Татар теле һәм әдәбият дәресләренә технологик карталар
план-конспект занятия (7 класс) по теме
Технологические карты по ФГОС и сценарии уроков
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
6_g_tel.doc | 85 КБ |
6_g_uku.doc | 79.5 КБ |
7_b_tatar.doc | 62 КБ |
8_g_tatar.doc | 47.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Укытучы | Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы | |
Дәрес | Татар теле | |
Сыйныф | 6 Г – рус төркеме | |
Дәрес төре | -Яңа белемнәрне “ачу” | + |
-Катнаш дәрес | + | |
-Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу | + | |
-Контроль дәрес | ||
-Белемнәрне практик яктан куллану | + | |
-Ныгыту дәресе | + | |
Уку – укыту методикасы |
| |
| + | |
| + | |
| ||
| + | |
Дәрес темасы | “Информация заманында яшибез”. Иртәгә бит ял көне. Тамыры сузыкка беткән фигыльнең инфинитив формасы. | |
Максат | Инфинитив турында булган белемнәрен гамәли куллану, системага салу.Укуга һәм сәламәтлеккә карата сакчыл караш тәрбияләү. | |
Көтелгән нәтиҗә | Инфинитивларны дөрес куллану. Матур һәм дөрес сөйләм булдыру. Атна исемнәрен кабатлау. | |
Төп терминнар | Инфинитив, буш вакыт, ял көннәре, атна исемнәре. | |
Предметара бәйләнешләр | әйләнә-тирә дөнья, татар теле, әдәбият, сәнгать, тән тәрбиясе, рус теле, тарих |
Татар теле дәресенең техник картасы
Ирешеләчәк нәтиҗә | |
Предмет күнекмәләре: Язу күнекмәләре: Уку-язу күнекмәләре: Тел күнекмәләре: | Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ): -дөрес сөйләм булуга омтылыш; -үз фикереңне әйтә белү; -төркемнәрдә килешеп эшли белү; -иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү; -фикереңне дәлилли белү; Регулятив УУГ: -уку бурычларын кую; -барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү; -үз фикереңне төгәл җиткерү; -дөрестән дөрес түгелне аеру; -таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү; -нәтиҗәләр формалаштыру; Танып - белү УУГ: -тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу; -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау; -рәсем, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү; -укыганны анализлау; Коммуникатив УУГ: -башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; -үз фикереңә ышандыра белү; -башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү; |
Эшне оештыру | |
Эш формалары | Ресурслар |
Фронталь эш Төркемнәрдә һәм парларда эш Индивидуаль (дифференциаль) эш | Куллану өчен дәреслек: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы Р.Р.Нигъматуллина , Ф.С.Фәизова “Татарча да да яхшы бел” Эш дәфтәре. Техник чаралар: -ноутбук -презентация -күрсәтмәлелек |
Дәресне оештыру структурасы.
