Эссе "Мин- Укытучы!"
статья на тему
Мин һәр иртә язмышым сукмагымнан мәктәбемә атлыйм. Күңелемдә уйлар, уйлар… Язмышымны дөрес сайладыммы, укучыларыма минем теләкләрем аңлашыламы, мәктәптә укыткан мөгаллимнәрдән, югары уку йортындагы остазларымнан, китапханәләрдән энҗе бөртегедәй кадерләп җыйган белемнәрем аларга кадерлеме, кирәклеме? Буген укучыларымны нәрсә белән шаккаттырыйм, ничек итеп күзләрендә очкын кабызыйм?.. Һәр иртә күңелемдә шушы халәт кабатлана.
Ә балалар каршына кереп басып, аларның кызыксыну тулы карашларын, бәхетле елмаюларын күрүгә, мин икенче бер дөньяга – бәхетле балачакка кереп чумам, бала булып яши башлыйм. Бу мизгелләрдә мин үземне бакчачы белән тиңлим. Бакчачы һәр яз Җир — Анабыз күкрәгенә чәчәк орлыклары сала; ә без, укытучылар, бала күңеленә эзләнү орлыклары … Әйе, әйе…Эзләнү орлыклары, чөнки без беләбез: көчләп таккан түгел, ә эзләп тапкан бәхет кадерле.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
esse.docx | 42.61 КБ |
Предварительный просмотр:
ЭССЕ
"Мин- укытучы!"
Мин һәр иртә язмышым сукмагымнан мәктәбемә атлыйм. Күңелемдә уйлар, уйлар… Язмышымны дөрес сайладыммы, укучыларыма минем теләкләрем аңлашыламы, мәктәптә укыткан мөгаллимнәрдән, югары уку йортындагы остазларымнан, китапханәләрдән энҗе бөртегедәй кадерләп җыйган белемнәрем аларга кадерлеме, кирәклеме? Буген укучыларымны нәрсә белән шаккаттырыйм, ничек итеп күзләрендә очкын кабызыйм?.. Һәр иртә күңелемдә шушы халәт кабатлана.
Ә балалар каршына кереп басып, аларның кызыксыну тулы карашларын, бәхетле елмаюларын күрүгә, мин икенче бер дөньяга – бәхетле балачакка кереп чумам, бала булып яши башлыйм. Бу мизгелләрдә мин үземне бакчачы белән тиңлим. Бакчачы һәр яз Җир — Анабыз күкрәгенә чәчәк орлыклары сала; ә без, укытучылар, бала күңеленә эзләнү орлыклары … Әйе, әйе…Эзләнү орлыклары, чөнки без беләбез: көчләп таккан түгел, ә эзләп тапкан бәхет кадерле.
Әйе, укытучы — гаҗәеп серле зат ул! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңарда! Методик табышларга, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Кечкенә генә бер җиңелү дә кайчак зур отыш булып кире әйләнеп кайта. Сабый чакта хыялланган бик күп хыялларым тормышка ашты диярлек. Әлегә кадәр балачактан килгән активлыгымны югалтмадым. Үзалдыма куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын:ирешәсе максатларыбыз әле шактый.
Сәгать телләрен артка күчерик әле. Кече Болгаер авылы кызы Эльмира кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Курчакларын рәткә утыртып, аларга үзенчә “белем” бирә. Аңа бу һөнәр бик җайлы булып тоела. Мәктәптә укыганда татар теле укытучысы Миннебаев Илдар Хафиз улына шаккатып, хәтта көнләшеп карый идем. Ул һәр яңа теманы кызыклы итеп безгә җиткерә, дәресләрендә яңа алымнар куллана, бөтен яңалыкка бездән фикер таләп итә. Иң мөһиме, Илдар абый миндә туган телебез – татар теле, ана телебезгә мәхәббәт орлыклары чәчте. Тырышлыгыбыз әрәмгә китмәде, мин бу фәннәрдән 10 сыйныфта район буенча — беренче, республикада — өченче урыннарны яулауга ирештем. Булган белемнәрем укытучылар әзерли торган уку йорты — КДПУна да керергә булышты. Менә 5 ел әдәбият-сәнгать сөючеләр арасында кайнаганнан соң, мин үз районымның рус мәктәбе Кабык Күпергә аяк бастым.
