Тест. Татар теленнән 2 сыйныф.
тест на тему
Предварительный просмотр:
Рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен тест.
Белем - күнекмәләрне тикшерәбез.
( ΙΙ сыйныф )
Кукмара муниципаль белем бирү учреждениесе Кукмара 4 нче гомуми урта белем бирү мəктəбенең 1 нче категорияле татар теле һəм əдəбияты укытучысы Салихова Гузəлия Мирза кызының 2 нче сыйныфта татар теленнəн белем - күнекмəлəрне тикшерү өчен тестлар үрнəге. |
Тема. «Авазлар һәм хәрефләр. Сузык авазлар».
Ι вариант
1). Татар алфавитында ничә хәреф бар?
а) 36; б) 33; в)38;
2). Кайсы рәттә нечкә сузык аваз хәрефләре язылган?
а) ә, ө, ү, э(е), и; б) а. ә, ө, о, ү; в) у, ү, э(е), ә, а.
3). Икешәр аваз белдерүче сузыклар рәтен тап:
а) о, ы, э; б) а, ә, о; в) у, ү, ы.
4). Кайсы сүздә а хәрефе о лаштырып әйтелә?
а) шатлык; б) китап; в) алфавит.
5). Кайсы рәттә нечкә сүзләр язылган?
а) әни, шат, укучы; б) икмәк, тиен, әти; в) оя, бәби, шалкан.
6). Дөрес язылган сүзне билгелә?
а) озонлык; б) озонлок; в) озынлык.
7). Татар сүзләрендә о, ө хәрефләре кайсы иҗектә языла?
а) беренче; б) икенче; в) өченче.
8). Калын сузыклардан торган сүзне билгелә:
а) китап; б) өстәл; в) укучы.
9). "Юл" сүзендә ничә аваз бар?
а) ике; б) өч; в) дүрт.
10). [ э ] авазы язуда ничә хәреф белән белдерелә?
а) бер; б) ике; в) өч.
ΙΙ вариант.
1). Сүзләр нәрсәләрдән төзелә?
а) хәреф; б) аваз; в) иҗек.
2). Кайсы рәттә калын сузык аваз хәрефләре язылган?
а) а, о, ү, ы; б) а, ә, о, ө; в) у, ү, ы, о.
3). Сүзләр язуда нәрсә белән белдерелә?
а) аваз; б) хәреф; в) иҗек.
4). Кайсы сүздә а хәрефе олаштырып әйтелә?
а) балалар; б) туган; в) касса.
5). Калын сүзләр рәтен билгелә:
а) бәби, өстәл, такта; б) урам, агач, бакча; в) чиләк, сандугач, көрәк.
6). Дөрес язылган сүзне билгелә?
а) өченче; б) өчөнче; в) өчөнчө.
7). Татар сүзләренең беренче иҗегендә генə языла торган сузыкларны билгелә:
а) у, ү; б) о, ө; в) а, ә.
8). Нечкә сузыклардан торган сүзне тап:
а) тату; б) китап; в) әни.
9). "Ял" сүзендә ничә аваз бар?
а) ике; б) өч; в) дүрт.
10). Кайсы аваз язуда ике хәреф белән белдерелә?
а) [ о ]; б) [ а ]; в) [ э ].
Тема: Тартык авазлар.
Ι вариант.
- Тартык авазлар ничә төркемгә бүленә?
а) бер; б) ике; в) өч.
2. Яңгырау тартыклардан торган сүзне билгелә?
а) чиләк; б) барабан; 3) ботка.
3. Саңгырау тартыклар дип нинди авазларга әйтәләр?
а) шаудан торган; б) тавыштан торган; в) тавыш һәм шаудан торган.
4. К, г хәрефләре ничә авазны белдерә?
а) бер; б) ике; в) өч.
5. К, г хәрефләре йомшак (нечкә) укыла торган сүзләр рәтен билгелә:
а) көймə, күмәч, Гата; б) көл, чәчәк, Гөлгенә; в) дөге, карга, катык.
6. Ирен – теш [ в ] авазы булган сүзне билгелә?
а) ватык; б) вертолёт; в) Вәсилә.
7. Дөрес язылган сүзне язып куй:
а) шәһәр; б) шәхәр; в) шәһар.
8. ь хәрефе кайсы сүздә нечкәртү өчен куелан?
а) Ильяс; б) мәкаль; в) дөнья.
9. Кайсы сүздә ъ хәрефе аеруны белдерә?
а) ашъяулык; б) мәгънә; в) Әкълимә.
10. Щ, ц хәрефләре нинди сүзләрдә языла?