Дәрес этаплары | Ресурслар | Укытучы гамәлләре | Укучылар гамәлләре | УУГ |
1.Оештыру моменты | Презентация Слайд 1 | Яхшы кәеф оештыру, исәнләшү | Исәнләшү, комплиментлар әйтү | Шәхескә кагылышлы УУГ |
2.Белемнәрне актуальләштерү | Слайд 2 | Сорауларга җаваплар - Бүген атнаның кайсы көне? - -Иртәгә дүшәмбе көнме? - -Атнаның бишенче көне җомга көнме? - -Эш көннәрен санагыз. - -Ял көннәрен әйтегез. - Әгәр тиешле тәртиптә әйтмәсәләр, тиешле тәртиптә кабатлау. | Сорауларга дөрес тулы җаваплар бирү. -Бүген атнаның беренче көне. -Юк, иртәгә сишәмбе көн. -Әйе, атнаның бишенче көне җомга көн. - Эш көннәре - дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе. -Ял көннәре - шимбә, якшәмбе. | Шәхескә кагылышлы УУГ |
3.Аңлату максат куелышы | Слайд 3
Слайд 4 Слайд 5 | Һәр төркемнән берәр сүз алып, сүзтезмәләр әйтегез. Бер-берегезгә атна исемнәрен кулланып, киңәшләр бирегез. ИНФИНИТИВ | Компьютерда – уйна Җавап – эзлә Музыка – тыңла Шигырь – ятла Телевизор – кара Китап - укы -Саша, дүшәмбе көн музыка тыңла. -Карина, ял көне китап укы. -неопр.форма глагола -нишләргә? соравы -рга, -ргә кушымчасы -к словам с твердыми гласными РГА -к словам с мягкими гласными РГӘ | Регулятив УУГ Шәхескә кагылышлы УУГ Коммуникатив УУГ |
4.Беренчел ныгыту | Слайд 6 Слайд 7 8 9 10 | Тиешле кушымчаларны куегыз. КИРӘК, КИРӘКМИ сүзләрен кулланып әйтегез: -надо выучить стих -нужно прочитать книгу -в понедельник надо посмотреть телевизор -в среду не надо искать ответ | Компьютерда – уйнарга Җавап – эзләргә Музыка – тыңларга Шигырь – ятларга Телевизор – карарга Китап - укырга -шигырьятларга кирәк -китап укырга кирәк -дүшәмбе көн телевизор карарга кирәк -чәршәмбе көн җавап эзләргә кирәкми | Коммуникатив УУГ Танып-белү УУГ |
5.Динамик пауза | Слайд 11 | “Адымнар” уены | Парлап чыгалар Сорау – җавап – җавап - сорау | Шәхескә кагылышлы УУГ |
6.Ныгыту | Слайд12 Слайд 13 Слайд 14 | Дәреслек белән эш. 1)Тиешле сүзләрне куеп, Марат өчен җавап бирегез. 2)Диалогны рольләргә бүлеп уку. Язмача эш. -тактада -дәфтәрдә 6 нчы күнегү. Җөмләләр әйтегез, сез алар белән килешәсезме? | 1)Сорауларга җаваплар 2) Диалог уку Тикшерү -Көн саен саф һавада йөрергә кирәк. -Һәрчак вакытында ашарга кирәк. ........... | Шәхескә кагылышлы УУГ Регулятив УУГ Коммуникатив УУГ |
7.Йомгак. Рефлексия. Өй эше. | Слайд 15 Слайд 16 Слайд 17 Слайд 18 | Без бүген нәрсәләр эшләдек? - Үзегезгә билгеләр куегыз, ни өчен икәнен әйтегез. -Нәрсәләр истә калды? -Нәрсәләр истә калмады? Гаиләгездәге кешеләргә инфинитивларны кулланып, тиешле киңәшләр бирегез. | -Инфинитив Нишләргә? соравын кабатладык -РГА, -РГӘ -Миңа бишле, чөнки матур һәм дөрес җавап бирдем. -Миңа дүртле, хаталар бар иде. Укчыларның җаваплары | Шәхескә кагылышлы УУГ Коммуникатив УУГ |
Предварительный просмотр:
Укытучы | Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы | |
Дәрес | Әдәби уку / әдәбият | |
Сыйныф | 6 Г | |
Дәрес төре | -Яңа белемнәрне “ачу” | + |
-Катнаш дәрес | + | |
-Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу | ||
-Контроль дәрес | ||
-Белемнәрне практик яктан куллану | + | |
-Ныгыту дәресе | ||
Уку – укыту методикасы |
| |
| + | |
| + | |
| + | |
| + | |
Дәрес темасы | М.Гафури иҗаты. “Әтәч белән сандугач” мәсәле. “Сынландыру”, “мәсәл” төшенчәләре. | |