Күңелем ышанмый: мин- мөгаллимә, мин- авыл укытучысы! Акылдан битәр хис кешеседер мин, бәлки. Шулай булмаса, бик күп курсташларым диплом алып, шәһәр мәктәпләрендә укытырга хыялланганда, үземне бары тик авыл мәктәбе укытучысы дип кенә күзаллап, шуңа омтылып яшәр идем микән? Авыл укытучысы җилкәсенә йөкләнгән бар авырлыкны, борчу-мәшәкатьләрне белеп-күреп үскән гап-гади авыл кызы бит мин…
Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Минмчә,сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен тоеп яшәргә. Бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар артында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас булдым.
Беренче дәресләр үзе бер тарих. Аяк буыннары белән берлектә калтыраган йөрәк, курку һәм билгесезлек. Сыйныф ишеген тәүге кат ачып керүгә, миңа төбәлгән самими күзләр билгесезлекне бөтенләе белән сызып ташлады. Кара тактага да, тормышымның яңа сәхифәсенә дә акбур белән берлектә ак юл сызам. Үз белемеңне нарасый күңеленә тернәк итүдән дә кадерлерәк хезмәт, затлырак бәхет бармы?! Иң беренче шытым биргән көннән үк белем туфрагын йомшарту өстендә дә, яңалык булып яуган ләйсән яңгыр тамчылары да ул — мөгаллимә. Шытым бирмәгән орлыклардан йөз чөерүне һәркем дә булдыра ала, ә менә уңышлы туфрак табып, үсентене кабат тернәк итү түземлеләр һәм сабырлар эше.
Борынгы бер акыл иясе: “Бала ул тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да”, — дип язган. Заман мәктәп һәм укытучылар алдына зур таләпләр куя: бүгенге мәктәп укучысы кулына өлгергәнлек аттестаты алганда, көндәшлеккә сәләтле, замана технологияләре, тирән белем белән коралланган һәрьяктан камил шәхес булып өлгерергә тиеш. Димәк, укучы дәрестә ирекле тыңлаучы, әзер белемне кабул итүче генә түгел, ә бәлки аны үзе кызыксынып эзләп алучы, алган белемне гамәли куллана алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Әлбәттә, әлеге шартларда мөгаллимнең эш юнәлеше үзгәрә, ул – әзер белемне бирүче генә түгел, ә бәлки, белемгә этәргеч бирүче остаз булырга тиеш.Шуңа күрә без бүген искечә укый да, укыта да алмыйбыз. Белем бирүдә Федераль дәүләт белем бирү стандартында чагылыш тапкан яңа кыйммәтләргә, яңа сыйфатка һәм яңа белем нәтиҗәләренә таләпләр гомуми белем бирүнең барлык баскычларында укытуның яңа гамәлләрен, аеруча эшчәнлеккә корылган укыту ысулларын куллануны сорый. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим.Бу фикерне аңлаган, тойган укытучы гына яңача яши ала. Димәк, яңа заман укытучысы түбәндәге сыйфатларга ия булырга тиеш:
• үз-үзеңә ышану, активлык, эш башларга курыкмау;
• башкаларга карата түземле булу;
• үзбелемеңне арттырырга сәләтлелек;
• карар кабул итә белү һәм куелган максат нигезендә уңышка ирешү;
• башкаларның хокукын һәм иреген саклап, үзең кылган гамәлләреңә җавап бирү.
Әлеге зур фикерләр астында нәрсә ята? Минемчә, гап-гади укытучы хезмәте, аның инновацион эшчәнлеге, эзләнүчән хезмәте. Әгәр дә мөгаллим бу эшчәнлеген югалтса, ул тормыш арбасыннан төшеп кала.
