә эшләргә теләгәнегезне мисаллар китереп аңлатырга мөмкин.

ҮРНӘК ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ

ТЕМА:Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре.

МАКСАТ: Эшлекле аралашуның төрле формаларын, танышу һәм таныштыру тәртибе кагыйдәләрен өйрәнү; эшлекле әңгәмәнең структур элементларын үзләштерү һәм эшлекле әңгәмә оештыру; практик күнекмәләр бирү.

ҖИҺАЗ: Кагыйдәләр һәм киңәшләр җыелмасы, тарату материаллары.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

 I. Кереш сүз һәм укучылар чыгышы.

Укытучы . Исәнмесез! Телефоннан сөйләшә беләсезме?

 Бу сорау, беренче карашка, бик сәер яңгырый. Ләкин "Мин кая эләктем?", "Кем әле бу" дип башланган әңгәмәләрне еш ишетергә мөмкин. Килешәсездер, бу заман кешесен бизәми торган сөйләшү. Шуңа күрә, телефон куллануның кагыйдәләрен белү кирәк. Телефон шалтыраса ничек җавап бирергә?

Укучылар. Әгәр эшкә шалтыратсалар, иң элек  оешманың исемен атарга. Ә өйдә "алло" дию дә җитә.

Укучылар. Кемнеңдер эш урынына шәхси мәсьәлә буенча шалтыратсалар, сүзне мөмкин кадәр кыскарак тотарга кирәк.

Укытучы.Әйе. Эш буенча сорауларыгыз булса, үзегез белән таныштыру һәм "Гафу итегез, мин кем белән сөйләшәм?" дип сорау урынлырак булыр. Укучылар тагы берничә киңәшне онытмагыз:

-әгәр телефон уңайсыз вакытта (җыелыш яки башка чара барган чакта) шалтыраса, трубканы күтәргәч тә кире куярга ашыкмагыз. Бу очракта "Җыелыш бара, соңрак шалтыратыгыз", - дип әйтергә кирәк.

 -әңгәмәне өзеп торырга туры килсә, әз генә көтегез дип алдаганчы (күп очракта бу шулай була да), "Мин соңрак кабат шалтыратырмын", - дию файдалырак. Ләкин сүз биргәнсез икән, аны үтәргә дә онытмагыз!

 -кем беләндер күрешеп сөйләшәсегез булса, телефон аша очрашу вакытын һәм урынын билгеләү белән чикләнегез.

 -телефоннан сөйләшкәндә тыныч булыгыз, авазларны ачык әйтергә тырышыгыз.

- үзегез шалтыраткан очракта, әңгәмә өчен җаваплылык тоегыз. Сөйләшүне үзегез кирәк дип тапкан вакытта төгәлли аласыз.

Укытучы.Ә тәүлекнең кайсы вакытында шалтырату әдәплелеккә керә?

Укучылар. Өй телефонына сәгать 9 дан иртәрәк, 22.00 сәгатьтән соңрак шалтыратмаска кирәк.

II. Эшлекле аралашу уңышлы булсын өчен алшартлар. ( Укытучы сүзе )

  1. Әңгәмәдәш турында иң беренче тәэсир берничә секунд эчендә формалаша.Тактлы булу, этикет һәм яхшы манера саклау.

III. Эшлекле аралашуның төрле формалары.

-танышу;

- гомуми ихтирамлылык;

- аңлашу, һ.б.(аңлатма бирү)

IV. Эшлекле уен.

Укытучы: Телефоннан сөйләшүдә кулланылырга мөмкин булган тәгъбирләрне файдаланып төрле оешмалар белән сөйләшү ситуациясен уйнап күрсәтегегез.

  1. 1 нче укучы:-Алло, исәнмесез.Минем исемемИлдар Шакиров. Менеджер беләнтоташтыраалмассызмы?

2нче укучы. -Урынында түгел. Бераз көтегез.

1 нче укучы.- Яхшы.

2нче ситуация:

Сәркәтип: Алло?

Шалтыратучы: Мин РНУ җитәкчесе Вәлиев әфәнде белән сөйләшә аламмы?

 - Мин белмим, ул чыккандыр, мөгаен.

 - Белмисезме, ул кайчан кайтыр икән?

 - Мин төгәләйтәалмыйм. Иртәгәшалтыратыпкарагыз.

 - Яхшы, саубулыгыз.

Укытучы. Рәсми аралашуның төп максаты- эффектлы нәтиҗәгә ирешү.

 Кешеләр бер-берсе белән телефон аша коллегалар буларак, төрле оешмаларның вәкиле буларак мөнәсәбәткә керәләр. Озакка сузылырдай сөйләшүне башлаганчы, әңгәмәдәшегезнең сезне тыңларга вакыты булу - булмавы белән кызыксыныгыз .(киңәшләрне язу )

V. Дәресне йомгаклау.

  1. Дәреснең иң әһәмиятле тезисларын кабатлау, ассызыклау.
  2. Сораулар һәм биремнәргә җавап бирү.
  3. Дәфтәрләргә теркәп кую.

 VI. Өй эше бирү.

-Эшлекле аралашу уңышлы булсын өчен тагын нинди  алшартлар кирәк?(Чыгыш әзерләргә)

.

Кулланылган әдәбият

  1. З.В. Вәлиев. Эш кәгазьләре үрнәкләре. – Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1999.
  2. Гольдин, В.Е. Речь и этикет. – М.,1983.
  3. Карнеги Дейл. Как вырабатывать уверенность в себе. – М.: Прогресс, 1995
  4. Кузин, Ф.А. Культура делового общения: практическое пособие для бизнесменов. – М.,2000.
  5. Культура устной и письменной речи делового человека: справочник. Практикум. 7-е изд., испр. – М., Флинта: Наука,2001.
  6. Михайлов И.И. Этика: Учебное пособие для факультативных занятий в старших классах общеобразовательных школ. – Казань: Изд. “Магариф”, 2003.
  7. Низамов И .И . Уем тел очында.- Казан:  Татарстан китап нәшрияты,  1995.  -11  -163.
  8. Рәүф Нуриев.Татар сәхнә сөйләме.-Казан, Татар “Мирас” китап нәшрияты, 1998.
  9. Тәрҗеманов Җ.А. Без театр уйныйбыз. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1968

      10.Хәйруллина А.Х.Тел күрке – сүз. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1978.

10.( Дейл Корнегинның “Шест способов понравиться