Максат | Мәсәл жанры белән ташыштыру һәм “сынландыру” төшенчәсе турында белешмш бирү. Рус бәетчесе И.Крылов иҗатын искә төшерү һәм М.Гафури иҗаты белән таныштыру. Русча – татарча мәсәлләрне чагыштыру. Туган телләренә һәм татар теленә мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү. | |
Көтелгән нәтиҗә | М.Гафури тормышы һәм иҗаты турында әйтә белүләре; русча – татарча мәсәлләрне чагыштырып, аермаларын һәм охшашлыкларын табу; мәсәл эчтәлеген аңлау; “сынландыру” төшенчәсен куллану. | |
Төп терминнар | “мәсәл” , “сынландыру” | |
Предметара бәйләнешләр | әйләнә-тирә дөнья, татар теле, әдәбият, сәнгать, тән тәрбиясе |
Әдәбият дәресенең техник картасы
Ирешеләчәк нәтиҗә | |
Предмет күнекмәләре: Язу күнекмәләре:.... Уку-язу күнекмәләре: Тел күнекмәләре: | Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ): -дөрес сөйләм булуга омтылыш; -үз фикереңне әйтә белү; -төркемнәрдә килешеп эшли белү; -иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү; -фикереңне дәлилли белү; Регулятив УУГ: -уку бурычларын кую; -барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү; -үз фикереңне төгәл җиткерү; -дөрестән дөрес түгелне аеру; -таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү; -нәтиҗәләр формалаштыру; Танып - белү УУГ: -тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу; -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау; -рәсем, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү; -укыганны анализлау; Коммуникатив УУГ: -башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; -үз фикереңә ышандыра белү; -башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү; |
Эшне оештыру | |
Эш формалары | Ресурслар: |
Фронталь эш Төркемнәрдә һәм парларда эш Индивидуаль (дифференциаль) эш | Куллану өчен дәреслек: Татар әдәбияты, Мотыйгуллина Ә.Р, Ханнанова Р.Г, Гыйззәтуллина Э.Х Эш дәфтәре. Техник чаралар: -ноутбук -презентация -күрсәтмәлелек |
Дәресне оештыру структурасы.
Дәрес этаплары | Ресурслар | Укытучы гамәлләре | Укучылар гамәлләре | УУГ |
1.Оештыру моменты | Презентация | Исәнләшү һәм кәефләре турында сөйләшү | Исәнләшү | Регулятив УУГ: |
2.Белемнәрне актуальләштерү максат куелышы | Рәсемгә игътибар итегез әле. -Сез бу шәхесне таныдыгызм? -Сез аның турында нәрсәләр беләсез? - Ребята, скажите-ка, о чем мы будем говорить сегодня на уроке? -Кто мне скажет, что такое басня? -Что такое аллегория? -Молодцы. | -....... -И.Крылов -Автор басен.... -Басни -Стихотворный или прозоический рассказ, в котором есть аллегория. -Наделение предметов и явлений природы свойствами живых существ, в том числе и человека: внешним обликом, способным мыслить, чувствовать, говорить итд. | Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ), Регулятив УУГ, Танып - белү УУГ | |
3.Аңлату | -Укучылар, без бүген татар мәсәлчесе М.Гафури иҗаты белән танышабыз. Биографияне кыскача сөйләү МӘСӘЛ кыска күләмле, читләтеп әйтүгә корылган, чәчмә яки тезмә рәвештә язылган әсәр. Аның персонажлары –кешеләргә хас сыйфатларны чагылдыра торган хайваннар, үсемлекләр, әйберләр. | тыңлыйлар | Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ): | |