Татар укытучысы, татар мөгаллимәсе… Ә син ничек эшлисең? Балаларың ничек укый? Халкымның мәңгелек мирасын киләчәк буынга тапшыра аласыңмы? Телебезне саклап калачак буын тәрбияли аласыңмы? Моңа син нинди өлеш кертәсең?
Менә шул сорауларны мин һәр көн үз-үземә бирәм. Ә җавапны көн саен төннәр буе эзләргә туры килә. Иҗади эшләүче укытучы буларак, минем девизым: иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләргә. Һәр дәрес – иҗат җимеше, дигән принцип белән эш итәм.Телне тирән белүче шәхеснең танып-белү сәләтләре дә үскән булырга тиеш. “Уйла. Фикерлә. Эзлән” принцибына нигезләнеп, укучыларны үзләрен эшләргә өйрәтүгә дә зур әһәмият бирәм.Аерым темалар буенча рефератлар, презентацияләр яклау, конспектлар яздыру, чыгышлар әзерләтү, проблемалы ситуацияләргә үз фикерләрен белдерү кебек алымнар аша шушы максатны тормышка ашырырга тырышам.
Бүгенге көндә мин классик методика белән яңа укыту технологияләрен (коммуникатив технология, Сингапур методикасы,иҗади үсеш технологиясе, уен, ИКТ, тәнкыйди фикерләү, проект һ.б.) чагыштырып шундый ачышлар ясадым. Укытуның классик методикасы бик гади: укытучы аңлата, ачыклый, төшендереп бирә, исбат итә, күрсәтә. Бу эшләр барышында укытучы такта янында, ә укучы – сине тыңлаучы объект. Мондый очракта иҗатка урын каламы? Юк, билгеле. Балаларның күңелендә бер уй: “Дәрес кайчан бетәр икән?!”. Үзем өйрәнгән технологияләрне кулланып төзелгән дәресләр исә бөтенләй башкача уза башлады. Сингапур методикасын дәресләрдә куллану укучыларга билгеле бер югарылыкларга менәргә ярдәм итә,укучыларга парлап, төркемләп эшләү мөмкинчелеге бирә. Дәрестә дөрес җавап бирмәвеннән куркып, минем белән аралашырга шикләнгән Максимның төркемдә эшләгәндә кызык-кызык фикерләр әйтеп куюы мине беренче көнне үк таң калдырды. Сөенечемнән кычкырып еларга да, сабыйларча онытылып көләргә дә әзер идем мин ул минутта. Шулай итеп, педагогик эшчәнлектә яңа технологияләрне, аеруча Сингапур методикасын куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә, критик һәм креатив фикерләүче, хезмәттәшлек итә белүче, рухи яктан камил, яңа заман өчен яраклаша алган шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.
Укучыларым фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә, дәрестән тыш чараларда уңышлы чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар.
Яңа технологияләрдә мине кызыксындырган моментларның тагын берсе – үз-үзеңне бәяләү принцибы. Бу мөстәкыйльлек, гаделлек тәрбияли. Укучы дәрестә катнашса, үзенең начар билге алмаячагын белә, үз-үзенә ышаныч тәрбияләнә. Бу шөгыль дәрес өчен гомуми бәя куюны да җиңеләйтә һәм мөмкин кадәр аның объективлыгын тәэмин итә.
Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер бөеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек+ артистлык» формуласын кыйбла итеп тотарга тиеш. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы — танылу, ягъни куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларың, ата-аналарның, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул.
Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр… Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрделәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим.
Укучым!
Син — киләсе заман кешесе.
Барысын да килә беләсең.
Күзләреңне миңа төбисең дә
Миннән яңа белем көтәсең.
Бар ышаныч бары миндә генә,
Укытучың бит мин, мөгаллим!
Синең күзләреңдә мин белемле,
Зур йөрәкле гади бер галим.
Ышанычың миңа гаҗәеп зур.
Ничек кенә аны акларга?
Белем эзләп типкән яшь йөрәктә
Мәрхәмәтне ничек сакларга?
Минем алда тора күп бурычлар
Алларымда минем күп максат.
Укытучы икән — әйдә, укыт!
Дию генә, дустым, бик ансат.
