"Әкиятләр" темасын йомгаклау дәресе ( 5 класс, рус төркеме)
план-конспект урока (5 класс) по теме

Сайфутдинова Фарида Хасаншиновна

"Әкиятләр" темасын йомгаклау дәресенең технологик картасы ( 5 класс, рус төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_klass_dbiyat_kiyatlr_yomgaklau.docx26.42 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Сайфутдинова Фарида Хасаншиновна

Сыйныф: 5

Төркем: рус төркеме

Дата: 26.09.2016

Дәреслек: «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 5 нче сыйныф. 1 кисәк; төзүче–авторлары  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

Дәреснең темасы: Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау)

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет — халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик   тәрбия бирү.

П р е д м е т — әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең      принципларын истә калдыру.

Шәхескә кагылышлы — укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү,   сөйләм культурасын үстерү.

Дәрес төре: дәрес-викторина

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, төрле халык әкиятләре китаплары, презентация

Дәреснең технологик картасы:

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Укучының универсаль уку эшчәнлеге (УУД)

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Бүген ничәнче?

- Атнаның нинди көне?

- Һава торышы нинди?

- Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк.

Дәрескә игътибарлы булу.

 - Хәерле көн!

- Бик яхшы.

-Егерме алтынчы сентябрь.

 -Шимбә.

- Бүген көн салкын, яңгырлы.

Коммуникатив:

укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру

2. Актуальләштерү.

  • Нәрсә ул әкият?
  • Әкиятләр нинди төркемнәргә бүленәләр?
  • Мин сезгә әкиятләрдән өзек күрсәтәм сез нинди әкият икәнен әйтерсез.(әкиятләрдән өзекләр карау).
  • Димәк, әкиятләр:
  1. хайваннар турында;
  2. тылсымлы әкиятләр,

  3) тормыш-көнкүреш.                        

  • Халык әкиятләре башка әкиятләрдән нәрсә белән аерыла?
  • Үзегез белгән әкиятләрдән бу төрләргә мисаллар китерегез.
  • Әкиятләрнең төрен билгеләгез (укытучы әкиятләрне атый).

Бездә шушылай бүленербез:

  1.  төркем — тылсымлы әкиятләр;
  2.  төркем — хайваннар турында әкиятләр;
  3.  төркем — тормыш-көнкүреш әкиятләре.                                                                                                   

  • Халык –авыз иҗатының бер төре.
  • хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр, тормыш-көнкүреш.                        
  • - Авторлары билгесез.

Коммуникатив:

әңгәмәдәшең белән контакт таба һәм даими бәйләнешне саклый белү.

Регулятив:

 контроль, коррекция

3. Уку мәсьәләсен кую.

- Менә без өч төркемгә бүлендек. Ничек уйлыйсыз, дәрестә нәрсәләр эшләрбез, нинди максат куярсыз?

- Әйе, дөрес. Дәрес азагында сезне мөстәкыйль эш көтә.

  • Бүгенге дәрестә без төркемнәрдә эшләрбез, сез әкият турында белемнәребезне күрсәтербез.

Коммуникатив:

укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлектә булу ; әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

Регулятив:

максат билгеләү

4. Уку мәсьәләсен чишү.

-  Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик. Һәр дөрес җавап биргән укучыга менә шундый “кояш” рәсемнәре биреп барылачак. Кайсы төркем иң күп рәсемнәр җыя, шул җиңүче була.

Укучылар, экранга карагыз әле.

1. Бу геройлар нинди әкияттән?

2. 1) “Өч кыз” әкиятенә кайсы мәкаль туры килә?

  • Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада.
  • Иренчәк ике эшләр.
  • Сабыр төбе – сары алтын.
  1. Мәкальләрнең кайсы “Абзыр ясаучы төлке” әкиятендәге  Төлкегә туры килә?

  • Акылың булса, ачу саклама.
  • Булма син төлке, булырсың көлке.
  • Хәйләкәрнең хәйләсе соңыннан үзенә кайта.
  • Кунакка барсаң, кунак көт.

3. 1) Бу өзек кайсы әкияттән?

Бер авылда бер карт белән карчык булган. Бервакытны карт, базарга барып, балык алган да кайтырга чыккан. Кайта торгач, караса, юлда бер үлгән төлке ята, ди.

2) Бу өзек кайсы әкияттән?

Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы бер Кәҗә.

Аның булган, ди, бәтиләре. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер өй-куышы. Кәҗә бәтиләре белән шул өй-куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди.

4. Бу нинди әкият геройлары?

Әби, тычкан, песи, эт, бабай, кыз.

Карт, төлке, карчык, балык.

Кызлар, тиен, ташбака, үрмәкүч, әни.

5. Артык сүзне тап!

Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре.

Кәҗә, соры бүре, аю, кәҗә бәтиләре, тимерче.

6.Һәр төркем бер әкияттән өзек тыңлый һәм  чыгышы ясылар.

Бирем:

-әкият исемен бел;

- бу кайсы әкияттән;

- әкият героен ата;

- бу әкият кайсы төргә керә.

7.Белемнәрне тикшерү.

Тест эшләнелә.

- «Төлке белән торна».

- «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие».

- Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

               

  • Хәйләкәрнең хәйләсе соңыннан үзенә кайта.

  • “Карт белән төлке” әкиятеннән.

  • “Кәҗә белән Бүре” әкиятеннән.

  • “Шалкан” әкияте геройлары

  • Болар “Карт белән төлке” геройлары.

  • “Өч кыз” әкиятеннән.

  • Бүре.

  • Аю.

Танып-белү:

фикер йөртүнең логик чылбырын төзү; дәлилләү; белемнәрне структуралаштыру.

Коммуникатив:

әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру; әңгәмәдәше белән теләктәшлектә булу.

 Регулятив:

контроль, коррекция

5. Рефлексия

-Укучылар, бүген без дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

- Сез үзегез әкиятләр укыйсызмы, әйтегез әле бу  нинди татар халык әкиятләре?

Балалар җаваплары

Танып-белү:

туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу. Коммуникатив:

 әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

 Регулятив:

ихтыяр көче тәрбияләү.

6. Йомгаклау.

1..Белемнәрне бәяләү.

2.Өй эше бирү: яраткан әкияткә иллюстраия ясап килергә, рәсем буенча эчтәлеген сөйләргә

Регулятив:

үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....

Африка материгы буенча йомгаклау дәресе 7 класс

Африка материгы буенча йомгаклау дәресе....

"Һөнәрләр" темасына йомгаклау дәресе

Урок с применением интерактивной доски....

Ә .Еникинең "Әйтелмәгән васыять "әсәре буенча йомгаклау дәресе

Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча йомгаклау дәресе...

5 класста тигезләмә темасын йомгаклау дәресе

5 класста тигезләмә темасын йомгаклау дәресе...

Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе (акыллы егетләр,акыллы кызлар уены)

6 нчы сыйныфта Муса Җәлил иҗатын уен аша йомгаклау дәресе. Дәрестә бөек шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре, көрәштәшләре турындагы белемнәр уен аша ныгыла.Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә Сезгә дә ярдәм итәр ...