4.Беренчел ныгыту | Дәреслек белән эш 48 нче бит М.Гафури биографиясе. -Найдите предложения, в котором говорится А)кто такой М.Гафури Б)где он родился В)где он учился Г)знакомится с творчеством других поэтов Д)что он сочиняет(пишет) -Сейчас, рассмотрим басню М.Гафури “Петух и соловей” на русском языке. -Басня о чем? -Какова мораль данной басни? | Укыйлар А)күренекле әдип Б)Башкортстанның хәзерге Гафури районы Җилем-Каран авылында туа В)Төрле авыл мәдрәсәләрендә, аннары Троицк шәһәрендәге мәдрәсәдә, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый Г)Каюм Насыйри, Риза Фәхретдинов, Фатих Кәрими Д)проза әсәрләре, мәсәлләр, шигырьләр, поэмалар -Выразительное чтени на русском -о петухе и соловье Рассказывают краткое содержание басни Ответы на вопросы | Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ), Регулятив УУГ, Танып - белү УУГ | |
5.Динамик пауза | Күзләрне ял иттерәбез | |||
6.Ныгыту | Поработаем с басней на русском и с учебником. 48 нче бит “Әтәч белән сандугач” мәсәле. Найдите: А) Землю Петух разрывает упорно, Куры бегут за едою проворно Б)-Эй, говорит Соловей, из окошка -Ты бы Петух, отдохнул хоть немножко Разбор басни. Таблица тутыру. Охшашлыкларын һәм аермаларын табалар -Укыгыз -Билгеләрен әйтә | Дәреслекләрен ачалар А)Әтәч йөри җим эзләп, Янында бар тавыклар Б)Әй Әтәч, син бичара! Болай таба бер кара Работа по таблице. Находят сходства и отличия басен -Укыйлар | Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ), Танып - белү УУГ | |
7.Йомгак. Рефлексия. Өй эше. | -Ребята, о чем мы с вами говорили на уроке? -Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен? 51 нче бит, Мәсәлне матур итеп укырга Сау булыгыз, дәрес тәмам. | -о басне “Петух и Соловей” -о М.Гафури -Әйе, ..... -Юк, чөнки..... -Сау булыгыз. | Регулятив УУГ, Танып - белү УУГ |
Предварительный просмотр:
Айзатуллова Ә.М – татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Фигыль юнәлешләре. (7 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Максат: Укучыларның фигыль турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, фикер йөртү сәләтен үстерү; фигыль юнәлешләре турында гомуми төшенчә бирү; укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү
Дәрес тибы: яңа материал аңалату
Укыту методы. Аңлату, әңгәмә, демонстрация.
Җиһазлау: Мультимедиа проекторы, слайдлар, таблицалар.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты. Хәерле көн, укучылар! Бер-берегезгә елмаю бүләк итик, каршыдагы иптәшләребезне сәламлик (кул болгыйлар), яныбыздагы иптәшебез белән күрешик (иңбашлары белән кагылалар), бер-беребезгә матур теләкләр әйтик әле. Афәрин! Дәресебезне башлыйбыз. Бүген без сезнең белән фигыль турында алган белемнәребезне ныгытып, юнәлеш катерогиясе турында сөйләшербез. Әгәр дә дәрес ахырына куйган максатыбызга ирешсәк, димәк без бик нәтиҗәле эшләгәнбез була.
II.Актуальләштерү.
Бирем.
Эй ар гайд структурасы
Дәрес башында | Раслау | Дәрес ахырында |
Фигыльләр предметның яки затның эшен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләр | ||
Барлык фигыльләр өчен дә барлык-юклык категориясе хас | ||
Фигыльләрнең 3 заманы бар | ||
Фигыль юнәлешләре бишәү |
III. Яңа теманы аңлату.
Бирем. ПЛЕЙСМЕТ КОНСЕНСУС структурасын кулланып, укучылар алларында торган юнәлеш таблицасы буенча эшлиләр. Һәр укучы битнең үз өлешендә фикерләрен яза. Аннары фикер алышу башлана. Килешкән кешеләр “ВО” күрсәтәләр. 1 укучы уртак фикерләрне уртадагы квадратка яза. Бу команданың нәтиҗәсе була.
№1 №2
№3 №4
Уртак нәтиҗә тактага язып куела. Үтәүченең (кемнең яки нәрсәнең) эшкә (яки хәлгә) төрлечә катнашуыннан чыгып, фигыльләрдә биш юнәлеш була.