Бала тапкан ана алдындагы
Нинди булган булса бурычлар.
Укытучы да, ата-ана кебек
Бала бәхете өчен тырыша.
Горурланам бөек исемем белән,
Зур киләчәк — минем кулларда.
Телим һәркемгә дә: укытучы
Юлдаш булсын сезнең юлларда!
Шәхси белешмә
1. Фамилия, исем, әтиемнең исеме: Гибасева Эльмира Мансур кызы
2. Туган елым: 1981 ел, 30 гыйнвар
3. Туган җирем Апас районы Кече Болгаер авылы
4. Белемем: югары, КДПУ, татар теле һәм әдәбияты укытучысы,2002 ел
5. Вазифам: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
6.Эш урыны: Апас районы Кабык Күпер төп гомуми белем бирү мәктәбе
7. Гомуми эш стажы: 12 ел
8. Педагогик ел стажы: 12 ел
9. Категория: югары калификацион категория, 2014нче ел
10. Методик тема: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләрне куллану
аша рус телле укучыларның коммуникатив сөйләмнәрен үстерү”
Э-эшлекле Г- гадел,
Л- лидер И- инсанлы
М- мобиль Б-бул!
И-игелекле А-абынма,
Р- рәхимле С-сөртенмә,
А- абруйлы Е-егылма
В-вә
А- адашма!
Тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу компетенциясен үстерү.
Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.
А.Сент-Экзюпери.
Актуальлек. Татарстан Республикасы мәгариф сәясәтенең төп бурычы –иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Икетеллелек (билингвизм) һәм күптеллелек (полингвизм) кешеләрнең аралашуы өчен зур әһәмияткә ия булып тора, этнослар арасындагы төрле каршылыкларны кисәтә, халыклар дуслыгын ныгыта.Тик рус мәктәпләрендә бу икетеллелек проблемаларын чишүдә түбәндәге каршылык күзәтелә:бер яктан, бүгенге көндә җәмгыятьтә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә социаль ихтыяҗ артса, икенче яктан, рус балаларында татар телен икенче тел буларак өйрәнүгә теләк, уңай омтылыш юк, традицион укыту системасы аларның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерми. Алар, унбер ел буена тел һәм әдәбият өйрәнеп тә, татарча иркен сөйләшә алмыйлар, яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткән “Мин бурычлы яки тиеш булган өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм” дигән фикергә өстенлек бирмиләр. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Мәдәниара диалогка оста, социаль компетентлы, толерантлы, иҗади һәм фәнни фикергә ия булган шәхесне ничек тәрбияләргә? Мин, рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, бу проблемаларны чишү юлы итеп – уку-укыту эшчәнлегендә шәхескә кагылышлы, метапредмет, предмет нәтиҗәлегенә ирешүдә ярдәм иткән инновацион технологияләрне куллануда күрәм. Шуңа күрә дә мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим. Тик шуны да истә тотам: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.
Өйрәнү объекты: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Өйрәнү предметы: мәгълүмати коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнары.
Максат:аралашу күнекмәләрен үстерүдә мәгълүмати- коммуникатив технологиянең нәтиҗәлелеген исбатлау.
Шуннан чыгып мин үз эшчәнлегемдә түбәндәге бурычларны куйдым:
1. Шәхеснең универсаль уку күнекмәләре аша дөньяны танып белүе, билгеле компетенцияләргә ия булуы һәм белем бирүнең нәтиҗәгә юнәлтелүе ;
2.Эшчәнлек төрләрен, аралашу формаларын укучыларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлау, аларның шәхес буларак үсешен тәэмин итү;
3.Эшләрне оештыруда төрле формалар куллану, мөстәкыйль эшчәнлекне игътибар үзәгенә алу;
4. Укучының теоретик белемен генә түгел, ә танып-белү, гамәли мәсьәләләрне уңышлы чишүен тәэмин итү.