а) рус теленнән кергән сүзләрдә;
б) татар сүзләрендә;
в) барлык сүзләрдә.
ΙΙ вариант
- Җөмләне дәвам ит:
Авазларны…
а) язабыз, күрәбез; б) әйтәбез, ишетәбез.
2. Саңгырау тартыклардан торган сүзне билгелә:
а) гөл; б) катык; в) урам.
3. Яңгырау тартыклар дип нинди авазларга әйтәләр?
А) шаудан торган; б) тавыштан торган; в) тавыш һәм шаудан торган.
4. в хәрефе ничә авазны белдерә?
а) бер; б) ике; в) өч.
5. к хәрефе калын укыла торган сүзне билгелә:
а) кабак; б) көймә; в) китап.
6. Ирен – ирен [ w ] авазы булган сүзне тап:
а) авыл; б) вертолёт; в) ваза.
7. Дөрес язылган сүзне билгелә:
а) рәһмәт; б) рәхмәт; в) рахмәт.
8. ь хәрефе кайсы сүздә нечкәртү өчен куелган?
а) ямьле; б) көньяк; в) төньяк.
9. Кайсы сүздә ъ хәрефе аеруны белдерә:
А) вәгъдә; б) кулъяулык; в) нәкъ.
10. Җөмләне тәмәмла:
Щ, ц хәрефләре…
а) татар сүзләрендә языла; б) рус сүзләрендә языла; в) барлык сүзләрдә дә языла
Тема: Сүз төркемнәре. Исем.
- Җөмләне дәвам ит:
Исем…
а) билгене белдерә; б) предметны белдерә; в) эшне белдерә.
2. Кем? соравына җавап биргән исемне тап:
а) болыт; б) болан; в) бабай.
3. Дәвам ит:
Татар телендә кем? соравы…
А) кошларга карата куела; б) хайваннарга карата куела; в) кешеләргә карата куела.
4. Нинди исемнәргә күплек санда - нар, - нәр кушымчалары ялгана?
А) тартык авазларга беткән; б) сузык авазларга беткән; в) борын авазларына беткән ( м, н, ң ).
Тема: Сыйфат.
- Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметны; б) билгене; в) эшне.
2. Сыйфат ачыклап килгән сүзне тап?
а) исем; б) фигыль.
3. Капма – каршы мәгънәле сыйфатларны сайлап ал?
а) эре – вак; б) авыр – каты; в) салкын – суык.
Тема:Фигыль.
- Фигыль нәрсәне белдерә?
а) эшне; б) предметны; в) билгене.
2. Җөмләне язып бетер?
Тырма белән җир…
а) казыйлар; б) кисәләр; в) тырмалыйлар.
3. Дәвам ит:
Фигыльнең үткән заманы…
а) сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эшне белдерә;
б) сөйләү вакытында булган эшне белдерә;
в) киләчәктә булачак эшне белдерә.
4. Хәзерге заман фигыльләр нинди сорауларга җавап бирә:
а) нишли?, нишлибез?; б) нишләде?, нишләгән?; в) нишләр?, нишләячәк?.
5. Фигыль кайсы заманда килгән?
Таңнан торып,
Зәйнәп апа
Хат тарата.
а) үткән; б) хәзерге; в) киләчәк.
6. Кушымчаны дөрес куй:
Тиздән безгә әби кил…
а) - әчәк; б) – де; в) гән.
Тема: Җөмлә.
1. Җөмлә нәрсәне белдерә?
а) тәмамланган уйны; б) предметны; в) тәмамланмаган уйны.
2. Җөмлә нәрсәләрдән тора?
а) хәрефләрдән; б) иҗекләрдән; в) сүзләрдән.
3. Җөмләнең төрен билгелә:
Бүген дәрестә кем дежур тора?
а) хикәя; б) сорау; в) өндәү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тест.Татар теленнән 1-3 сыйныф
Әлеге тестларны да кертеп куюны кирәк таптым. Өстәмә материаллар кул астында булса, һәрвакыт кирәге чыга: я сәләтле балаларга индивидуаль эш итеп бирәсең, я тиз генә белемнәрен тикшереп алу өчен файда...
Тест. Татар теленнән 2 сыйныф "Е,ю хәрефләре"
2 сыйныф татар төркеме...
Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме)
Рус мәктәбенең татар төркеме өчен тест биреме.2 сыйныф. 1- вариант...
Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант
Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән тест биреме. 2 вариант...
Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант
Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 2нче сыйныф балалары өчен тест биремнәре....
Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) III - вариант
Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучыларына тест биреме. 3 вариант...
Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) IV - вариант
Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылар өчен олимпиада эше. 4-вариант...