Төп юнәлеше - яба
Кайтым юнәлеше – ябына
Төшем юнәлеше – ябыла
Уртаклык юнәлеше – ябыша
Йөкләтү юнәлеше – яптыра
Нәтиҗә:
- Һәр фигыль берәр юнәлеш формасында була!
IV. Күнекмәләр камилләштерү.
87 нче күнегү
Төп юнәлеш үтәүче эшне үзе башкара | Кайтым юнәлеше эш үтәүченең үзенә кайта | Төшем юнәлеше эш кешегә яки предметка читтән төшә | Уртаклык юнәлеше үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли | Йөкләтү юнәлеше үтәүче эшне кемгәдер кушып эшләтә, эш үтәлүенә сәбәпче була | Берничә юнәлеш кушымчасы алган |
Кайт-ты-лар | Бизә-н-ә | Утыр-т-ыл-маган | Йөгер-еш-еп | Сиз-дер-ми | Йомша-р-т-ыл-ган |
Үс-ми | Яса-н-а | Ута-л-ган | Сайра-ш-а | Уй-ла-н-ыл-ган | |
Көт-мә-гән | Кара-н-ып | Көт-ел-мә-гән | |||
Чык-мый | Тот-ын-а | Суз-ыл-ды | |||
Бул-ма-ган | Баш-ла-н-ып | Суз-ыл-мый | |||
Кит-ә | Тот-ын-ды-лар | Тапшыр-ыл-ган | |||
Кил-де | Тәмам-ла-н-ачаг-ын | Актар-ыл-ды |
НАМБЕ АП. Күнегүне тикшерү. Бу структураны кулланыр өчен без тылсымлы сан сайлыйбыз, ул – “5”. Бишкә бүленә һәм бишкә бетә торган сан чыккан укучы басып җавап бирә.
Бирем. Төрле юнәлеш формаларына куеп языгыз: актару, бизәү, казу, карау
Актару, актарылу, актарыну, актарышу, актарту
бизәү, бизәлү, бизәнү, бизәшү, бизәтү
казу, казылу, казыну, казышу, казыту
карау, каралу, карану, карашу, карату
Токин мэт. №3 кәгазь уртасына “Фигыль” дип язып куя. Аны шакмак эченә ала. Ничек башкарабыз әле без бу эшне? (тынлыкта) Ә без әлеге тема буенча белгән бөтен мәгълуматны да 2 минут эчендә язып куябыз. Аннары урыннарны алышабыз, күрше өстәлдәге эш белән танышабыз, сорауларыбызны язабыз, идеяләребезне җиткерәбез (2 мин.) 1-2 өстәл сөйли, 3-4 өстәл сөйли. 1 укучы гомумиләштерә. Күренеп торсын өчен урнаштырабыз.
Бергә эшләгәч күп мәгълумат алдыкмы? Тулыландырдыкмы?
Мин сезне сынап карыйм әле.
Сорау-җавап. ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН структурасы (басарга һәм утырырга)
- Фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? сорауларына җавап бирә (басалар)
- Барлык фигыльләр дә зат-сан белән төрләнә (утыралар)
- Барлык фигыльләргә дә барлык-юклык категориясе хас (басалар)
- Юклык формасы эш-хәлнең үтәлүен белдерә (утыралар)
- Юклык формасы -ма, -мә кушымчасы ярдәмендә ясала (басалар)
- Башлангыч форма боерык фигыльнең II зат берлек сан формасы белән аваздаш (басалар)
- Эшнең кайсы вакытта үтәлүен заман категориясе билгели (басалар)
Эй ар гайд структурасы (Дәрес ахырында дигән өлеше тутырыла)
V. Йомгаклау.
Экранда бирелгән фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгеләргә кирәк:
Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбыз, сөйлибез, утыр, очканнар, язса, елмая.
Дәрес материалын искә төшерү.