Мәгълүм ки, аралашу осталыгына ия булу өчен, баланың дәрестә һәрдаим сөйләм эшчәнлегендә катнашуы кирәк. Ә моңа ирешүдә заманча технологияләр файда китерә. Шуңа күрә татар теле, әдәбияты һәм сыйныфтан тыш чараларда мин мәгълүмати- коммуникатив, мультимедиа технологияләрен максатчан файдаланырга тырышам. Кабинетым Интернет челтәренә тоташтырылган ноутбук һәм проектор белән җиһазландырылган.
Минем тарафтан мәгълүмати коммуникатив технологияләрне куллану формалары:
1.Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.
2.Мультимедиалы презентацияләр куллану.Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.
3.Интернет челтәре ресурслары куллану.Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.
Мультимедиа чаралары белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланам:
-прблемалы ситуация тудыру өчен;
-яңа материалны аңлату өчен;
-өй эшен тикшерү өчен;
-дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.
Беренчедән, мондый дәресләрдә укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаштыра.
Әзер электрон ресурс булган “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәмгә килә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. “Кем миллионер булырга тели?”,”Пирамида”, “Поезд”, “Чәчәкләр” уеннары , бер яктан, укучыларның сүзлек байлыгын арттырса, икенче яктан, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә булыша. Ә бу үз чиратында, татарча- русча сүзлекләр белән мөстәкыйль эшли белү, эзләнү күнекмәләрен үстерә. Килеш, иҗек, сүз төркемнәре темаларын үткәндә дә шушы “Татар телле заман ” га мөрәҗәгать итәм. Шулай ук программада татар сүзләрен диктор укуында тыңлау, әйтеп карау һәм чагыштыру мөмкинлеге бирелгән. Ә бу алым рус телле укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта һәм бердәм республика тестын (БРТ) ның В өлешен уңышлы тапшырырга мөмкинлек бирә. Узган уку елында укучымның тестны “5” ле билгесенә тапшыруы шушы эшнең күрсәткече булып тора.
Хәзерге көндә рус телле укучылары өчен татар теленә өйрәнүдә “АНА ТЕЛЕ” онлайн- мәктәбе материаллары да нәтиҗәлелекне арттыра. Рус милләтеннән булган 3 укучым, бик кызыксынып, дәресләрдән тыш, дистанцион рәвештә телне гамәли үзләштерәләр. Бу курсларда алар, алган белемнәренә нигезләнеп, җанлы аралашу дәресләрендә катнашалар, төрле җирләрдә яшәүче кешеләр белән танышалар, үзләренең сөйләм күнекмәләрен сынап карыйлар, реаль шартлардагыча бер-берсе белән әңгәмә коралар, үзара аңлашалар, фикерләрен белдерәләр.Шунысы мөһим: дәресләрдә урын алган күпсанлы диалоглар, сөйләм күнекмәләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре, татар җырлары, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләреннән алынган өзекләр, татар театры артистлары катнашкан видеоязмалар “тел мохите” булдырырга ярдәм итә һәм укучыларда дәрестән дәрескә тотрыклы кызыксыну уята.Шулай итеп, кешенең көндәлек тормышындагы ситуацияләренән алып сайланган материалларны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучыларымда Федераль белем бирү стандартлары таләп иткән аралашу күнекмәләре һәм универсаль уку гамәлләре формалаша. Узган уку елында республикакүләм үткәрелә торган “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесендә район буенча 1 нче урын яулап, Мәгариф министрлыгы тарафыннан дипломга лаек булуыбыз шушы эшләребезнең нәтиҗәсе булып тора.
Бу уңайдан «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану дә уңышка китерә. Әлеге сайтта урнаштырылган татарча мультфильмнарны дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да нәтиҗәле файдаланам. Балалар аларны бик яратып карыйлар. Хәтта дәресләре беткәч тә, карау теләкләрен белдерәләр. Андагы аңлаешлы булган гади генә вакыйгалар рус балалаларының да фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме – татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дип фикер йөртергә ныклы җирлек бар. Дәрестә , сыйныфтан тыш чараларда мультфильмнарның эчтәлеге буенча диалоглар , кечкенә хикәяләр төзибез,ситуатив- рольле уеннар оештырабыз. Мәсәлән, “Дәрес-шоу” уздыру өчен сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр группа үзенең лидерын сайлый.Алар бирелгән темалар буенса әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итәләр. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Тәкъдим ителгән мәсьәләне чишкәндә (танып белү гамәлләре), әңгәмәдә катнашучылар үзара йөкләмәләрне тигез бүлешеп (регулятив), үз фикерләрен дәлилләргә (шәхескә кагылышлы), бүтән төркемнең фикеренә кушылырга һәм уртак фикергә (коммуникатив)килергә өйрәнәләр. Бу алым укучыларның иҗади проектлары да булып санала. Тагын да кызыклырак булсын өчен алар кайбер дәресләрдә костюмнар киеп уйныйлар. Ләкин бу очракта укучыларга темаларны алданрак хәбәр итәм .Уңышлы килеп чыкканнарын әти-әниләргә дә тәкъдим итәбез.
Шулай итеп, «Бала.рф» китапханәсе рус телле укучыларны күренекле татар язучыларының танылган әсәрләре белән таныштыра. Бала бөек татар язучыларының, аерым алганда, Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре, татар халык әкиятләре, балалар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре булган шигырьләр, кыска хикәяләр һәм авторлар язган әкиятләр аша үзләренә таныш булган (бәлки әлегә бик үк таныш булмаган) вакыйгаларны, геройларны бөтенләй башка яктан күрә: алар берсеннән-берсе матур, ачык төсләр белән бизәлгән милли киемнәрдә, нәкъ менә татар халкына хас милли мохиттә ачылалар. Шулай итеп, рус баласы өчен чит телнең әдәбиятына гына түгел, ә милли сәнгатенә, тарихына һәм шулар аша милли мәдәнияткә юл ачыла.Бала, үзе дә сизмәстән, төрле вакыйгалар эчендә кайнап, күп мәгълүмат ала, хыяллана, фикер йөртергә һәм үзлектән нәтиҗә ясарга өйрәнә. Ә иҗади фикер йөртүче, төрле күренешләргә әхлакый – этик караштан чыгып бәя бирә белүче шәхесләр тәрбияләү- безнең төп бурычларыбызның берсе.
Нәтиҗә. Йомгаклап әйткәндә, дәресләрдә мәгълүмати- коммуникатив технология куллану аша түбәндәге нәтиҗәләргә ирештем:
- Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән өлгермәүче укучылар юк.2011-2012 нче уку елында өлгереш – 100%, сыйфат күрсәткече татар теленнән 27,6%, әдәбияттан 40% , 2012-2013 нче уку елында татар теленнән 29%, әдәбияттан 40% булса, 2013-2014 нче уку елында татар теленнән 31,3%, әдәбияттан 44% үсешкә ирешелде.
- Төрле дәрәҗәдәге конкурс, олимпиадаларда актив катнашу, призлы урыннар яулау ( “Зирәк тиен”, “Татар теле Инфо”, “Шигърият дөньясында” ,“Мин татарча сөйләшәм”);
- Интернет челтәрендә үземнең шәхси мини-сайтымны булдырдым, шунда дәрес эшкәртмәләрен, сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларның эшкәртмәләрен урнаштырып барам.
Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә мин дә үзгәрәм. Яңалык белән мин дә яңарам. Балалар белән бергә мин дә үсәм. Димәк, киләчәгебез безнең үз кулларыбызда. “Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш – шәхеслек билгесе”, - ди күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов. Минем укучыларым да киләчәктә шундый шәхес булырына ышанып калам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Минем беренче укытучым
Беренче укытучы турында инша...
Рәхмәт сиңа, укытучым!
Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...
"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"
Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...
ТР Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Дәрес – пресс – конференция
Укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Тема: Иярченле кушма җөмләләрне ...
Укытучы – изге һөнәр иясе
Укытучы – изге һөнәр иясе...
Укытучы булып эшлим. Укытучы булып яшим! (Минем педагогик эшчәнлегем)
Минем педагогик эшчәнлегем....
Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!
Минем педагогик эшчәнлегем...