Сезгә дәрес ошадымы? Бик матур эшләдекме? Ә командада ничек эшләдек? Үз-үзебезне мактап китәргә кирәктер инде, әйеме?
Сез бүгенге дәрес темасын үзләштердек дип уйлыйсызмы? Моны белер өчен мин сезгә чәчәк таҗлары белән эш итәргә тәкъдим итәм. Кемнәр бүгенге дәрес буенча бөтен сорауларга да җавап бирә алам дип саный, алар ал таҗны ябыштыра, кемнәр 1 соравым калды дип уйлый, алар сары таҗны ябыштыра.
6. Өй эше:
“Бүгенге көн”турында 80 сүзлек хикәя язып килергә. Язмага фигыль темасы буенча без өйрәнгән барлык материалны да кертергә тырышырга.
Предварительный просмотр:
Айзатуллова Әлфия Мөнировна – татар теле һә әдәбияты укытучысы
8 нче сыйныфта татар теле дәресе – рус төркеме
Тема: Синең кайларда булганың бар? (юк?)
Максат: : 1. Яна структура белән танышу, аны сөйләмдә кулланырга өйрәнү,
текст өстендә эшләү, хат язарга өйрәнү.
2. Укучыларның татар телендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү,
монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу.
3. Хат язу кагыйдәләре белән танышу, матур язма сөйләм өстендә
эшләү.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше
а) исәнләшү
- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек?
- Дәресебезне башлыйбыз.
б) сорау- җавап
- Дәрестә кемнәр юк?
- Бүген ничәнче число, атнаның нинди көне?
- Атнаның ничәнче көне?
- Кичә нинди көн иде?
- ..., партадашыңнан сора әле:
- сейчас какое время года;
…, син … дан сора:
- как он провел выходные;
…, син …дан сора:
- где он провел выходные;
…, син …дан сора:
- а он любит путешествовать;
…, син …дан сора:
-где ему приходилось побывать?
Тактага карыйбыз, бу сорау татарча ничек була икән?
Синең кайларда булганың бар?
- Җавап биргәндә, нинди сүзләр һәм кушымчалар үзгәрә?
- МИНЕМ ..... булганЫМ бар!
-Тәрҗемәсе ничек була?
- Мне приходилось побывать .....
- Рәхмәт, утыр.
б) максатны әйтү
- Димәк, укучылар, 2 нче бүлектә без нәрсә турында сөйләшербез икән, ничек уйлыйсыз?
- Әлбәттә, сәяхәтләр турында.
- Ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы?
-Ә хәзер дәреслекләрне ачыгыз, 24 нче бит, 1 нче күнегү. ..., биремне укы.
- Бу рәсемнәр тактада да бар, карагыз һәм үрнәк буенча әйтегез:
Үрнәк: Бу Бөек Кытай стенасы, минем Кытайда булганым юк/бар.
- Без Казан шәһәрендә яшибез, шуңа күрә Казанның истәлекле урыннарын еш күрәбез, шулай бит, укучылар?
- Хәзер без сезнең белән хат укырбыз, анда Булатның дәү әнисе һәм исемле сеңлесе Казан шәһәренә барырга телиләр. Сез тыңлагыз һәм әйтегез: Гүзәл ни өчен Казанга барырга тели?
- Актуальләштерү.
а) Сүзлек эше.
- Экранга игътибар итегез. Яңа сүзләр белән танышабыз. Минем арттан кабатлагыз.
вакыйга – событие
тәбрик итәргә – котларга
җәй көне төшкән фотолар – фотографии, заснятые летом
истәлеккә – на память
аптыратырга - донимать
уңайлы – удобно
куркынычсыз – безопасно
- Ә хәзер мин җөмләләр укыйм, сез тәрҗемә итегез.
1. Быел Казаныбызда зур вакыйга булды.
2. Дустымны туган көне белән тәбрик итәм.
3. Дустым җәй көне төшкән фотоларны җибәргән.
4. Бер фотоны сиңа истәлеккә бүләк итәм.
5. Кечкенә энем мине гел аптырата.
6. Самолетта сәяхәт итәргә уңайлы.
7. Поездда сәяхәт итәргә куркынычсыз.
- Төп өлеш.
1) Текст өстендә эш.
- Дәреслекнең 26 нчы битен ачыгыз, 10 нчы күнегүне табыгыз, ..., биремне укы.
- Тыңлагыз. Сорау шундый: Гүзәл ни өчен Казанга барырга тели?
.......................
- Сорауны кабатлыйм: Гүзәл ни өчен Казанга барырга тели?
- Хатны кем язган?
- Сезнеңчә, ул кайда яши?
- Ә Булат кайда яши?
- Дөрес.
2) Сайлап уку.
- Текст буенча эшне дәвам итәбез, 11 нче күнегүне табыгыз. ..., биремне укы, чылбырлап эшлибез.
- Бер җөмләгә бер укучы чылбырлап җавап бирә.
Оказывается, вы переехали в новую квартиру.
Спасибо за приглашение в гости.
Собираемся приехать.
Слушайся родителей.
Всё время о тебе расспрашивает.
Фотографии, заснятые летом.
Оставляю себе на память.
Решили ехать на поезде.
Ехать на поезде безопаснее.
3) Сорауларга җавап бирү.
- Яхшы, рәхмәт, укучылар, эшебезне дәвам итәбез, 12 нче күнегүне табыгыз. ..., биремне укы, чылбырлап эшлибез.
Булатның гаилңсендә нинди шатлыклы вакыйга булган?
Булатның әбисе Казанга кайчан һәм кем белән килергә уйлаган?
Гүзәлнең ни өчен Казанны бик тә күрәсе килә?
Алар ни өчен поездда барырга уйлыйлар?
4) Диалог.
- Укучылар, әйтегез әле, ә сезнең хат язганыгыз бармы? Кемнең хат язганы бар, кул күтәрегез әле.
- …, син кем белән хат язышасың?
- Син хат язарга яратасыңмы?
…………………………
- Бирем шундый: хат язуның нинди кагыйдәләре бар, шул турыда сөйләшегез. Чиратлашып, 1әр кагыйдә әйтегез. Мәсәлән, 1 нче укучы хатның башында исәнләшергә кирәк, 2 нче укучы дәвам итә..... рәхмәт әйтергә кирәк...
- Димәк, хат язуның нинди кагыйдәләре бар? (чылбырлап әйттерү)
- Хатны укыгыз, фикерләрегезне әйтегез.
- Хат кемгә?
- Хат кемнән?
- Укучылар, сезнеңчә, хәзер кешеләр хат алышамы?
- Хәзерге вакытта хатны нәрсә алыштыра?
- Әйе, укучылар, хәзерге вакытта Интернет аша аралашу модада. Скайп, электрон хат яки социаль челтәр аша кешеләр күбрәк аралашалар.
- Өйгә эш бирү.
- Укучылар тиздән бит каникуллар җитә. Сезнең җәй көне төрле авылларда танышкан дусларыгыз да яңалыкларны белергә тели. Менә шуларны истә тотып, бүген дәрестә өйрәнгән кагыйдәләрне кулланып, Дусларыгызга хат языгыз. Көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эшен языгыз.
- Йомгаклау.
а) Билгеләр кую.
б) - Бүген без дәрестә нишләдек?
- Сәяхәт итү файдалымы?
- Хат язуның кагыйдәләре бармы?
- Әлбәттә, хат язганда, барлык кагыйдәләрне исәпкә алырга кирәк.
- Укучылар, дәрес өчен сезгә зур рәхмәт!
- Дәрес тәмам. Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар
Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....
Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану
Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану
Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт сүзләре белән башлыйсым килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану. М...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы
Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, һәръяктан камилләшкән шәхес тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану
Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ...